Балалар гафу итәр, Ләйсәния, менә син? Син гафу итәрсеңме?
Белмим Илүс, балалар гафу итмәсәләр, мин алардан уза алмам шул .
Балалармы?.. Шул вакыт чоланда нидер төшеп ватылган тавышка икесе дә сискәнеп, карашып куйдылар.
Берәрсе керә мәллә? диде ир, әкрен генә. Нәрсә булды?
Хәзер, карыйм әле.Песидер инде. Ярый әле иптәшкә Муркам бар.
Янында ире булганга батырланып, Ләйсәния тиз генә өйалдына чыгып керде.
Әйтәм бит, песи чоланда бикләнеп калган, диде ул көлеп. Банкадагы тозлаган каз итен төртеп төшергән.
Ватылганмы?
Юук, палас өстенә төшкән,алып куйдым.Син булмасаң, хәзер ишек ачарга да куркып ятар идем, Илүс. Ялгызлыкны дошманыңа да язмасын икән ул. Ничә ел шулай, тилмереп яшәдем. Үч иткәндәй кайдадыр нәрсәдер шыгырдый, нәрсәдер селкенеп куйгандай була.
Аңлыйм, Ләйсәния. Шуңа күрә дә гафу үтенәм. Мин һаман да нәрсә булганына төшенә алмыйм әле. Чынлап та боздылар микән соң мине ?
Әйе, бозык ул кешенең аңын томалый, Илүс. Бозалар шул, бозалар. Шул вакытта Ләйсәния үзенең эш өстәлендә тырнак, чәчләр тапканын, Ландышның ниләр эшләп йөргәнен түкми-чәчми сөйләргә авыз ачкан иде, тукталып калды.
Ярар, диде ул, Илүскә туры карап. Аллаһка шөкер, әкрен йөрисең. Калганы вакыт эше, булыр, Аллаһ ташламасын. Кереп ят, бүлмәң буш. Иртәгә сөйләшербез Аллаһ бирса.
Тукта әле , хатын,ашыкма. Иртәгә эшкә барасы юк, йокы да качты, аңлашып бетерик инде . Гафу итәм дисәң, ятам менә. Юк икән...
Юк дисәм нишлисең? Чыгып китәсеңме? Әйттем бит балалар белән сөйләшергә кирәк, дип.
Шул вакыт, Илүс серле генә елмаеп куйды. Балалар белән мин, хатын, диде ул, Ләйсәниядән күзен алмыйча. Алар белән болай да гел сөйләшеп тордым. Квартира алганда икесенә дә акча бирдем. Кирәк чакта да булыштым да.
Акча бирдем?Ах бу ыштырбитләрне .Авыз ачып хет бер сүз әйтсеннәр. Кайтсыннар әле..
Юук,хатын, юк. Алай кызма әле син. Анагызга әйтмәгез дип үзем кисәттем. Синнән безгә бернәрсә кирәк түгел дип, биргән акчаларны башка атар идең, беләм бит мин сине.
Димәк, балалар синең кайтасыңны да белделәр.
Белделәр, Ләйсәния, белделәр. Алар сөенделәр генә. Менә ялга кайтып та җитәрләр Аллаһ бирса. Тормышны өр яңадан башлап карарга иде.
Өр яңадан башларга дисеңме? Ләйсәния уйланып, ире янында торган креслога барып утырды.
Үкенерсең син дә,тик соң булыр,
Очрашкан юк инде күптәннән
Исләреңә бер төшәрмен әле,
Бер эзләрсең әле үткәннән.
Менә шулай, кадерлем. Шушы юлларны ничә еллар буе елый-елый кабатладым мин. Бураннар тәрәзәгә кагып, куркып уянганда, тәрәзә артыннан гына шалт шолт басып кемдер узып киткәндә. Көттем мин сине Илүс, көт-тем. Ә бит дөнья булгач, синең ташлап китүеңне белүгә, артымнан сорап йөрүчеләр дә булды. Әйе, хәзер куркып та тормыйм, яшермим дә. Кияүгә чык дип сораучылар булмады түгел булды. Ләкин мин генә шушы көннең киләсен өмет итеп, сабыр гына көттем. Серләремне төннәр буе алтын айга сөйләп юандым.
Ай нурлары үтеп тәрәзәдән
Уяттылар тагын йокымнан.
Серләремне белеп бетермичә
Китмәсләр дә инде янымнан.
Шулай, Илүс, ә син җиңел генә, яңадан башлыйк дисең.
Ләйсәния бернәрсәгә ихтибар итмичә, әкрен генә эченә җыелган моң зарны түкте. Еламады да, көлмәде дә. Билгесезлеккә төбәлеп сөйләде дә сөйләде ул.Белмим, Илүс. Бу хәлләрне үлгәнче оныта алмам шул мин. Башта Илүзә минеке түгел дип, аннары йөри башлап...Өстемнән атлап чыгып китүеңне әйтмим дә инде.
Беләм Ләйсәния. Менә шуңа күрә дә өзгәләнеп гафу үтенәм. Гафу ит, кадерлем. Өемнән чыгып киткәннән бирле мин үзем дә томан эчендә яшәгән кебек булдым. Хәттә ул чакларны юньләп искә дә төшерә алмыйм. Әйтерсең лә бу бер куркыныч төш булган да, менә хәзер уянып, шуларны искә төшерерә алмыйча газапланам.
Ярар, бүгенгә җитәр йә өзлегерсең Илүс кереп ят, иртәгә аек баштан сөйләшербез. Бүген чынлап та исерек мин. Соң да инде.
Гафу итәм дип, әйт инде, хатын?
Иртәгә Илүс, иртәгә.
Ирен яткыруга, кызы бүлмәсенә кереп, уйга чумды Ләйсәния.
Хатыын, диде ул, елмаеп. Ирең яныңда булып минут саен әйтеп торганда гына бу сүзнең асылына төшенеп бетмибез икән бит без. Ә уйлап карасаң, нинди матур, йөрәккә үтеп керә торган кадерле сүз икән ул. Бөтен ярату, наз, рәхмәт сүзләре барсы да шушы кыска гына биш хәрефле сүзгә сыйган түгелме соң? Янында хатыным дип торучы булмаганда, кемнеңдер яратам дигән сүзләре чынлап торып чүп икән бит ул.
Ләйсән йоклый алмыйча озак уйланып ятты. Шулай да, алдагы көннәрдә сыман зур өйдә бер үзе куркып, елап яту түгел иде инде бу . Әллә гел дә кеше арасында эшләгәнгәме, әллә балачактан туганнар белән гөрләшеп яшәгәнгәме, ничек кенә тырышса да ялгызлыкка ияләнә алмады шул ул. Җаны тәне белән яхшыга өметләнде, барыбер кайтып керер әле дип, зарыгып зарыгып ирен көтте.
Һәм менә теләгән теләкләре кабул булып, ире өйдә бүген аның. Тиздән терелеп аякка да басар Аллаһ бирса. Ләкин, ничек кенә булмасын, тормышны гына яңа ак биттән башлап булмастыр инде. Әйе шул , әйе. Йөрәк түренә кереп бикләнгән күпме хатирәләр, шатлык борчуларны ничек сызып атып булсын ди. Ул бит ап ак биткә карандаш белән генә язылган истәлекләр түгел. Һәр борчуым күз яшьләре белән, һәр шатлыгы алтын нурлар белән чигелеп язылган бит аларның.
Кызганыч, Ләйсәниянең дә яшәеш чорында күп тамды ул кайнар яшьләре. Язмышы да нигәдер күп сынады аны . Ләкин ул гына таллар кебек , бөгелсә да сынмады. Чүксә дә, егылмады.
Галия күршесе :Ела, дустым, җиңеләеп калырсың дигәндә дә, кешегә күз яшьләрен күрсәтмәде Ләйсәния. Юк, җаным диде ул сабыр гына. Мин еламыйм, йөрәк елый.
Ә йөрәге чынлап та елады аның. Өзгәләнеп ирен юксынганда, балаларын озатып өе бушап калганда, кызышкан яңакларын түгел,йөрәк турысын тотты Ләйсәния. Ирен сагынганда шигырь юллары кабатлады.
Кил әле син,яннарыма минем,
Күпер сал син ике арага.
Сине генә көткән йөрәгемне
Кайгылардан зинһар арала.
Һәм Ул килде. Гафу да үтенде. Ләкин менә бер киселгән ипине генә ничек ябыштырырга? Ничек диләр әле. Бер киселгән икмәк ябышмый...
Гомер йомгагын әкрен генә сүтеп, күп уйланды бу төндә Ләйсәния. Ничә тапкыр борылып ятты, мендәрен тарткалады. Тәрәзә каршына басып, төнге күкне күзәтте...
Хатыын! Һәм ниһаять, төн узып барганда ишетелгән шушы бер сүз яшәешкә кайтарды аны. Ләйсән, барыбер йоклый алмыйсың бит, кил әле монда. Мин сине шундый сагындым. Әз генә сөйләшик.
Ләкин Ләйсәния генә бирешмәде. Ире кочагына атылырга әзер булса да, үзен кулга алды, сабыр итеп түзде.
Йокла, Илүс, диде ул, урынына ятып. Иртә белән сөйләшербез Аллаһ бирса. Мин йоклыйм инде, соң . Тыныч йокы.
Әллә чынлап та шушы сүзләр тәэсир иттеме, Ләйсәнияне ниндидер серле бер тирән йокы басты. Йөрәгенә дәрт биргән шушы мизгелләре уйлап, күпме генә йокламаска тырышып караса да, булдыра алмады ул. Күзләр гер таккандандай авыраеп, караңгылыкка чумды.
Аллаһ биргән могҗизадыр инде ул йокы дигәннәре. Ашауны алдап булса да, йокыны алдап булмый шул. Үз вакыты җиткәч, нишләп кенә карасаң да, күзләр челтәр челтер килеп йомыла да куя. Ә мохҗизага килгәндә, йокы үзе түгел, күбрәк төшләр кереп шакаттыра әле безне . Галимнәр көне буе уйланып йөргән хатирәләр баш миендә сакланып, йоклаганда шулар кабатлана дисәләр дә, юк алар гына түгел. Чөнки иртә белән уянгач бөтенләй уйламаган, баш җитмәслек нәрсәләр күргәнне искә төшереп, шаккатабыз бит.
Ләйсәнияне дә менә әле күргән төше куркытып йокысыннан уятты. Юк, үзе алай куркыныч түгел иде ул төш.Юрау дигәннәре бар бит. Татар юрап китерер дип, ярамаса да юраган булабыз шул. Шатланабыз, кайгырабыз.
Ләйсәния дә менә ни уйларга да белмичә, каравытыннан сикереп үк торды. И-и Аллаһым диде ул, йөрәген тотып. Мондый төш каян килеп керде соң әле аңа? Әнә бит имеш мәрхүм әтисе белән Илүс, ишек алдында көлә көлә бура бурыйлар. Сүзләрен аңлап булмаса да, нидер сөйләшәләр үзләре .
Ләйсәния бер мәлгә тәмле агач исен дә тойгандай булып, күзләрен йомды. Әйе инде, ишек алдында күргән кеше әтисе иде. Әнә бит, балта суккан саен, йомычкалар яфрактай бөтерелеп як якка очалар. Ә чи нарат агачының тәмле исе...
Шул вакыт Ләйсәнияне ниндидер авыр хисләр урап алды . Күзләренә тулган яшь бөртекләре, ярга сыймаган ташу сыман яңаклары буйлап актылар. Юук, бәхетемне таптым дигәндә генә, юк. Моның булуы мөмкин түгел. Әти, нигә минем ишек алдында бурыйсың ул бураны. Басу, кырлар беткән мени соң сиңа?
Ләйсәния пластилин курчак кебек кире караватка ауды. Инде күптән таммаган күз яшьләре муенын пешерделәр, ниндидер бер илаһи көч кире ишек алдында күргән әтисе янына өстерәде. Кемгә ул яңа бура? Әти, әти җаным балаларыма, иремә тия күрмә, яме. Әйдә, мин синең белән барам. Мине ал үзең белән!
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.