– Кодаларда, балам, кодаларда. Иртәгә үк килеп җитәрләр, йокла, – дип әнисе күз яшьләрен сөртте. Ул сөяк белән
тирегә калган кызына бик озак карап утырды. Әле бит яңа
утызга гына керә, ә күпме кайгы кичерде! Я Аллам, көч бир балама, үзең ярдәмеңнән ташлама без гөнаһлы бәндәләреңне! Аннан күз яшьләренә ирек бирде. Соңгы ике елда алар
күп еладылар, башта Таһирның үлеме тетрәндерде, аннан
Әлфиянең акылдан язуы, ике баланың ятим калуы Сәгыйдә
апа белән Сәлим абзыйны аяктан екты. Икесенең дә ап-ак
булып чәчләре агарды. Менә хәзер кызларының төн уртасында кайтып керүе бердән сөендерсә, икенчедән шикләндерде.
Терелгәнме ул, юкмы? Иртәгә уянгач тагын ни кылыр?..
Сәгыйдә апа белән Сәлим абзый утны яндырмый гына,
кызларының йокысын саклап утыра бирделәр. Тышта акрын
гына таң атты, тәрәзәгә кояш нурлары бәреп керде.
Икесе дә тагын бер килеп чаршау читен ачып карадылар. Әлфия ничек ятса, шулай селкенми дә йоклый иде,
тәрәзәдән төшкән кояш нурлары, танышын тапкандай, Әлфиянең кыска җирән чәчләре белән уйный.
Сәлим абзый иртәнге чәйне эчте дә Гариф кодаларына
китте, аларга Әлфиянең кайтуын хәбәр итте.
Заһир мәктәптән кайтуга, әбисе аны елмаеп каршы алды.
– Утыр, улым, менә кайнар коймак белән чәй эч, аннан
мин сиңа бер сүз әйтәм.
Өстәл артына аякларын бөкләп менеп утырган Заһир
кара күзләрен әбисенә текәде. Аз сүзле Заһирның эчендәге
уйларын күзләреннән укырга була иде. Менә хәзер дә баланың карашы тулы сорау, моны хәтта кечкенә энесе дә белә,
кайвакыт абыйсы эченнән ни уйлаганны энесе кычкырып
әйтеп сала. Әле дә тиктормас Әлфис килеп абыйсының колагына пышылдады:
– Сәлим бабай килде, әни кайткан, йоклый дип әйтте.
Заһир күзләрен тутырып бер энесенә, бер әбисенә карады, сикереп торды да бер кат күлмәк һәм оекбаштан чыгып
чапты.
Заһир, күзенә ак-кара күренмичә, ике урам аша яшәгән
Сәлим бабаларына томырылып чапты, кечкенә йөрәге сикереп чыгардай булып типте. Әнисе элекке кебек әбисе белән
тәрәзә төбендә чәй эчеп утырадыр кебек тоелды. Тик аш
бүлмәсендә әбисе үзе генә иде, баланың йөрәге тагын жу
итте – алдаганнар! Оныгының сораулы карашын күреп, әбисе:
– Килдеңме, улым? – диде елмаеп.
– Әни кая? – диде Заһир көчкә тын алып.
– Әйдә, улым, тик әниең бик арыган, йоклый, уятма,
яме. – Сәгыйдә апа акрын гына чаршауны тартты, чәчкәле
түшәктә яткан ап-ак чырайлы әнисен күреп, Заһир сискәнеп
китте.
– Бу әниме? Аның чәче кая? – дип пышылдады.
– Башы бик авырткач, җиңел булсын дип кистергән. Үсә
ул, улым, курыкма.
Заһир акрын гына караватка якын килде, йомшак кына
итеп әнисенең башыннан сыйпады, бу ябык хатынның әнисе
икәненә ышану авыр иде аңа. Заһир әнисе яныннан китмәде,
янәшәсенә утырды да уянганын көтәргә булды. Үзе әнисенең
йөз-чалымындагы һәр сызыгын, һәр чәч бөртеген дикъкать
белән күзәтте. Әнисе чирли башлагач, аңа гел Таһир дип
эндәшә иде, хәзер таныр микән? Ул чак кына кагылып әнисенең ябык битеннән сыйпады, ул шундый кайнар иде, әллә
һаман чирли микән?
Заһир абыйсы артыннан Әлфис тә килеп җитте, акрын
гына чаршау артыннан башын тыкты, әле абыйсына, әле
караватта яткан әнисенә үрелеп карады. Аннан пышылдап
кына:
– Абый, бу әниме, ул бит абый кешегә охшаган, чәче дә
юк, – диде.
– Әни, – диде Заһир йомшак кына аның чәченнән сый
пап, – терелгәч, тагын үсә ул. Якынрак кил, менә әкрен генә
сыйпап кара әле.
– Юк, мин куркам, уянса?
– Уянсамы, ул безне күрер дә, ай, улларым килгән, дияр. – Бәләкәй Әлфис курка-курка үрелеп, әнисенең тырпаеп
торган кыска чәченә кагылды да кулын кире тартып алды.
Ул инде әнисен юньләп хәтерләми дә иде.
Әлфия уянмыйча кичкә чаклы йоклады да йоклады.
Кемдер иркәләп аның чәченнән сыйпый, куллары шундый
йомшак. Ул көч-хәл күзен ача төшеп:
– Таһир, – диде дә күзен йомды, – тагын иркәлә әле,
кулларың шундый йомшак, җылы.
– Әни, бу мин, Заһир, – диде улы сөенеп, әнисенең
муеныннан кочаклап. Әнисе тагын нидер мыгырданды, ыңгырашып куйды. Заһир бераз аңа карап торды да маңгаена
кулын куйды.
– Бар, әбине чакыр, – дип энесенә төртте.
– Ни бар, әллә уяндымы әниегез?
– Әби, әни ут кебек яна, әллә чирли микән?
Сәгыйдә апа кабат-кабат кызының маңгаен тотты, градусник куеп карагач, аһ итте.
– Әтисе дим, әтисе, йөгер, врач алып кил, температурасы кырыкка җиткән бит!
Табиб килеп карагач, «үпкәсенә салкын тигән, больницага салырга кирәк», диде. Сәлим абзый аңа теше-тырнагы
белән каршы төште.
– Юк, беркая да җибәрмим, шушында дәвалагыз, бүтән
бернинди больницага да җибәрмим.
– Алай ярамый бит, Сәлим абзый, мин монда гына берни дә эшләтә алмыйм.
– Теләсә нишләт, тик җибәрмим. Бер бирдем инде, ике
ел дигәндә кайтты. Юк, шунда дәвала, булырга тиеш бер
җае. – Сәлим абзый авыр сулап урындыкка утырды. – Игечиге булырга тиештер бит бу газапларның. Ялынып сорыйм,
кара бу күзләргә, – дип, балаларга ишарә ясады. – Алып
китмә. Көн-төн көттеләр әниләрен, мәхрүм итмә шуларны,
дәвала өйдә генә.
Аптырашта калган яшь табиб кыз тагын чаршау артына
кереп чумды. Ничек ярдәм итәргә?
– Ярый, мин хәзер дарулар алып киләм, ә сез, Сәгыйдә
апа, уксусны суга болгатыгыз да тәнен шуның белән ышкыгыз, – дип чыгып йөгерде. Бераздан кирәк-яракларын, уколларын, даруларын алып кире килде.
Әлфия биш көн буе бәргәләнде, утта янды, аның акылындамы, юкмы икәнен дә аңларлык түгел иде. Ыңгыраша, яна, Таһирны чакыра. Аның исемен ишеткән саен өй
эчендәгеләр мышык-мышык елыйлар. Заһир әнисенең баш
очыннан да китмәде.
Биш көн дәвамында Әлфия үлем белән тартышты, күпме ятканын да аңламады, әллә саташты, әллә төш күрде.
Матур аланда Таһир белән куышып уйныйлар, имеш, Таһир
ап-ак киемнән икән. Әлфия Таһир артыннан йөгерә, тик тота
алмый, «кая барасың, көт мине», дип кычкыра. «Юк, Әлфия,
сиңа иртә әле, иярмә, мин инде үлгән, ә сиңа балаларны үстерергә кирәк, өйгә кайт, Әлфия, өйгә», диде дә Таһир томанга
кереп югалды. Аның урынына ак чәчле урман әбисе генә калды: «Мин сине кисәттем, әле газапларың бетмәгән, нык бул,
син чирне җиңдең, кайт бу фани дөньяга, ач күзеңне». Ул
күзен ачарга тырышты, тик бөтен нәрсә шәүлә генә булып
күренде. «Әни-әни» дигән тавыш килгән кебек, бер шәүлә
аның өстенә иелгән. Авызына салкын су эләккәч, Әлфия
уянып киткәндәй күзләрен олы итеп ачты. Бала аның авызына калак белән су сала, үзе җаны белән әнисен чакыра иде.
Ул шунда гына үз аңына килеп, улын исенә төшерде, көчхәл пышылдап, «улым, Заһир», диде. Әнисенең тавышын
ишетеп, улы: «Әни-әнием, ач күзеңне, ач, җитәр йокларга,
уян», – дип тырыша-тырыша әнисенең битләрен сыйпады,
башын кочаклап алды.
Әлфия баласының өзгәләнүен тоеп ятты, күзләреннән
мендәренә кайнар яшь тәгәрәде. Таһирны югалту кайгысы
акылын томалады, балаларын да оныттырды, Ходаем, бү
ген Таһир артыннан китеп бара язды бит, балалары кемгә
калыр иде? Ярылган иреннәре белән Әлфия көчкә иренен
кыймылдатты, «улым, кил якынрак», дип пышылдады. Заһир, әйтерсең, шуны гына көткән, әнисе янына менеп ятты
да муеныннан кочаклады:
– Әни, син бүтән безне ташлап китмәссең бит?
– Юк, балам, – диде зәгыйфь кенә тавыш белән Әлфия.
Улының бар авыр кайгы-кичерешләре аның үз җаны аркылы
үткәндәй булды. – Мин сезнең белән, сезне хәзер беркем дә
рәнҗетә алмас! – Әтисе үлгәннән бирле тынычлап йокламаган бала әнисе куенында беренче тапкыр изелеп, тынычлап
йокыга китте.
Әлфиягә эре тир бәреп чыкты, үзе дә йомшарып, йокыга китте.
Бәләкәй Әлфис кенә күп нәрсәне аңлап бетерми иде,
тик шулай да абыйсы аңа әнисен онытырга бирмәде, җай
чыккан саен, «әни кайткач, әни кайткач», дип сөйләде. Шуңа
күрә Әлфискә әни кайткач бу дөнья бик матур булырга, ни
дә булса үзгәрергә тиеш тоела иде. Менә ул урамда уйнап
арыгач, өйгә кереп ашады, абыйсының әнисе белән кочаклашып йоклап ятканын күреп, башта бик озак карап торды,
аннан әнисенең аяк очына менеп утырды. Әзрәк үзалдына
нидер уйлангач, ул да әнисенең икенче ягына менеп ятты,
әнисенең кыска чәчен сыйпап карады. Күтәрелеп, янә бер
абыйсына, бер әнисенә карап ятты-ятты да әнисен кочаклап
йокыга китте.
Әлфияне карарга килгән табибның бу күренешне күреп
күзенә яшь тулды. Балалар да, Әлфия дә тынычлап йоклыйлар, Әлфиянең тән кызуы да төшкән, ул шыбыр тиргә батып
ята, алар өчесе дә ниндидер җан тынычлыгына чумганнар…
Әлфия бер атнадан тышка чыгып йөри башлады, Заһирның
шатлыгы эченә сыймады, ул беркөнне әнисенә:
– Әни, өйгә кайтыйк, минем үзебезнең өйдә яшисе килә,
мин сине үзем карармын, – дип ялынды. Әлфиянең үзенең дә
кайтасы килә, тик аны анда көткән ялгызлык һәм чынбарлык
куркыта, ул бу хакта таң атса уйлый, кич ятса уйлый.
Ул бүген бер ныклы карарга килеп, урамга чыкты. Кеше
аягы йөри башлаганчы дип, таң атуга тиз-тиз өенә атлады.
Арт капкадан йортына үтте. Ачкычны табып, тышкы ишекне
ачты да урман әбисе әйткән бозымны эзли башлады. Капшый торгач, чынлап та, бер төргәк килеп чыкты. Әлфияне
башта курку биләп алды, әйтерсең, кулын пешерә – куллары
калтырый башлады. Тизрәк илтеп күмәргә дигән уй белән
бакча артына ашыкты, әллә куркудан, әллә ашыгудан, тагын
башы авырта башлады. Төргәкне учына кысып, күзен йомды, күзалдында ниндидер хатын-кыз шәүләсе пәйда булды,
ул аңа бик тә таныш кебек тоелды. Әлфия куркып күзен
ачты, бу ни хәл, әллә тагын акылдан язам инде дип, әрәмәлек буена төшеп йөгерде. Кеше аягы басмас җир кайда бар
икән соң ул? Кулындагы төргәге белән ары чапты, бире килде, бер җиргә тирән чокыр казып, әби кушканча, «кемнән
килгән – шуңа китсен, кем ясаган – шуңа кайтсын» дип
калтырана-калтырана тизрәк күмеп, кире ашыга-ашыга өенә
кайтты. Иң тәүдә тәрәзә капкачларын ачты, капка терәвен дә
алды, өйнең эченә үтәргә йөрәге җитмәде. Шулай да балалар
кайтканчы үз-үзен әзерләргә, ныгырга кирәк иде. Әлфия бар
көчен җыеп өй ишеген үзенә тартты, өйдәге салкын һава биенә бәрде. Ишекне ачык калдырып, эчкә атлады, өй уртасына басып, тирә-ягына каранды. Акрын гына үзләренең йокы бүлмәсенә узды, бу киң караватны алгач, алар бер ай гына
йоклап калдылар. Кич җитсә, Таһир балалар белән бергә
шунда ауный, шаяра, бу бүлмәдә көлгән, чыр-чу килгән тавышлар яңгырап торыр иде. Истәлекләр йөрәкне актарды,
тамакка утырган төер зурайганнан зурайды, күзне яшьле томан каплады. Әлфия йомшак кына итеп җәймәне сыйпады,
күзе Таһирның почмакта эленеп торган, сабантуйга алган
яңа костюм-чалбарына күзе төште. Киемнәрдән күзен алаалмыйча, хәлсезләнеп, алар алдына тезләнде.
Дәвамы бар
Зифа Кадырова.