Ләйсән, Ләйсәния! Әллә елыйсың инде? Уян әле, хатын. Ни булды?
Әллә кайдан, ерактан иренең тавышын ишетеп, елмаеп куйды Ләйсәния.
Әле яңа гына тойган агач исен тәмле ирләр одеколоны исе алыштырды.
Тимә яме, әти, кит син, кит.
Ләйсәния, саташасың бугай җаным. Уян әл әле. Әллә төшеңә бабай кердеме?
Иренең җиңелчә иңнәренә кагылуыннан айнып киткәндәй булып, күзләрен ачты Ләйсәния.
Илүс, диде ул, күзләрен зур ачып. Сиин?
Кем булсын инде, Ләйсәния. Мин әлбәттә. Тор әйдә, юын. Балалар да кайтып җитәрләр Аллаһ бирса. Бабай мин кайтканга сөенгәндер әле. Аларны да барсын белеп яталар диләр бит...
Әйе, Илүс шулай диләр шул. Әти чынлап та безнең өчен сөенеп ятадыр. Син хәйран ару күренәсең икән бит. Ләйсәния иренең аягында нык кына басып торганын күреп, бармагын янаган булды. Кара әле моны, диде ул елмаеп. Кичә кеше кызгандырып коляскада утырган булган идең...
Юк инде, хатын. Кызгансыннар өчен түгел. Әле озаграк йөрсәм хәл бетә. Ну йөрергә тырышам инде. Дошманнар сөенеп ятмасыннар.
Әйе, дөрес әйтәсең, Илүс. Дошманнар чынлап та бар икән шул. Мин ахмак, гомер буе кешеләрне хөрмәт итеп, аларга ышанып яшәдем. Үземнең эчемдә начарлык булмагач, дөньяда бөтен кеше шундый дип уйладым. Баксаң, дөнья мин уйлаганча ак төсләрдән генә тормый икән, Илүс. Ак төсләрдән генә тормый дөнья, була агы, була карасы. Бер дөньяга килгән,, шул юллардан барасы да икән барасы. Кызганыч, моның шулай икәнен соңга калып аңладым.
Була агы, була карасы... Кара юллар, шуның белән бетсен иде инде хатын. Мин дә соң булса да аңга килдем, Аллаһка шөкер. Бер тырмага ике басмабыз хәзер, Аллаһ бирса. Әйдә, чәй эчеп алыйк әле.
Бер тырмага ике басмыйбыз дисең инде, алайса. Ләйсәния халатын киеп, кухня ягына атлады. Кара аны диде ул, көлеп. Ялгыш басып, маңгаеңны тишә күрмәсен.
Тишми хатын. Бер авыз пешкәч өреп кабам мин хәзер. Илүс, бер аягын җиңелчә өстерәп өстәл янына килеп утырды.
Ләйсәния, диде ул хатынына өздереп карап. Илүзә туасын белгән көнне шундый тәмле итеп бәлеш пешергән идең син. Тәмнәре һаман авызда тора. Авыр булмаса тагын сал әле шуны. Балалар кайтып җитәрләр Аллаһ бирса , аннары Галия белән күрше дә керми калмаслар . Сагындым, сагындым.. Бик сагындым.
Нәрсәне сагындың? Бәлешнеме, әллә минеме?
Ләйсәния көлеп тиз генә табын корды, чәен ясады . Бәлешне сагынганыңны беләм , Илүс.Үпкәләмим диде ул, иренә карап. Мине сагынып ятмассың бит. Аннары мине ашап та булмый.
Бәлеш бәлеш инде ул, матурым. Бәлешсез яшәп була ул. Синнән башка яшәп булмый икән , Ләйсәния. Яшьлектә сөйгән ярдан башка яшәп булмый икән ул .
Илүс, кулындагы чокырын өстәлгә куеп, тынып калды.
Беләсеңме Ләйсән, диде ул, таныш чокырга карап. Менә син төннәр буе, бер эзләрсең әле үткәннән, дип җырлый идем дисең. Ә менә мин, яшьлектә сөйгән яр, сагындым, килеп ал, дип җырлый идем. Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып..., Бер матур, кояшлы көндә син килеп керерсең дә, мине сагышлардан аралап алып кайтып китәрсең кебек тоела иде миңа. Дөрес, нигәдер бу хисләр вакыт вакыт кына урап ала иделәр мине. Әйтерсең лә мин төштә яшимдер кебек иде миңа. Ә уянырга көч тапмадым.
Ээх, Илүс , Ялгышларны менә болай үкенеп, сүзләр белән генә төзәтеп булса икән лә ул. Узган эшкә салават диләр дә, юк шул йөрәкне пешереп тора икән алар.
Әйе, онытылмый. Шул хисләр белән яшибез инде.
Илүс сиздермәскә тырышып хатынын күзәтеп торды да, сүз башлады. Бер нәрсә сөйлим әле, хатын диде ул әкрен генә. Сиңа сөйләсәм, ышанмассың инде беләм. Көләрсең дә.Шулай да тыңла әле.
Нигә көлим ди, Илүс, әлбәттә сөйлә. Мин тыңлыйм. Нәрсәдә калдым әле, ә, әйе. Эштә кәгазьләр барлап утырам шулай. Берзаман ишек ачылып киткәнне тоеп, шул якка борылдым. Ә анда, әллә нинди усал йөзле әби кереп маташа. Үзем күрәм, үзем ышанмыйм. Йокымсырап киткәнмен дә, имеш төш күрәм. Ләкин менә сиңа ялган, миңа чын, теге әби нидер әйтеп кәкре таягы белән өстәлгә китереп сугуы булды, мине тотып аттылар мени. Ничек идәнгә атылганны да сизми калдым.
Илүс, үз алдына елмаеп, хатынына карап куйды.
Беләсеңме, Ләйсәния, шул вакытта мин әйтерсең уянып күзләремне ачтым. Әйтерсең әкияттә сыман чылбырдан ычкындым. Кул аяк селкенми, ә мин көләм. Секретарь кыз кереп, скоройга шалтырата, үзе бөтен контораны аякка бастырып сөрән сала. Ә мин шатлыктан елыйм. Ничек, нәрсә булды ул. Һич аңламыйм. Арудан йокымсырап киткәнмендер инде име, хатын? Төшкә кергәндер.
Белмим, Илүс, ни дияргә дә белмим шул.
Әйе, кеше аңларлык мохҗиза түгел иде шул ул. Чөнки бу вакытта Галиянең Анна әбигә барганын да, дустының көннән көн саргайганын сөйләп, Илүснең бозыгын чыгаруны үтенгәнен дә белүче булмады. Аннары әбинең кәкре таягы белән өстәлгә сугып әфсөн төфсен кычкырганын да Галия үзе генә күреп торды .
Ә менә шул вакытта, Анна карчыкның әллә кая утырган ир янына ничек килеп кергәнен, ансын инде берәү дә аңлатып бирә алмас мөгаен.
Илүснең ул көнне параличланганын ишетеп, үзе дә әздән егылмыйча калган иде Галия. Менә хәзер дә ирнең тизрәк терелүен аннан да катырак көткән кеше юктыр . Исән генә булсын, үлә күрмәсен дип, көне төне бер теләк тели хәзер ул.
Әйе, иң мөһиме исәнлек кирәк. Малы да, башкасы да табыла аның.
Ләйсәния дә яхшыга өметләнеп тизрәк ирен юатырлык сүзләр эзләде. Ышанам, Илүс диде ул, иренә беренче тапкыр күргәндәй карап. Үткәннәргә кире кайтыйк яме. Үкенеп кенә бер нәрсә дә кире кайтмый бит. Безнең дә барсы да яхшы булыр Аллаһ бирса. Хәзер син үз өеңдә... Үз аягыңда. Балалар исән саулар.
Аллаһка шөкер, әйе,Ләйсәния, рәхмәт. Мин үз өемдә, үз хатыным янында.
Илүс өстәлгә таянып торды да, Ләйсәниясен кочаклады. Миңа да бик авыр иде диде ул, уфтанып. Кешеләр Ландыш сине бозган диделәр. Ә мин ишетергә дә теләмәдем. Имеш аны гына яратам.Имеш бу чын мәхәббәт. Гафу ит мине, матурым. Булдыра алсаң гафу ит.
Ярар, Илүс, ярар. Ул кадәр борчылма, ярамас. Ә гафу итәргә дигәндә, мин сине күптән гафу иттем инде. Шулай булмаса, без болай, сөйләшеп, монда утыра алмас идек.
Ләйсәния ялт иттереп өстәл өстен җыештырып куйды да,чишмәгә төшәргә әзерләнде.
Хәзер тиз генә чишмә суы алып кайтам да, Илүс Тагирович, диде ул шат елмаеп. Аннары бәлешкә тотынырбыз Аллаһ бирса. Ә син ял ит, йә әнә телевизор кара. Мин хәзер.
Ләйсән сәкедә елтырап торган пар чиләкләрен алып, ишекне ачты.
Озак тормам, җаным диде ул, яшь кызлардай җилкенеп. Ә син суыткычтан итне алып куй әле,онытканмын бит. Җеби торсын.
Кая басканын да белмәде бүген Ләйсәния. Шаулатып җырлыйсы, көләсе килде. Очраган кешеләргә, Илүс кайтты, өйдә дияргә теләп теле кычытты. Нинди рәхәт икән бит ул, янында ирең булу. Бернидән курыкмыйча тынычлап йоклаулары ни тора икән.
Ә бит киңәш бирүчеләр күп булды Ләйсәниягә.
Себеркесе куып чыгаргач, ялынып килер, кертмә диделәр. Алларыңа егылып гафу үтенер, ә син хәттә уйлама да диделәр.
Ә менә, ирең ялгышты. Гафу үтенеп кире кайта калса, гафу итә күр, ялгыз калу бик авыр ул, диючеләр күп булмады. Шулаай, бер үзең дөнья күрү авыр. Ялгызлыктан Аллаһ тәгалә үзе сакласын икән инде ул.
Ләйсәния дә биргән киңәшләрне тыңласа да, үз фикереннән кире кайтмады. Кайтсын иде әле, диде ул сабыр гына. Ирегез яныгызда булгач, минем хәлне белмисез дә, аңламыйсыз да шул сез.
Күпме әрнү, көмеш күз яшьләрен күреп калдым моңлы күзләрдә.
Ялгызларның хәлен аңлыйм дисәң, ялгыз калып кара көзләрдә. Нәкъ шулай бит. Ялгызларның хәлен гомер көзләрендә ялгыз калганнар гына аңлый бит ул . Парлы кеше аның чын асылына төшенә алмый.
Вакытыннан алда картайта, уйлата, елата ул халәт. Елый-елый көзге яңгырлар яуганда, салкын кышларда ят тавышлар белән ярыклардан буран сызгырганда ничек уйламыйсың да, ничек моңаймыйсың ди инде ул. Әкрен генә җилләр тәрәзә чирткәндә сагаймыйча кара әле бар.
Ләйсәниянең дә болар барсы йөрәгеннән узды. Ул да төннәр буе куркып елап та чыкты.Җаны әрнеде, юксынды, сагынды.
Әйе, шау гөр килеп яшәгән вакытларын еш сагынып искә алды ул. Балаларын искә алып, елмайды, көлде.
Ләкин менә ни гаҗәп, шул Хәтирәләр эченә нигәдер, начарлары сыймаган иде аның. Әйтерсең лә салкын мунча белән су буендагы таллыкта качып ятулар да, җәбер золымнар да берсе дә булмаган. Сагынган, бик сагынган иде шул ул ирен.Юлында буйдак ирләр очрап, кулын сораучылары булса да, җавабы бер иде бу гүзәл ханымның. Ирем бар,тиздән кайтыр. Мине тапмаса нишләр?
Үзе эшләгәндә эшләгән почта начальнигы да хәйран гына йөреп маташты әле аның артыннан. Армиядә бик каты салкын тидереп, ир булудан мәхрүм булдым мин, Ләйсән дип, берәүгә дә ачмаган серен ачкан иде ул. Балам да булмый, әнә шуңа яшьлектә өйләнмәдем. Өйләнешеп, бер беребезгә терәк, иптәш булыйк дип күп ялынды ул дәрәҗәле ир кеше.
Ләкин менә Ләйсән генә ниндидер бер чит кеше белән ятак бүлүшүне күз алдына да китерә алмады.
Юк диде ул, сүз каткан буйдакларга, юк
Сабыр иткән морадына җиткән. Менә бит ире кайтты Аллаһка шөкер. Ә күпләр ышанмаган иделәр.
... Ләйсәния гадәт буенча чишмә, таллар белән исәнләшеп, чиләген улакка куйды. Ирем кайтты диде ул, чишмә белән серләшеп, бу суыңны аңа алып кайтам. Ишеттегезме бөдрә таллар, Илүс кайтты бит?
Чиләктә биешкән көмеш бөртекләргә сокланып, чиләкләрен тутырды Ләйсәния. Зәңгәр җирлеккә кып кызыл җир җиләкләре ясалган көянтәсен кулына алды..
Рәхмәт Раббым, җир су ияләре, чишмәм рәхмәт сезгә Рәхмәт...
Ләйсәния чын күңелдән рәхмәт әйтеп үргә таба атлады. Тау башына салыргандыр безнең авыл, бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. Ләкин яраткан шигыренең бер куплеты сөйләргә җитешмәде, үрдән ашыга-ашыга төшүче берәүне күреп, куркып калды Ләйсәния...
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.