Сельские нивы
-6 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
22 Ноября , 10:05

Апа, сез кем?

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 1 бүлек. Җәй уртасы. Кечкенә авыл өстен үзенең алсу нурлары белән иркәләп, әкрен генә кояш күтәрелеп килә. Өздереп сайраган кошларга кушылган әтәч тавышлары күңелләргә дәрт, җанга сихәт бирәләр .

Апа, сез кем?
Апа, сез кем?

Гомер буе,меңнәр арасыннан
Елый-елый сине эзләдем.
Очрашуны көттем йөрәк белән,
Өметемне балам, өзмәдем..
Җәй уртасы. Кечкенә авыл өстен үзенең алсу нурлары белән иркәләп, әкрен генә кояш күтәрелеп килә. Өздереп сайраган кошларга кушылган әтәч тавышлары күңелләргә дәрт, җанга сихәт бирәләр .
Ямьле, матур авыл иртәсе.. .Еллар узган саен сагынып искә алырдай күпме хәтирәләр, истәлекләр сакланган бу кире кайтмас кадерле мизгелләрдә. Әтиләрнең чалгы тавышын саклаган тирән үзәннәрне, кер чайкаган чишмә, инеш буйларын кайсыбыз гына сагынып искә алмыйбыз микән?Ә болынлыкта шау гөр килгән уенлыклар? Аларны ничек онытып булсын ди инде, әлбәттә онытылмый алар. Киресенчә, еллар узган саен моңлы бер җыр булып җанга урала, йөрәкне ярсыта әле алар.
Шундый матур иде гармун моңы,
Җем-җем итә иде йолдызлар.
Уен көлке, шаян җырлар аша
Парын таба иде яшь кызлар.
Без авыл балалары күңелле истәлекләргә бай булуыбыз белән бәхетле дә инде. Авыл егетләре белән кавышуыбыз белән бәхетле. Әнә шул уенлыкта табышкан гаиләләрне генә санап китсәк тә , ничәмә-ничә йөз пар җыелыр иде микән? Күптер... Менә мәсәлән, бакчалары арыш басуына тоташкан йортта тыныч кына гомер итүче Наил белән Наҗияне алыйк. Кайчандыр аларны да авыл очындагы яшел болынлык таныштырган иде бит.
Дөрес, бу авылга кунакка кайткан Наҗияне беренче тапкыр күргәч, борын җыерган иде Наил. Янәсе, бигрәк ямьсез бит бу кыз, Аллаһ сакласын мондый хатының булса. Аннары әнисе дә, безнең нәселдә читтән кыз алучы юк, булса авыл кызы булсын дип тора. Юк, юк, Наҗияны озату түгел, янына да бармыйм. Үзе кыска, үзе юан. Борынын кара әле син. Мондый озын борын да була микән соң уул?
Ләкин тормыш, артыңа ормыш дигәндәй, бар нәрсә дә син уйлаганча гына түгел шул әле.Бер алдын, бер артын күрсәтеп йөзгә борыла икән тормыш сукмаклары.
Һәм менә Наилне дә көтмәгәндә үзенә тартып бастырды инде ул сукмак дигәннәре. Дөрес,кыз янына бармаска тырышып, хәйран тартышты әле егет . Шулай да, көннәрдән бер көнне үзе дә сизмичә кыз артыннан иярде Наил. Һәм шушы айлы төнгә гомер буе рәхмәтле булып яшәде дә инде. Чөнки Наҗия бик акыллы, тырыш булып чыкты. Ирен, ике баласын яратып, алар өчен янып-көеп яшәде.
Ә бит яшьлек елларына кайтып, ул чакларны искә алсак үзе бер тарих. Төннәр буе сөйләсәң дә бетмәс хатирәләр. Көлсәң көлерлек, еласаң еларлык.
Кызганычка каршы, яшьлекнең иң гүзәл чорларында төптән юан чыкан Наҗиягә гәүдәсе аркасында авыр сүзләр ишетергә күп туры килә шул. Бочка да диләр аңа, лилипут та. Ләкин ни генә булмасын, һәрчак шат күңелле кыз гына бирешми. Әтисе әйтмешли, молодец кызым, кечкенә дә төш кенә. Тик шулай да яшьлек яшьлек бит. Аның да сөясе дә, сөеләсе дә килә. Шыпырт кына булса да, матур егетләргә күзе төшеп, йөрәге дә сызлана.
Әнә шулай аптырап йөргән бер көндә, бергә бухгалтерга укыган иптәш кызына кунакка кайта Наҗия. Көне буе рәхәтләнеп эшлиләр, күңел ачалар. Ә кичләрен инде авыл очындагы болынлык үзенә җыя яшьләрне. Иртәнгә кадәр җыр моң, күңелле уеннар башлана. Танышулар китә, очрашулар. Ләкин менә,
кунакка берничә тапкыр кайтса да, авылда Наҗияне генә озатып кайтучы егет табылмый. Егетләргә яшь вакытта зифа буйлы, матур киенгән чибәр кызлар кирәк бит. Менә алар утка очкан күбәләкләр сыман, кылтыннар артыннан чабалар да инде . Эш беләме, акыллымы, ансы хакында уйларга башлары җитми егетләрнең.
Наил дә күрше кызының, кара аны, Наҗия бик акыллы, ычкындырма дигән сүзенә көлә генә ул вакытта. Имеш аның яратып йөргән Кәримәсе бар бит, имеш курчак кебек матур.
Ләкин, чибәр кыз хакында шулай хыялланып йөргән бер төндә, язмыш җиле уйламаган яктан исә Наилгә. Алай гына да түгел, бу төндә булган хәл авыл яшьләренең дә кызга карашын өч йөз алтмыш градуска борып куя.
... Әйе, әйе, чынлап та. Җәй азагында тагын бер тапкыр кунакка кайткан Наҗия авыл халкын шаккатырган була ул төндә. Нәрсә булган соң , дисезме?
... Әйдәгез, шул вакытларга йөгереп кенә кайтып килик әле. Менә ул- Наил белән Наҗия гомер буе сагынып искә алган матур, айлы төн. Әнә, болынлык янындагы бакчаларда мунча сыерчыгы сайрый. Зәңгәр күктә, җиргә сибелеп төшәрдәй булып йолдызлар җем-җем итә. Ләкин , һәрдаим шаулап торган болын гына, ничектер моңланып, тынып калган. Җырлар да юк, гармун да...
Әнә шулай аптырап торганда, яшь кенә Илфатның тавышы ишетелеп китә. Әй, Егетләр, нишлибез ди ул, кулындагы гармунын шыгырдатып. Нургали Казанга киткән, ә башка гармунчы юк. Мин гармунны алып кайтып куям алайса.
Нургали Казанга киткәән? Ничек инде?
Ничек, ничек. Катык поезды белән инде. Нәрсә белән булсын.
Илфат, гармунсыз булмый бит, диләр шунда кызлар. Әйдә ле, уйный алмасаң да, әзрәк кычкыртып тор. Тавышы чыкса да ярар. Шундый матур төн, өйгә дә кайтасы килми.
Өйгә кайтасы килми дип, әйдә бабайны алып төшимме соң?
Илфатның әйткән сүзләреннән бераз көлешеп алсалар да, йөрәкләре моң сорый яшьләрнең. Аяклары бию көе сорап, ата каз сыман бер урында тыпырдый .
Әйтмәгән дә шунда, диешә алар, Нургалигә үпкәләп. Ял көне китеп бармаса инде.
Әйдә үзем җырлыйм!
Үзем җырлыйм?
Шул вакыт көтмәгәндә әйткән Наҗиянең сүзләреннән барсы дәррәү көлеп җибәрәләр .
Әйдә, Наҗиюш, диләр алар шар ярып , Илфат гармун тартсын, син җырла.
Әйдә, Наҗия, әйдә. Без биербез.
Җырлыйм да...
Һәм чынлап та, яшьләрнең егылып көлгәннәренә исе дә китмичә, Наҗия җырлап җибәрмәсенме.
Нургалинең маңгаена ике кашы уелган,
Ике кашы арасына Гүзәл диеп куелган...Әй кара каш, кара күз...
Бермәлгә сүзсез калган яшьләр шаккатып Наҗиягә карыйлар . Кара әле моны, ди, иптәш кызлары. Ничә тапкыр кунакка кайтып дуслашып беттек, җырлаганыңны белмәдек тә. Ой, Наҗия , нинди матур җырлыйсың икән бит син.
Чынлап ошадымы?Наҗия авызын ерып, көлеп җибәрә.
Биетеп тә алыйммы соң? Биесегез киләме?
Әйдә Наҗия, чынлап та, гармун булмаса булмас, үзебез җырлап биербез, башлап җибәр. Әйдә, әйдә, Нургалигә ялынып тормыйк әле. Бас кызым, Әпипә..
Хее, була ул, хәзер. Наҗия , кыска гына аяклары белән вак вак басып, гармун тотып йөргән Илфат янына килеп баса. Кая әле егет, ди ул, барсын аптырашта калдырып. Бир әле, бир. Биибез диләр бит. Бу хәтле кеше сорагач...
Ул да булмый ... О, могҗиза. Мизгел эчендә болын өстен матур гармун моңы урап, әкрен әкрен төнге авыл өстенә тарала. Бер үзәкләрне өзәрлек итеп җырлый ул, бер үкси үкси елый. Җырларга ачылган авызлар ябыла, биергә әзер аяклар катып кала.
Ә хәзер вальс, ди Наҗия , авызын ачарга да куркып калган яшьләргә елмаеп. Егетләр кызларны чакыра. Әйдәгез, ату уйнамыйм бит.
Шуны гына көткәндәй, бер берсенә күз атып йөргән егет кызлар уртага чыгып,тын гына биеп китәләр. Ике кулын кесәсенә тыгып торган Наил дә, эчтән генә охшатып йөргән Кәримә ягына таба атлый. Ләкин, инде кыз алдына килеп басып, биергә чакырам дигәндә генә, икенче бер егет кызны алып китмәсенме . Җитмәсә, Кәримә дә шат елмаеп егеткә сарыла.
Шушы гына кирәк иде. Наил, кесәсеннән кулын алмыйча бер читкә басып, тирә-якны күзәтә башлый. Кемдер болын тирәсендә җитәкләшеп сөйләшеп йөри, әнә монда кемдер көлә көлә биергә әзерләнә. Шул вакыт көтмәгәндә, Наилнең күзе шофер егет Мансурга төшә бит .
Монсы нәрсә катып калган инде? Кемне күзләргә маташа бу мүкләк сыер?
Наил булган бар ачуын Мансурдан алып, ул караган якка борыла .
Әә, әниең Әминәме?ди ул, черт итеп җиргә төкереп. Наҗиягә күзең төштеме?Тот менә хәзер , көтеп тор. Наҗия миңа булачак. Ну, Кәримә, елап йөрерсең, соң булыр.
Шулай итеп, кыз ягына борылып та карамыйм дигән Наил, уенлык бетүгә Наҗия белән күрше кызы артыннан иярә.
Әллә ерактан гына шулай күренгәнме соң, алай ямьсез түгел икән бит бу дип, кызга карап карап ул . Борыны да болай нормально кебек. Ә ландыш исе килеп торган җиңелчә хушбуй исе? Авыл кызларында бу духи юк та бугай әле.
Ни генә булмасын, әнә шулай юктан башланып киткән дуслык җебе озак та үтми, ике арага күпер булып ята аларның . Очрашкан саен кызның шат күңелле булуы, акылы үзенә тарта Наилне. Ә күзләре? Кара төндәй сөйкемле күзләр! Ничек баштарак күрмәгән соң әле ул аларны? Алай гына да түгел, гармунда уйнаучы кызларны гүпчим күргәне дә юк иде бит.
Наҗия үзе дә тиз арада Наилгә гашыйк булып куя . Әлбәттә, озын зифа буйлы, кара мыеклы егетне ничек яратмаска булсын ди.Яраталар билгеле. Наҗия дә егетне сагынганда моңланып гармунын суза хәзер. Моңлана, елмая.
Ул да булмый ике араны бәйләп җылы хатлар оча башлый.
Әнә шул хатларның берсен укып, баштанаяк кызга гашыйк була да инде Наил. Дөрес, Наҗиянең бу хаты аңа атап түгел, иптәш кызына язылып, Наҗия ялгыш егетенә җибәргән була аны.
Рәхмәт сиңа, Алисә, диелгән була анда. Сезгә кайтып, үземнең бәхетемне очраттым. Әгәр бергә була калсак, мин гомер буе аны гына яратып яшәрмен. Гомер буе миннән көлеп йөргән егетләрне көнләштереп,Наилемә иң яхшы хатын булачакмын.. .
Әй, сөенә инде Наил ул чакта. Ничек дигән? Наилем, дигәнме?Менә бит, әздән генә бәхетемнән колак какмый калганмын бит. Ярар, бер елыңны укып бетер дә матурым, җәйгә өйләнәм Аллаһ бирса.
Һәм әйткән сүзендә тора да Наил. Наҗиясе диплом алуга, Наиленә яраткан хатын, колхозга бухгалтер булып, шушы кечкенә генә, тыныч авылга килен булып төшә ...
Дәвамы бар.

 

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: