Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
15 Ноября , 09:00

Мин еламыйм, йөрәк елый

Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 12 бүлек.

Мин еламыйм, йөрәк елый
Мин еламыйм, йөрәк елый

За то безнең балабыз булачак, име бит матурым.
Бала? ! Бер мизгелгә Ләйсәниянең күз аллары караңгыланып, аңы томаланды . Бала тагын син уйнашка, бала, диде ул, ярсып. Таптың бер юашны.
Нәрсә нәрсә, моны көтмәгән хатынны гүя җеннәр котыртты. Бөтен гәүдәсен ниндидер көч дер селкетеп калтыратты. Гәүдәсе кызышты. Бар булган көчен җыеп, Ландышның озын сары чәчләренә килеп ябышты ул.
Бүтән эзең булмасын диде Ләйсәния, Ландышны чәрелдәтеп. Син дә чыгып кит, Илүс. Чыгып кит, башка минем күземә күренәсе булмагыз!
Ләйсәния үзен үзе белештермичә кулына нәрсә эләгә шуны идәнгә тотып бәрде. Менә киемнәрең диде ул, елый-елый. Мендәр, юрганнар кирәкме,телевизор, картиналармы.. Мә ал, ал. Нәрсә кирәк барсын җыеп чыгып кит.Я, бер Ходаем нигә миңа гына соң бу җәбер золымнар. Нигәәә?
Гомер булмаганны урыслар әйтмешли Ләйсәниянең эстирикасы башланып, нишләгәнен дә, нәрсәләр әйткәнен дә аңламады . Елады, ярсыды, кычкырды.
. .. Ә айнып киткәндә, астын өскә китергән өйләренең уртасында шаккатып утыра иде ул . Ландыштан да җилләр искән, Илүс тә юк иде.
Я бер Аллаһ, диде ул, нәрсә булганын искә алырга тырышып. Нишләдек без, Илүс. Елый-елый арттан калмыйча йөргән идең югыйсә . Белмәдем бит, белмәдем. Минем өстән атлап чыгып китәрсең дип уйламадым .
Ләйсәния әкрен генә, залга аркылы килгән диванны этеп,өстенә затлы япмасын җәйде. Йокы бүлмәсеннән өстерәп чыгып ыргыткан урын җирләрне урнаштырды. Әнә шулай берни уйламаска тырышып, эшләде дә эшләде ул. Сәгать эчендә күзләреннән нур качты, эчендә аңлатып бирә алмаслык бушлык урнашты .
Өендә бераз тәртип урнаштыргач,нишләргә белмичә йомшак креслога чумып уйга калды Ләйсән. .
Ул китә, кайтмаска дип китә... Соң инде, мәһәббәт...
Китте... Йөри торгач иремне урладылар...
Башына сугып миңгерәүләткән кеше сыман, ниләр әйткәнен дә ишетмичә үз алдына сөйләнде, үкси-үкси җырлады ул .
Язмышмы,ялгышмы аерылдык
Сөюнең тик калды көлләре.
Соң инде көзләргә керәбез,
Сулдылар мәхәббәт гөлләре...
Көзләргә керәбез.. Көзләргә.. .. Менә Ләйсәния гомер көзендә бер ялгызың утырып калдыңмы? И-и, бер Аллаһым! Нинди гөнахларым булды синең алда? Кеше сөйләмәдем, көнләшмәдем.. Гомер буе газап, гомер буе..
Елый-елый йокымсырап киткән Ләйсәнне күршесе Галия уятты.
Я-ә, дустым диде ул, Ләйсәниянең иңнәреннән кочып. Ир китте дип, үзеңне алай бетермә әле . Бераз үзе генә калсын, кеше күрәсе килмидер дигән идем, син дустым, бөтенләй әллә нишләгәнсең бит. Кара әле моны? Шулай ярый, рәзве? Тор әйдә, юынып ал, үзеңне тәртипкә китер. Мин чәй куям, тор әйдә, тор.
Галия тартып диярлек, дустын юынгыч янына китереп бастырды. Болай ярамый, Ләйсәния диде ул, үзенең дә борчылганын сиздермәскә тырышып. Ярамый. Балалар бар, алар өчен яшәргә кирәк.
Ә мин үзем өчен яшәмәдем дә, Галия. Гомер буе ир көйләдем, балалар... Менә шуның нәтиҗәсен күрәм инде хәзер.
Ярар ярар, син генә түгел. Без хатын-кызлар барыбыз да бер чыбыктан сугылган. Бар да әкрен җайланыр Аллаһ бирсә. Әйдә, бирешмә...
Әйе, дускаем, җайланыр. Ләкин иремнән башка нишләрмен соң мин?Кара озын төннәрдә, яшен чаткылары ялт йолт килеп тәрәзәмне зеңгелгәткәндә курыкмыйча ничек түзәрмен,? Әйт бер сүз Галия-ә. Балалары булгач кайтасы килсә дә, кайтмас инде хәзер Илүс.
Булмаганны сөйләп торма әле, Ләйсән. Картаеп беткәч нинди бала ди.
Бала инде. Тегесе бала була дип алып чыгып китте бит.
Һеей, оятсызлар, өйләнгән улың, кызың булсын. Аларның күзенә ничек күренер соң?
Шулай шул, Галия. Әтиләреннән оялып чыгып китте инде ул мескеннәр дә. Әле ярый, Казанда, монда булсалар нишләргә белмәсләр иде.
Әйе, Аллаһка шөкер. Илүзә дә, Рәистә яхшы яшиләр. Гомерлек булсын. Син дә бирешмә дустым. Безнең урамда да кояш чыгар әле..
Кояш чыгар ул, Галия. Алсуланып таңнар да атар. Язлар җитәр. Ләкин минем өчен булмас инде алар. Минем кояшым сүнде бүген. Сүнде.. .
Ләйсәния, сагыш баскан моңлы күзләре белән Галиягә карады. Күңел түрендәге кара болытларны куарга инде берәүнең дә көче җитмәс, дускаем . ... Йөрәгем елавын да ишетүче табылмас.
Әйе, шулай шул, дусларым, ир бирмәк җан бирмәк дип белеп әйткән борынгылар. Ләйсәния дә бик авыр кичерде бу хәлне. Күзеннән йокы качты, авызыннан аш. Әле дә ярый янында тугандай якын күршеләре булды аның . Балалар да бер ялгызын озакка калдырмадылар.
Ләкин, көндезләрен алар белән бераз онытылып торса , озын кара төннәр дә бар бит әле. Сагышларга уралган япа-ялгыз төннәр . Әнә шул вакытларда үзәкләре өзелде дә инде Ләйсәниянең. Төннәр буе уйланып , җанын кая куярга белмичә елап чыккан вакытлары күп булды аның. Ялгыз аккош күрдем күлдә бүген, үзәкләрне өзде карашы .. . Бу юлларның чын асылын ялгызлардан да яхшырак аңлаучы булмас мөгаен. Үзәкләрне өзәрлек күз карашларын, белмим, кем соң аңлар. Янган йөрәк ялкыннарын кем сүндерер? Я, бер Аллаһым, үзең сакла без бәндәләреңне. Ярдәмеңнән ташлый күрмә Ходаем .
Әле дә ярый, ни генә булмасын, дөнья тәгәрмәче туктап тормый. Үз җаена келтер-келтер тәгәри ул, Аллаһка шөкер . Кайдадыр йөгерә, кайдадыр селкетеп ала.
Ләйсәнияне дә хәйран гына селкетте тормыш арбасы. Инде туктап кала дигәндә балалар кайтып тарттылар, я булмаса күршеләре этеп-төртеп чыгарды. Әнә шулай, ничек итсә итте, аның да арбасы тәгәрәп, әкрен генә сазлыктан чыкты. Ләйсәния пенсиягә чыгып, бакча эшенә чумды.Офтанса да еламады, зарланмады . Еласаң җиңеләеп китәсең дигән дустына да, юк, Галия диде ул, сабыр булып,МИН ЕЛАМЫЙМ , ЙӨРӘК ЕЛЫЙ. Күпмегә түзәр тагын.
Шулай уйланып йөргән бер көндә, Галиянең ире өйгә атылып керде. Хатын, хатын диде ул, шул арада мыш мыш килеп. Ләйсәннәргә бер озын гына ир кереп китте. Кеме микән?
Озын ир? Галиягә әйтерсең лә бер чиләк су тондырдылар. Анна әби, ялгыз калмый,янында озын ир күрәм дигән иде бит. Әллә чынлап та?
Нинди ир, һай җаным диде ул, дусты өчен сөенеп. Сары түгелме?
Каян белим инде хатын, сарымы, карамы. Син исемен сора тагын?
Исемен чамалыйм, матурым, чамалыйм. Галия тәрәзә янына килеп, Ләйсәниянең өйләренә төбәлде. Син карап тор диде ул, сөенечтән иренең башына сугып алып. Мин ашымны гына пешереп бетерим. Теге ир очып чыгамы, атлапмы әйтерсең.
Әллә җүләрләнә башладың инде? Нәрсә дип төясен ул башны?
Кара бу карт бәбәйне, сыйпап кына куйдым бит.Галия уйлап та тормыйча, иренә тагын берне чәпеп алды да аш бүлмәсенә атылды.
Теге ирнең чыкканын күрсәң сразы миңа әйт, диде ул, газны кабызып. Ээх, килешеп китсәләр кына..
Уйларының берсен башлады, берсен ташлады Галия. Ашка тоз салдыммы соң ?дип, аны әллә ничә кабып карады. Онытылып, инде икенче тапкыр бәрәңге турады.
Шул кеше генә булса ярар иде, дигән уй башыннан китмәде аның. Ялгызлыкны бик авыр кичерә Ләйсәния. Бик авыр. Болай барса бер хәл булып куймагае, Аллаһ сакласын.
Ашыга-ашыга кухняда маташкан Галия телевизор тавышын ишетеп залга йөгереп чыкты.
Кара моны. Һей сине мөртәәт!диде ул, йомшак диванга чумган ирен күреп. . Ике минут тәрәзә янында басып тора алмадың мени инде? Әйттем бит мин сиңа әз генә карап тор дип, урысча белмисең инде, ярар, татарча әйттем. Ка-рап тоор диип!Вәәт менә бу ир ичмасам.
Ниик, Галия, бер сәгать басып тордым бит инде. Кара моны, бирермен мин сиңа мөртәтеңне. Муенга менеп атландың.
Галия, үзенең ялгышын аңлап көлеп җибәрде. Гафу ит матурым диде ул, иренең куе чәчләреннән сыпырып. Вопрос жизни и смерти.
Син җүләрдән чыга инде. Монсын ничек аңларга. Берәр карак кереп китте шту ли, Ләйсәнгә? Әйдә кереп карыйк әле, чынлап та кем булмас.
Әйе шул, име бит. Кереп чыгыйм әле мин, матурым. Кирәк булсаң чакырырмын. Син тәрәзәдән карап тор.
Әйе, хәзер, урындык алам да утырам. Бүтән бер эшем юк бит.
Галиянең ире, ачуланган кыяфәт белән хатынына карап алды да, ишек алларына чыгып китте.
Ярар инде, ярар, диде ул, елмаеп. Авызыңны ясама, капка төбендә утырып торам. Бар кереп чык.
Вәәт шулай диген. Икебезгә бер яраткан ир инде син безнең. Мин хәзер.
Галия ни уйларга да белмичә, әкрен генә этеп капканы ачты. Шул, диде ул сөенеп. Тучны элеккеге почта директоры. Хәзер исполкомда эшли бугай. Ишек алдында утырып калган тәмле одеколон исен тоеп, бер ара туктап калды Галия.
Керергәме, юкмы? Кермәсәм ни булмас, керсәм оятка калмамынмы.
Бераз таптанып торганнан соң, бакчада тавыш ишетеп башта шунда кереп карарга булды ул. Күршеләр сөйләшәме, дустым дисәм инде, алар өйдә дер...
Менә Галия җиңел генә бакча ишеген тартты. Инеш буенда таллыкта өздереп кошлар сайрый. Саубуллашырга теләгәндәй кояшның соңгы нурлары җиргә сузылган. Ә бакчада шау чәчәк аткан роза, кашкарыйлар исе. Галия бер ара чынбарлыкны онытып хисләргә уралды. Ммм, нинди гөлбакча...
Әә, Галия! Кер әйдә туганым. Аптырап калган Галияне күреп, Ләйсәния, ә-ә дигәнче, дусты янына килеп басты.
Теге сары колга диде ул, аның колагына пышылдап. Мине сагынып килгән.
Бик әйбәт диде Галия дә пышылдап. Сөйләшегез, мин киттем. Кара аны дустым, кире какма. Ялгыз бетәсең.
Ләкин, Галия дусты өчен шулай сөенеп чыгып китсә дә, Ләйсәния теге ирне кабул итә алмады.
Гафу итегез диде ул, Галия ишек ябуга . Мин сезне яратмыйм, Башка килеп йөрмәгез яме.Хушыгыз.
Ә мин гомер буе сине генә яраттым.. .
Юк, ирем исән килеш, читләр белән йөрмәм бит. Барыгыз, бар. Күршеләр күрә күрмәсен.
Кызганыч, Ләйсәния. Мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмас идем. Кызганыч..
Ир кеше китеп капка ябылуга шуны гына көткәндәй, Галия атылып керде. Син.. Син нәрсә Ләйсәния? Нәрсәгә куып чыгардын инде диде ул, елмаеп торган дустына карап.
Шундый акыллы ир , Ләйсәния, матур да. Әле без яшь бит дустым. Алтмыш яшь тә тулмаган. Фии, яшәмәгән дә кебек тоела әле минем үземә. . Сөйләшеп кара башта, әйдә , бәлки охшап китәр.
Ләкин Ләйсәниянең генә үз сүзе сүз иде. Беләсеңме дустым диде ул, карашын яшереп. Күпме генә кыен күрсәм дә, мин бит иремне генә яратканмын Галия. Беренче мәхәббәтем ул минем. Армиягә озаттым, балалар үстердек. Менә хәзер ул юк, ә йөрәгем аны юксына. Кайсы бүлмәгә керсәм, стенада аның фотолары. Ирләре булган хатыннар аңламас инде мине, көләрләр. Ә мин җүләр кебек шулар белән сөйләшеп йөрим.
Димәк, тагын үзең генә каласың иңде? Ээх, җаным шул. Без инде синең өчен сөенеп калган идек.
Юк, Галия. Миңа башка бер ир кирәкми. Дөрес, ялгыз авыр. Ләкин ирем исән-сау булганда аны янәшәмдә тоеп яшим мин.
Вәәт җүләр син, Ләйсәния. Илүсең башыңа төкереп...
Юк, юк. Галия, үзең дә беләсең бит. Ирем үзе теләп китмәде. Бозды бит уйнашбикә. Иманым камил, Илүс тә бәргәләнә, ул да сагына. Менә күрерсең минем янга кайтып егыла әле ул...

Дәвамы бар.

Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: