Әйе, Галия, беләм, ул да мине, гаиләсен сагыначак әле. Ләкин, бернишләп булмый дустым, язмышмы, күрәчәкме дигәндәй, бозым күзен томалады иремнең.
Күзләргә күчтеләр сөюнең
Адаштыра торган карасы,
Адаштым хисләрдән үзем дә,
Кайлардан соң сине табасы?
Кайлардан табасы сөюнең
Бәхеткә күмелгән көннәрен.
Икебез сөйләшкән, серләшкән
Ай нурлы, йолдызлы төннәрен?
Шулай, туганым, иремне кайлардан эзләп табасы булыр ? Дөрес, хәзер кайда торганын яхшы беләм. Ләкин анда Илүснен гәүдәсе генә тора шул. Ә менә җанын, йөрәген урладылар. Анна карчык йозакка бикләде аны. Әллә, Галия,мин әйтәм, ачкычын табып, Иреккә чыгарып карыйсы инде? Үз акылы белән яшәми бит ирем. Эй,менә нишләтә уйламыйча эшләгән ялгышлар.
Әнә шулай үз үзенә урын таба алмыйча күп бәргәләнде Ләйсәния. Төшләрендә ирен күреп, әллә ничә тапкыр ишек төбенә килеп басты.Урамда аяк тавышларын ишетеп, тәрәзәгә капланды. Күзләренә кунган моң сагышны сүзләр белән генә дә аңлатырлык түгел иде аның.
Әллә Аннушкага барып бозыгын чыгарып карыйсы инде. Хет авырту булса да янымда булыр иде... Инде төшенкелекнең төбенә төшкәндә әнә шулай дип уйлаган чаклары да булды Ләйсәниянең.
Бүләк иткән мәһабәт гөлләре инде күптән сулсалар да, йөрәгендә калган гөлләре һаман чәчәктә иде шул әле . Чәнчеп торсалар да, йөрәгеннән алып ташлый алмады ул аларны.
Ирләре ташлаган хатыннарның хисләрен аңлатырга тырышканда, тагын бер шигырь юллары искә төшеп, күңелне ярсыттылар. Язмыш мине синнән аерды да, Яралары калды йөрәктә. Кар өстендә калган яшьлек гөлем Төшләремә кереп йөдәтә.
Әйе, Ләйсәния дә бәхетле чакларын төшләрендә күреп еш уянды. Уянды, уйланды. Елады, үкенде. Ләкин ни кадәрле генә авыр булмасын, беренче мәһәббәтенә хыянәт итмичә сабыр гына елларны уздырды ул. Җәйләрен сайрар кошларга, сандугачларга серен ачты, кышларын шау чәчәктә утырган яран гөлләргә. Ә көннәр тавыш тынсыз ак болытларга әверелеп, әкрен генә алга йөзделәр.
Менә бүген дә тарих китабы үзенең истәлекләрен тамгалап, бер битен япты. Тормышның тагын бер матур көне мәңге кире кайтмаска дип, шул китап эченә кереп югалды.
Гомерләр үтә икән ул.. Ләйсәния, авыр сулап, болын чәчәкләре төшерелгән тәрәзә пардәләрен тартты . Урамда салкын кыш. Күктә ярым тулган ай ялтырый.
Аллаһка шөкер, бүген дә исән-сау бер ялгыз көнем узды. Тагын үзәк өзгеч кара төнгә керәм.
Хуш инде, мәңгегә хуш инде,
Үтте яз, буранлы кыш килде.
Ләйсәния оныгына дип, кәҗә йоныннан бәйли башлаган кофтасын алып, энәгә элмәкләр җыйды.
Ээх, бабагыз үзегезне бер күрсә.. Юк шул, капкынга эләкте. Әле соңгы көннәрдә авырта дип тә ишеткән идем. Ялгышты шул, биик нык ялгышты. Бозык эләккән кешенең гомере озын булмый диләр инде , Аллаһ сакласын, яши генә күрсен.
... Тирән уйларыннан каты гына капка шакыган тавыш бүлдерде аны. Кем булыр бу, төн уртасында капка шакып кем йөри?
Ләйсәния бәйләмен идәнгә атып, тиз генә өстенә киде дә, урамга ашыкты.
Кем бар анда , нәрсә булды?
Ач әле, Ләйсән, курыкма. Мин бу, Галия!
Галия - ә? Нишләп йөрисең, җаным?
Ач әле , Ләйсәния, аннары белерсең...
Ачам туганым, ачам. Ай Аллам, Галия. Бер бер хәл булмагандыр бит. Соң бит..
Ләйсән катып калган капка аратасын ача алмыйча хәйран азапланды. Хәзер ачам,ачам диде ул, капканы дер селкетеп. Кем белән сөйләшәсең син анда? Биген әйтер идем, боз булып каткан, кара әле син моны.
Һәм ниһаять капканың тимер элмәкләренә тыгып куйган агач аратасы дөп итеп карга төшеп чумды.
Ашыкканда шулай була шул җаным.Син дә гомер булмаганны бу вакытта нишләп йөрисең, Галия?
Ләйсәния туңып кызарган бармакларына өреп, капканы ачты.
Я - Ә, дустым, шту такой. Әйдә өйгә керик, суык.
Керәбез, Ләйсәния, хәзер әнә ирем килеп җитсен дә,керәбез. Үзебезнең генә арба этәргә көч җитмәс.
Нинди арба, Галия? Күршене нәрсә дип, азаплап йөрисең икән инде тагын ?
Менә бу арба.
Галия, әкрен генә дустын урам якка тартты. Менә, диде ул, ни уйларга да белмичә. Мондарак чык әле. Утларны сүндереп, урам якка караган идем, сезнең капка төбендә күреп куркып киттем...
Берәрсе куеп торгандыр инде, нинди арбаны әйтәсең соң?
Ләйсәния шулай зарланып капка төбенә чыгып басты. И-и, суык бүген агай.
Бу якка кара, күрше. Күрми башладың мәллә?
Төн уртасында куркытып алып чыксалар күрмәссең дә. Болай да өйдә шыгырдаган тавыш ишетсәм дә кот оча. Ирле хатын-кыз белми, аңламый шул. ..
Ләйсәния урам яккарак чыгып, уң якка таба үрелде.
Абау, Галия, нәрсә бу? Мин уфалла арбасы эзлим тагын. Кем бу?
Шунда гына инвалид арасында утырган кешене күреп сискәнеп куйды ул.
Илүс түгелме соң бу?! Кем син? Синме бу, Илүс?
Авыру булса да янымда гына булсын иде. Иптәш булыр иде дип, ачынып әйткән сүзләре, колагын пешереп үттеләр Ләйсәннең. Әллә фәрештәләрнең амин, дигән сүзенә туры килде инде. Тели белсәң теләк, тели белмәсәң имгәк дип, иремне үзем мондый хәлгә төшердем түгелме соң. Менә бит утыз ел бергә гомер иткән ирем коляскада яныма кайтып егылган.
Ничек. Ни булды?..
Бер мизгелгә Ләйсәния үз күзләренә ышанмыйча катып калды. Якын тирәне киеренке тынлык бикләде . Ул да булмады тынлыкны бозып, кайдадыр сыер мөгрәп куйды, шыгыр шыгыр килеп аларга таба якынлашкан аяк тавышлары күрше капка артына кереп югалдылар.
Ничек килдең, Илүс? Катып беткәнсең бит. Әйдә тизрәк өйгә керик. И-и, Ходаем, Галия, Төнен әйт әле син, сөйләшкәндә чыккан парга кадәр боз булып ката бит. Кайлардан күреп алгансың, рәхмәт төшкере кайлардан...
Ләйсәния үзендә илаһи бер көч тоеп, арбага ябышты. Әйдә Галия эт, төшеп баткан бу.
Ләкин аларның инвалид арбасына тотынулары булды,Илүс үзе дә телгә килде.
Азапланмагыз, кызлар. Мин әкрен йөрим Ашыкмагыз. Торырга аз гына булышсагыз. Хәзер.
Илүс, арбаның терәгенә тотынып торырга талпынды. Чынлап та суык икән шул, диде ул, әкрен генә. Рәхмәт Галия күреп алды, өемә кайттым дип торганда гына.
Әйе, Аллаһ күрсәтте инде сине. Югыйсә бу суыкта..
Галия, берәүгә дә әйтмичә Анна әби янына барганын уйлап,куркып куйды. Көндез кайтсаң ни була иде инде , Илүс. Катып үлгән булсаң, Тфү..
Ул да булмады,ашыга-ашыга атлап Галиянең ире дә болар янына килеп басты.
Әллә Илүс кайткан инде? диде, шаккатып. Сәләм күрше, шәп булган. Ничек хәлләр? Ике хатын көйләп арган идем инде, ярый кайткансың. Кая әле, девочкалар.
Ул да булмады капка төбен шат көлгән тавышлар биләп алды. Болыт артыннан ай чыгып, җиргә көлтә көлтә-көлтә нур сибелде, Авыл өстен әкиятнең үзендә сыман серле яктылык урап алды.
Ник кайттың диләрме, Илүс? Аңламассың бу хатын кызларны. Үзләре сагыналар, үзләре куалар.
И-и, матурым, телләреңә салынып торма әле, яме. Алып кер, әйдә Илүсне. Суык.
Галия Илүснең яхшы туны өстенә ябылган калын одеялны алып, Ләйсәниягә тоттырды.
Син ризамы соң, Ләйсәния?диде ул,моның бозым ясаган әбинең эше икәнен аңлап. Без сөйләнеп торабыз да.
Ризамы дип, кешене урамда калдырып булмас инде. Керик, соңыннан күз күрер. Мужет әле, иртәгә китәм дияр.
Әйе, дөрес, иртәгә күз күрер, кызлар. Ишекне каерып ач әле, Ләйсәния.
Раил көчле куллары белән,әкрен генә Илүсне тартып торгызды. Давай күрше, диде ул сөенеп . Давай, төкле аягың белән.
Һәм менә ул җанга рәхәт мизгелләр. Ничә еллар узгач, ниһаять Илүс тә үзенең җанга якын, гомер иткән өенең түрендә утыра . Аллаһка шөкер... Аллаһка шөкер..
Елап җибәрүдән чак тыелып, якыннарына карады Илүс.
Теге зәхмәт бәрде бит, диде ул,гаепле кеше сыман . Әле ярый эштә идем, ашыгыч ярдәм дә тиз килеп җитте.
Эшеңдә нервыландыңмы? Ярый әле каты булмаган, узар болай булгач. Галия белән ире, шулай дип бераз карашып алдылар да, чыгарга ашыктылар.
Киттек, Галия, диде Раил. Ярый да сез пенсия алып өйдә ятасыз, минем иртүк эшкә китәсем бар. Давай күрше шәп булган кире кайтуың. До завтра. Иртәгә сөйләшербез Аллаһ бирса.
Урамнан салкын һава кертеп ишек ачылып ябылды. Аның артыннан шап итеп капка ябылды.
Бүтән вакыт булса, Ләйсәния йөгереп диярлек капка бикләргә ашыгыр иде. Тик бүген түгел. Бүген ул да ялгыз түгел, курыкмый да .
Озакка кайттыңмы инде , Илүс, диде Ләйсәния, беразга урнашкан киеренке тынлыкны бозып. Көндез килсәң булмый идеңме?
Юук, Ләйсәния. Булмый иде, болай да тешне кысып озак яшәдем.
Ә Ландыш кая? Эзләп килеп, тагын тавыш чыгарса нишләрбез?
Юк, Ләйсәния, башка бу өйгә аяк басмас ул. Бернинди Ландыш та, Энҗе дә юк хәзер. Монда менә син бар да, мин бар.
Илүс күзләрен тутырып, Ләйсәниягә карап алды да, авыр сулап көрсенеп куйды.
Гафу ит мине, Ләйсәния, диде ул, чын күңелдән үкенеп. Сиңа күп хәсрәт күрсәттем. Зинһар гафу ит.
Гафу итәргәме, юкмы икәнен соңрак уйлармын. Бу суык төндә ничек килдең соң Илүс? Мин капканы ачмаган булсам.
Бүтән түзәрлегем калмады, Ләйсән. Тагын бер генә сәгатькә калсам да, теге зәхмәт яңадан суга иде. Ничек килдең, дип тә сорама яме. Бер сөйләрмен әле.
Әлбәттә сөйләрсең.Сөйләр сүзләрең бер томга да сыймас әле. Шушы суыкта, төн уртасында килмәсәң..
Суыкны сизмәдем дә мин, Ләйсәния. Бар курыкканым син кертмәссең дип уйладым. Кире тегенең янына кайтмас өчен үлсәм дә риза...
Ни булды соң? Әле бик шәп яшәп ята идегез. Иртүк килеп җитмәсә..
Үз соравыннан үзе куркып аш бүлмәсенә ашыкты Ләйсән . Хәзер чәй куеп алыйм әле. Туңдык, бераз җылынырбыз.
Ээх, хатын узган елларны кайтарып булса иде лә икән ул. Юк шул, гомеремдә дә төзәтә алмаслык зур ялгышлар эшләдем. Бу гамәлемә үкенеп бетә алмыйм. Әле авыртканчы ярый иде. Ә менә эштә егылгач...
Нәрсә булды соң тагын? Әле бик чөке чөке яшәп ята идегез, минем өстән атлап ук чыгып киттең бит.
Ул вакытта мин түгел идем ул, Ләйсәния, ни булганын берничек тә аңлатып бирә алмыйм. Әйтерсең кемдер минем эчемә кереп утырды да, көлә көлә минем белән идарә итте. Йөгәндәге ат сыман. Алга, артка. Уңга, сулга..
Ә менә авыру аяктан еккач.. Гүя шул чылбырдан ычкынып иреккә чыктым, күзләрем ачылды. Үзем егылып, авыз ачып сүз әйтә алмыйм, үзем сөенечтән елыйм. Ышанасыңмы, хатын, әйтерсең лә, янымда син торасың,юатасың.
Белмим. Ничек алай булган микән соң? Ярый әле урын өстендә калмагансың, аз мени андыйлар.
Әйе, мин дә шуңа сөенәм. Ләйсәния, зинһар гафу ит мине. Өйдән куып чыгарма.
Илүс өзгәләнеп хатынына карады. Ә теге таш курчакка мин кирәк түгел аңа, дип сүзен дәвам итте ул, Ләйсәненең уйларын укыгандай . Аерылабыз дигәч, иң беренче сүзе, машина белән фатир минеке, булды аның.
Өйдән куып чыгарма дисең инде алайса , Илүс. Юк, кумам, мин андый таш бәгырьле түгел. Бәлки әле гафу да итәрмен, белмим . Нинди генә булсаң да гомер иткән ирем-теләп алган картам, тешли тешли тартам. Ә Ладышка килгәндә, син түгел, җитәкче урының, акчаң гына кирәк икәнлеге көн кебек ачык иде. Бөтен район көлде ул чакта.Ләкин җаным, ләкин...
Ләйсәния әле һаман да стенада эленеп торган иренең фотосына күз ташлап, уйга калды. Ләкин менә мин гафу итсәм дә...
Шул вакыт Илүсне куркытып өйдә җан өшетерлек тынлык урнашты...
Өй базында нидер кыштырдап куйды. Юк, юк дигән сыман, стенада күпне кичергән сәгать текелдәде. Тек, тек.. Юк.. Юк... Тек.. Тек.
Балалар бар бит, Илүс,дип, ниһаять иргә карады Ләйсәния. Килен, кияү бар. Син күреп белмәсәң дә оныклар бар. Менә алар гафу итәрме?
Дәвамы бар.
Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова.