Җитәкче булуга, Илүснең дә яңа дуслары пәйда булды. Туган көннәр, табигать кочагында ял итүләр дисеңме.. Берсе артыннан икенчесе чыгып, сәбәп табылып кына торды. Иртүк чыгып китте ул хәзер , кич соң гына кайтып егылды.
Шулай итеп, язмышның ачы җилләре яңадан сиздермичә генә Ләйсәниянең ишеген шакыдылар. Кабат исереп кайтулар, кабат көнләшүләр башланды. Кыскасы, тормышы тагын элекке эзенә төште Ләйсәниянең.
Нишләргә? Ире кайтмаган төннәрдә еш кына сызланып уйга батты хәзер ул. Әле баштарак туган нигезгә кайтып егылу мөмкинлеге булса, хәзер ансы да юк. Чөнки, соңгы елларда айнып, кызым гына дип торган әтисенең печәнлектән башы белән егылып мәрхүм булганына менә ике ел булып бара. Ә инде әнисе янында яшәгән килен кеше кунакка гына кайтканда да ачык чырай күрсәтми. Кыргый мәче сыман, алар киткәнче авыз эченнән мыр-мыр килеп, җенләнеп йөрүдән туктамый. Әти булганда, киленнәре болай әллә кем булып йөрми иде әле . Мескен әнине бөтенләй санламый,кага-суга.
Шуларны уйлап, Ләйсәниянең үзе өчен генә түгел, хәзер әнисе өчен дә үзәкләре өзелде. Картлык көнендә кадер хөрмәттә генә яшисе иде бит,юк шул. Килен кеше бик зәһәр . Мал янына чыкса, бөтен җиргә печән чәчкәнсең дип күзенең агын чыгара, ашарга утырса идәнне валчык белән тутыргансың дип төрткәли. Дөрес, энесе булганда төлке сыман, әни генә дип йөри үзе . Әнине алай какмасын әле дисәң , энесе шуңа күрә ышанмый да инде . Хатын имеш әнине зурлап тора. Биик зурлый пычагым, көтеп тор. Үземә алып килсәм дә белмим инде.Үзебездә дә көн саен тавыш дигәндәй.
Уйланган саен, Ләйсәнияне авыр уйлар басты. Маша түзеп торма, чык та кит, дип әйтә дә, менә кая чыгып китәсе соң әле, дип чыланган керфекләрен сөртте ул. Балалар буй җитеп киләләр,аларга әти кирәк. Аннары үзем дә бер ялгызы ничек яшәрмен.
Һәм авыр булса да язмышы белән килешеп, үзен кулга алды Ләйсәния.
Ярар, мин генә түгел. Ире көнләшкән хатыннар белән дөнья тулган, диде ул, ныклы бер карарга килеп. Гел болай булмас әле. Кул гына күтәрмәсен. Бер түзгән, түзәрмен.
Ләкин, озак түзәргә туры килмәде аларга. Илүс кул күтәрү түгел, тора-бара киресенчә Ләйсәниягә ярарга тырышып йөри башлады бит . Көлгән булды, көнләшеп тә карамады. Хәттә әле тик томалдан чәчәкләр бүләк итеп аптырашта калдырды.
Гомер булмаганны, монсы нәрсә тагын. Берәр гаебе бармы? Һе?
Әнә шулай сорауларына җавап таба алмый йөргән бер көндә гаебе үзе килеп керде аның янына.
Исәнмесез Ләйсәния апа, диде ул еландай боргаланып. Мин Ландыш булам. Илүс абый кул астында эшлим. Сезнең белән сөйләшергә теләгән идем.
Исәнмесез, диде Ләйсәния, ни уйларга да белмичә. Әйе, үзәктәге бер кибеттә күргәнем бар сезне. Ни турыда сөйләшергә телисез?
Өйгә керсәм буламы,Ләйсәния апа? Кыз елмаеп кулындагы тортын хуҗабикәгә сузды. Бик, четерекле сөйләшү иде, ятлар ишетмәсен тагын.
Шулай дисеңме? Ник ярар, әйдә өйгә керик алайса. Ирем кайтып җитмәде, балалар да .
Ой, Ләйсәния апа, бигрәк тә бәхетле инде сез. Ирегез начальник, балаларыгыз шундый акыллы.
Ландыш теленә салынып, тортын өстәлгә куйды. Ә менә миин...
Утыр сеңлем, әйдә. Хәзер чәй ясыйм, әле кайнап кына чыккан иде . Ә синең белән ни булды? Мондый чибәр кызларның бәхете ташып торырга тиеш. Әйдә, әйдә утыр. Үз күчтәнәчең белән эчсәң гомерең озын була дигәнне ишеткәнең булды микән?
Әйе, Ләйсән апа, булды. Матурлыгым аркасында әллә ниләр ишетәм инде.
Кыз алтындай чәч алкаларын сыпырып, чокырга үрелде. Бөтен кеше көнләшә..
Илүс турында сөйләшәсе бар, диде бу. Әллә егете иремнән көнләшә микән. И-и, Ходаем, ул йөргән иде минем хуҗадан көнләшеп. Хәзер моныкы йөриме?
Ләйсәния, кызның сап сары чәчләренә карап көлеп куйды. Белсә иде егетең. Илүс ятларны түгел, үзенең кызын гомер буе яратмады әнә. Сары чәчле кешеләрне бөтенләй җене белән тиң күрә ул.
Ләйсән апа, сезгә рәхәт, дип мескенләнде теге . Ирегез сезне генә ярата. Көнләшми дә.
Әйе, Аллаһка шөкер, сеңлем. Эч әйдә чәеңне, тортыңны да бер кабып карамадың.
Ә минем егетем Илүс абыйдан көнләшә. Ландыш кайгырган кыяфәт белән Ләйсәниягә карады. Җитмәсә Илүс абый белән йөри дип, кешеләр котыртып тора .
Һай җаным, таптың әйтер сүз. Илүс абыең..
Ләйсәния, ул синең кебекләрне ярату түгел,җирәнә, дияргә теләсә дә тукталып калды.
Минем андый гадәтем юк, диде ул кызны жәлләп. Эштә бергә эшләгәч күрешмичә булмый, сөйләшмичә дә. Көнләшү бик начар гадәт Ландыш. Көнләшә икән, кач син аннан .
Әйе, шулай итәрмен әле.Бүген үк әйтәм менә.
Ландыш бераз авыз эченнән нидер болгатып, хуҗабикәгә карады. Ләйсәния апа, диде ул, тортны аңа табарак этеп, әле кешеләр Илүс абый минем белән йөри дип сезгә дә әйтерләр, ышана күрмәгез тагын яме. Очраганда машинасына да бер утырган бар иде , көнчеләр күп бит. Менә шул хакта әйтергә теләгән идем, китим инде. Рәхмәт Ләйсән апа, сез шундый әйбәт.
Ләйсәния китәргә кузгалган кызны озатып ишек алдына чыкты. Тынычлап эшлә, сеңлем диде ул, капканы ябып. Хуҗа кеше белән килешеп эшләсәң рәхәт ул. Хушыгыз...
Ландышның нигә килгәнен дә аңламыйча өстәл өстен җыештырып, бакчаларына чыкты ул. Үзен ялгызлык, ниндидер авыр хисләр биләп алды. Күңеле тулды. Мин дә ир белән торам дип яшәдем инде. Гомер буе кыен ашап. Хәзер әнә кайтып кергәне юк. Монсы баш катырып йөри тагын.
Ләйсәния уйланып, бакча башыннан гына боргаланып аккан инеш ярына төшеп утырды. Сез дә сайраудан туктадыгыз, кошлар, диде ул авыр сулап. Мин дә иллегә җитеп киләм. Ярты гомер узган да киткән. Улыбыз Рәис төп йортта калыр дип йөргән идем, ул да Казаннан китмим дип йөри хәзер. Шулаай, гомерләр уза икән ул, уза да китә икән..
Каар.. Каар.. Шул вакыт каты итеп кычкырган карга тавышы уйларыннан бүлдерде Ләйсәнияне.
Каар, кар, баар, бар дисеңме диде ул, үзенә төбәлгән карганың кап кара күзләренә карап. Бер беребезне анласак ниләр сөйләшер идек, ә карга дус? Дөрес әйтәсең, ирем бар. Яшь барган саен ул да акылга утырыр әле, Аллаһ бирсә . Ялгыз калудан Ходаем сакласын.
Ләйсәән, Ләйсәния дим, өең төбенә кадәр ачык, үзең кая соң? Вәәт бу хатынны, ә, бәтинкә башы.
Монда мин, Галия. Чык әйдә.
Ләйсәния күршесенең тавышын ишетеп, аның каршысына атлады. Монда мин, монда диде ул кул болгап. Бәрәңгеләрне карыйм әле дип, чыккан идем. Хәзер менәм.
Мен давай. Ничә керсәм шул бакча башында син күрше . Әллә анда берәрсе көтеп торамы соң?
Галия көлеп, бакча коймасына терәткән бүкәнгә килеп утырды. Ардым әле, диде ул, алъяпкыч итәген сыпырып. Эшнең бетәсе юк,кара әле, соседушка, теге уйнаш нишләп йөри ул монда? Артларын боргалап китеп бара иде.
Кемне әйтәсең, Галия?Илүс кайткан иде шту ли? Ул китте мени?
Вәәт җүләр син, Ләйсән. Нинди Илүс булсын ди. Теге сары песнәкне әйтәм, дустым.Белмисең мәллә? Райондагы бөтен нәчәлник кисәге белән йөреп чыкты бит инде. Әллә синекенә ябышты инде хәзер?
Әә, мин Илүсне әйтәсең, күрми калдым, дип торам. Ул да бит уй..
Ике дус хатын бер рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.
Минеке карт ич инде Галия. Син әйтмешли уйнашларга яшь кирәктер бит.
Во дурак Син, Ләйсән. Гомер буе шундый булдың күршекәем . Аларга яшь түгел,бай кирәк, бай. Ирләр дә картайгач та гыж гыж килеп һаман кыз кыз дияләр.
Сөйлә давай, теге прости...
Галия ярты сүздә бүленеп, шаккатып торган Ләйсәниягә карады. Я бер Аллаһ, диде ул серле елмаеп, теге прости нәрсәгә килгән?
Илүс абыйны миннән көнләшмәгез дип килгән.
Ә сиин? Әле чәйләр эчертеп җибәргәнсеңдер? Син бит безнең алиһә.
Әйе, Галия. Ландыш үзе дә бик тәмле торт күтәреп килгән.
Воот чудо юдо син, Ләйсән . Чып чынлап чудо юдо. Рәзве шундый беркатлы булырга ярый? Әйтәм, түлке үпкәләмә, күрше. Туры ярып әйтә торган гадәтемне беләсең. Илүсең шул уйнаш белән йөреп ята.
Илүүс? Юк ла инде, Галия. Йөргәнен сизәм, гомер буе йөрде. Түлке бу мескен кыз белән йөрми. Юк, юк Иманым камил.
Һеей, йөрми пычагым. Моңа кара дисең, бу ак ди.Ак дисең кара. Син дустым, кайчан акны карадан аера башлыйсың, ә-ә? Яшең иллегә җитте бит инде. Йөриләр дим мин сиңа. Давай чарасын күр. Йөри-ләр.
Ә мин моның белән түгел дим. Йөргәнен сизәм, түлке Ландыш түгел, Галия . Илүс сары кешеләрне күрсә дә әйләнеп уза. Үзең беләсең бит, әле кызыбызны гомер буе үз итмәде.
Димәк бозган. Вәәт. Күрше әкәй авылында бар ул андый карчык. Әле өеңә дә берәр нәрсә атып китмәде микән дип куркам , тикмәгә генә килмәгәндер төлке.
Әйдә бар,юкны сөйләмә әле Галия. Чәй өстәле яныннан беркая китмәде.
Үзе алып килгән тортны да рәхәтләнеп ашадымы?
Тортны юк, Галия. Кызлар фигура бозыла дип куркалар бит хәзер.
Ну вот, тучны бозарга килгән. Галия кулларын чәбәкләп тиз генә торып басты. Давай, бар әйдә,бар Ләйсәния, Илүсең кайтып капканчы тортны тавыкларыңа чыгарып болга. Ишетәсеңме, мадам?
Ишетәм лә , Галия. Чынлап сөйлисеңме соң син? Илүс сарыларны ярату түгел, күрә алмый ул аларны дип, йөз әйттем югыйсә.
Ярар, күрше, үзеңә кара алайса, Үзеңә кара. Минем әйтү дөрес булсын. Киттем..
Галия башын селтәп, дустына карап алды да, чыгарга ашыкты . Килен кайтып җитәр, чәйнек куйган идем, сикереп төшкәндер инде.
Чәйнегең монда керсен тагын. Ләйсәния ачкан авызын йомарга да онытып, әле генә ябылган агач капкага карады. Өеңдә газ калдырып йөрмәсәң.
Сөйдергеч бөтие ясыйлар дип ишеткән бар иде шул,диде ул ышаныргамы, ышанмаскамы белмичә. Әллә Галия дөрес әйтә инде. Нигә килгәнен аңламый калган идем, значит бозым атарга килгән.
Ләйсәния шикләнеп, әз генә ашалган тортны тавыклар алдына алып чыгып куйды. Ә бит чынлап та, үзе бер чеметем кабып карамады. Галия әйтмешли, Илүс ашар дип уйлады микән? Тфү, авыртмаган башка тимер таяк.
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.