– Әллә ни юк, никтер читләште дә куйды.
– Аңлашыла, барысына да мин гаепле. – Рушан эндәшмәде. – Рушан абый, сине кызганудан да түгел, ни белән дә булса ярдәм итәсем килә. Эш алай әллә ни авыр түгел, компьютерны гына белергә кирәк. Иртәгә кил.
– Рәхмәт, килермен, эш кирәк, сүз дә юк. Синең үзеңнең
тормыш ничек соң, хатын белән үзара дим?
– Берничек тә түгел. Ул үз урынында, мин үз юлымда.
Әни әйтә, сабыр ит, ди, сабырлыкның кыры кайдадыр – бер
Алла гына белә.
– Әлфия апа белми әйтмәс, ул беркайчан да ялгышмый.
Синең өегезгә кайтканың бармы соң әле?
– Юк, яңа кибет ачабыз, көн-төн шуның артыннан чапкан көн. Илшат абыйларның да бәбиләре туды бит. Ул шатлыктан өйдән дә чыкмый.
– Әни шалтыраткан иде, Әлфия апа чирләп тора, ди.
Әллә нинди яман чир булмагае, ябыкты соңгы араларда, ди.
Рөстәм урыныннан сикереп торды.
– Ник аны әллә кайчан әйтмәдең? Мин хәзер тиз генә
авылга кайтып киләм, ә син иртәгә эшкә кил.
Рөстәм шундук юлга чыкты.
– Кызу да канлы инде, – дип куйды Рушан.
Рөстәм бар көченә авылга таба ашыкты. Ни булган
әнисенә, нинди чир? Әнисе үзе чирләр дәвалый, чирләргә
тиеш түгел. Рөстәм кадерле өйнең капка төбенә гөж итеп
килеп туктады. Бермәлгә генә әтисен күзалдына китерде.
Кычкырса да, куса да китмәячәк. Ул хәзер теге вакыттагы йокысыннан айнымаган малай түгел. Ашыгып капкадан килеп
керде. Нинди кадерле йорт, ул аның һәр почмагын сагынган
бит! Сыерлар савылып, инде авыл халкы кичкелекне ашарга утырган вакытка туры килде. Инде җиткән ир-егет булса
да, ишекне үзенә тартканда дулкынлануын тойды. Өстәл
артында әнисе урынында Әдилә утыра. Әлфис белән Илдус
капма-каршы кичке чәй эчеп утыралар.
– Исәнмесез, керергә ярыймы?
Өй эчендәгеләр өнме, төшме дип Рөстәмгә текәлеп
каттылар. Ахрысы, көтмәгәннәр иде. Беренче булып Әдилә
сикереп торды:
– Абый, абыем кайткан! – дип йөгереп килеп муенына
асылынды. Әлфис озын, чибәр егет булып үсеп җиткән. Ул
да торып кул бирде, елмаеп кочаклап алды.
Рөстәм әтисенә карап алды, ул бик бирешкән һәм картайган иде.
– Исәнме, әти, – диде.
Өйдә авыр тынлык урнашты. Илдус акрын гына аягына
торып басты, авыр карашын Рөстәмгә күтәрде, аның күзләрендә яшь ялтырагандай тоелды. Рөстәм моны нигә юрарга
да белмәде, каткан казык кебек басып тора бирде.
– Мактап йөрисең, утыр, улым, – дип ике кулын
Рөстәмгә сузды. Рөстәм сузылган кулларны учына алып нык
итеп кысты. Өй эчендәге авыр тынлык каядыр чыгып югалгандай булды. – Абыеңа аш сал, кызым, – диде әтисе.
Рөстәм өстендәге кара костюмын урындык артына салып
элде дә өстәл артына кереп утырды. Күз кыры белән генә әтисен күзәтте, аның куллары җиңелчә генә калтырый иде.
– Аша тыныч кына, аннан сөйләшербез.
Әдилә яңакларына таянып, абыйсына сокланып утыра
бирде. Әнисе өйдә булмагач, Рөстәмнең дә тамагына аш
бармады.
– Әнигә ни булган, ник хәбәр итми ятасыз? – диде
Рөстәм йомшак кына.
– Иртәгә үзем синең янга бармакчы булган идем, улым,
үзең кайтып яхшы иттең.
Рөстәм бермәлгә телсез калды.
– Әти, син моны чын әйтәсеңме?
Әтисе бераз читкә карап утырды, кул сырты белән күз
яшьләрен сөртеп алды.
– Кичер, балам, кичер. Бармакның кайсысын тешләсәң
дә авырта. Бигрәк буталчык булды шул бу тормыш. – Ул
каты кулы белән аның беләгеннән сыйпады, чын аталарча. – Ашыкмасаң, кал, улым, сөйләшик, алда төн озын.
Рөстәм калды, кайтырга дип ашыкмады. Кайчан да бул
са бер ачылып сөйләшергә кирәк иде шул. Алар икесе генә
таң атканчы ишек алдында болдырда сөйләштеләр.
– Шулай да, әти, бер әйберне урап уздың. Минем әти
кем була?
– Беркөнне миңа исерек Сафуан бәйләнде, беләсеңме
синең оныгың минем кыз икәнне, ди. Минеке, бит очындагы
миңе дә минеке, ә синең малайны алдап өйләндерделәр, ди.
Өстемә кайнар су сипкәндәй булды. Үлсәм дә башыма мондый уй кермәс иде. Утырып еладым, улым, хурлыктан. Мин
күпне күрдем, төрмәсен дә, хурлыгын да. Үлгәннәр турында начар сөйләмиләр, шулай да анаң теге дөньяга китмәгән
булса, без синең белән икебез дә төрмә юлыннан кайтасы
кешеләр түгел идек. Син, улым, минем юлны уздың булып
чыга. Ә атаңа килгәндә, белмим, улым. Мин дә сиңа яхшы
ата була алмадым, үзең хәтерлисеңдер ничек яшәгәнне.
Менә мин дә синнән сорыйм: кызың кемнеке? Бик авырттыра торган сорау ул. Әлфия әниең «документта синең улың
дип язылган, шулай булгач, ул синең балаң», диде. Сине
куып чыгарсам да, рәнҗетмиләр микән дип җаным әрнеде.
Сагындым, улым, әниеңә сер генә бирәсем килмәде. Заһир
абыеңның юлына чыкканың өчен ачуым да килде: хатын-кыз
беткәнме? Мин, карт җүләр, Әхсәнгә ышандым, юксаң, минем үземне әниең шулай итеп куркытып өйләндерде. Үземнең шул ахмаклыгымны һич тә кичерә алмыйм.
– Борчылма, әти. Хәтерлисеңме, ничек суда йөзәргә
өйрәтәләр иде бәләкәй чакта? – Су уртасына болгыйлар да
аталар, батып үләсең килмәсә, йөзәргә кирәк. Менә шулай,
мин дә йөзәргә, кешедән ким-хур булмаска тырышам. Юньсез Мөнирә малае дигән сүзне тамыры белән йолкып ташларга тырышам. Ә кызым минеке, мин синеке, әти. Син дә
кичер мине, бәләкәй чакта эшләгән этлекләремне мин үзем
дә хәтерлим. Алла сакласын андый тормышны кабат кичерергә. Кара, әти, таң ата.
– Әйе, улым, безнең беренче уртак таңыбыз. Кызганыч,
күпме еллар әрәмгә, аңлашылмыйча узды.
– Борчылма, әти, һәрнәрсәнең үз вакыты. Менә сыер
ларны савып, көтүгә куабыз да әни янына больницага төшәбез.
– Улым, анаңны югалтудан куркам, бик тә куркам. Мин
аннан башка бер генә көн дә яши алмам. Кайчандыр ул безнең икебезне дә канат астына алып җылытты, яшәргә, очарга
өйрәтте. – Илдус каткан куллары белән битен каплады да тынып калды. Рөстәм акрын гына әтисенең җилкәсенә кулын
салды, башын башка терәде.
– Әти, без бит күмәк, ничек тә җиңәрбез ул чирне.
Илдус баш кына селкеде.
Икенче көнне иртән иртүк алар инде больница ишеге
төбендә басып торалар иде. Әлфия дә, сизенгәндәй, иртә
таң белән торып урамга чыкты. Илдус белән бергә Рөстәмне күргәч, бар авыртуларын онытып, иртәнге май кояшыдай
елмаеп җибәрде.
– Абау, болай таң белән нишләп йөрисез? Әллә берәр
хәл булдымы?
Рөстәм берсүзсез әнисен кочаклап алды.
– Хәлең ничек, әни?
– Борчылырлык нәрсә юк кебек тә, шулай да Казанга
җибәрмәкчеләр.
– Ярый, мин кереп сөйләшим дә үзем алып китәрмен.
Чынлап та, баш табиб бик тиз арада Казанга җибәрергә
дип тора икән. Рөстәмгә кәгазьләрне тоттырып, Әлфияне
Казанга озаттылар. Китәр алдыннан Әлфия өйгә кереп, балалар белән хушлашып чыгарга булды. Илдус акрын гына
Рөстәмгә кулын салды.
– Улым, бөтен өмет синдә. Менә, әзрәк җыйган акчаны
да ал, Әлфиснең укуына дигән акча.
– Кирәкмәс, әти, эш акчада гына торса, табарбыз. Сез
җыенганчы мин бабайларга гына барып килим, җайлыйсы
эшләр бар.
Рөстәм телефоннан гына Илшатка эшне аңлатты, өйгә кереп тә тормыйча юлга чыкты. Бабасы да ярдәм итәргә тырышты, бер профессорның адресын, юлга акчасын биреп, озатып
калды. Машинага утырыр алдыннан Илдус Әлфия яныннан
китә алмый, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча газапланды. Моны
күреп торган Рөстәм Әдилә белән Әлфисне янына чакырып
алды. Илдусның борчылуы йөзенә үк чыккан иде. Әйтәсе
килгән сүзләре тамак төбенә килеп тыгылды да торды.
– Әнисе, – дигән булды калтыраган тавыш белән. – Әнисе, син ни инде, мине ташлап китә күрмә! – Аңа бу сүзләрне
әйтү җиңел түгел иде, ничек яшәр соң ул аннан башка? Башка сүз әйтә алмады, күңеле тулды, инде олыгайган ирнең
күзеннән яшь бәреп чыкты. Оялып кына Әлфиянең битеннән
үпте.
– Әтисе, юкка борчыласың, болай йөрәгеңне бетермә
әле, мине кем каршылар соң?
Машина кузгалып киткәч, Әлфия артына әйләнеп карады. Илдус ашыгып капкадан кереп китте. «Хәзер сарайның
берәр почмагына керә дә балалардан качып кына елый инде», дип уйлап куйды.
– Рөстәм улым, кайтып әтиеңнең дә хәлен белеп торырсың инде.
– Синсез торалмый шул ул, әни, бик кайгыра.
– Андый әйберләрне аңлый башлагач, син дә ир булып
җиткәнсең инде, улым. Азмы-күпме без бит инде бергә гомер иттек, миңа да ансыз кыен. Яхшы кеше ул, улым. Син
дә яхшы кеше булып үстең.
Юл озын, сөйләшер сүз дә җитәрлек җыелган. Барып
җиткәннәрен сизми дә калдылар.
Казан Казан инде, башта килеп Заһирны таптылар. Очрашкач, бер-берсенә сәерсенеп карап тордылар.
– Абый, үзебез турында соңыннан сөйләшербез, хәзер,
әйдә, вакытың булса, менә шушы больницаны табып, тизрәк
әнине урнаштырыйк.
Рөстәм бик җитез булып чыкты. Заһир белән икәүләшеп
әниләрен кирәкле җиргә урнаштырдылар. Кирәкле профессорны тапкач, хәл ачыкланды. Әниләренә тиз арада операция
кирәк булып чыкты. Әзерләр өчен дә бер атна вакыт кирәк
икән. Палатага урнаштырып, инде китәргә җыенгач, Әлфия
улларын туктатты.
– Балалар, сез бер гаилә балалары, шуны онытмагыз.
Бу дөнья без теләгәнчә генә бармый ул. Уртак тел табып аңлашыгыз. Илдус бик борчылып калды, ялгыз калдырмагыз,
аның йөрәге бик начар.
– Ярый, әни, син борчылма, без барысын да аңлашырбыз, син генә терел. Мин Чаллыга гына кайтып киләм, эшлисе эшләр бик күп. Бер-ике көннән килеп җитәрмен.
Рөстәм белән Заһир урамга чыгып киттеләр.
– Беләсеңме, Заһир абый, беркайчан беркем өчен болай
курыкканым юк иде, хәзер куркам. Үз әнием үлгәч тә кайгырмадым, хәтта сөендем генә бугай, чөнки сезнең йорттан
беркая да китәсем килмәде. Әлфия әни минем өчен иң изге
кеше булып калды. Мин башка әниләрне дә һәрвакыт Әлфия
әни белән чагыштырам. Гүзәлнең әнисен күралмыйм. Ике
сүзнең берендә «юньсез Мөнирә малае», ди. Әлфия әни генә
беркайчан аның турында бер генә дә начар сүз әйткәне булмады. Син дә әни кебек якын миңа. Минем гаебем юк синең
алдыңда. Беләсең килсә, оят булса да әйтим, аның кулына
да кагылганым юк. Өч ел инде бер түбә астында яшибез,
әйләнеп тә караганым юк. – Заһир акрын гына аңа борылып
карады да кабат башын аска иде. – Ул сиңа мәхәббәт, ә миңа һаман ни теләсә шуны кылана торган классташ. Мин аңа
якын барырга да куркам. Әнә шул холкы харап итте дә инде
аны. Күпме кешенең язмышын сындырды. Бервакыт үзгәрерме, юкмы, белмим. Ник дәшмисең? Теге вакытта да эндәшми
чыгып качтың, миннән берни сорамадың, әти дә тыңламады.
Көч алар ягында булды, чөнки алар туганнар, бер йодрык
булып төйнәлгәннәр. Ә мин ялгыз, беркем дә килмәде, дөресме шул хәл, ник безнең туганны рәнҗетәсез, дип. Син
көләрсең, мин беренче көннәрне көн дә төнлә килеп, капка
төбенә утырып еладым. Ятимлек рәхәт нәрсә түгел ул, ирегет булсаң да. Әни генә миңа яшәргә дә, бирешмәскә дә
көч бирде. Исән генә булсын берүк. Әти дә бик бирешкән.
Мин китим инде, бәлки иртәгә әйләнеп килермен. – Рөстәм
китәргә дип урыныннан торды.
– Тукта, – диде Заһир Рөстәмнең кулыннан тотып. – Ми
ңа... оят синең алда, артык гашыйк идем шул мин аңа,
фәрештә иде ул минем өчен. Көнчелек аңымны томалады.
Гафу ит.
Рөстәм бераз абыйсына карап торды:
– Без бергәме, абый?
– Бергә, Рөстәм!
– Минем шуны гына ишетәсем килгән иде, – диде матур
итеп елмаеп.
Рөстәм Чаллыга кайтып, тизрәк эшләрне җайларга
тырышты. Өйгә дә төнлә генә кайтып егылды. Ул кайтып
кергәндә Гүзәл белән бала аның бүлмәсендә йомарланып
йоклап яталар иде. Рөстәм, ике көнлек юл тузаныннан арынырга дип, юынырга кереп китте. Шым гына, өйдәгеләрне
уятмас өчен аяк очына гына басып, кухняга кереп су эчте.
Чыгарга дип артына борылган иде, ишек төбендә басып
торган Гүзәл белән карашлары очрашты. Рөстәм биленә
сөлге генә бәйләгән, ә Гүзәл кыска гына футболкадан ишек
яңагына сөялгән дә күзләрен дә алмыйча карап тора. Рөстәм
аның яныннан ничек үтеп китәргә белмичә тукталып калды.
Гүзәлнең карашларында әллә ялвару, әллә шаяру. Тик Рөстәм
аңа якын барып, күбәләк булып янудан курка. Күңелне ничек
кенә кытыкламасын, тереләй утка керү белән бер.
– Гөлназ синең бүлмәдән чыкмый сине көтте-көтте дә
йоклап китте.
– Син карап тор инде, бу араларда минем вакыт булмаячак.
– Теге Катяң янына китәсеңме?
Рөстәм бермәлгә тынсыз калды.
– Әлегә китә алмыйм, түз инде бераз. Кияүгә чыкмыйсыңдыр бит әле тиз генә?
Гүзәл зәңгәр күзләрен Рөстәмнең күзләренә текәде.
– Мин кияүдә инде.
– Ярый, Гүзәл, арыдым мин, ике көн йокламаган. Бир
разводка, тик кара аны, Гөлназ миндә кала.
– Миңа развод кирәкми, миңа син кирәк, – дип пышылдады.
Рөстәм, ялгыш ишетәмме дип, туктап калды.
– Мин бүген Заһир абыйга әйттем, кирәксә, килеп ал,
тырнак белән дә кагылмадым, дидем.
Гүзәлнең күзләре тулы яшь иде, ул акрын гына Рөстәмгә
якын ук килеп басты да күзләренә карады:
– Ә син мине ярата алмыйсыңмы, ник миңа башка берәү
кирәктер дип уйлыйсың, ник мине җәфалыйсың? Шулай
шул, Сафуаннан калган кемгә кирәк. – Гүзәл кырт борылып
үз бүлмәсенә кереп китте.
– Тукта, мин алай дип әйтмәдем лә әле. Сафуанның ни
катнашы бар монда?
– Мин үземне ничәмә еллар ничәмә тапкырлар кырыпкырып юдым, тик ул пычрак бетми. Син җыенасың да Катя
янына чыгып китәсең, чөнки аны Сафуан абый пычратмаган.
Моның җаны юк, каты бәгырьле, дисеңдер. – Гүзәл мендәренә капланып үкси-үкси елады. Рөстәм бөтенләй югалып
калды. Ул боларны ишетермен димәгән иде бит. Гүзәлне ярату түгел, уттан курыккан кебек курка, яратырга курка, җен
бит ул. Рөстәм күптән инде малай-шалай түгел, чын хисләр
аны да кызыксындырмый түгел, тик Гүзәл...
Рөстәм акрын гына аның аркасына кагылды, ничек юатырга белмичә, чәчләреннән сыйпады. Акрын гына күтәреп
алдына утыртты. Ул да Гөлназ кебек үкси-үкси куенына
сеңде. Чәчләрен аралап, яшьле зәңгәр күзләренә карады.
Үзенең йөрәген «янам бит» дигән уй кисеп үтте. Елап шешенсә дә, ул шулчаклы чибәр, кагылмыйча мөмкин түгел.
Шашып күкрәгенә кысканны үзе дә сизми калды. Яшь кан
бер кайный башласа, тыярмын димә. Күз яшьләре, кайнар
иреннәр барысы бергә кушылды да бер өермәгә әйләнде.
Алар икесе дә тыела алмыйча упкын өермәсенә кереп югалдылар. Рөстәм арыганын да онытты. Әтәчләр кычкырганчы
дигәндәй алар бер-берсеннән аерыла алмадылар. Йокларга
инде вакыт та калмаган иде, Рөстәм торып киенде. Гүзәл
аның һәр адымын күзәтеп ятты. Сокланмыйча мөмкин түгел
иде. Ул аны беркемгә дә бирмәячәк!
Рөстәм төнлә булган өермә турында уйламаска тырышты, ә ул, үч иткәндәй, кабат-кабат искә төшеп, күңелне
кытыклады. Ә бүген көлсә, мин шаярттым гына дисә? Сер
бирмәскә кирәк, ничек тә тыелып калырга кирәк. Тизрәк
тикшереп карыйсы килде. Төшке ашка өйгә кайтып, кәгазем онытылып калган дигән булыр. Рөстәм кайтып кергәндә
Гүзәл үзе генә, җырлый-җырлый өй җыештырып йөри иде.
Өстендә Рөстәмнең өйдә кия торган олы футболкасы. Өйдә
музыка да акыра, үзе дә акырып җырлый, кеше кергәнне дә
ишетми. Рөстәм шым гына елмаеп бу тамашаны күзәтте.
Аннан нык итеп тамак кырды. Гүзәл сискәнеп китте. Алар
бер-берсенә текәлделәр.
– Әллә ошыймы минем футболка? – Ул моны шундый
итеп әйтте, күзләрендә хатын-кызлар башын әйләндерә торган караш.
– Ошый... Мин аның исен яратам, син юкта һәрвакыт
киеп йөрим, – диде итәк очын бөтерә-бөтерә. Аннан кыюсыз гына күзләрен күтәреп карады. Рөстәм эндәшмәгәч, үз
бүлмәсенә кереп китте, ашыкмый гына футболканы салды.
Рөстәм инде ишек катында костюмын салып, әллә кая болгап
аткан иде. Җыйнак матур гәүдәгә тыныч кына карап торып
буламы соң?!
– Ух, сихерче бит син! – диде дә бар белгән ирләр осталыгы белән законлы хатынын куенына алды. Ул шундый
итеп иркәли, Гүзәл вакыт-вакыт аңын җуйгандай булды.
Башка беркемгә алыштырырга теләмәсен дигәндәй, көчле
кулларында камыр итеп әвәләде. Гүзәл назга чыдый алмыйча, әле ыңгырашты, әле муеныннан кысып кочаклап, тыны
беткәнче суырып-суырып үпте, колак яфракларын тешлитешли, «яратам, яратам бит мин сине, газаплама, көнләштермә мине, бирмим беркемгә дә, бирмим, син минеке генә!»
дип кабатлады. Хатын-кыз гына колак белән яратмый шул,
ир-ат та ярата андый сүзләрне. Рөстәм суына төшкәч:
– Гүзәл, әгәр дә минем белән башкалар белән уйнаган
кебек уйныйсың икән, үзеңә үпкәлә. Минем дә бик тә яратасым да, яратыласым да килә, тик мин синең кем икәнеңне
дә яхшы хәтерлим. Ялгыш кыек басасың икән, мин борылам да чыгам да китәм.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.