Дөрес,башта Наилнең әти әниләре Кәримә дип, бераз эчтән яндылар,януын. Җитмәсә, Кәримә дә үч иткәндәй гел сүз ишеттереп торды. Имеш шундый матур егеткә тиң түгел бу кыска буй, имеш ул булмаса киленнәре Кәримә булыр иде.
Ләкин, ничек кенә булмасын, Наил хатынына берәүдән бер сүз ишеттермәде . Наҗия хәтле буласыгыз бар әле, дип кенә җибәрде ул. Кәримә егет саен асылынып йөргән иде, алучы булмагач мине исенә төшергән мени? Юк инде, минем хатыным бар хәзер.
Чынлап та, ул елларда хәйран чибәр, озын буйлы Наилнең Наҗиягә өйләнүенә авыл халкы бераз аптырап та калды.
Я тегесе авырлыдыр диде алар, яшьләрнең хисләренә ышанмыйча. Я бер бер нәрсә булган инде. Озак тормаслар, бер дә тиң парлар түгел.
Ләкин, Наил белән Наҗия бөтен дөньясына үч итеп, ялт итеп яшәп киттеләр . Яшь ир тракторын ташлап, машина руле артына утырса,Наҗиягә конторода бухгалтер эше килеп чыкты .Бергә эшкә чыгып китәләр, бергә кайталар дигәндәй .Күршеләр белән дә уртак телне тиз тапты Наҗия.
Эшендә тиз арада үзен яхшы белгеч итеп танытса, өйдә эшсөяр киленгә әйләнде. Бием белән биата да киленгә көлеп түгел, хөрмәт белән карый башладылар. Чөнки өйдә бар җирдә чисталык хөкем сөрде, ялларда пешкән камыр ризыгы исе борыннарны кытыклады.
Авыл халкы үз сүзен сүз итәр өчен, Наҗиянең авырлы икәнен белергә бик ашыксалар да, бу хәбәр дә әле хәйран вакыт ишетелмәде . Бары тик ак карлы кышлар ишек каккач кына, Наҗия бала буласын хәбәр итеп, ирен сөендерде.
Кем булыр микән? диде ул, авызын ерып. Син әтисе, малай көтәрсең инде. Кыз булса нәрсә диярсең?
Кыз булсамы? Иң бәхетле әти диярмен. Без өч малай үскәч, матурым, сеңелләре булган малайлардан гел көнләшә идем мин. Чөнки, кызлар ничә керсәң идән, кер юарлар. Чишмәгә суга йөгерерләр иде. Ә без өч малай булгач, идән юуу да, суга төшү дә, өчебезгә бүленгән булыр иде.
Кызык икән.. Ә без киресенчә, ике кыз булгач, абый турында хыялландык. Менә шулай, Наил. Ярар, кем булса да сау-сәламәт булсын, име бит.
Ие, хатын, сау җирләре сау булсын....
Әнә шулай, кем булса да ярый, дип әйтсәләр дә, Наҗиянең иренә бик тә малай бүләк итәсе килде. Йорт эшләрендә уң кулы булыр иде, дип уйлады ул. Авыл җирендә ирләр кулы бигрәк тә артмый.
Ләкин, хатыны хыялланып ул көткәндә, Наил кыз бала тууын көтте. Хатынына әйтмәсә дә, исем дә сайлап куйды әле. Йолдыз. Әллә нигә, төннәрен урам әйләнгәндә, аяз күккә карап, йолдызлар күзәтергә ярата иде ул. Иң беренче булып, бигрәк матур, серле дип, җидегән йолдызны, аннары зөхрә кызны эзли башлар иде. Әнә шул вакытларда, кызым туса Йолдыз дип кушар идем дигән уй туган иде аның башында. Йолдыз..Наил кызы Йолдыз.. Бигрәк матур.
Һәм шулай тын гына, Йолдызы кайтуын көтә башлады да инде ул. Хатынын юк бар борчулардан саклады , эшләренә булышты .
Көткән чакта гомер акрын уза, дисәләр дә, вакыт барыбер үзенекен итә икән инде ул. Күктә йөзгән ак болытларга әверелеп, тавыш тынсыз гына агыла да агыла.
Ак болытлар булып гомер уза, эләктереп гомер йомгагын. Сез йөзегез, ә мин кызны көтәм, бикләмичә өйнең йозагын.
Әнә шулай хыялланып йөри торгач, тугыз ай узып та китә. Һәм менә ул.. мәңге онытылмыйча, йөрәккә уелып калган татлы сүзләр. Кызыгыз бар, котлыйбыз.
Кызыым? Мин әти булдым? Шушы ике сүздән Наилнең башы күккә тиде. Бар дөньяны кочасы, үбәсе килде аның. Очраган бер таныш түгел кешегә дә, мин әти булдым, дип оран саласы килде
Кызым туды, Йолдыз.. Йолдыз Наилевна.. Сөенечтән йокларга ятса йоклый алмады, ашарга утырса ашый алмады Наил. Җирдән дә атлап түгел, гүя очып йөрде ул.
Күңелле мәшәкатьләр белән шулай пыран-заран йөри торгач, дүрт биш көн узып та китте. Һәм менә ак биләүләргә биләп, сабыйны өйгә алып кайтып килә яшьләр. Күзләрендә бәхет чаткылары, йөзләрендә горурлык хисе уйный.Бәхетле өйнең генә Өй түрендә бала бишеге эленеп торыр дип, биик дөрес әйткән икән бит борынгылар. Чынлап та, сабый тавышы тыныч кына яшәп яткан авыл өенә гүя яңа сулыш өрде .
Кайткан көнне үк балага исем дә кушып куйдылар . Әйдә әни, берәр көннән кушарбыз әле, дип торсалар да , юук диде бием кеше, ипи тоз якты йөз. Бала исемсез торырга тиеш түгел. Җитмәсә, Галимҗан мулла ике өй аркылы күршедә тора. Аш пешкән әнә, чәй кайнаган...
Шулай итеп, өйләрендә тагын бер гаилә әгъзасы артты Наилләрнең . Йолдыз. Төкле аягың белән, кызым.
Үзенә ошап туган сабыйга карап, куанычы эченә сыймады Наилнең. Рәхмәт, Наҗия диде ул, хатынын үбеп. Күктә йолдызлар нур сипсәләр, өйдә кызыбыз бар хәзер. Кара әле бер генә, нинди матур бит ул безнең.
Кызым, кызым, күз нурым,
Бик тиздән туар улым..
Рәхмәт,Раббым,дөрес бордың
Син бәхетемнең угын.
Иии, хатын бәби булгач, эшкә дә барасы килми икән, дип кызы яныннан китә алмады Наил. Кара әле миңа ничек охшаган, кара әле кара, чынлап бит.
Чынлап инде, чынлап. Кыз бала әтисенә ошаса бәхетле була дип әйтәләр. Йолдыз да, йолдызлар сыман барыбызга нур сибеп яшәр әле, Аллаһ бирса.
Кызым, кызым күз нурым, әйе бит, Йолдыз.
Шулай итеп, бәхетле гаилә тормышлары алга тәгәри аларның. Йолдыз да күзгә күренеп үсә . Бәби тапканнан соң Наҗия үзе дә ябыгып, матурланып китә. Сөенеп таңнарны каршылый алар, бергә җыелып кичләрне.
Әнә шулай шау гөр килеп яшәп ятканда, Наил авыл очындагы арыш басуына терәлеп торган йортны сатып ала.
Кызлар ди ул, авызын ерып, тиздән үзебезнең йортка күчәрбез Аллаһ бирса. Фаил энекәш тә өйләнергә йөри. Бер казанга ике баш сыймас.
Сыяр идек әле,Наил. Ул очка газ да кермәгән, ягып җылыта алсак ярый инде. Шулай дип, Наҗия ык мык килеп торса да, Наил ниятеннән кире кайтмый. Кайгырма хатын, ди ул көлеп. Тиздән яз җитә. Ә җәй көне утын ягып маташмабыз, яме. Менә хәзер энекәш белән ремонт ясарбыз да, җәй башларында күчәрбез.
Ә бәлки Фаилләр шунда күчәрләр.
Вот чудак син, хатын. Башка киленнәр бием өеннән ничек чыгып качарга белмиләр. Син кире кәҗә кебек аяк терәп каршы киләсең. Кара әле моны!
Монда ияләшеп беттем инде мин, матурым.
Беләм, Наҗия, әни дә сине бик ярата. Ләкин барыбер, бер өйдә җыелып ята алмыйбыз, яме. Фаил төпчек малай, төп өйдә ул калачак.
Шулай итеп, яши башлауларына өч ел булганда, Наил гаиләсен алып, яңа җиргә күченеп куя.
Я, хатын, ди ул, авызын колагына кадәр ерып. Рәхмәт сиңа, акчаң кая дип хет бер авыз ачтың. Бүтән хатын булса...
Әә, хетри икәнсең. Барыбез бергә торгач, сизелмәде шул Наил . Утка-суга, әти әни түләде. Газга Фаил. Менә үзебезгә генә калгач нишләрбез.
Кайгырма, Наҗия.Бар да яхшы булыр Аллаһ бирса. Шулай бит, Йолдыз. Хәзер яңа өй сатып аласыбыз юк инде. Акча урлап җыймам.
Наил чыкы чыкы килеп бер почмактан икенче почмакка чабып йөргән кызын күтәреп, югары чөйде.
Әниең нәрсә әйтә кызыым, диде ул, көлә-көлә. Акча җитмәс диме?
Җитәр кызлар, җи-тәәр..
Наил кызын кочагына кыскан килеш, урамга чыгарга ишек ачты. Әйдә, Наҗия, диде ул, хатынына ым кагып. Нинди матур җирдә яшәгәнне карап керик әле. Бу сиңа ике күрше арасына кысылган, тар путҗым түгел инде, матурым.
Чынлап та, бакча ишеген ачуга,Наҗия үзе дә бер мәлгә аптырап сүзсез калды. Башка йортлардан читтәрәк урнашкан иркен каралты-кура, сузылып киткән бакча ызанында шомырт, миләш агачлары тирбәлә.
Кара әле, матурым диде ул, кулларын җәеп. Чынлап та бигрәк матур мондаа. Әнә без танышкан түгәрәк, яшел болын. Ә шаулап утырган арыш басуын күр әле бер генә . Әйтерсең лә иксез-чиксез диңгез. Ә яшел арышлар дулкын булып безгә таба йөгерәләр.
Синнән чыга инде хатын. Наил үзе дә сизмәстән җәйрәп яткан басуга күз ташлады.
Кара әле, чынлап та, диде ул,сөйкемле кара күзләрен офык белән басу тоташкан нурга төбәп. Чынлап та бер киң диңгезгә охшатып куйдым бит мин дә. Түлке хатын, монда эшлисе эшләәр.. Әнә шул басуның үзе кебек әле .
Наил, кыргый чәчәкләр өзеп йөргән Йолдызга карап көлеп куйды. Ярар ничава, барсы булыр Аллаһ бирса. Тиздән кызны садикка бирербез, син эшеңә кайтырсың. Бергә бергә булганда эш куркыныч түгел, булып торсын да , исән-сау булыйк .
Шулай итеп, яңа җирдә, җыйнак кына авыл өендә матур гына яшәп китте алар. Кагасын кактылар, төзәтәсен төзәттеләр. Энеләре Фаил дә ярдәменнән ташламады.
Тиздән Наҗия кире үз эшенә чыгып, яңа тыныч тормышлары башланып китте.
Ләкин, шулай сөенеп эшләп йөргәндә генә , Наҗия икенче тапкыр авырга узганын белеп алды . Менә сиңа кирәк булса диде ул, уйланып. Тормыш агымына иярдек дигәндә генә. Ярар, Ходайдан узып булмый, буласы булган инде.
Шулай да, иренә әйтмичә, атналар буе серен яшерде әле Наҗия . Ул нәрсә әйтер, әле яңа аякка баса башладык димәс микән инде.
Ләкин, ни генә дисәң дә, авырга узу яшереп кала торган әйбер түгел.
Наҗия дә, бер төндә эшләр бетеп, кызын йоклатуга, җайлап кына сер йомгагын сүтеп җибәрде.
Менә терә вәәт, диде ул, аптырап калган иренә карап. Балабыз булачак.. . Наиил, сиңа әйтәм, телеңне йоттың мәллә? Кара моны!
Әйе, хатын әйе. Тел авызда..
Да-а, әтисе! Чынлап та куркыттым бугай. Син шулай диярсең дип уйлап, әйтмичә йөргән идем инде.
Димәк, хатын, малай булачак.Малай..
Бераз шулай шаккатып торганнан соң, Наил, аңга килгәндәй көлеп җибәрде. Һеей, Наҗия диде ул , сөенеп. Менә бит нинди бәхетле йорт булып чыкты, өебез. Ә син Фаилләр чыксын дип, карышып маташкан булган идең. Монсы тучны малай була инде. Давай исем сайлый башла. Йолдыз миннән...
Айнур миннән... Наҗия бу исемнең авызыннан ничек чыкканын да сизмичә калды. Ә нәрсә? диде ул, елмаеп. Айнур туже матур исем.
Әй лә , хатын, кызлар исеме түгелме соң ул? Тәәк. Ә менә Булат, бер дә булмаса... Бер дә булмаса.. Наил беразга тукталып, уйга калды. Ну мәсәлән, Булаат.
Ярар, Наил, ярар. Наҗия матур гына елмаеп иренә карады . Димәк кыз булса Айнур, малай булса Булат булыр Аллах бирса. Булат исеменнән башка исем белмисең икән инде син.
Дәвамы бар
-6 °С
Облачно