Тыңла Илүс, мин уйнап әйтмим. Менә хәзер көнләшмим дип, йә ант итәсең, йә булмаса аерылабыз. Җилдән көнләшү тагын да куркынычрак әле ул. Әйткәнемчә, әнием язмышын кабатларга теләмим мин. Илүс, аңлыйсыңмы? Әни дә шул нахак сүзләрдән генә вакытыннан алда картайды инде.
Ярар, Ләйсән, ярар, аңладым. Көнләшмәм. Түлке син дә сәбәп таптырма, яме.
Әйткәнне тәки аңламыйсың бит син, ә - Ә, Илүс?
Көнләшмә тулган ай, яныңда Зөһрә бар дип. Күктә балкыган айдан да көнләшерсең әле син, име бит? Гаиләдә бар тавыш шул көнләшүдән чыга да инде..
Ярар, Ләйсәния, бу хакта башка сөйләшмик әле, әйдә. Булды, аңлаштык. Әйттем бит инде, ике сөйләшергә яратмыйм мин.
Яхшы, сөйләшмибез.. Яхшы..
Ләйсәния Илүскә җиңелчә кагылып куйды да, алга йөгерде. Әйдә, Илүс, куып тот. Аннары бәлки :сиңа кияүгә чыгарга әзер дип әйтермен дә... Тота алмыйсың, тота алмыйсың...
Ээх бу саими яшьлек еллары. Нигә генә төзәтә алмаслык ялгышлардан тора икән соң ул. Сайлап алган ярларны артык яратабызмы, артык ышанабызмы.Бернигә карамыйбыз бит.. Дөрес еллар узгач, артка карап ялгышларны аңлыйбыз. Нигә болай эшләдек дип шаккатабыз. Ләкин терсәк якын, тешләп булмый. Вакыт узган.
Ләйсәниягә дә, Илүснең хәтта җилдән дә көнләшә торган начар гадәтен белеп алуга, бераз уйланырга кирәк булгандыр да, бәлки. Ләкин ул, мин риза дип, шатлыктан балкый. Өйләнгәч тә көнләшеп кул күтәрер дигән уйларны хәтта башына да китерми бит әнә .
Шулай шул, яшьлектә беркатлы булабыз , бар нәрсәгә ышанабыз. Әллә ялгыш, әллә язмыш дигәннәре шул була инде . Әллә мәһабәт пардәсе күзләрне томалый микән. Төгәл генә әйтеп бирүе билгесез.
Ләйсәния дә менә терә әз генә дә уйлап тормыйча, Илүскә кияүгә чыгарга ризалык бирде. Бу төндә көзгә туй ясарга, мәңге бергә булырга ант иттеләр алар. Һәм бер сәбәпсезгә көнләшмәскә сүз бирделәр .
Авыл җирендә капкаларның да колагы бар дип, үз башыннан кичкән кешеләр әйтте микән,чынлап та авылнын бер очында сөйләшкән сүз, шул арада икенче очка барып та ирешә. Ләйсәния белән Илүснең дә өйләнергә карар кылганнары, шул арада авылга таралды.
Ишеттеңме күрше, теге Сания малае Илүс Ләйсәниягә өйләнә икән бит..
Кит аннан, нужели, гомер буе йөрделәр бугай инде, билләһи менә... Минямал өендә торырга җыеналар диләрме..
Авылның һәр почмагында әнә шундый чыш пышлар китте ул чакта. Күпләр сөенде, яшьләргә бәхет теләде.
Ләкин менә Ләйсәния эшли торган почта бүлегендә генә бу хэбәрне ничек кабул итәргә белмәделәр. Чөнки авыллар, урам буйлап йөргән хат ташучылар юк юкта Ләйсәннәренең егетен күргәлиләр иде. Кибеткә товар алып килгән чакта кибетче кызлар белән чыкы-чыкы килгәнен дә күрәләр иде, узып барган чибәрләргә мут караш ташлаганын да.
Ә Ләйсәниягә бу хакта әйтергә, бераз уйлап карарга киңәш бирергә берсенең дә йөрәге җитмәде. Беркөнне сөйләшеп карарга уйлашсалар, икенче көнне бу ниятләреннән кире кайтты алар.
Ярар кызлар, диде шунда арада иң олы яшьтә булган Фәүзия апалары. Без әйтә дип кенә кире уйламас, барыбер кияүгә чыгар. Әнә бит яратуы йөзенә чыккан. Бәхетле булсыннар, камыт кигәч акыл керер әле, егетенә мин әйтәм.
Дөрес, эштәгеләрнең үзе килеп керүгә туктап калуларын, я булмаса бөтенләй тузга язмаган нәрсәләр сөйләшә башлавын ишетеп Ләйсәния аларның нидер яшергәннәрен сизгәләде. Ләкин, миннән нидер яшерәсез бугай дип сорарга кыюлыгы җитмәде кызның . Һәркемнең үз тормышы бит, дип уйлады ул. Бәлки ирләре турында сөйләшеп алалардыр. Балалар да тик тормый. Миңа сиздерәселәре килмидер инде.
Ул чакта Илүс турында сөйләшкәннәр дигән уй башына да килмәде Ләйсәннең. Хәер, белсә дә нишләгән булыр иде инде. Фәүзия апалары әйтмешли, кеше сүзе барыбер колагына кермәгән булыр иде, мөгаен. Яшьлек барыбер үзенекен иткән булыр иде. Кияүгә чыгам дип йөргәндә башта әллә нинди матур хыяллар була бит. Мул тормышта гөрләшеп яшәрбез, бер беребезне генә яратырбыз дибез. Ирем эчәр, кул күтәрер дигән уйлар бөтенләй башка килми дә. Менә хәзер ул, еллар узгач кына, артка борылып карыйсың да, күпме кылган ялгышларны аңлап ис акыл китә. Дөрес, күпләребезнең уй хыяллары тормышка ашып, бик матур яши, Аллаһка шөкер, гомергә шулай булсын. Ләкин арада, героебыз Ләйсәния язмышын кабатлаган кешеләр дә аз булмагандыр дип беләм. Әбиләр әйтмешли, дөнья бит.
Ул үзе дә бу көннәрдә атлап түгел очып йөрде. Көзләр җитүгә ул да пар канатлы булачак Аллаһ бирсә. Матур итеп яшәрләр, балалар туар. Әнә бит, күп кенә иптәш кызлары инде икешәр бала үстереп яталар. Яшь тә бара. Ире дә аны гына яратып торыр,Аллаһ бирса. Хәзердән үк ничек яратканы күренеп тора бит.
Мин яраттым сине, син дә яраттың бит,
Әйтмәсәң дә сөю сүзләрен, дигәндәй , түлке менә назлы сүзләргә генә саран Илүс.
Яратканны гел әйтеп тормыйлар, күз тияр дип кенә җибәрә.
Ләйсәниянең дә аның бу гадәтенә әллә ни исе китеп тормады, үзе . Ярар, әйтмәсә әйтмәс шунда,диде ул, бер дә аптырап тормыйча, иң мөһиме яратсын, хөрмәт итсен. Үзем дә андый сүзләргә саран бит. Әллә тәрбиядән микән соң ул?Әтинең дә әнигә бер генә тапкыр да яратам сине дигәнен ишеткәнем булмады бугай. Үзем дә шуңа агач телдер инде, мин. Кызык, менә монда үзәктә урыслар, дорогая, люблю дип кенә торалар. Нигә без татар халкы шундый тыйнак халык микән соң, ә? Минут саен, люблю дип тә тормыйлар, почмак саен кадерлем, дип торганнары да әллә нигә бер шунда. Ярар, иң мөһиме тыштан ялтырау түгел. Йөрәгең яратсын.
Җаным тәнем белән сөям сине,
Әйтмәсәң дә сөю сүзләрен.
Сөясенме дип тә сорама син,
Әйтеп тора әнә күзләрем.
Менә шулай якты уй хыяллар белән, ямьле җәй айлары да узып китте.Җиргә муллык, уңыш ае аяк басты. Авылларда төннәр буе ашлык киптерү җайланмасы гөрелди. Ындыр табагында эшләгән хатын кызларның шат тавышлары төнге тынлыкны боза.
Әнә шундый матур бер көзге көндә Илүс белән Ләйсәниянең дә туйлары гөрләп узды. Туйны бит борынгылар да гадәт буенча көзләрен ясарга тырышканнар. Чөнки муллык аенда гаилә корсаң, тормышлар мул, җитеш була дигән фаразга таянып яшәгән халык. Аларга да ак бәхетләр, җитеш тормыш теләделәр. Ә иң матур теләкләрнең берсе бәхетле сабыйларның тууы иде.
Ләкин, дөнья бер алдын, бер артын күрсәтә дип,шушы яшь гаиләдә башланып киткән низагларның төп башы да нәкъ менә туачак сабыйдан чыгар, дигән уй ул вакытта бер генә кешенең дә уена килеп карамагандыр. Әйе, бер гөнаһсыз сабый аркасында Илүс хатынына кул күтәрер дип ничек уйларга кирәк ди. Әлбәттә юк. Кунаклар рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырлап биеделәр. Теләкләр теләнде.
Һәм менә ниһаять бәйрәм утлары сүнеп, яңа таң атты. Яңа, гомер буе истә калырлык кадерле уртак тормыш таңы.
Әйе, чынлап та Ләйсәния өчен гомер буе онытылмаслык таң булды ул. Еллар үткәч, иреннән күргәннәре искә төшкәндә күзләренә яшь килсә дә, беренче аткан таңны уйлаганда әле һаман да ирексездән елмаеп куя ул. Елмаймаслык та түгел шул. Бик иртә әле, дип торып утырганда,инде сәгать ун тулып килгән була бит ул көнне. Ә торуын, чынлап та иртә уяна яшь килен. Ләкин бүлмә эче кап караңгы. Әз генә дә иртәнге яктылык сизелми,янында тыныч кына ире йоклап ята. Иртә бугай әле ди ул, күзләрен йомып. Ярар, әз генә ятып торыйм.
Бераз йоклап алуга, тагын куркып күзләрен ача ул. Йә, Аллаһым, йоклап калдым дип торам, әле һаман көн яктырмаган икән.Ии, Аллаһка шөкер, адәм көлкесенә кала идем бит.
Шактый уйланып ята торгач, Ләйсәния, мыштым гына халатын киеп, үзләренең бүлмә ишеген ачып, кече якка атлый. Ләкин, шул мизгелдә өй эченә тулган яктылык күзләренә килеп бәрелмәсенме. Әле ул да булмый, ишектән бием буласы кеше елмаеп килеп керә.
Әә, Ләйсәния, уяндыгызмы? ди ул елмаеп. Әйдә, юынып ал да чәй эчәрбез.Өйдә генә юынырсыз инде, тышта су салкын хәзер, яме. Юынгычның мич артында икәнен беләсең инде.
Ярар, әнкәй. Рәхмәт. Сәгать ничә соң әле ул?Күптән уянган идем инде, сезне уятмыйм тагын дип ятып тордым.
Ләйсән, күзләрен челт челт итеп, Саниягә карады. Бүлмәдә һаман караңгы әле безнең.
Сания серле генә елмаеп, килененә карады. Юк, Ләйсәния уятмадын, диде ул, нур чәчеп торган тәрәзәләргә күз атып. Без күптән торган идек инде.
Алай икәән.. Әнкәй...
Шул вакыт, стенада эленгән борынгы күкеле сәгать вакытны саный башламасынмы? Кү-кү.. Кү-кү..
Сәгать ничә, әнкәй? Әллә, әллә...
Ләйсәния оялудан җир тишегенә керердәй булып, үзеннән көлгән сыман текелдәгән сәгатькә карап куйды.
Сәгать ун? Дөресме соң ул? Нигә безнең бүлмә шулай караңгы соң әле алайса.
Ярар килен, бер дә борчылма. Тәрәзә капкачлары ябылган килеш әле сезнең. Хәзер ачам. Сезнең юк бугай шул андый капкачлар. Яшеннән куркам бит,дип көлеп куйды Сания. әнә шуңа җил давыл булганда ябабыз дип, алдырмадым инде мин аларны.
И-и. Мин иртә дип ята ята арып беттем бит, әнкәй.Торсам сезне уятудан курыктым. Нигә ачмадың инде аны...
Әнә шулай килен булып төшкән беренче таңда унга хәтле яткан иде Ләйсәния. Рәхәтләнеп көлешкән иделәр ул чакта.
Аннары Сания үзе дә Ләйсәнияне бик үз итте. Юкка барга кысылмады. Артык акыл биреп, эшләр кушып та интектермәде.
Җитешер әле, диде ул сабыр булып. Аллаһка шөкер, кулыннан гөлләр тама. Белмәгәненә дә өйрәнер. Бер кеше дә укып тумаган.
Шулай матур гына яшәп китсәләр дә, бием өендә озак яшәмәде алар. Бер ай тирәсе кайтып китеп йөри торгач, район үзәгендәге әбиләренең өенә күченделәр. Ә төп өйдә Илүснең энесе Ильяс хуҗа булып калды.
Монысының йөргән кызы бик әтчәенни инде, Ләйсәнем калса ярар иде лә, дип эчтән янса да, Илүснең теләгенә каршы килмәде Сания...
Дәвамы бар.
-1 °С
Снег