– Кайчаннан курка башладың, син бит бернидән дә курыкмыйсың?! Болай озатышып йөргәнне Заһир белсә, икебезнең дә муенны сындыра. – Рөстәм Гүзәлнең тыныч кына, телләшми баруына аптырады, һәрвакыт ачы телле Гүзәлгә әллә ни булган. Берәр этлек уйлап барадыр әле, кеше шулай кинәт үзгәрми. Ярый әле мәктәптән котылдык, иртәгә очрашасы юк, класс алдында әллә ниләр әйтеп мыскыл итәр иде... – Сал күлмәкне, килеп җиттек, – диде тизрәк китеп котылырга теләп. Гүзәл генә никтер ашыкмады.
– Иртәгә киләсеңме? – диде Гүзәл акрын гына.
– Ник, ни калган миңа монда?
– Болай гына, – диде күлмәкне сузып.
– Ярый, сау бул, әбиеңә сәлам әйт, – диде дә кырт борылып китеп тә барды. Сызгыра-сызгыра караңгы тыкрыкка
кереп югалды.
– Иртәгә карарбыз, син дә мөгезле түгел.
Ник кирәген Гүзәл әлегә үзе дә аңламады. Акбашның аңа беркайчан да ошаганы юк, юкса, ул күп кызларга
ошый. Бүген менә нәрсәдер үзгәрде, әллә башкалар кебек
әрсезләнмәве...
Җиңгәсе йокламыйча аның кайтканын көтеп утыра иде,
алар шым гына Гүзәл бүлмәсенә кереп бикләнделәр. Җиңгәсе аның караватына утырды:
– Шуннан, сөйләштеңме?
– Кем белән?
– Баланың атасы белән.
– Апа, мин аның кем икәнен дә белмим, бер кешедән
генә шикләнәм. – Гүзәл теге төнне булган хәлне сөйләп бирде. Җиңгәсе елый-елый тыңлады.
– Минем башта бер план туды, тыңла әле мине. Сине
соңгы айларда берәр җиргә яшереп тотарбыз да син бәбиләүгә, баланы үзебезгә алырбыз. Беркем дә белмәс, бала
безнеке булыр. Үзең дә котылырсың, безнең гаиләне дә коткарып калырсың.
Гүзәл эндәшмәде. Аның башында үз планы бар шикелле. Әтисе белән әнисеннән җиде ай буена кайда качып ятмак
кирәк? Әтисе яраткан кызын күрмичә-тикшермичә ташлый
торган кеше түгел. Кияүгә чыгып кына үз иркендә яши алачак. Җиңгәсе белән дә килешә, ул әйткәнчә дә булыр иде,
тик әтисе белсә, бернәрсәсез калачак. Ә хәерчелек аның
өчен түгел.
Гүзәл әтисе, абыйлары өчен генә бәләкәй иркә курчак.
Тик ул аек акыллы, каты холыклы кыз. Әтисе абыйларына
вакытында аякка басарга булышты. Алар хәзер, җиңгәсе
әйткәндәй, балага гына мохтаҗ, байлыклары баштан аш
кан. Әтисенең калган байлыгы барысы да Гүзәлгә тиеш. Ул
тирә-якта патшабикә булачак. Укырга керү дә әти-әнисе өчен
генә, барыбер укымаячак. Тизрәк ирекле булып, үз байлыгын
үзенә каера башларга кирәк. Моның өчен кияүгә чыгарга
кирәк. Ирне ничек теләсә шулай борыр, әтисенә генә каршы
чыга алмый, ансыз аякка басып китә алмаячак. Менә кемне
үзенә өйләндерергә соң? Теге егет бозау, монысы ямьсез, тегесе эчне пошыра... Заһир ерак, аннан, андый көчле егеткә
буйсынып кына яши торган хатын кирәк, ә ул беркемгә дә
буйсынырга җыенмый. Бәләкәй генә бөдрә башта зурдан-зур
планнар кайнады. Тәрәзә каршысына килеп басты. Тышта
сызылып таң ата, Гүзәл дә киләчәккә сызык сыза.
Икенче көнне иртән тагын Алсу кереп җитте.
– Кичә кая югалдың, без сине кычкырып та эзләдек,
шым гына кайтып тайдыңмы әллә? Акбаш та әллә кая булды,
клубка төнлә генә килеп керде. Теге Лилиянең авыз-борыны
салынган иде, Рөстәмне күргәч, май кояшыдай елмаеп җибәрде. Ярата инде шул акбашны.
Лилия белән Гүзәл икесе дә бер-берсен күралмыйлар.
Лилия дә бай кызы. Көнчелек тә, үзара узышу да бар. Киемне әйткән дә юк.
– Тукта, әллә араларында бер-бер хәл бармы?
– Акбаш озаткалый бугай, тегенең күзе-башы тонган, гашыйк булганы әллә кайдан күренеп тора. Кичә кочаклашып
бергә чыгып киттеләр.
Бу никтер Гүзәлгә бер дә ошамады. Кич клубка чыгу
белән карашы Лилиягә, аннан Рөстәмгә ябышты. Лилия
клуб ишегеннән килеп керү белән Рөстәмнең янына килеп
басты, икәү кочаклашып бастылар. Бергә йөри торган парлар шулай кочаклашып торалар, моның берние дә юк. Тик
болар Гүзәлнең җен ачуын чыгарды. Ул бармак шартлатты
да Алсуга акрын гына:
– Бар, акбашка әйт, мин урамда көтәм, – диде.
– Ә чыкмаса?
– Ә син чыгарлык ит. Минем теге кара кофтаны киясең
килсә, – диде дә урамга чыгып китте.
Ул хәзер ялгыз йөрергә дә курка иде, шулай да багана
төбенә, ут яктысынарак басты. Алсу белән Рөстәм аның
янына килгәч:
– Алсу, син безне калдыр, сөйләшәсе бар, – диде. Берсүзсез басып торган Рөстәмгә:
– Әйдә, мине озат, шунда сөйләшербез.
– Нәрсә турында? Бармыйм, монда гына әйт, мине Лилия көтә.
– Монда сөйләшә торган сүз түгел, әйдә.
Рөстәм теләми генә Гүзәлгә иярде. Гүзәл үзләренең капка төбенә килеп җиткәч:
– Әйдә, кер, бакчада сөйләшәбез, – дип, капканы киереп
ачты. Рөстәм, бер дә керәсе килмәсә дә, аның куркак дип
көлүеннән курыкты, зур ихатага үтте. Аның әле мондый зур,
бөтен җирдә матур плитәләр салынган йортта булганы да юк
иде. Гараж ишеге дә ачык, эчтә якты булып ут яна, шул утта
елкылдап өр-яңа ике машина тора. Гүзәл егетләрнең нәрсәгә
исе киткәнен белеп тора. – Әйдә, якыннан күрсәтәм.
Рөстәм дөньясын онытты, якын килеп сыйпап карады.
– Ух, шәп! – диде.
– Ә син эченә кереп утырып кара, – дип ишеген ачты.
Рөстәм курка-курка гына руль артына кереп утырды.
– Ну, шәп, – диде хисләнеп, күзләре ут янды.
– Әти миңа бирәм диде, менә укып права алсам... Әйдә
бакчага.
Бакча эчендә тагын бер бакча, анда өстәлләр, ныклы
урындыклар. Гүзәл өстәлгә тәмле әйберләр, яхшы сыра чыгарып куйды. Ашыкмый гына бик тәмләп эчтеләр.
– Шәп монда, – диде Рөстәм, тирә-ягына каранып. Беседканы виноград куагы уратып алган, уртада ут яна.
– Рөстәм, син беркая да җыенмыйсыңмы, авылда каласыңмы?
– Укырга керүдән файда юк, көзгә армиягә. Синеке
кебек бай әти булса, бәлки мин дә институтка кереп калыр
идем дә, бездә андый акчалар юк шул.
– Телисеңме, мин сине армиядән алып калам?
Рөстәм бераз Гүзәлдән күзен алмый карап торды.
– Ни хакына? Бушка берни дә булмый.
– Өйлән миңа, бер-ике ел яшибез дә аерылабыз.
Рөстәмнең кулыннан сыра банкасы төшеп китте, күзләре олыгайды, көтелмәгән хәлдән очкылык тотып куйды.
– Сиңамы? Сиңа өйләнгән кешенең башы ике булырга
тиеш, ә минеке берәү генә, анысы да буш, –диде пышылдауга күчеп.
– Ә син шул башыңнан колак кагудан курыкмыйсыңмы?
Я күршең хәленә калудан?.. Әнә теге машиналар синеке
белән минеке булачак.
– Син беләсеңме, моның өчен әти мине өйдән куып
чыгарачак. Заһир абый белән ни булачак? Әнә, аңа әйт, ул
өйләнсен, ул сине ярата.
– Мин аны яратмыйм. Аннан, ул моңа риза булмаячак,
аңа укырга кирәк.
– Таптың җүләрне, ә мин ник риза булырга тиеш соң
әле?
– Чөнки син миңа ошыйсың, – диде Гүзәл күзенә туптуры карап.
– Әнекәй генәм, миннән дә оста алдый! Тукта, сиңа ник
кирәк булды соң әле бу кәмит, кемне алдамакчы буласың?
Наилә белән Айдарның арасын боздың, хәзер Лилия белән
минем араны бозмакчымы?
– Бозылды инде, әллә кайчан елап кайтып китте ул. Мин
сиңа килешү тәкъдим итәм: син өйләнәсең, мин сине армиядән алып калам.
– Минем армиягә дә барасым килми, сиңа өйләнү дә ахмаклык. Теге вакыт Заһир абыйга бармак бөкмәгән булсаң,
әле уйларга булыр иде. Миңа өйләнергә иртә әле.
Шулчак беседка ишеге төбендә җилкәсенә сөлге салган – күрәсең, әле генә мунчадан чыккан – Гүзәлнең әтисе
пәйда булды. Әллә тыңлап торган, әллә соңгы җөмләне яхшы ишеткән. Сөзешергә җыенган үгездәй, әле Рөстәмгә, әле
Гүзәлгә карап алды. Рөстәм читенсенеп торып басты.
– Исәнмесез, Әхсән абый, – диде сырасын читкә этеп.
– Так... Нәрсә турында сүз бара монда, өйләнү турындамы? Кем кемгә өйләнергә тиеш?
– Беркем дә, Әхсән абый, болай гына сөйләшеп утырабыз.
– Гүзәл, синнән сорыйм, – диде бик каты гына итеп.
– Рөстәм синнән минем кулны сорарга курка. Әти, безгә
өйләнешергә кирәк.
Рөстәм тынсыз катып калды.
– Ник алай ашыгыч, укып бетерергә кирәк түгелме
башта?
Рөстәм, тагын ни ишетермен икән дип, Гүзәлгә текәлеп
катты.
– Әти, безнең бәбиебез була.
Рөстәм нидер аңларга да өлгермәде, күзеннән утлар чәчелде, виноград яфраклары арасыннан чыгып та очты, әллә
ниләр ватылган, кырылган тавышлар ишетелде.
– Кисәм, атам икегезне дә! Кара син аларны, ике икелдек нишләп йөриләр бит, ә?! Хәзер мин сезне!..
Рөстәм бик тиз ушына килде. Ничек, нинди тизлектә
ихатадан чыгып ычкынганын сизми дә калды. Өйләренә таба йөгерә-йөгерә:
– Вот җүләр, вот стерва, никләр бардым ияреп?! Уф,
күзне чыгара язды бит! – дип сөйләнде. Кайтып юынды да
кереп ятты. Яткач та тынычлана алмады. Бу Гүзәл берәр
нәрсәдән курка белә микән? «Безнең бәби була», ди. Тапты
шаярыр нәрсә. Әле дә качып өлгердем, мин сиңа өйләнәмме инде, стерва? Рөстәм болай гына котылганына сөенеп,
йокыга китте. Әле генә яткан кебек булган иде, әтисе
төрткәләгәнгә торып утырды.
– Ни булды, иртә бит әле, – дип тәрәзәгә карады. Тышта
яктырган.
– Да-а, шәп бизәгәннәр кияү егетен. Әйдә, чыгыйк әле,
анда сине көтеп торалар.
Рөстәм сагаеп калды, никтер әтисенең тавышы бер дә
ошамады. Ишек алдына чыгуга, Гүзәлнең әтисен күреп, шып
туктап калды.
– Чык-чык, миңа түгел, сиңа килгәннәр.
Әхсән абый бармагын күтәрде.
– Менә нәрсә, егетем, синең миңа өч тиенгә дә кирәгең
юк, тик бер бөртек кызымны пычратып ташларга да юл куймам! Качып та котыла алмассың, армияңнән дә табармын.
Менә шул, Илдус, буласы булган, килеп сорыйсыз да туй
ясыйбыз. Үземне адәм көлкесенә калдырырга бирмәм!
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.