Илүс, Илүс.. Ләйсәния торт артыннан йөгерешкән тавыкларга карап көлеп куйды..
И-и, Аллаһым, диде ул елмаеп, тавыкларым да Ландыш янына йөгермәсәләр ярар иде инде. Нинди заманалар китте бит. Кичер Ходаем..
Әнә шулай вак төяк эшләрен эшләп, уйланып йөри торгач, кич тә килеп җитте.Урамга караңгылык иңде. Чыр чу килеп уйнаган бала чагалар өйләренә кереп югалдылар.
Кайларда йөри микән инде бу ир кисәге? дип, әкрен генә тәрәзә пардәләрен тартты Ләйсәния. Бу нәчәлник хатыны булгач, рәхәтләнеп ята, диючеләр күп инде ул. Минем ничек яшәгәнне генә белүче юк. Әле ярый, дустым Галия бар. Серләшәбез дә, әйткәләшеп тә алабыз. Шулаай, гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән.
Ләйсәния әкрен генә көйләп, чигә башлаган өстәл япмасын кулына алды. Күңелләр генә һаман да нәрсәдер көтә икән.. .
Әйе, нәрсәдер көтеп, өметләнеп гомерләремнең узып барганын сизмәдем дә инде , сизмәдем. Ичмасам Рәисем дә авылда калмады.. .
Әнә шулай яхшыга өметләнеп, юкка барга тавыш чыгармыйча сабыр гына көннәрне, озын озын төннәрне уздырды Ләйсәния. Читтән караганда, чынлап та күпләр көнләшерлек иде аңа. Ире урында эшли. Капка төбендә өр-яңа машиналары тора. Аннары, кеше кимәгәнне кия . Ул яктан Илүс хатыныннан акча җәлләп тормый. Райпога нинди матур кием кайта, шуны алып кайтып бирә. Ләкин, кызганычка каршы иң мөһиме, тынычлык юк. Наз юк.
Ләкин ни генә булмасын, Ләйсәния иренең кимчелекләренә күз йомып яшәргә күптән өйрәнде инде. Балалар Аллаһка шөкер урнашкан диде ул, үзен үзе тынычландырып. Аталары да төне буе йөрүдән бер туктар әле. Яшь үзенекен итә инде ул. Пенсия җиткәч әллә кая сикереп йөри алмас...
Ләкин бу вакытларда алда ниләр көтәсең берсе дә белми иде шул әле.
Әнә шулай гомер көзләренә керәбез, алдагысы хәерле булсын дип йөргән бер көндә Илүсе эштән соң гына сөмсере коелып кайтты анын.
Тыңла әле, хатын диде ул, кайгырган кыяфәт чыгарып. Әйдә аерылыйк әле, каршы килмә. Ни бит...
Нәрсә? Ялгыш ишеттеме соң, Илүс? Бөтен авырлыкларны җиңеп, бераз хәл алгач кына, нәрсә сөйлисең син? Бөтен яшьлегемне сиңа багышлап, картайган көннәрдә ялгыз калсын дисеңме?
Тукта әле, Ләйсәния, кызма. Илүс кулларын юып, түрдәге йомшак диванга чыгып утырды. Бу кәгазьдә генә шулай булачак, диде ул күзен дә йоммыйча.Шулай кирәк, хатын. Тиздән Казаннан тикшерү киләчәк Машинаны алганда читтән дә керде бит, белеп алсалар эш харап.
Аерылсак тикшермиләр мени? Әйттем мин сиңа, кара эшләргә барма дип. Ач тамагым, тыныч колагым...
Җитте яме, Ләйсән. Үзең ничә еллар урында эшлисең инде, аңларга вакыт, хатын. Машина синең өстә бит, аерылсак беленсә дә синең өстә калачак.
Юук, машина дип ялгыз калыр хәлем юк, Илүс. Аерылырга риза түгел мин. Балалар, килен алдында оят.
Бер аңгыра сарык булдың инде. Я кул куясың, юк икән синнән башка гына аерырлар. Ике сөйләшеп тормаганны беләсең. Күпме әйтергә була, шулай кирәк дип.
Әйе,вәт, менә монсын дөрес әйттең. Чынлап та аңгыра сарык булдым шул. Чөнки гомер буе сине кеше итеп, көйләп яшәдем. Үзем турында уйлап та карамадым бит . Ирем кеше булсын, имеш. Булды менә.
Ярар, Ләйсәния, тукта дим. Зурга китә хәзер. Ят әйдә, соң инде.
Соң шул. Беренче көн генә мәллә? Ничә еллар шулай типтереп яшисең ... Син бит, син.. Ләйсәния әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмыйча чәнчеп куйган йөрәген тотты. Тынычлан хатын, диде ул, күкрәк турысын угалап. Ир дип күп яндың, җитте, бераз үзеңне дә уйла. Тикшерү килә дигәне дә бер хәйлә генә, тикшерүчеләр белән ничә еллар бер табактан ашаганын биик яхшы беләм ..
Ләйсәния ире янына кермичә, кызы Илүзәнең бүлмәсенә кереп, утны сүндерде.
Тагын ниләр күрәсем бар микән диде ул, уйланып. Гомер буе бит, гомер буе. Ничә еллар көнләшеп, кул күтәреп интектерде. Балалар да шуңа кайтмадылар бугай инде җаннарым. Аларның да күрмәгәннәре калмады. Ә бәлки, хәзер түгел, яшьрәк чакта аерыласы булгандыр. Алай дисәм инде, ике бала белән кая бара ала идем соң?
Төне буе күзенә йокы кермәде Ләйсәннең. Тормыш йомгагын сүткән саен, күңеле тулып, кайнар күз яшьләре яңагын пешерделәр. Иренең ара тирә гырылдап куйган тавышы йөрәгенә ук булып кадалды.
Уйланып ята торгач, каршысына кибетче Ландыш килеп басты...
Тукта әле, тукта... Кеше сөйли дип, миннән көнләшә күрмәгез дидеме әле? Мин өйләнгән ирләр белән йөрмим. Ә аерылган булса?... Әллә Ходаем?Әллә чынлап та шул котырта микән? Галия юкка гына уйнаш димәгәндер. Алай дисәм, сарыларга борылып та карамый инде теге. Белмим, юктыр, булмас.
Ләкин,күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый дип, Ләйсәния күпме каршы килмәсен, тегесе ничек итсә итте, көннәрдән бер көнне барыбер аерылып куйды алар.
Әллә ниләр уйлап йөрмә, диде Илүс коры гына. Бу кәгазьдә генә шулай кала. Галиягә дә әйтеп торма, бөтен районга таралыр.
Шулай итеп, Илүс хатыннан аерылган, гаилә тормышыннан азат иргә әйләнеп куйды.
Ә ул вакытта шушы театрның баш режиссеры теге сап-сары кибетче хатындыр дигән уй Ләйсәниянең башына да килеп карамады. Дөрес,яшь тәннән башын югалткан Илүс тә эшнең кая барганын аңламады бугай.
Мин гаиләле ирләр белән йөрмим,хатының белән тор, дип чытлыкланган Ландышның борын төбенә китереп төртте ул развод дигән кәгазьне. Менә матурым, син теләгәнчә эшләдем,диде ул күзләрен майландырып. Хәзер мин синеке генә, рәхәтләнеп йөри алабыз.
Ләкин Ландышның алга таба йөрү турында уенда да юк иде. Ул тизрәк яше алтмыш ягына чыккан иргә кияүгә чыгу нияте белән янды. Ләйсәния урынына менә хәзер ул начальник хатыны булачак. Нәрсә кирәк, нәрсә аласыз дип, көннәр буе үлчәү артында да тормас.Шуларны уйлап, Илүс утырган ятьмәне көннән көн ныграк үзенә тартты елан. Ирнең бөтен теләгәнен кыйланып башын әйләндерде.
Тик Илүснең генә ничә еллар бергә гомер иткән гаиләсен ташлау уенда юк иде. Ул бары башка күп кенә җитәкчеләр сыман сөяркә тотып, алга таба да типтереп яшәргә теләде.
Ә менә Ландышның нинди мәкерле,нинди куркыныч эшләр эшләп йөргәнен Ләйсәния генә түгел,ул вакытта Илүс үзе дә белмәде. Яшь кенә хатын кыз багучы бер карчыктан икенче карчыкка йөреп сөйдергеч бөтиләре, бозымнар ясатып йөрер дигән уй икесенең дә башларына да килмәде. Ә белеп алганда бар да соң, эш узган иде инде.
Әкрен генә көннәр, атналар узды. Борчылып йөргән Ләйсәния дә ничектер тынычланып калгандай булды. Алай гына да түгел, гомер булмаганны ире әллә бар, әллә юк иде аңа хәзер. Кайда ул, нишләп йөри, белмәде дә, күрмәде дә.
Ә бер көнне шаккатырлык хәлгә тарыды ул. Эшендә бер кәгазен тапмыйча аптырап бетте . Әле бер җирдән актарды, әле икенче җирдән. Эзли торгач, шкафның төбенә төшеп, кулын тыкты.
Кайларга тыктым соң, вәәт син аны. Тукта әле, монсы нәрсә тагын инде? Бу кулъяулык каян монда килеп кергән? Ләйсәния кулына эләккән кулъяулык төенчекне кулына алып уйга калды.
Һич хәтерләмим, диде ул башын кагып, нәрсә төйнәп куйдым микән миин ? Картаясың хатын, картаясың..
Ләйсән апа, керергә ярыймы? Нәкъ шул мизгелдә ишектә яшь кенә хезмәттәше Рәвилә күренде.
Кулыгызда нәрсә ул, Ләйсәния апа, диде Рәвилә күзләрен зур ачып. Нинди төенчек бу?
Үзем дә аптырап торам әле , Рәвилә. Нәрсә булыр бу?
Алай икәән. Сихер, бозым булмасын тагын. Сездән көнләшүчеләр күп бит.
Әй лә сез яшьләрне, сеңлем. Безнең ише картаеп барган хатыннарны кем бозсын инде. Кемгә кирәк булыйк без. Акча төйнәп куйганмындыр әле.
Ләйсәния елмаеп Рәвиләгә күз атты да, кулъяулыкны чишеп өстәлгә куйды.
Менә Рәвилә...
Әмма, шул чак килеп чыккан әкәмәтне күреп икесе дә куркып, каушап калдылар. Ләйсән апай, диде кыз ап ак булып. Әйттем бит мин сезгә. Әйттем..
Каян килеп кергән соң бу минем өстәлгә? Үземнән башка кагылучы да юк бит.
Ләйсәниянең өстәлдәге киселгән тырнак, чәчләрне күреп, күңеле болганды. Шул арада дусты Галиянең - әле теге уйнаш тортны бозып алып килгәндер дигән тавышы колагын ярып узды.
Булмас сеңлем, диде ул, ниһаять аңга килеп. Берәрсе минем кечкенә кайчы белән тырнакларын кисеп төйнәгәндер дә, оныткандыр.Әйе, әйе, онытабыз бит. Ә может үземнекедер әле. Һич кенә дә хәтер юк.
Ләйсәния кулъяулыкны кире төреп, чүп савытына атты. Җыештырганда Сәлимә ташлар, диде ул җиңеләеп. Әллә ниләр юрап тормыйк әле, име Рәвилә. Син түлке кешегә әйтә күрмә, кеше көлкесенә калырбыз. Үземнеке инде бу, мин кемгә кирәк булыйм.
Сезнеке түгел, Ләйсән апа. Түгел. Ничә ел бергә эшләп, сезнең тырнагыгызны кызылга буяганны күргән юк.
Значит, әллә кайчаннан бирле ятадыр инде, Рәвилә. Андый кылтын чаклар да булгалады.
Белмим Ләйсән апай, үзем күрмәсәм дә,тырнык чәч белән бозганнарын ишетеп беләм. Бу да бозым, сезне дә кемдер бозарга теләгән.
Берәрсе үзенә каратырга теләде микән? Бигрәк матур бит мин.
Әйе, сез бик чибәр Ләйсәния апа, көлмәгез . Ләкин сезне генә түгел, бу шакшы белән Илүс Тагировичны да бозып була бит. Сез берәр белүче әбигә барып, өшкертеп кайтыгыз. Соң булмасын.
Сез яшь буын барсын вакытында эләктереп аласыз, сеңлем. Рәхмәт, шулай итәрмен әле. Чынлап та бәлки берәрсе тыгып куйгандыр, көнче кешеләр чынлап та күп.
Ул көнне эше эш булмады Ләйсәниянең. Нәрсәгә тотынса да төенчек күз алдыннан китмәде анын. Кып кызыл тырнак кисәкләре, кемнеке булыр бу? Чәчләрен әйт тагын, фуу.
Өенә кайтуга иң беренче эш итеп күршесе Галиягә керде Ләйсәния.
Бирсәң киңәшне син бирәсең, дустым,диде ул түкми-чәчми барсын сөйләп. Минем белән менә шундый хәл булды Галия. Син дә бозганнардыр дип уйлыйсыңмы?
Да-а. Берара ике хатын-кыз ни уйларга да белмичә, тын калдылар. Өйдә бары текелдәгән иске сәгать тавышы гына ишетелеп торды. Әнә шулай бер сүз әйтмичә утырсалар да, икесенең дә башында бер уй иде. Бозым. Бозганнар.
Ләйсән диде шунда Галия. Сине Илүсне күрмәслек итеп бозганнар бит.
Шулай дисеңме? Ничек? Алай да була мени?
Әйе, Ләйсәния, була. Үзең әйттең бит, миңа ирем әллә бар, әллә юк. Нишлисе килсә шуны эшләсен дип. Менә эшли инде хәзер. Ә кайчандыр уеңда гел ул гына иде.
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.