Кышлар үтеп, йөрәкләрне җилкендереп яз килде. Кеше шул язга өмет баглый, әйтерсең, язда гына яңа тормыш башлана. Әмирҗан да язга әллә нинди өметләр белән керде, ул тормышка башка күз белән карады, чын яратуның барлыгына инанды, ул инде үз-үзенә ныклап ышанды, олыгайды, чын ирләрчә бер карарга килергә дә, акылдан язганчы, тизрәк бу газаплардан котылырга кирәк, дип уйлады. Әниләрен күн дерү җиңел булмас анысы, авыл халкына да бер сабантуй булыр, почмак саен авыз чайкарлар. Тик болар хәзер элекке кебек куркытмый иде, иң мөһиме – ул ярата, яратуы күкрәгенә сыймый, бөтен далага чыгып кычкырасы килә: «Әлфия,
Әлфия, син миңа һава кебек кирәк, су, кояш кебек. Аларсыз җир йөзендә яшәп булмаган кебек, синсез дә яшәп булмый».
Ах, нинди бәхет икән ярата белүләре! Ул хәтта аның балаларын да, Әлфиягә кагылган һәрбер нәрсәне ярата.
Җәйгә чыккач, ничектер, авыл читендә уйнап йөргән
Әлфисне күреп, машинасын туктатты.
– Әй, нишләп йөрисең монда?
– Менә, бозауны алып кайтам, – диде малай күзен
кысып.
– Әйдә, утыр, машина белән генә алып кайтабыз, – дип
аны машинага утыртып алды. Зур КамАЗ машинасына бер
дә утырып йөргәне юк иде Әлфиснең, ир бала бит, башы
күккә тиде, бозавын да онытты. Әмирҗан бозауны я төшеп,
я машинасын кычкыртып куды. Әлфияләр турысына җиткәч
туктады, «тагын кил, утыртып йөртермен», – диде дә китеп
барды.
Әлфиснең аягы җиргә тимәде.
– Әни, мин КамАЗга утырып йөрдем, – дип сөенеп өйгә
йөгерде, авызы колагына җиткән иде.
– Нинди КамАЗга?
– И-и, теге кем абый инде, әнә, китеп бара бит… Без
аның белән бозауны куып кайттык, ул тагын утыртып йөртермен диде.
Әлфия бер агарды, бер кызарды. Шул гына җитмәгән!
– Бүтән анда утырып йөрмә, улым ярыймы, беркемгә дә
утырасы булма! Икегезгә дә әйтүем, – дип кисәтеп куйды.
Әлфис авызын турсайтты.
– Ни булган утырып йөргәнгә?
– Ярамый, улым, әллә кемгә утырып китәрсең, каян
эзләрмен мин сине?
– Мин шул абыйга гына утырып йөрермен, – дип карышты Әлфис. Заһир олыларча:
– Җитте, әнигә каршы сөйләмә, – дип кырт кисте. Әлфис һаман бирешмәде.
– Алайса, әти алыйк, әнә, машина бар, ә йөртүче юк.
Әлфия бераз уйланып торды да:
– Ярый, улым, мин сиңа әти эзләп карармын, – диде.
– Әти эзләргә кайчан барасың?
– Соң, белмим инде, улым, менә Чаллыга барам бит,
бәлки шунда эзләрмен.
– Ә аның КамАЗ машинасы булырмы?
– Сорармын, улым, син ашыктырма, яме. – Әлфия тагын авыр хәлдә калды, баланың беренче генә соравы түгел
иде. Тик каян алырга соң ул әтине? Таһир кебек кешене шәм
белән эзләсәң дә табып булмый, ә Әмирҗан кебек азгынга
каберең якын итмәсен. Аннан, өйләнмәгән яшь егет аңа тиң
түгел. Эх, нишләргә соң? Аның үзенә беркем дә кирәкми
шул.
Җәй җитте, Әмирҗанның әтисе һәр елдагыча сүз башлады.
– Улым, утызга керәсең бит инде, өйләнергә уйламыйсыңмы? Картаеп бетәсең ләбаса, синең яшьтәшләрең өйләнеп бала үстереп яталар, ә син һаман койрыкны текә чәнчеп
йөрисең.
– Әти, ике балалы хатын алсам, ни диярсең?
– Әллә авылда кызлар беткәнме, авылда бетсә, шәһәрдә
күп алар.
Бермәлгә сүзсез калган әнисе дә телгә килде:
– Әстәгъфирулла, кайсысы сихерләде? Теләсә кем белән
йөри торгач…
– Ярый, анасы, тузынма, шаярып кына әйтә ул. Син,
улым, өйлән инде быел көзгә, җитәр, күп йөрдең.
– Ә шаяртмасам, ни диярсең?
– Без ишетмәдек, син әйтмәдең. Үз хатының, үз балаларың булсын, кирәкми безгә кеше хатыны, кеше балалары, – диде әтисе, шап итеп өстәлгә сугып.
Әйе, Сабир хаклы булган, нишләргә соң? Әлфия белән
ничек тә сөйләшергә иде бит. Үлчәү бүлмәсенә путевкага
көн дә керәләр, ул кеше арасында булса да, онытылып аны
күзәтә, күңелдән генә алтын төсле чәчләрен сүтә, яшел
күзләргә соклана; иреннәренә җиткәч, йөрәге дөп-дөп тибә
башлый, сискәнеп китә, бурлыкта тотылган малайдай, кызара, хисләреннән көчкә арына; ә бер сирпеп караса, ул көн буе
елмаеп йөри, ниндидер бәхет хисе, шатлык кичерә. Ярату
дигәннәре шул булса, үзе газап, үзе ләззәт икән…
Әлфия эшен бетереп кайтырга җыенганда гына Әмирҗан килеп керде, Әлфиянең күзләренә текәлде.
– Әлфия, сөйләшик, газаплама мине, теге вакытта дорфа кыланганым өчен гафу ит. Бер елга якын вакыт узды бит
инде, кичер, оныт...
– Онытырга? Беркайчан да! Синең кагылган кул эзләреңне һаман да юып бетерә алмыйм, җирәнгеч, күралмыйм
мин сине, азгын! Үз теләгеңә ирешкән булсаң, син хәзер
монда да тормас идең, сиңа мин түгел, үз горурлыгыңны
җиңү кирәк, син бит кире какканны яратмыйсың... – Әмирҗан авызын ачып катты, бер агарды, бер кызарды, ул моны
көтмәгән иде.
– Тукта, Әлфия, мин җирәнгечме? – Әмирҗан кечкенә
бүлмәдә арлы-бирле бәргәләнде, ярсыды, агарды-күгәрде. – Син аңлыйсыңмы ни сөйләгәнеңне? Мин синең алда
йөрәгемне уч төбенә салып торам, мә, теләсә нишлә, ул
синеке. Җирәнгеч, имеш, ә син йөрәк корты, яндырып бетердең бит җанымны! Соңгы тапкыр сорыйм – сөйләшик,
аңлашыйк, качма миннән, яратам бит мин сине! Ишетәсеңме, яратам! Газаплама, Әлфия син миңа кирәк, мин дә сиңа
кирәк булырмын.
Әлфия Әмирҗанның ут чәчкән күзләренә беренче тапкыр күтәрелеп карады, һичсүзсез, чибәр дә, кыю да, көчле
дә егет. Бәлки балаларына яхшы әти дә булыр иде. Тик ничек кенә булмасын, аңа тиң түгел иде шул. Әмирҗанның
әниләренең моңа беркайчан да риза буласылары юк, кабул
да итмәячәкләр.
– Юк, Әмирҗан, син миңа кирәкмисең.
Әмирҗан бермәлгә телсез калды, куллары асылынып
төште, матур күзләрне томан каплады, тамак төбенә төер
утырды, ни әйтергә белми басып торды, аннан ишеккә йодрыгы белән китереп сукты да борылып чыгып китте. Әлфиянең дә күзләренә яшь тулды. Улларына биргән вәгъдәсен
ничек үтәр соң ул?
Әмирҗан чыгып киткән ишектә Сабир күренде, аңа
Әлфиянең хәле аңлашыла иде, ул да бит тере кеше, аңа да
җылы кирәк. Бу чибәр егетнең мәхәббәт давылына эләгеп
китүдән аек акыл гына тота Әлфияне.
– Бәлки уйлап карарсың, Әлфия, яхшы егет ул, гомер
буе ялгыз яшәмәссең бит.
– Ярый, Сабир, кайтыйк, – диде Әлфия күз яшьләрен
сөртеп, – һавада очканчы, җирдә яшик, безнең җыр җырланган инде.
Әмирҗан Әлфия яныннан чыккач, кая барып сугылырга белмәде, Әлфиянең сүзләренә рәнҗеде, үпкәләде, ачуы
да килде, үзалдына тузынды. Нинди ахмак сүзләр! Бүтән
кешеләр әйтсә, исе дә китмәс, колагына да элмәс иде. Әмирҗан хурланды, ачуы кайнады, кара тузан туздырып машинасы белән арлы-бирле чапты, ник чапканын үзе дә аңламады.
Ярый, чукынып китсен, миңа кызлар да бетмәс, дип үзен
юатты. Чынлап та, клубта кызлар аны колач җәеп каршы алдылар. Тик Әмирҗан хәзер бер кызыгын да тапмады, йөрәге
дә беркемгә тартмады. Бәлки беренче тапкыр – ул башын
иеп, клубтан туры өенә кайтып китте.
Көн артыннан көн үтте, ул Әлфиягә якын бармады,
бәйләнмәде, читтән генә күзәтте, карашын да беркемнән
яшермәде, күз карашы белән иркәләде, сөйде, сокланды;
аның янында һәр мизгелдән үзенә ләззәт тапты. Юлына
берәрсе аркылы чыга күрмәсен, аямаячак иде.
Әлфиянең кече малае, җай чыккан саен Әмирҗанның
машинасына утырып йөри иде. Баланың сөенече эченә
сыймый, аңа карап Әмирҗан сөенә. Бәлки шушы бала аркылы үтеп керер Әлфия йөрәгенә? Ул аңа шәһәрдән тәмле
әйберләр алып кайта, утыргач, сыйлый, бала сөенә, икенче
көнне тагын качып кына янына килә. Тик Әлфия тиз аңлап
алды егетнең хәйләсен. Ул беркөнне улының машинадан
төшкәнен күреп калды.
Машинаның амбарга керүен күрү белән каршысына
йөгереп чыкты.
– Төш монда, – диде ачу белән Әмирҗанга. Әлфиянең
ачудан күкрәкләре бер менде, бер төште, күзләре ут чәчте.
Әмирҗан Әлфиядән күзен алмады, ул нидер кычкырды,
янады – бер сүзен дә ишетмәде, аңламады. Ул ачуланганда да шундый чибәр, шундый сөйкемле иде. Әмирҗан бер
адым алга атлады да Әлфияне кочаклап күкрәгенә кысты,
ашыкмыйча, татлы итеп, бөтен хис-тойгыларына бирелеп,
хатынның иреннәреннән үпте. Моны көтмәгән Әлфия Әмирҗанның киң күкрәгенә кереп чумганын сизми дә калды. Ул
шундый татлы, озак итеп үпте, Әлфия карыша да алмады,
башы әйләнеп китте, гәүдәсен кысып тоткан көчле кулларга
буйсынды. Ул беренче булып аңына килде: кеше күрсә?! Бар
көченә Әмирҗанны этеп җибәрде дә читкә тайпылды, йөзе
кып-кызыл булды, әйтәсе сүзен дә онытты, югалып калды,
шушы куллар астында гәүдәсенең җебүенә оялды, үз-үзенә
ачуы килде, нишләргә белмичә Әмирҗанга карады. Егет аннан көлмәде, аның күзләре тулы сөю һәм ялвару иде. Әмирҗан Әлфиянең никадәр назга сусаганын аңлады, табигать үзенекен итә, аннан өстен булып булмый шул. Әмирҗан
олы итеп ачылган яшел күзләрдән ачык китап кебек укыды.
Моны Әлфия дә аңлады, гарьләнеп торып йөгерде, үз бүлмәсенә кереп бикләнде, бөтен тәне калтыранды, бите ут булып
янды, һич тынычлана алмады, үз-үзен кулга алырга тырышты. «Юк, барыбер синеңчә булмаячак», дип пышылдады.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.