Сельские нивы
-5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
23 Августа 2024, 12:05

Синсез килгән язлар

Зифа Кадырова. Ахыры. – Ишеттеңме әле, кызым, авылның теге таралып яткан фермаларын тергезәләр, ди. – Ишектән керә-керешкә Алсуның әнисе, шатлыгын яшерә алмыйча, яхшы хәбәрен чыгарып салды. – Бер миһербанлысы шул җимерек фермаларны сатып алган да аякка бастырмакчы, ди. Их, элеккеге заманнар кайтсын да, авыл гөрләп яшәп китсен иде. Авыл бит яшьләрсез картаеп бара. Эш урыннары булса, кешеләр дә эш эзләп авылдан чыгып китмәс.  

Синсез килгән язлар
Синсез килгән язлар

– Ишеттеңме әле, кызым, авылның теге таралып яткан фермаларын тергезәләр, ди. – Ишектән керә-керешкә Алсуның әнисе, шатлыгын яшерә алмыйча, яхшы хәбәрен чыгарып салды. – Бер миһербанлысы шул җимерек фермаларны сатып алган да аякка бастырмакчы, ди. Их, элеккеге заманнар кайтсын да, авыл гөрләп яшәп китсен иде. Авыл бит яшьләрсез картаеп бара. Эш урыннары булса, кешеләр дә эш эзләп авылдан чыгып китмәс.

Бу хәбәр, чынлап та, зур шатлык иде. Язгы якта авыл җанланып китте. Машина-машина төзелеш материалы кайтты, эшсез йөргәннәргә эш булды. Фәнил ике атна инде әтисенең мал-мөлкәтен үзенә күчертеп йөри. Авыл очында башланган төзелеш ягына күз салгалап ала. Халыкның бар сөйләшкәне шул ферма. Әле районнан кайтты да, әнисе белән чәйгә утыруга, капка төбенә такси килеп туктады. Бер секундта улыннан җилләр исте. Алсу да тәрәзәгә капланды. Фәнил, очып чыгып, Чәчкәсен күтәреп әйләндерә дә башлады.

–  Менә кайда ул бәхет! – дип елмайды әни кеше. – Күрәсең, Мәскәүдә юк мондый егетләр, үзе эзләп кайткач. – Таксидан әллә ничә чемодан чыкты. – Әһә, йортка яңа хуҗабикә дә кайтты. Әйттем бит, мәхәббәт җир чигенә дә илтә, дип.

Фәнилнең кайтканын ишеткәч, Илшат аны үзенә чакыртып алды, тик кабинетка түгел, ә шул таралып беткән фермалар янына. Ул аңа, күптәнге танышыдай, кул биреп исәнләште:

– Бик шатмын синең кайтуыңа, бик дөрес эшләгәнсең. Минем сиңа ике тәкъдимем бар. Менә берсе – син шул фермаларны аякка бастырып, авылны яшәтеп җибәрәсең, икенчедән, әтиеңнең эшен дәвам итәсең. Мин ышандым синең кайтасыңа, шуңа эш башлап маташам. Сез бит – икегез дә программистлар, монда да программа төземичә эш башлап булмый. Ә минем теләк – заводның үз ярдәмче хуҗалыгын булдыру. Ну, ничек, эшләп карыйбызмы?

– Минем бит тәҗрибәм юк, мондый зур эш башларга, – диде Фәнил, аптырап.

– Мин дә бит – инженер. Үҗәтлек кирәк, бу синең туган җирең, син күтәрми кем күтәрсен!

Фәнил бермәл уйланып торды.

– Илшат абый, ә сезгә ник кирәк соң бу мәшәкатьләр, сез бит бу як кешесе түгел?

–  Дөресен әйтимме, мин әниегезне яратам, ә ул туган авылын, үзе корган нигезен ярата. Мин аны йол-кып-куптарып алып китә алмыйм. Җаны монда кала. Коры, җансыз гәүдәне янында бәйләп тотудан ни файда, миңа ул җаны, йөрәге, уй-хисләре белән кирәк. Әтиегез яхшы кеше булган, аның урынын яулау җиңел булмас, дип уйлыйм. – Ул бераз Фәнилгә текәлеп карап торды да: – Озакламый әниеңне моннан алып китәм, аның күңеле тыныч булсын өчен син бу җирдә хуҗа булып калырга тиеш, – диде. – Мәхәббәт, дустым, фермага түгел, айга да юл салдыра, – дип елмайды. – Бизнес-план төзегез дә миңа килегез, тормышны шулай бергә җигелеп тартсагыз, кызык та, татлы да булыр, бернинди Мәскәү дә кирәкмәс, – дип, китеп барды.

Ул киткәч тә әле Фәнил озак кына уйланып торды да фермаларны хуҗаларча әйләнеп чыкты. Әйе, эш күп, тәҗрибә юк, аңа каравы, әтисе урынына калган акыллы теләктәше бар. Бүгенге очрашудан соң ул Илшатка олы ихтирам белән карый башлады. Илшат абыйсы әнисенең йөрәген яулау өчен тырыша, ә Фәнил Чәчкәсе аны тагын да ныграк яратсын өчен, ихтирам итеп горурлансын өчен нәрсәләр эшли ала соң? Әйе, ул да шушы җирне үз итеп яратсын иде, шул чакта алар бу авылны гөл бакчасы итәчәкләр.

Кичен ул Чәчкәне шушында алып килде.

– Илшат абый: «Фермаларны тергезеп, маллар үрчетеп авылны яшәтеп җибәрегез», – ди. Син ни диярсең?

Фәнил Чәчкә хәзер борын җыерыр дип сагаеп калды. Уңай җавапка өмете бик аз иде, дөресен генә әйткәндә, моңа үзе дә әзер түгел. Ул – сабыр кыз, һәр эшне уйлап эшли, егет аның шул ягын ныграк та ярата, чөнки үзе кабаланучанрак холыклы. Чәчкә акрын гына алга атлады. Алар бөтен абзар тирәләрен йөреп чыктылар. Ни аңлый инде бу шәһәр баласы дип, Фәнил Чәчкәгә карап-карап алды. Ә кыз, йөрде-йөрде дә:

– Кайтып Интернеттан карыйк әле, башка фермерлар нәрсәдән эш башлады икән? – диде.

Ул кәләшенә карап шаккатты:

– Нәрсә дидең, ялгыш ишетмәдемме? Чәчкәм, әллә син ризамы? – Аны үзенә борып, күзләренә карады.

Чәчкә, аның аптыравын күреп:

– Син кайда, мин шунда, син шуны һаман аңламадыңмыни әле? – диде.

Фәнил шатлыктан кычкырып көлеп җибәрде дә, кызны күтәреп әйләндерә башлады. Аның бар шикләре юкка чыкты. Шундый кешеләр ярдәм итәбез дип торганда, ник әле туган авылны аякка бастырмаска?! Кем дә булса моны эшләргә тиештер бит, ә ник алар түгел? Чәчкәсенә башка караш белән, яратып та, сокланып та карады:

– Алайса, алга!..

Алар алдагы бер атнаны баш та күтәрмичә интернет-тә утырдылар. Тәүдә бизнес-план төзергә, аннан банктан кредит алырга. Каян арзан материал табып, нинди абзарлар төзетергә, нинди мал тотсаң үтемлерәк? Олы эш башлаганчы вак мал асрарга туры киләчәк. Элеккеге колхоз аксакалларын – агроном белән зоотехникны – табып киңәшләшергә кирәк булыр.

Балаларның шулчаклы мавыгып эшләүләрен күзәткән Алсу да түзмәде, яннарына килеп, өстәл тулы кәгазь өеменнән бер матурын алды. Фәнил, әнисе янына килде:

–  Күр, әни, яңа ферма нинди булачак. Тирә-ягы асфальт, бернинди пычрак юк, туфли белән генә йөрешле.

– Тиресе кая соң моның?

– Ә тиресне без, әни, америка суалчаннары кайтартып, эшкәрттереп, ашламага әйләндереп басуга чыгарачакбыз, артканын сатачакбыз, бернинди ис, саз булмаячак.

Алсуның тирессез, сазсыз ферма күргәне булмагач, бу әйбер аңа фантастика кебек тоелды, үзалдына елмаеп куйды. Ул бераз яшьләрне күзәтеп торды, аларның күзләре ут яна, алар яңа тормышка ашкына. Планнары зурдан, берүк берәр денсезе канатларын гына сындырмасын.

 

* * *

Фәрхәднең якты дөньядан китүенә дә ел тулды. Өйнең зур бүлмәсенә озын-озын өстәлләр куеп, сый-нигъмәт әзерләнде, бөтен авыл халкы чакырылды. Фәнил дә әтисенең яраткан ак түбәтәен киеп, йорт хуҗасы буларак, авыл картларын каршы алып торды. Ярдәмгә кайткан Фирая, Алсуның аңа сокланып торуын күреп:

– Күз тидермә! – дип кисәтте. – Әйе, уллар да кирәк, кызлар да. Йортта ир-ат заты булсын шул. Без, Алсу, синең белән бәхетле, яхшы, игелекле балалар үстергәнбез.

– Уллар, әтисез калгач, ир булалар икән, иркә малайдан гаилә башлыгына әйләнде дә куйды, шуңа сокланып карап торам, күрче, үзен гел әтисе төсле тота, хәтта тавышы да шуныкы. Киленне күр, бигрәк сөйкемле бала. Шәһәр баласы булса да, яхшы татар гаиләсендә тәрбияләнгән. Аларның бәхете – безнең бәхет.                       

Кешеләр килә торды, китә торды. Халык аштан таралып беткәч, мулла абзый Алсуны үзе янына чакырып алды да, каршысына утыртып:

– Балакаем, сиңа бүген зур ихтирам белән килдек, мин генә түгел, бөтен авыл халкы. Син бүген бөтен авыл алдында ир хакын күтәрдең. Хыянәтне бар кеше дә кичерә алмый. Аның хыянәтен теге вакытта авыл да кичерә алмады, минем килеп яңа никах укырга көчем җитмәде. Күрәсең, Ходай да каршы булгандыр, никахсыз яшәделәр бит. Бүген күп кеше синең кылган гамәлләреңне хөрмәт итеп килде. Күп кенә ирләргә, хатыннарга үрнәк булдың. Рәхмәт, балам, олы йөрәкле, сабыр, акыллы булганың өчен. Аллаһ сине ташламас, амин, – дип дога кылды.

Мулла абзыйны озатып куйгач, Фәнил:

– Әйдәгез, әтинең каберенә барып кайтыйк, – дип зиратка алып китте.

Матур чардуган, яңа кабер ташы. Фирая акрын гына күз йөртеп чыкты, барысында да сагыш, күз яше. Ә бит ул кайтмады Газинурның каберенә, зурлап елын үткәрде, тик каберенә кайтмады. Балалар үзләре генә кайтып килделәр. Ник кайтмый, кичерә алмыймы? Ике ел үтте – йөрәгендә йодрык чаклы төер утыра, һәм ул зурайганнан-зурая, вакыт-вакыт йөрәге-үпкәсе барысы актарылып авырта. Гафу итә алмау үпкә чиренә китерә, диләр, бәлки, анда да шул чир башлангандыр.

Зираттан әйләнеп кайтканда, кояш баеп килә иде. Менә тагын бер көн, тагын бер ел үтте. Иртәгә тагын көн туар да, тормыш дәвам итәр, ә кемнәрнедер яңа тормыш көтә иде.

 

* * *

Алсу бүген иртә уянды, никтер йөрәге урынында түгел. Кичәдән калган ризык та җитәрлек, шулай да коймак туглап куйды. Аяк очына гына басып, Айназы янына кереп карап торды, таралып йоклый, их, йокы кешегә аң кергәнче генә татлы, гамьсездер!

– Йокла, улым, йокла! – дип, өстенә япты да тышка чыгып китте.

Өйдә әле тып-тын булса, ихатада кош-корт чыр-чу килә, таң ата, тормыш кайный иде инде.

Көн чалт аяз, Алсу табигатькә колак салып тора бирде. Әйе, Җир әйләнә, кошлар, бөҗәкләр, бөтен җан иясе хәрәкәттә. Иң татлы йокы вакытында ул йөри, кая барып сугылырга белмичә. Бәлки, Ул бүген үк килмәс, бәлки, бөтенләй дә килмәс. Килмәсә, ул чакта нишләргә, килсә нишләргә... Йә Ходай, миңа нишләргә соң? Былтыр сүз бирде бит! Көтми түгел көтә, тик куркыта.

Төшкә чаклы сәгатькә карый-карый үзенә-үзе урын тапмады. Ә төшке ашка Фәнил белән Илшат килеп кергәч, нәрсәгә тотынырга белмичә югалды да калды, бер кызарды, бер агарды. Илшат та аңардан күзен алмый тора. Алсу ирнең өс киеменә күз салды. Ул спорт чалбары белән ак футболкадан, аягында кроссовка, яшь егетләр кебек. Фәнил, аларның хәлен аңлап, Чәчкә белән икенче бүлмәгә чыгып китте. Илшат кыяр-кыймас кына Алсу янына килеп басты:

–  Исәнме, әнисе, мин килдем, син әзерме? – диде, икесе генә ишетерлек итеп. – Мин бик матур алан таптым, анда шундый матур, җиләклек, барып кайтабызмы?

Алсу зур яшел күзләрен аңа күтәрде:

– Айназ беләнме?

– Айназ белән, ансыз беркая йөрү юк!

– Ярар, алайса.

Алсу каушаудан нигә барып тотынырга белми газапланды. Караса, өйдә беркем юк икән бит, барысы да бакчадалар. Балалары янына Илшат белән чыккач, тагын да ныграк каушап калды. Аның дулкынлануын күреп, Фирая телгә килде:

– Фәнил мине илтеп куяр, Чәчкә дә кибеткә барасы бар, ди. Сез дөнья көтә башласагыз да була, – дип елмайды.

Барысы да тизрәк чыгып китү ягын карадылар. Фәнил Айназны Илшатның кулына тоттырды:

– Арыдым, кермәгән тишеге юк, хәзер сез чабыгыз.

Кулына бала килеп эләгүгә, Илшат сөенечтән тынсыз калды, бу көнне ярты ел көн-төн күз алдына китереп күпме хыялланды бит ул, ярты ел гына түгел, гомере буена көтте ул бу көнне.

Илшат аларны искитмәле матур аланга алып килде, түшәлеп яткан җиләклек. Бар табигать ниндидер рәхәт дулкында тибрәлә, бал кортлары гөжли, ак ромашкалар, күк кыңгырау чәчәкләре, чак кына чайкалып, йомшак кына искән җилдә иркәләнә. Шулчак борынга пешкән җиләк исе килеп бәрелә, ах, нинди сихри дөнья! Ерак түгел яңа туган колыны белән бер күк бия йөри. Колын нәзек тәпиләре белән дөнья бетереп чаба-чаба да, иркәләнеп килеп, анасының җиленен төртеп имеп китә. Дөньяда шуннан да матур күренеш бар микән?! Барысы да шуны хозурланып күзәтеп тордылар.

Алсу баланы җиргә төшерде, ә ул бераз гына карап торды да, шул колындай чабулап, очкан күбәләкләрне куаларга тотынды, үзе кычкырып көлә, үзе йөгерә, егыла-тора чаба, тагын егыла. Инде дә иркенлек иде бу далада, анда кермә, монда тимә дип тыючы юк, чап та чап. Айназның да, яшь колынның да тормышларында беренче сихри тылсымлы аланнары. Күп еллар үткәч тә алар шушы беренче аяк баскан аланны сагынып киләчәкләр.

Алар, бик канәгать булып, баланы күзәттеләр. Алсу белән Илшат та үз колыннарын иреккә җибәрделәр. Ә ни аермасы бар соң: колын ни, яшь бала ни. Алар әле бу тормышның чуар якларын белмиләр, бу яланда әниләре янында бернинди куркыныч янамый, тормыш шундый матур, дөнья шундый киң!

– Их, гел шулай матур булса иде бу дөнья! – дип, Илшат та бала артыннан иярде.

Бу мизгелдә аның шатлыгы күкрәгенә сыймый иде. Алсу, чиләк алып, җиләк җыярга утырды. Куллары җыйды, күзләре гаиләсен күзәтте. Әйләнеп килгәндә әтисенең дә, улының да кулында кып-кызыл җиләк тәлгәшләре иде, алар икәүләшеп Алсуның алдына килеп тезләнделәр.

– Әйдә, әннәгә җиләк ашатыйк әле, менә шушысын, иң кызылын, эресен өзеп каптырыйк әле, – дип, иң эре җиләкне Илшат Алсуга бирде, икенчесен – Айназга. Илшаттан күреп, бала да, җиләкне өзеп, әнисенә каптырды.

Алсу аны:

– Рәхмәт, улым! – дип, үбеп алды. Илшат та, битен сузып:

– Мине дә, әнисе, – диде.

Алсу, көлеп, чуп итеп аның да битеннән үпте, Айназ да, әнисе артыннан кабатлап, Илшатның битенә үрелде.

Ирнең бу көтелмәгән хәлдән күзенә яшь тулды.

– Алсу, – диде йомшак кына аның беләгенә кагылып, – мин сезне шундый сагындым, мин сиңа шушында булган бар кыр чәчәкләрен бүләк итәм, ә җиләген үзем җыеп бирәм. Мин әлләни матур сөйли дә белмим, әнә сабан тургайлары сайрый, мин сайрый икән дип уйла, минем йөрәгем шулай сайрый!

Алсу елмаеп куйды, кыен икән шул бу яшьтә хистә аңлашу.

– Каян таптың мондый матур аланны, бигрәк матур, рәхәт монда!

– О-о, гомерем буена эзләдем мин бу аланны, без ел да монда киләчәкбез, картайганчы, син риза булсаң...

Күзләр күзгә бәйләнде, башлары әйләнде, сагынып көтеп алган мәхәббәт чаткылары чатнады, хисләр дулкыны уйнады шушы искитмәле матур аланда. Сабан тургайлары сайраган, чикерткәләр җырлаган, бал кортлары гүләгән, бөҗәге, кырмыскасы, бар тере җан яшәргә ашыккан җиләкле аланда яңа гаилә киләсе тормышка күпер сала. Бар да очраклы бер гөнаһсыз караштан башлана, тик очраклы микән, бәлки, Ходай үзе алар өчен киләсе тормыш юлын язгандыр. Бу яшел алан да аларга бүген Ходайның бер бүләгедер. Алар инде бер-берсенә шашып ташланырга яшь егет белән кыз түгелләр. Алар бүгенге очрашуның тамчылап тәмен татыйлар. Хисләр әлегә тирән яшерелгән, аларга саксыз кагылырга да ярамый...

Бала, йөгерә торгач, арып, Илшатның кулында йоклап китте. Илшат янәшәдә җиләк тәлгәше бәйләп утырган Алсуның тузгый башлаган чәченең каптырмасын акрын гына тартып алды. Калын озын чәч, таралып, хатынның иңнәренең яртысын япты. Коңгырт тере чәчләр. Әле бер тапкыр да буялмаган, арасында чаллары да күренә. Бар да табигый һәм матур, сөйкемле. Ара-тирә җил исеп, чәч бөртекләре белән уйнады, ә Илшат акрын гына чәч очларына иренен тидерде. Ул аны беренче күрүдә үк яратты, кабул гына итсен үзен дә, мәхәббәтен дә. Ул көтәр, әйе, көтәр...

СОҢГЫ СҮЗ

Фирая, Алсулардан кайткач, тагын үз эченә бикләнде, зиратка баргач әллә нишләде ул. Ике ел булды, иренең каберен күргәне юк, ә Газинурның җаны кайта, сизеп тора кайтканын, китеп, тынычлап урнаша алмый. Бер көн төшендә дә күрде, әллә кайда идән астында җүләр кешеләр белән чиратта утыра, имеш.

Балалар кайтып торалар зиратка, ә ул һаман үз-үзе белән көрәшә. Төнне тагын утырып чыкты, йокламады. Иртәгәсен торды да, тиз-тиз җыенып, юлга чыкты: булмый, акылдан язганчы кайтып килим янына. Очраклы бер машинага утырып кайтты. Юл буена музыка уйный, аны үртәгәндәй, җыры да туры килде:

Синсез миңа җәйләр нигә?

Синсез яшәү миңа нигә?

Сагынуларым сагышларга

Әйләнә дә кабат килә...

Фирая бу җырны ишеткән саен елый, әле дә менә йөрәкне өзә, бу җырчы да аның хәлендә микән әллә? Моны үзең кичермичә җырлый торган түгел бит. Күрәсең, аның кебекләр җирдә аз түгелдер.

Зират капкасын ачып кергәндә үк дулкынлана башлады, артык дулкынланудан тыны бетеп, атлый алмыйча, ярты юлда туктап, тын алды. Эчтән бөтен әгъзасы калтырый иде, юкса, бар даруларын да эчеп чыккан иде бит. Тирә-ягына күтәрелеп карады, әйе, янында буш урын калмаган. Их, замана, кая кырыла бу халык!

Көчкә кирәкле урынга менеп җитте дә, үзенә мәрмәр таштан карап торган таныш күзләрне күреп, бермәлгә тынсыз калды, акрын гына тезен чүкте, алып килгән төргәкләре кулыннан төшеп, чәчелеп китте. Ах, бу таныш караш... Күз карашыннан да бер-берсен яхшы аңлыйлар иде бит, сүзләр дә кирәкми иде. Калтыранып, тирән итеп тын алды, җиңел түгел иде монда килеп аның алдында тез чүгү.

– Менә, кайттым әле яныңа... – диде, тамагына утырган төерне йотып. – Бәлки, мине түгел, башкаларны көтәсендер, кирәксәң, кайтырлар, зират капкасы бар кешегә дә ачык. Үзем генә кайттым, балалар алдында сөйләшәсе килмәде. Каберең матур чыккан, балалар тырышканнар. Мин синең янга бармаганга балалар үпкәлиләр, сине бик нык сагыналар. Исән чагыңда кирәкмәгәнне, хәзер ник кирәгем бар, дип уйлыйм. Рәнҗим мин сиңа, әтисе, рәнҗим, чыгып китсәң, миңа, бәлки, җиңелрәк булыр иде, тик син кеше кулында үлүдән дә курыктың бит. Ходай алдында нинди яхшылыгың булгандыр – минем кулдан киттең. Ике ел мин синең белән сөйләшәм, көн-төн елыйм. Йөрәгемдәге төер үскәннән-үсә, кайвакыт минем дә үләсем килә, үлсәм, мин сине куып тотып, иманыңны укытыр идем, сине куып җитеп сорыйсым килә: ни эзләдең, азгын, мин сине ничәмә тапкырлар кичердем, ни эзләдең?!

Фирая, ачынып:

– Азгын! – диде, күз яшьләре аша. – Әнә, бар гөнаһаларың ачылды, денсез син, әйт, ни эзләдең? Мине дә димләп караганнар иде, әйе шул, нәрсә алай итеп карыйсың, тик мин йортымда чит кешене күрәсем килми, ир керткәнче, тагын бер эт алам дидем, алар хыянәт итмиләр. Син миңа хыянәт иттең, синең үзеңә дә хыянәт иттеләр, күргәнсеңдер Зәкияң Мәҗит янына килеп кунып йөргәнне, өстән яхшырак күренә бит. Әйе, күргәнче, чирләдем, акылдан яза яздым, күргәч, тынычландым, шаккатырлык җире юк, бер утыз килога артык. Кит дигәндә китәргә идең. Ярый, йә тагын кызып китәрмен дә, кан басымым күтәрелер. Әйе, күрәсеңме анда, өйне тагын ремонтлаттым, эче бигрәк матур булды... Ә син ник һаман кайтып йөдәтәсең, ә? Китеп тынычлана алмыйсың, чөнки мин җибәрмим сине. Азгын! – диде, үрелеп, мәрмәр ташны сөртеп. – Әнә, битеңә кошлар кәкәй итеп киткән, шул кирәк сиңа!

Торып басып, тирә-ягына каранды. – Әйе, бер дә кешенекеннән ким түгел, кукыраеп утырасың, яныңда урын да алып калмагансың, туйгансыңдыр шул миннән. Йә Аллаһым, нинди матурлык монда! Сабан тургайларын гына тыңлап ятасың...

Улыбызны өйләндердем, бик кыен булды ЗАГСта да, туйда да сыңар канат, ялгызлыгымны нык тойдым, бөтен уем син булдың, их, син янда булсаң иде, күрсәң иде, дидем, алар шундый матурлар иде. Бәлки, кайткансыңдыр да, шунда да утыргансыңдыр...

Мин һаман синсез яшәргә өйрәнә алмыйм, миңа син кирәк, рәнҗесәм дә, мин сине бик тә сагынам. – Фирая ярсып-ярсып еларга тотынды: – Дөньяның бер яме юк синсез! – диде, сулкылдап. – Ат урынына эшлим, арысам йоклармын, уйланмам дип, юк, каныма сеңгәнсең, йөрәгемә кереп тамыр җәйгәнсең, йолкып алып атармын димә. Арыдым мин, Газинур, елап та, уйлап та, төннәр буена йокысыз, тәрәзә төбендә синең белән сөйләшеп тә, ичмасам, төшләремә дә кермисең, килеп, соңгы сүзеңне әйтсәңче! Башыма теге юылмаган күлмәгеңне дә урап ятып карыйм – килмисең.

Бер сорау йөрәкне тырный, бәхетле идеңме соң син минем белән? Килмисең, куркасың. – Ул тагын елап шешенеп бетте, аннан тынып калды, тирән итеп сулыш  алды, акрын гына торып, янчыгын сүтеп, чәчәк үсентеләре чыгарды, биш литрлы савыт белән су алып килгән иде, сөйләнә-сөйләнә кабернең өстен тигезләп, чәчәкләр утыртты. – Миләүшәләр, ел да үзләре коелып үзләре чәчәк аталар, «Анютины глазки» дип аталалар, алар арасында синең күзләрең төсендәгесе дә бар. Әйе, мин кайтмагач, берүзең, чәчәксез утырасың, ясалма чәчәкләр алып килмәдем, син менә алар белән сөйләш, чәчәкләр дә сөйләшкәнне ярата икән бит. – Фирая эшен бетерде дә тагын таш каршысына утырды. – Исән чакта тормышның кадерен белмәдең, беткән йөрәгең белән алдашып этлеккә йөреп тә, эчеп тә үз-үзеңне бетердең, минем дә йөрәкне яралап, күпме газап калдырдың! Үлгәннәргә кирәкмидер, бәлки, тотылганчы үлеп котылдым дисеңдер, тик җирдә калганнарга ничек яшәргә соң?!

Нәрсә, әллә син дә елыйсыңмы, ела-ела, миңа гына еларга димәгән! – Ул күккә күтәрелеп карады, каяндыр кечкенә болыт пәйда булган, үзе юк та кебек, яңгыр сибәли икән. – Әйе, син дә миңа кушылып елыйсың, күктән синең яшең тамадыр. Яшисе иде шул, әтисе, оныклар күрәсе иде бергәләп. – Фирая мәрмәр ташка якынрак килде.

– Кая, бер кочыйм әле, – дип, иренең сурәтенә битен тидерде дә күзләрен йомып тыныч кына утыра бирде. – Җылысың, – диде, мәрмәр ташка ныграк сыенып. – Нишлим соң, җаным, минем бүтән яратыр кешем юк, шулай да мин анда баргач сине эзләп табам әле! Хәтерлисеңме, безнең синең белән таңнар атканчы сөйләшеп сүзебез бетми иде, соңгы көнгә тиклем, яратыша да, сөйләшә дә идек, бар да яхшы иде бит, бәлки, шуңа мин синең хыянәтне аңламыймдыр, әйе, аңламыйм. Синең күлмәгеңне киеп, еш кына төннәрен бакчада уйланып утырам, соңгы төнебез күз алдыннан китми, үткәннәргә сыенам. Кайбердә син янымда тынасыңдыр кебек. Мәҗит тә кайткалый, ул бик еракта эшли. Ул миңа баш бала кебек, беркемгә дә кирәкми, мескен. Теге яшь сөяркәсе дә хыянәт итте, ике канаты сынган кош кебек кайтып керде. Кыенмы, дип сорадым. Кыен, яшисе килми хәтта, хәлеңне хәзер генә аңладым, ди.

Ул тагын күк йөзенә карап алды, теге кечкенә болыт һаман сибәләп тора. Яңа утырткан чәчәкләргә күз төшерде.

– Ярый, әтисе, чәчәкләрне сакла, кипмәсеннәр, миннән сиңа шул чәчәкләр, тыныч йокла, кайтып та йөрмә бүтән, ачуым басылгач, тагын килеп китәрмен. Китим, кояш баеп бара, әле кайтасы да ерак. Никтер китәсе килми синең яныңнан, сөйләшәсе сүзләр дә күп иде... Ярый, икенче килгәч, күбрәк итеп сөйләрмен. Син, әтисе, алай да төшләремдә булса да кайтып кит. Исән чагыңда сөйләшеп сүз бетми иде, их, бер генә көн алдан белсәм китеп барасыңмы! Соңгы соравым – бәхетле идеңме минем белән?.. Эндәшмисең, ә мин һаман-һаман шул сорауга кайтам. – Фирая җылы мәрмәр ташны кулъяулыгы белән сөртте дә бик авырлык белән җирдән күтәрелде, тагын текәлеп иренең күзләренә карады. Газинурның сурәте:

– Ярый, анасы, – дип, керфек каккандай тоелды.

Фирая артта, тау битендә калган гомер иткән парына әйләнеп карады, баеп барган кояшның соңгы нуры мәрмәр ташка төшеп ялтырый иде. Каршы утырып сөйләшкәч, аңа җиңел булып китте. Ул акрын гына капканы япты. Зират коймасына ябышып торды, ялгыз кайтып китәсе килмәдеме...

Әйе, бу тормышта бөтенләй дә ялгыз атлыйсы килми дә бит, тик нишләмәк кирәк, күнәргә, тешеңне кысып яшәргә, түзәргә генә кала.

Аны тау битеннән иренең моңсу күз карашы озатып калды, ул моны арка үзәге белән тоеп, ашыкмый гына олы юлга атлады. Менә тагын елаштылар, тиргәштеләр, бер-берсен аңлаштылар шикелле.

Ул авылына төнлә генә кайтып кереп, арып йокларга ятты. Бушлык... Әйтерсең, баштүбән тотып селкеп, эчен бушаттылар.

Иртән уянды да, түшәмгә карап, күргән төшен күз алдыннан үткәрде. Газинур белән ике тау арасындагы юлдан җитәкләшеп баралар, аларга шундый рәхәт, бер-берсенә карап елмаешалар, имеш. Ире, кинәт туктап, аның учына ике бармак сыярлык зур алтын балдак салды. Фирая аптырап торган арада, Газинур юлдан сулга кереп китте дә юк булды, хатын, аны эзләп, бер тау битенә килеп менде. Каршы якка караса, ире еракта, каршы тау битендә басып тора икән. Алар озак кына бер-берсенә карашып тордылар. Газинур акрынлап ераклашканнан-ераклашты да тәмам күздән югалды.

Фирая торып утырды да бармагына текәлде. Ике бармакка олы бер йөзек... Төшен кабат күңеленнән әйләндерде, ике кеше тартасы йөкне бер миңа калдырды түгелме соң?

– Киттеңме инде? – дип куйды. – Урының оҗмахта булсын! Син хаклы, миңа да яшәргә кирәк, синең өчен дә, үзем өчен дә, балаларга терәк кирәк. Без, хатыннар, еласак та егылмыйбыз, үз йөгебезне үзебез сөйрибез. Ходай безне шулай яраткан. Гомер китабының битләрен ябып, синсез алдагы тормышның яңа битләрен ача-ача, алга атларга. Ходай без барасы юлны алдан язып куйган, ди, миңа ни язгандыр инде, бер Ул гына белә...

Иртәнге кояш нурыннан күзе чагылып, тәрәзәсеннән ерак офыкка карап торды.

– Йә Аллаһым, сынавын да бирдең, шул сынауларны җиңәргә көч тә бирдең... Кичер гөнаһларыбызны, сабырлык бир, и Раббым...

 

Тәмам.

Зифа Кадырова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: