Сельские нивы
-2 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
8 Ноября , 09:00

Мин еламыйм, йөрәк елый

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 5 бүлек. И-И, сине тыңлаган мин җүләр. Һаман-һаман шул бер балык башыдыр инде, Илүс.Ләкин Илүс кенә, Ләйсәнияне гүя ишетмәде дә, йодрыкларын кысып сөйләвен белде ул. Йөзенә кызыллык йөгереп, күзеннән явыз очкыннар сибелде. Син теге котсыз Гыйләҗне хәтерлисеңме әле диде ул, күзләренә чыккан ачуын чак басып. Теге каткан сары чәчле...

Мин еламыйм, йөрәк елый
Мин еламыйм, йөрәк елый

И-И, сине тыңлаган мин җүләр. Һаман-һаман шул бер балык башыдыр инде, Илүс.
Ләкин Илүс кенә, Ләйсәнияне гүя ишетмәде дә, йодрыкларын кысып сөйләвен белде ул. Йөзенә кызыллык йөгереп, күзеннән явыз очкыннар сибелде. Син теге котсыз Гыйләҗне хәтерлисеңме әле диде ул, күзләренә чыккан ачуын чак басып. Теге каткан сары чәчле..
Әйе, суга батып үлгән Гыйләҗетдин абыйны әйтәсеңме?
Шул немецны әйтәм, әйе. Тәк вәт, бишенче класста укыганда көчли язлады ул мине.
Нәрсәә? Илүүс!
Күпер төбеннән үрдәкләргә әрекмән җыярга дип төшкән идем. Шунда көтмәгәндә мине күпер астына тартып, иренгә ябышты шакшы. Фуу, исләре һаман косасымны китереп тора, тфү.
Илүс, йөзен җыерып, ирен читләрен сөртеп алды. Үзе тачтылдатып үбә, үзе чалбардан тарта. Әле ярый әни кулга кечкенә пычак биргән иде. Урак я берәр җиреңә төртелер, сабагын әнә пәке белән кисәрсең дип. Шул пәке белән тегенең ботына ничек кадаганны да хәтерләмим. Кададым да, үргә йөгердем. Ул чагында нәрсәнең нәрсә икәнен дә белмәгән чак бит.
И-и, Илүс, ничек ычкынгансын .Ләйсәния беренче тапкыр күргәндәй иренә текәлде. Без аны баткач, мескен, юаш дип җәлләп йөргән булдык әле. Вәәт син аны хайванны.
Юаш.. Көтеп тор.. Күрсәтте ул миңа юашын. Шул көннән башлап, сары чәчле кеше күрсәм дә җенем котыра минем , күңел болгана...
Аңлыйм, Илүс. Ләкин, сары булса да кызыбызның бер гаебе дә юк . Мине күп кыйнадың инде ярар. Кешегә сиздермәдем. Илүзә дә минем белән салкын мунчада, бакча башындагы таллыкта качып ятып чирләп бетә бит, аны да әзрәк уйла син. Күрше тирә сизмәгәнгә салышса да, алар да шикләнә башладылар бугай.
Аңлыйм.. Ләкин вакыт вакыт үземне тыя алмыйм шул. Әйтерсең эчтә бүреләр улый. Җитмәсә теге сары колгагыз күз алдыннан китми.. .
Җитте, Илүс,җит-те.. Әйтмәгән саен. Сары колганы башка миңа әйтәсе булма,яме. Гарык. Икенче балабызны алып кайтсам да кул белән уйный торган гадәтеңне дәвам итәрсең инде. Ике бала белән тагын качып йөрисе булыр мөгаен.
Белмим, Ләйсәния, ни әйтергә дә белмим. Балачагымны таптады шул теге эт... Илүзә бәлки гаепле дә түгелдер.
Бәлки? .. Моның белән ни әйтергә телисең, аңламыйм. Син мин әйткәнне ишетергә теләмисең, ярар, Аллаһ хак. Ә менә ул вакытта әниеңә сөйләмичә ялгышкансың Илүс ..
Бер уйлаган идем дә, сөйләргә оялдым шул . Аннары малайлар белсә гомер буе көләрләр дип тә курыктым. Ходай тәгалә үзенең җәзасын бирде тагын.
Әйе, билдән суда батып үлде дигәннәр иде шул. Җәзасын тиз алган.
Шулай Ләйсән , тиз булды.Ярар, рәхмәт сиңа. Сөйләгәч ничектер рәхәт булып китте. Әле уйлап утырам. Минем кебек тагын берәр малай шул эт кулына эләкмәде микән, мин әйтәм. Беренчесе генә мин булмаганмындыр.
Узган эшкә салават, Илүс. Күрәчәк булгандыр. Онытылмый инде ул, дөрес. Ләкин син дә уйламаска тырыш, яме. Әйдә, башка сарбай дип, искә төшермик.
Тырышам инде, хатын. Онытып булмый бит. Җитмәсә әнә кыз ..
Булды, Илүс, минем дә җаным бар. Кызны башка телгә аласы булма. Бу юаш дигәч тә. Чыгарбыз да китәрбез.
Ярар, гафу итегез, ярар. Чыгып китәсе булса, мин үзем чыгып китәрмен. Ансы өчен кайгырма син, Ләйсәния . Әйдә, өр-яңа баштан яши башлыйк әле. Малайны алып кайтырбыз. Ансына Рәис дип кушарбыз Аллаһ бирсә. Үзебезнең хуҗа кеше Рәис исемле безнең . Акыллы, бик башлы егет.
Рәис? Ярар соң.. Матур, дәрәҗәле исем. Ә тагын кыз булса?
Инде ике ел әллә нигә бер елмайган Илүс, матур гына көлеп куйды. Юк хатын, уйлама да диде ул, елмаеп. Монсы тучны малай була.
Белмим шул , карарбыз инде әтисе, акыллы, сау сәләмәт булсыннар.
. .. Шулай итеп, Ләйсәния бераз тынычланып калды. Дөрес, ирен дә кызганып күп уйланды ул. Бала чакта нинди мәшһәрләр аша узарга туры килгән икән бит дип, шаккатты. Ничек моңа кадәр берәүгә дә сөйләмичә түзде микән, җаным? Кызганыч..
Ләкин, ире генә серен ачып бераз бушанып калса да, начар гадәтен ташлый алмады. Дөрес, кул белән уйнамаса да, элеккеге Илүс түгел иде инде ул. Еш булмаса да салгалап та кайтты. Кайтуга иснәнеп йөри торган гадәтен дә ташламады. Имеш ят ис бар, ул югында чит ир кермәгәнме. Берәр әйбере ялгыш төшеп калмаганмы. Вакыт узган саен, эштән соңга калып кайткан чаклары да ешайды хәзер . Сәбәбе инде алдан әзер иде. Я машина ватылды, я товар соң кайтты, таратырга соңга калдык.
Шулай булса да хатын-кыз күңеле һаман да яхшыга өметләнә . Начар уйларны куарга тырыша бит . Ләйсәния дә Илүснең соң кайтуына, беленер-беленмәс килгән тәмле исләргә дә ихтибар итмәскә тырышты. Хатын-кыз арасында эшләгәч хушбуй исе ябышып кала инде дип, үзен тынычландырды ул. Товарны да вакытында авыл кибетләренә таратырга кирәк. Менә малай тугач, тормыш үз эзенә төшәр әле. Әнә шулай өмет чаткысын сүндермичә, бала туасын көтте Ләйсәния. Тагын үзебезгә охшап кара чутыр булса, Аллаһ бирса...
Һәм чынлап та бөтерелеп, бөтерелеп яфраклар яңгыры яуганда, вакытын тутырып ир бала дөньяга аваз салды. Улың туды, диде аңа акушер хатыннар. Сиңа шундый ошаган. Чёрнинкий...
Чёрнинкий? Ләйсәния бөтен авыртуларын онытып көлеп җибәрде. Күрсәтегез әле, диде ул яшь аралаш. Чынлап та малаймы, чынлап та карамы?
Ә авырлыгы? Бар җире саумы?
Бар да яхшы, Ләйсән. Баһадир малай туды. 4кг 200.Үзең кебек чегән малае.
Олы яшьтәге акушер ханым, ышанычлы кулларына баланы күтәреп, Ләйсәниягә сузды .
Әәй, кызлар карагыз әле бер генә диде ул, көлеп,егерме сигез ел эшләп мондый матур бала туганын хәтерләмим дә бугай. Сөбханаллах, бәхетле бала булсын, әтисе сөенечтән очып китмәсә ярый инде.
Чынлап та, баланы күрүгә Илүснең авызы колагына җитте. Во, диде ул, баш бармагын күтәреп. Менә монсы үзебезнеке инде.
Монсы үзебезнеке? Әле генә куанычы эченә сыймаган Ләйсәния малаен тәрәзәдән алып, караватына барып утырды. Ә кыз кемнеке? Димәк бу җүләр, Илүзәне һаман да читтән туган дип йөри. Әйтәм аны..
Ләйсәән? Нәрсә булды, уйга калдың. Ирең идеме соң?
Ләйсәнияне кара уйларыннан үзе белән бергә бала тапкан Мария бүлдерде. Ләйсәән..
Әйе, Маша, ирем иде. Салып килгән, шуңа ачуым чыкты. Иренең начарлыгын үз эченә йотарга күптән өйрәнгән Ләйсәния, мизгел эчендә яшь хатынны алдап та атты.
Әле бала туарга өлгермәгән, инде әнә тәпи юа башлаган.
Һеей, Исең киткән икән, Ләйсән. Ирләр барсы шундый бит инде ул. Менә хәзер минекен күрерсең әле. Ансы дүртаяклап килмәсә ярый. Дүрт ел көткән малай туды бит, Аллаһка шөкер.
Ике хатын бер берсенә карап көлешеп куйдылар.
Минеке алай дүртаяклап кайтканы юк әле югын, дип, елмайды Ләйсән. Алга таба ни буласын белеп булмый әлбәттә. Малай менә үзебез кебек кап кара Аллаһка шөкер.
Ә беренчесе кара түгел идеме?
Юк, Маша. Ышанасыңмы, менә. Илүзә башак сыман сары чәчле.. Ә күзләре, күзләре...
Зәп-зәңгәрме?
Әйе, күзләре зәңгәр. Шундый матур, сөйкемле бала. Менә ирем генә..
Ләйсәния үзе дә сизмичә яратып җырлаган такмагын көйләп куйды.
Биек тауның башларында
Апельсин өләшәләр.
Беребез сары, беребез кара,
Шуннан да көнләшәләр.
Шулай дустым. Икебез дә кара булып, кызым сары тугач, ирем көнләшеп үзәккә үтте Маша, диде ул, озак еллар кешедән яшергән серен чишеп . Үч иткәндәй, эштәге җитәкчем сап-сары.
БШул начальниктан көнләштеме? Икегез дә кара булгач, кызың кемгә охшаган соң, Ләйсән? Минеке дә көнче күбәләге. Әле ярый малай үзенә ошап туды дип сөенеп утырам мин дә.
Әйтмә инде ул көнләшү чирен. Йөргән чакта, җилдән дә көнләшәм дип куркыткан иде инде. Чир китә, гадәт кала дип, шул гадәте артыннан тик ияреп йөри.
Ярата значит...
Яратуына да ышанмыйм хәзер, Маша. Әти гомер буе әнине изде. Хәзер мин интегәм. Берәүгә дә әйтмичә йөргән идем, түзмәдем, сөйлим инде. Мунча белән бәрәңге бакчасында качып ятканнар әз булмады, Мария . Эчеп кайтса, бу сары җен баласы дип, кызга акая да, баланы күтәреп чыгып чабам.
Ә кызың сары чәчле дисең, Ләйсән, ул бу иреңнекеме соң?
Әйе, Илүс бердәнбер ирем. Илүзә генә безгә түгел, дәү әниемә охшап туды. Әбием дә кызым кебек сап-сары чәчле, бик матур, акыллы иде. Ничек аңа ошап туды ул Илүзә, шаккатырсың . Җитмәсә, әйткәнемчә нәчәлнигы да сап сары бит аның .
Ләйсәния кап кара малаен ашатып, күкрәгенә кысты. Ярый әле, улым үзебезгә охшаган,диде ул, баласына ихтибар белән карап. Әнә бит, килгән, сөйләнеп тора ул. Имеш монсы үзебезнеке инде. Ә кыз кемнеке алайса? Ну бу ирне.
Ирләргә исең китеп тормасын дустым. Барыбызныкы да бер инде алар. Мария,саклык белән баласын караватка салып тәрәзә янына килеп басты. Менә мин дә куркып торам әле хәзер. Үрмәләп килеп концерт куймаса ярар иде .Бала тумаган килеш тәпи юа башлаган иде, һаман шешә күтәреп йөри.
Ярый ла алай гына йөрсә, Маша. Минеке кул белән уйный шул. Башта сары кешеләрне яратмый, шуңа кызга кырын карый дип йөргән идем. Ләкин юк шул, Илүзә үзенеке икәнгә ышанмый,нәчәлниктән көнләшә. Имеш шуның өчен генә почтада эшлим.
Икенче эшкә күч алай көнләшкәч...
Шуңа укыдым бит, Маша. Кая барып эшлим ди. Аннары башка эшкә күчсәм дә көнләшүен ташламый инде Илүс. Барыбер йөз сәбәп табар.
Әйе, андый көнче кеше белән яшәү авыр, дустым . Сабырлык кына инде сиңа тогда...Сабырлык...

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: