Әнә шулай хыялланып көннәрне уздыра торгач, дөньяга ямьле җәйләр дә килеп җитте. Җиһанны яшь яфрак,тәмле чәчәк исе биләп алды. Капка төбендә сузылып яткан бүрәнәләрдә әбиләр, апалар яңалыклар белән уртаклаштылар. Һәр почмактан ишетелгән көлү, җыр тавышлары күңелгә дәрт, җанга шифа өрделәр.
Әллә нәкъ менә шундый йөрәккә рәхәт, җылы, чәчәкле айлар булгангамы бик җәелеп тормый шул, сизелмичә уза да китә ул җәй дигәннәре. Ә аның артыннан инде җирне сары, кызыл төсләргә манарага теләп көзләр кулы сузыла.
Дөнья шулай яратылгандыр инде ул . Бездән генә берни тормый дисәк тә ялгыш булмас мөгаен. Әнә бит, йөгәнсез гомер атлары мәңге кире кайтмас мизгелләрне эләктереп чаба да чаба . Кыш артыннан хуш исле шомырт, сирень исләрен аңкытып ярсу язлар килеп керә. Күз ачып йомарга да җитешмисең, инде җиләкләр кызара, чияләр пешә.
Дөрес, дөнья булгач, бар кеше дә җәйләрне, хуш исле язларны гына ярата дип әйтеп тә булмый. Кемнәрдер алтын көзләр җиткәнен дә түземсезлек белән көтеп ала бит. Мәсәлән, менә Илүс белән Ләйсәния. Бу ике яшь йөрәк тә көзгә олы бәхетләр юрап,әнә ничек алтын айларны көтәләр быел. Чөнки, нәкъ менә шушы көзләр бала бүләк итәчәк аларга, Аллаһ бирса. Өйләре яңа туган бәхетле сабый тавышына күмелер, күңелле мәшәкатьләр белән яңа тормыш башланып китәр.
Илүс бигрәк тә көтте бу минутларны. Тиздән ул да кап кара бәләкәчнең әтисе булачак. Малай булса, бакча башыннан гына аккан инештән балык тотарлар,ирләр эшенә өйрәтер. Кыз булса инде, күбрәк әнисе янында бөтерелер...
Әнә шундый күңелле уй-хыяллар белән көннәрне ашыктыра торгач, ниһаять көзнең бер кояшлы көнендә аларның да сабыйлары дөньяга аваз салды. Әй, ул мәңге онытылмас авыр да, рәхәт тә мизгелләр. Курка курка беренче тапкыр балаңны кулга алу, әкрен генә күкрәгеңә кысулар. Юк бу минутларны гомер буе онытам дисәң дә, онытып булмастыр . Бигрәк тә күрше караватта бала имезеп утырган яшь хатыннарның шат тавышы бүгенгедәй колак төбендә чыңлый кебек.
Ләйсәния! Кара әле моны, эндәшәбез, эндәшәбез... Бәхеттән әллә ишетми башладың инде?
Әйе, Ләйсәния берәүнең дә тавышын ишетмәде ул чакта. Аның бар күргән, белгәне яңа дөньяга аваз салган баласы - зәп-зәңгәр күзле, озын сары чәчле нарасые иде.
Кызыым, дип борын очыннан үбеп алды ул баласын. Балам минем. Шул кадәр дәү әниемә ошагансың үзең. Ул да нәкъ менә синең кебек зәңгәр күзле, әтиең әйтмешли блондин иде. Ә менә әтиең... Ул гына ни дияр?. Белмим нәрсәгә бу кадәр сары чәчлеләрне яратмый ул?
Шул вакыт, Ләйсәния Илүснең сарыларны бөтенләй яратмыйм, фуу дигән сүзләрен искә алып, сискәнеп куйды. Нәрсә диде әле, немец кебек сары колга...
Ләйсән, Ләйсәәән...Баласын төшереп җибәрмәсен тагын, Ания бар әкрен генә төрт әле үзенә. Шок хәлендә калган түгелме соң бу.
Ләйсән, сиңа әйтәбез. Яшь хатын баланы тотарга әзер булып, җиңелчә генә Ләйсәниягә кагылды.
Нәрсә булды соң әле синең белән? Ләйсәния дим.
Шунда гына, Ләйсәния авыр карашын хатыннарга төбәде.
Без икебез дә чегән кебек кап кара, диде ул, бер почмакка карап, кызым сап сары. Немецлар кебек...
Син нәрсә, Ләйсәния... Нинди нимыс? Аллаһка шөкер диген. Шундый матур, сау сәләмәт балаң булганга сөен. Тапкансың аптырар нәрсә.
Әнә бит исеңдәме, узган елда сөйләделәр. Әтисе дә, әнисе дә сап сары, ә балалары негр булып туган. Соңыннан гына бер әбиләре негр белән яшәгәнлеген белеп ис акыллары киткән бит . Бәлки сезнең дә берәр әбиегез, йә әниегез сары чәчледер.
Әйе, кызганычка каршы, дәү әнием шундый иде минем. Сары чәчле, зәңгәр күзле...
Вәәт, Ләйсән. Ә без кайчаннан бирле нәрсә аңлатырга маташабыз. Син кызганыч дип торасың тагын.
Әйе, кызлар. Мин үзем дә әбиемне бик ярата идем. Кызганыч, бик иртә китте. Ләкин...
Нәрсә инде, Ләйсән, нәрсә ләкин. Ашат әйдә балаңны, хәзер алырга керерләр.
Чынлап та, озак тормыйча балаларны алып чыгып та киттеләр. Бүгенгә ял итегез, иртәгә аннары бөтенләйгә үзегезгә булыр, дип ишек япты сестра кыз.
Ләкин, хисләр ташкын булып ярга какканда нинди ял итү ди инде. Палатада ятучылар да, бер берсе белән тирәнрәк таныштылар. Уй, хисләре белән уртаклаштылар.
Син Ләйсән сеңлем , балам сары чәчле дип, бер дә кайгырма диде шунда, Сәлимә дигән урта яшьләрдәге ханым. Балалар алар бүген бер төсле, иртәгә икенче төрле дигәндәй. Йөз төрлегә әйләнә әле алар. Минем дә беренче кызымның күзләре күк зәңгәр иде, Ләйсән . И-и, сөенгән идек, агай. Чөнки атасының да күзләре зәңгәр, миңа ошаган дип ул да нишләргә белмәгән иде. Ни гаҗәп, үсә үсә төндәй булып каралып бетте. Бөрлегән мени әнә хәзер.
Юук ла, Сәлимә апа, аның өчен кайгырмыйм мин. Минем үземә дә ошый блондин кешеләр. Әйткәнемчә, дәү әнием дә бик матур иде минем. Түлке менә ирем яратмый бит сары чәчлеләрне. Күрсә дә Фуу, дип кенә борын җыера. Белмим берәр шундый сәбәбе булды микән, әйтми дә үзе.
Әәй, исең киткән икән иске чикмәнгә. Мин әллә үзең өчен борчыласың дип торам. Ирләргә нәрсә, баланың үскәнен күрми дә калалар бит алар. Кешенеке генә шулай тоела ул, ә Үзеңнекен кулга алсаң. Менә күрерсең, ирең сөенечтән исерер әле.
Белмим инде, кызлар. Белмиим. Уйларга да куркам, хәтта .
Һәм чыннан да, тиздән Ләйсәниянең шулай уйларга да курыккан шикләре расланып, җанын ярсытты. Берничә көннән аларны өйгә алып кайтып, баласын кулга алган Илүснең йөзен күрми калу мөмкин түгел иде шул.
Ләйсәния! диде ул, ачуын йотып. Больница тәрәзәсеннән күрмәгәнмен. Дөресен әйт, бала теге сары колганыкымы? Әнә шуңа күрә, мине каршы алма дип, каршы килдеңме? Сиңа әйтәм.. Илүс беренче тапкыр үзен белештермичә, өстәлгә китереп сукты.
Нәрсә катып калдың? Дөрес сүзгә җавап юк диясеңме?
Син нәрсә, Илүс. Әкрен, кызны куркытасың бит. Ләйсәния тиз генә, шыңшый башлаган баланы кулларына алып, күкрәгенә кысты.
Дэү әни сары чәчле, сипкелле дә иде бит . Үзең дә беләсең ич, Илүс. Бала аңа ошаган. Нинди сары колгаларны искә аласың соң син, җүләр мәллә син?
Әйе шул, хатын. Җүләр мин, җү-ләр. Чөнки начальнигың белән шухыр мухырга юл куйдым. Ял ит имеш, мине урламыйлар, каршы килеп алма имеш. Ә бит урлаганнар җаным, урлаганнар.
Ул көнне Ләйсәния елый-елый күпме генә аңлатырга тырышып-тырмашып караса да, тегесе мүкләк сыер сыман үз сүзеннән кайтмады. Бала теге колганыкы, бетте китте.
Дөрес, бераз уйлап карасаң бәлки ирне дә аңларга булыр иде бәлки. Чөнки ике кап кара чәчле әти әнидән җитендәй сары чәчле бала туган бит. Кара бөрлегән күзләр урынына күктәй зәңгәр күзләр. Ләкин табигать шундый серле инде ул. Дөнья булгач, карасы да туа, сарысы да дигәндәй. Бездән генә тормый.
Ә менә Илүс шулай әллә нинди шакшы уйларга батып йөргәндә, кунакка килгән әти әниләре сөйкемле нәнине күреп, сөенечтән нишләргә дә белмәделәр.
И-и, кара әле Сания, гел менә Нурҗихан әби бит бу, диеште алар. Ул да бигрәк матур әби иде име бит.
Әнә шундый аклы-каралы хисләр белән көннәр узды. Исем дә кушылды, артык зурдан купмыйча бәби туе да узып китте.
Ире, сары колгага Сара исеме бик килешеп тора дисә дә, Ләйсәния бу юлы үз сүзендә нык торып, кызга Илүзә дигән бик матур, назлы исем куштырды. Кыз бала туса үзебез шулай кушарбыз дигән идек бит, Илүс диде ул ачуын йотып йөргән иренә.Нәкь менә синең исемгә тартым. Илүзә Илүсовна. Ә малайга..
Кызга минем исемгә охшаш исем не әбизәтелне инде кәнишне. Ну ярар, ә менә малай да сары туса, билгеле Сарбай инде.. Сарбай Илүсович. То же ни чё. Ә хатын?
Әйе, матур исем...
Әнә шулай сөенеп көтеп алган Илүзә ирексездән әти әнисе арасына салкынлык өрде. Гөрләп, яратып яшәгән Илүс түгел иде инде хәзер ул. Хатынга гына түгел, балага да күз кырые белән генә карады әтисе. Эштән дә йә салган килеш,йә соңга калып кайта башлады.
Мин кайтканчы колгаң эшен бетереп китсен дип әйтәм инде дип, Ләйсәнияне мыскыл итәргә дә күп сорап тормады Илүс. Аңлыйм инде, матурым, зәңгәр күзле ирләр күбрәк ошый бит сиңа.
Ул чакта җәберләүләргә түзеп тормыйча, әниләре янына күчеп кайтасы иде дә Ләйсәниягә, түзде шул түзде. Алай гына да түгел, кеше сизмәсен дип, бар булган борчуын эчкәрәк яшерде. Күз төпләре зәңгәрләнсә бәрелдем диде. Сыдырылган җирләре булса, егылдым дип алдады. И-и, бала булгач, бәрелгән сугылганны да сизмибез икән дигән булды ул, күгәргән җирләрен ышкып.
Ә йодрык күп төште Ләйсәниягә. Ире көннән-көн кырысланды, эчеп-исереп кайтты. Юктан да тавыш күтәрде. Аның эчеп кайтканын күреп калса, Ләйсәния кызын киендереп мунчага качарга әзер торды хәзер . Ә җәйләрен бакча башындагы куе таллык үзенә яшерде аларны.
Елый-елый газап шулпасы эчеп яшәп ятканда, Ләйсәния икенче тапкыр авырга узганын белеп алды. Иренә әйтергә дә, әйтмәскә дә белмәде ул. Әллә аерылыйм микән дип уйланган вакытлары да күп булды. Ләкин өйгә кайтсам исерек әти, ул да картаеп бетсә дә айнымады дип, тешен кысып сабыр итте.
Һәм беркөнне тәртип кенә кайткан иренә үзе дә салкын гына карап - :Мин авырлы диде ул, бар булган кыюлыгын җигеп. Кирәк түгел дисәң, төшерәм.
Авырлы? Юк, хатын, юк, гафу ит мине. Алып кайтабыз дип, Ләйсәнияне аптырашта калдырып күз яшьләрен сөртте Илүс.
Илүзә йоклый бугай. Утыр әле, Ләйсән, диде ул мескен бер кыяфәт белән . Мин сиңа моңа кадәр бер кешегә дә сөйләмәгән серемне чишәм. Ләкин кара аны, син дә берәүгә дә сөйлисе булма, колагыңа киртләп куй.
Илүс, хатынын тартып диярлек үзе янына утыртты. Сары колгага кагыла бу диде ул ,тешләрен шыгырдатып. Сарбайга..
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.