Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
21 Ноября , 12:00

Мин еламыйм, йөрәк елый

Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 17 бүлек. Беләгенә бер кочак ак тузлы каен утыны салып, кире мунчага керде Ләйсәния.Җылына да башлаган инде, Аллаһка шөкер. Әле барыбер якмый булмас, суы нигәдер озаграк җылына.Утынын җайлап кына идәндәге кечкенә үргән әрҗәгә салып, мунчаның череп барган ләүкәсенә килеп утырды ул.

Мин еламыйм, йөрәк елый
Мин еламыйм, йөрәк елый

Беләгенә бер кочак ак тузлы каен утыны салып, кире мунчага керде Ләйсәния.
Җылына да башлаган инде, Аллаһка шөкер. Әле барыбер якмый булмас, суы нигәдер озаграк җылына.
Утынын җайлап кына идәндәге кечкенә үргән әрҗәгә салып, мунчаның череп барган ләүкәсенә килеп утырды ул.
Мичтә черт черт килеп ялкын телләре биешә.. Тәрәзәгә урман сурәтләре ясап каткан боз бөртекләре җылыда эреп , тәрәз төбенә су булып җыелган.
Карлы бозлар җылы учта эреп, күз яшьләре булып тамалар...
Ләйсәния тәрәзәнең салкын пыяласы буйлап тәгәрәгән бөртекләргә карап уйга калды.Үзен ниндидер авыр хисләр биләп алды, күңел касәсе тулып, тамчы булып яңакларын чылатты.
Ышанасызмы, күңел тулса җырлыйм, учка кысып шул ак карларны..
Әйе, ак карларны кысып күп җырладым.Үкси-үкси елаган вакытлар да аз булмады.
Тормыш юлы кинодагы кадрлар сыман тиз тиз күз алдыннан уздылар аның. Менә исерек әтисе юкка-барга көнләшеп әнисен тентерәтә, менә Илүс тәүге тапкыр үбәргә үрелә.. Бер бер артлы туган балалар... Илүснен көнләшүе.. Салкын мунча...
Шушы узып барган гомер эчендә күргән бәхетле көннәрем бер елга җыелыр микән? Ләйсәния мунчаның кечкенә тәрәзәсеннән күренеп торган бакчаларына карап, тирән уйга чумды.
Урамда әкрен генә бөтерелеп энҗе карлар ява. Кайчандыр колачын җәеп аларны яшергән таллык ак бәсләрдән башын түбән игән.
Күпме михнәт күрдем ирем аркасында. Күпме нахак сүз. Ә үзем шуны сагынып, елый-елый көттем. Нәрсә була соң әле бу? Минем артык йомшаклыкмы? Картлык көнендә ялгыз калудан курку хисләремме? Ярату дисәм инде.
Уйлар, уйлар... Кая гына йөртми, нинди генә истәлекләрне актарып чыгармый икән алар. Ләйсәния дә уйларының берсен башлады, икенчесен ташлады дигәндәй, бер бала чагына кайтса, бер гомер көзләренә ашыкты.
Уйланган саен үзен күбрәк аңламады ул, уйланган саен сораулары артты .
Яратам дидем, сагындым. Ничек итеп үзеңне кимсеткән кешене шулай яратып була микән соң ул? Гомер буе йөреп, ташлап чыгып киткән ирне ничек тагын тиз генә гафу итеп була. Аңламыйм мин сине, Ләйсәния, чып-чын менә, аңламыйм.
Ләйсәния, инвалид арбасында утырган Илүсен күз алдына китереп, башын чайкап куйды .
Юк болай ярамый, диде ул үзен сүгеп. Ялындыр, йөрәген яндыр.. Әз генә минем хәлне дә аңласын әле. Ату ничек була, чит хатын кочагыннан чыксын да, минекенә керсенме?Үзем дә инде җебегән, гафу итәрмен, кадерлем имеш. Тфү, гомер әйтмәгән сүзләрне әйтеп торган бул тагын, карт җүләр.Керим әле...
Ләйсәния ләүкәдән төшеп, мич капкачын ачты. Тагын берәр кочак яксам томалыйм, Аллаһ бирса. Рәисләрем, Илүзәмнәр кайтып җитәр .. Рәисе бигрәк тә ярата инде мунчаны. Югыйсә, үзләрендә дә бар, барыбер монда кайтса сәгатьләр буе чабына.
Шулай маташа торгач, мичкә тыккан бәлеше исенә төшеп, өйләренә ашыкты Ләйсәния. Ай, Аллам, бәлешем көйсен тагын, оныта язганмын бит, диде ул, өй эченә чыккан бәлеш исен тоеп. Кеше көлкесенә калырсың әле.
Илүс, син дә кычкырмагансың, мунча дип, бәлеш бөтенләй баштан чыгып очкан.
Илүүс, сиңа әйтәм. Әллә бәлеш исеннән исердең инде.
Йоклыйсыңмы соң?
Ләйсәния, креслода елмаеп, күзләрен йомган иренә карап үзе дә көлеп куйды.
Менә ничек гафу итмисең инде бу бәбәйне, диде ул мич янына ашыгып. Ярар, йокла. Бәлеш пешкәч уятырмын.
Шулай дип, мич капкачын ачып, бәлешен әйләндергәләп куйды. Көймәгән, бераз кызарып кына киткән, зарар юк,дип майлап өстенә кәгазь япты.
Балаларым кайтырлар Аллаһ бирса. Аталарын күрсәләр нишләрләр инде, белмим. Ачуланырлармы, сөенерләрме...
Ләйсәния, йомшак басып ире янында торган икенче креслога барып утырды. Башка вакытта гырлый торган гадәте бар иде, әллә Ходай рәхмәте, теге лечит иткән инде. Сулаганы да сизелми.
Шулай дип уйлап бетермәде, Ләйсәния корт чаккандай сикереп урыныннан торды.
Нәрсә көлеп утырасың, Илүс, диде ул, әллә нигә коты чыгып. Бар әйдә, спальнига кереп ят, урының әзер бит.
Ләкин, Илүс кенә күзләрен ачарга ашыкмады. Ләйсәния кергәндә ничек утырган булса, шулай утыра бирде ул.
Илүүс...Юк, Илүс, юк...
Эшнең нидә икәнен чамалап алган хатын, иренең алдына тезләнеп, аякларын кочты. Уян, кадерлем,уяаан, диде ул, нишләгәнен дә аңламыйча. Тор әйдә, бәлеш ашыйсы бар бит әле. Әйбәтләп гафу үтенәсең бар.
Ләкин, Илүс кенә кабат күзләрен ачып карамады. Ничә еллар өзгәләнеп көтеп алган хатынын кара кайгыларга салып мәңгелеккә китеп барган иде инде ул
Хуш инде.. Мәңгегә хуш инде..
Ләйсәния ирен кочаклап үзе дә бер мәлгә катып калды. Гәүдәсенә җан өшеткеч салкын йөгерде, башы берни хакында уйлый алмыйча билгесезлеккә кереп югалды.
Әнә шулай, мәрткә киткән сыман күпме утыргандыр, ап ак кышта чәчәк бәйләме белән кайткан балалары идәннән күтәреп алдылар аны.
Әни, диде Рәис, үз күзләренә үзе ышанмыйча. Нәрсә булды. Әти, әти..
Әтиең үлде улым. Юньләп гафу итәргә дә җитешмичә калдым. Шунда гына Ләйсәния тын гына елап җибәрде. Атагызның бик тә ит бәлеше ашыйсы килгән иде,улым, бер калак та капмыйча калды бит ичмасам.Пешеп чыккан иде бит улым, пешкән иде. Ах, нигә миңа гына язган соң гомер буе авырлыклар күрергә. Гомер буе бит улым, гомер буе...
Әйе, бер дөньяга килгәч китәсе дә бар шул әле. Ләкин кайчан, ничек, күпме гомер язылган, боларның берсен дә белмибез. Без бары алдагы матур көннәрне өмет итеп яшибез,гөрләвекләре белән язларны көтәбез. Ә гомер язлары сизелмичә дә узып китә икән ул. Бер караганда ярсу язлар көлсә, икенче караганда инде сары көзләр, ап ак кышлар ишек шакый. Бәхетле җәйләр, тыныч кышлар булсын дип Аллаһка дога кылсак та, менә шундый аянычлы көннәре дә була шул гомернең. Аннан соң язмыш дибез, күрәчәк дигән булабыз. Үзебезне акларга, юатырга тырышабыз.
Күрше Галия дә бәлеш ашарга керергә җыенып йөргәндә, Илүснең үлгән хәбәрен ишетеп, әздән аңын җуймады.
Мин үтердем, мин диде ул, ярсып. Яши иде әле, алтмышка да җитмәгән иде бит. Раил җаным, Ләйсәния бу кайгыны күтәрә алмас. Нишләргә?
Тынычлан, җитте Галия. Беребез дә мәңгегә килмәгән..
Әле ярый, ире гади генә бер шабашник булса да, бик төпле, акыллы кеше булып чыкты Галиянең. Кирәк чакта иркәләде, кирәк чакта юатты.
.... Менә бу юлы да, Илүсне озатуга , хатынын юатырга кирәкле сүзләр тапты Раил .
Син Галия үзең әйтә идең бит,диде ул, Галиясенең кулын кысып. Бездән тормый, кешенең күпме яшисе икәне карында чакта ук языла икән дип. Күршенең дә гомере шулай кыска булган значит. Кыска дип тә әйтеп булмый, яшьләр дә китеп бара. Әйе, әйе. Аллаһка шөкер, бу яшькә кадәр үзе теләгәнчә гомер итте. Балалар хәсрәтен белмәде. Аннары бит, матурым, иң мөһиме үзенең җылы өендә, якыннары арасында китеп барды. Ләйсәннең бәхиллеген ала алды. Уйлап кара, тегесе янында үлсә, кадерсез була иде бит. Ә монда кара әле син хатыны, балалары ничек зурлап соңгы юлга озаттылар үзен.
Шулай дисеңме. Әле ярый өендә үлде дисеңме?
Әлбәттә, шулай дим, Галия. Врачлар йөрәк дигәннәр бит. Иртәме соңмы бу көн киләсе булган инде. Аллаһ тагәлә ярдәме белән өенә кайта алды инде Илүс .
Иренең сүзләреннән соң Галия бераз тынычланып калса да, үзен гаепле итеп тою хисе сүрелмәде анда.
Нигә генә Анна карчыкка бардым. Нәрсәләргә генә бозыгын чыгарттым... Ятса, торса шуны уеннан алып ташлый алмыйча азапланды ул. Ләйсәния генә белә күрмәсен дип яшертен күз яшьләрен сөртте.
Ләкин барыбер эчендә бүре булып улаган бу серен яшереп кала алмады Галия. Илүснең кырыгын уздырган көнне, түзмәде, иренә сөйләп бирде.
Менә Раил, яхшылык итәм дип, нәрсә эшләп аттым. Югыйсә, Аннушка кисәтте дә бит. Ә мин, ахмак, җүләр...
Үзеңне алай бетермә, хатын. Ярый әле баргансың. Әнә ниләр сөйләде бит Ләйсәния. Егылсам да, сөенечтән еладым дигән. Чылбырдан ычкынган кебек булдым, аңыма кайттым, дигән бит Илүс.
Монда берегезнең дә гаеп юк, хатын. Үзеңне битәрләп йөрмә. Ләйсәниягә дә дөресен сөйләп бир. Җиңел булып китәр. Ландыш гаепле монда, менә ул җәзасын алсын. Дәрәҗәсенә, байлыгына кызыгып ул бозган бит. Аннушкасын әйт тагын. Картаеп беткәч, гөнаһтан да куркып тормыйлар. Кеше гомере белән уйныйлар бит, кеше гомере белән.
Иренең бу сүзләреннән соң, беренче тапкыр җиңел сулап куйды Галия. Чынлап та, кешенең гомере туганчы язылган була дип әйтәләр бит, дип үзен юатты ул. Ирем әйтмешли, богауда килеш җан бирмәде. Үз өендә, үз акылында дигәндәй. Төне буе Ләйсәния белән сөйләшеп чыкканнар. Шуларны уйлаган саен, күңеле бераз бушанды Галиянең.
Ярар, менә илле берен билгеләп алуга, Ләйсәниягә барсын да сөйлим.. Или үземә бер хәл була инде ..
Дәвамы бар...

 

Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: