Әйе, кызганычка каршы, бер көнләшкән кеше, үзен җиңә алмыйдыр инде ул. Чынлап та, ирем гомер буе көнләште дигән хатын-кызлар арабызда еш очрый. Көнләшерлек берни юк дисәң дә, мең сәбәп таба андый ирләр.
Ләйсәниянең ире Илүс тә, нәкъ менә шундый ирләрнең берсе булды. Авызына йөз грамм керде исә, күзе башы җимерелде. Дөресен әйт, кыз кемнеке. Сары колга белән монда килгәч йөри башладыңмы? Тора бара инде тел генә түгел, кул да күтәрелә башлады. Дөрес, күгәргән җирләр бер төзәлә ул. Ләкин менә, җан ярасы. Нахак сүзләрдән ярсыган яралы йөрәк. Аларын ничек дәваларга?
Көннәр буе палатадагы керәшен кызы Мария белән серләрен бүлеште Ләйсәния. Көлде дә, елап та алды.
Менә шулай, Маша. Хәзер син беләсең минем тормышны дип, эчен бушатты ул. Күрше тирә мине бала юындыра, шуңа еш мунча яга дип уйлагандыр инде. Ә мин качарга мәҗбүр булып, атнага бишәр көн ягып,мунчаны җылытып куя идем. Чөнки кызым кышка кергәндә туды, көннәр салкын, туңар дидем.
Ой-яй Ләйсән, ябык кына инде үзең, ничек курыкмый идең? Төнлә белән... Мунчада..
Марияга тыңлаган саен каз тәннәре чыкты. Мин дә ирем көнләшә дип йөрим икән җүләр . Көнләшү әнә нинди була икән бит ул. Яше дә тулмаган бала белән ничек таллыкта утырып булсын ди. Җүләр син, Ләйсән.Җү-ләр. Әти исерек дип, төп өйгә кайтмыйча йөр әле .
Әйе, Маша. Моңа кадәр берәүгә дә серне чишмәдем шул. Әнигә дә ирем әйбәт дип кенә тордым. Менә хәзер үзем сиңа сөйлим, үземнең йөрәгем елый. Ул, Маша, качкан чакта курку дигән хис бөтенләй бетә икән. Мин үзем дә караңгы мунчада утырганда уйлап та карамадым. Аннары кызым да, әллә минем курыккан халәтне сиздеме, андый вакытта бер тавышы чыкмады балакайның.
Алай ярамый, Ләйсән. Ярамый. Үзең чурт с ним, балаң бар бит. Аның чирләве бар.
Беләм, Маша. Беләм. Менә хәзер сиңа сөйләгән саен күзем ачыла сыман. Авырлы вакытта да, бала тучны минекеме дип, үзәккә үтә иде бит, ирем . Дөрес, хәзер кул белән уйнамый. Ләкин, белмим, озакка барырмы, юкмы?
Ээй, хатыын! Кара әле моны, нәрсә дип утыра. Мария мес мес килеп йоклаган балаларга бер күз атты да, Ләйсәния янына килеп утырды.
Болай ярамый, диде ул, пышылдауга күчеп. Үзеңне рәнҗетүгә юл куйма, Ләйсән. Озакка барырмы дип тә утырма. Кулын бер күтәрә икән, чык та кит. Өй дә димә, ир дә димә. Ничек үзеңне шулай кимсетеп була ди ул. Эшеңнән берәр фатир бирми калмаслар әле. Җитмәсә җиләктәй ике балаң үсеп килә.
Белмим шул, Маша. Өй дип ятмыйм инде мин үзе . Бу ике баланы үстерергә дә кирәк бит әле. Аннары, Илүс тә көн саен алай кыланмый .
Елга бер генә булса да гафу итмә, Ләйсән. Ишеттеңме? Менә өйгә кайткач әйбәтләп әйтеп куй. Үз сүзеңдә нык тор. Кабатлап әйтәм, алай ярамый дускай, я-ра-мый.
Әйе Маша, аңладым. Чирен яшергән үлгән диләр бит. Чынлап та та сиңа сөйләгәч ничектер җиңел булып китте . Боларны кешегә сөйли күрмә инде, зинһар,яме Маша. Я Илүскә килеп ирешер. Булыр аннары. Рәхмәт сиңа. Ә иргә килгәндә шулай итәрмен әле Аллаһ бирса. Бер тапкыр төртеп кенә карасын, кем икәнен белерләр.
Чынлап та, бу минутларда Ләйсәниянең җилкәсеннән бер йөк төшкәндәй булды. Үзен җәлләп йөргән булам бит әле, дип уйлады ул. Имеш күп күргән. Ә миңа нәрсәләр күрсәтте, менә мине кем жәлләр? Маша дөрес әйтә, кайтуга барсын әйтәм Аллаһ бирсә. Шуннан соң да бу гадәтен ташламый икән, үзенә үпкәләсен.
Ләкин, баланы өйгә алып кайтып, бераз хәл алгач, сөйләшергә теләгән Ләйсәнияне тыңларга да теләмәде тегесе. Юк белән баш катырма әле хатын. Булган беткән, диде ул, исе дә китмичә. Ә малай өчен рәхмәт.
Шулай итеп, сабыйга зурдан купмыйча гына Әмир исеме кушып, матур гына яшәп китте алар. Илүс тә хәзер кап кара матур малаен сагынып тизрәк өйгә ашыкты. Юкка барга бәйләнмәде, Ләйсәния ни сораса шуны алып кайтты. Тиздән үзен ревизор итеп, ике ел узуга коопродторг башлыгының урынбасары итеп тә куйдылар.
Бәхетле бала әнә нинди була , дип сөенеп кайтып керде Илүс ул көнне.Әмир тууга эшләрем худка китте бит. Әле тиздән җитәкче булып та калырмын Аллаһ бирсә. Бу сиңа кибет саен товар таратып йөрү түгел инде агайне.
Урынга куюга, борыннар күтәрелде ирнең. Сөйләшүенә кадәр икенче иде инде аның хәзер. Үзенең дәрәҗәсен белеп кенә йөрде. Кирәген генә сөйләште, артыгын көлмәде. Шул ук елны читтән торып югары уку йортына да кереп кайтты.
Менә шулай шатлык, борчулар белән еллар алга агылдылар.Авыртмаганда, матур яшәгәндә гомер узганы сизелми дә бит. Әле генә энҗе карлы кышларга керсәк, инде күз ачып йомганчы ямьле җәйләрнең ишеген ачабыз.
Илүс белән Ләйсәния дә борчулы елларын артта калдырып гомер иттеләр.Баксаң,әле яңа гына дөньяга аваз салган сабыйлар, мәктәптә укып йөриләр. Ләйсәния үзе дә, әллә ничә ел инде почтада бүлек җитәкчесе хәзер.Әле алай гына да түгел, шатлык өстенә шатлык өстәп, өр-яңа булмаса да, бераз тотылган машина да алдылар бит.
Әнә шулай эшләп йөргән бер көндә, Ләйсәниянең эш урынына кайчандыр бергә бала тапкан Мария дигән хатын килеп керде.
Ләйсән, таныйсыңмы мине? диде ул, елмаеп. Без дә район үзәгенә күчтек бит, мин хәзер Ленин урамындагы киоскта газета журналлар сатам.
Вәәт сине, Маша, сәләм! Таныйм әлбәттә, ничек танымыйм ди . Мин ул вакытларны еш искә алам. Ләйсәния сөенеп ике кулын Мариягә сузды. Ничек минем янга керергә булдың әле, рәхмәт дустым. Я-ә, тормышлар ничек?
Аллаһка шөкер, Ләйсән. Мин тагын бер малай алып кайттым бит. Өч бала әнисе инде мин хәзер. Әйбәт кенә яшәп ятабыз. Ирем автобус йөртә, мин киоскта. Ә синең, синең хәлләр ничек? Кара малай үсеп беткәндер инде. Ирең нишләп йөри?
Әйбәт, Маша. Әйбәт. Минем дә тормышлар үз эзенә төште бит, Аллаһка шөкер. Ирем дә үзгәрде.
Ләйсәния, Мария янындагы урындыкка күчеп, көлеп җибәрде. Дөресен әйткәндә, Маша, күптән таллыкта качып яткан юк инде, диде ул сөенечен яшерә алмыйча. Салкын мунчада да.
Мин синең өчен бик шат, дустым. Гомергә шулай булсын.
Мария нидер әйтергә сүзләр эзләгәндәй бер мәлгә уйланып туктап калды. Ә беләсеңме, Ләйсән диде ул, читенсенеп. Мин бит теге вакытта сиңа дөрес киңәш бирмәгәнмен. Ярый әле мине тыңлап тормагансың.
Син нәрсә, Маша? Рәхмәт кенә сиңа. Ул вакытта минем күзне ачтың бит. Үземне бәяләргә өйрәттең.
Түзеп торма, әниең янына кайт та кит дипме?
Ә мин чынлап та кайтып китә идем, Маша. Хәтта уйлап та карамый идем. Чөнки үземне кыерсытырга ирек куясы түгеллеген аңладым мин ул көнне. Тик кайтырга туры килмәде.
Ләйсәния, җитез генә торып, электр чәйнеген утка тыкты. Хәзер берәр чокыр кофе эчеп алабыз,диде ул, өстәлдәге кәгазьләрне бер читкәрәк этеп. Әйе, дустым, кайтырга туры килмәде, чөнки ирем яхшы якка үзгәрде. Какмый сукмый хәзер, акчаны да таба.
Һай Ходаем, мин ялгыш киңәш бирдем дип кайгырып йөргән идем бит, Ләйсән. Имеш түзеп торма, аерыл да кайтып кит. Менә бит сабырлык нишләтә. Сабыр төбе сары алтын дип, юкка гына әйтмиләр шул.
Ой, әйтмә инде, Маша. Хәзер уйлап куям да, нинди сабыр булганмын дип, үзем дә шаккатам. Йә китереп суга,йә бер дә булмаса чеметеп бөтен тәнне каратып бетерә иде бит, юньсез.
Ә хәзер чынлап та әйбәтме соң, Ләйсән? Алдап кына әйтмисеңме?
Юк, алдамыйм. Дөрес, дөнья булгач, сүзгә килгән чаклар була, яшермим. Ләкин, хәзер кул белән уйнамый инде, Аллаһка шөкер. Әле үзен,шушы көннәрдә коопродторг директоры итеп куясы иделәр Аллаһ бирсә.
О-о, значит директор хатыны буласың. Менә бит, сабыр булган өчен бүләк инде бу Ләйсән. Ул вакытта аерылып киткән булсаң, нәрсә булыр иде.
Белмим, Маша, белмим. Хәзерге тормышым әйбәт булса да, үкенгән чаклар күп инде дустым. Ун көнлек бала белән мунчада качып ят әле син. Ә соңыннан күргәннәр. Искә төшсә дә, күзгә яшь килә, күңел тула. Ярар инде, күрәчәгем булгандыр.
Әнә шулай тагын бер кат серләшеп алуга, Мария, ничек килеп кергән булса, шулай ашыгып чыгып та китте.
Хәзер мин дә монда гына, Ләйсән, очрашып торырбыз диде ул, саубуллашып. Алдагысы әйбәт булсын.
Мария чыгып киткәч тә, тормыш юлын тагын бер кат күз алдыннан уздырды Ләйсәния. Сары чәчле кызым аркасында нинди генә сүзләр ишетмәдем. Күпме йодрык ашадым. Хәзер берни булмагандай йөрсәк тә, берсе дә онытылмый шул. Йөрәк ярасын сүзләр белән генә дәвалау кыен икән аны.
Шулай булса да, дөнья мәшәкатьләре белән күргән авырлыклар бераз онытыла, хәтирәләр тоныклана. Дөнья булгач, уйланып, елап утырып кына да булмый . Балаларны тәрбиялисе, ирне көйлисе. Ә үзең турында уйларга вакыт та калмый. Ләкин менә үзеңне карарга,үзеңне яратырга да кирәк икән ул. Тик моның шулай тиеш булганын , еллар узгач кына аңлыйбыз, ләкин соңрак була шул . Дөрес, ул елларда барсын да дөрес эшлибез, шулай тиеш дип кабул итәбез бит . Еллар узып, акыл туплагач кына күп ялгышларны күрәбез,үкенәбез.
Ләйсәния дә уйланып гомер йомгагын сүтте. Ярар инде, буласы булган диде ул, кәгазьләрен тоткалап. Үкенеп утырудан файда юк. Ээх..
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә, уфтанма, уфтанма.. Авыз эченнән әкрен генә җыр көйли башлаган Ләйсәнне бүлмәдә шалтыраган телефон тавышы бүлдерде.
Ләйсәния, синме? Мин бу, мин. Кара әле, бүген соңрак кайтам яме,югалтма.
Нәрсә булды, Илүс?
Әллә нигә бер шалтыраткан иренең тавышын ишетеп, бермәлгә куркып сүзсез калды Ләйсәния. Тагын ниләр уйлап табар микән инде, диде ул Аптырап.Әле вакытында кайта башлаган иде..
Бер бер хәл булмагандыр бит? Ишетәсеңме мине? Илүс? Алло..
Юк, нәрсә булсын ди? Бар да тәртип. Мине бүген җитәкче итеп куйдылар. Эштән соң бераз утырып алабыз. Шул гына.
Әле икенче атнада гына дигән идең. Гомәр абый китте мени?
Әйе, китте. Давай пока, кайткач сөйләшербез.
Ярар, Хуш..
Шулай итеп, кызганычка каршы директор хатыны булып куйды Ләйсәния. Әйе,әйе, кызганычка каршы, чөнки алда ниләр көтәсен белми иде әле ул.
Дәвамы бар
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.