Сельские нивы
-5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
22 Августа 2024, 12:00

Синсез килгән язлар

Зифа Кадырова. 3 бүлек 5-6 өлеш

Синсез килгән язлар
Синсез килгән язлар

Ул бөтен мәшәкатьне үз өстенә алды, ЗАГСны да сөйләште, документларны да җыйды, Алсу көн дә бала янына чапты, яртышар көн яныннан китмәде, бала да аны таный, шатланып, урынында сикергәлән каршы ала башлады. Язылышырга ике атна көтәргә туры килде, документлар да җыеп бетерерлек түгел. Илшат авылга кайтып күренеп йөрмәде, язылышу көнендә Алсу үзе килде шәһәргә.

Иртәнге уңда ул инде ЗАГС бинасы янында басып тора иде. Бөтен теләге – ир кире уйлый күрмәсен. Аның әйткәннәрен йөрәк түренә салып куйды куюын, тик ел буена ни булмас, кире уйлавы да бар. Беренче сентябрьгә дип алып куйган яңа костюмын киде, ак түгел аклыкка, ярый, ул да унсигез яшьлек кыз түгел. Илшатның машинасын ерактан ук танып алды, бүген ул водителе белән иде.

– Гафу ит, соңга кала яздым, иртәнге киңәшмә озакка сузылды, – диде ир, дулкынланып. Кулында матур, гөлләмә. Алсуны тагын бер күздән үткәрде дә: – Әйдә яңа тормышка! – диде.

Биш минутта язылышып та чыктылар.

– Киттекме малайны алырга?

–  Бүген генә бирерләр микән? – дип, борчылуын белдерде Алсу. – Тагын әллә ниләр сорап башны катырмасалар ярый ла.

Илшат елмайды гына:

– Барысы да җайланган, яныңда мин барда бернәрсәдән дә курыкма!

Машина районга таба юл алды, ул бик акрын бара төсле тоелды. Алар икесе дә бик дулкынланалар иде шул. Хастаханә төбенә килеп туктауга, анда эшләүчеләр юк эшләрен бар итеп, коридорга чыгып әрле-бирле йөренә башладылар. Илшатның бала янына беренче килүе иде. Башта баш табиб янына керделәр, Алсу чәчәкләрен аңа сузды. Табиб, бик сынап, ирне баштанаяк күздән кичерде. Илшат:

– Бу безнең заводтан, безнең малайны карап торган өчен, – дип, кирәкле кәгазьләр белән өстәлгә бер конверт та куйды.

Баш табибның моңа бик тә күңеле булдымы, йөзе яктырып китте.

– Әйдәгез танышып чыгыйк, – дип, алдан атлады.

Алар кергәндә Айназ инде басып көтеп тора иде. Ул, шатланып, Алсуга кулларын сузды. Күреп өйрәнгән кешегә берни түгел, тик Илшат, сиздермәскә тырышса да, тетрәнүен яшерә алмады. Моны табиб та күреп:

–  Операция ясагач, бер дигән матур егет булачак. Без инде Казанда чиратта торабыз. Акчагыз булса, чиратсыз да ясата аласыз, – дигәч, йөзенә алсулык йөгерде.

Бер атнадан Алсу бала белән Казан хастаханәсендә иде инде. Алсу өчен дә, Илшат өчен дә яңа тормыш башланды. Аларның икесен дә бала кайгысы биләп алды. Бер-бер артлы операцияләр китте.

Бала, жәлләтеп, авызын бәлшәйтеп елаганда, Илшат өзгәләнеп нишләргә белми. Озын кара керфекләр чыланса, үзе дә еларга әзер. Алсу да ябыкты, тик ару, ялку йә үкенү хисләре тоймады. Кайбердә Фәрхәде исенә төшсә, йөрәге, сызлаган теш кебек сыкрап куйды, шулай да эл дә Ходай аңа вакытында шушы балага таба туры юл күрсәтеп коткарып калды, аңардан башка нишләр иде икән. Бала елап аның күкрәгенә башын салса, ул аны кочаклап эрепләр китә. Шушы кечкенә кешегә кирәк булуың җанга шулкадәр рәхәтлек бирә! Хатын әле моңа чаклы бер тапкыр да аның кемнән туганын уйлап та карамады. Хәзер ул аныкы гына, аның законлы улы, хәзер аны беркем дә тартып ала алмый. Илшат атна саен Казанга килде, атналык ашарларына хәстәрләп китте. Операция арасында кайтып йөрмәс өчен, матур гына фатир да тапты. Аларны шушы уртак бала, дөнья мәшәкате акрынлап бер-берсенә бәйләде, якынлаштырды. Баланың йөзендәге уңай үзгәрешләргә сөенеп туймадылар.

Илшат эшендә дә очып кына дигәндәй йөрде. Үзалдына елмаеп, авыз эченнән нәрсәдер көйләде. Вакыт-вакыт, Алсуны исенә төшереп, хисләнеп уйга чумды. Нәрсә көтә аларны алда, ярата алырлармы алар бер-берсен? Илшат үскәндә әтисе белән әнисенең бер-берсенә карата олы хөрмәт белән, әтисе-әнисе, дип, өзелеп торуларын гына хәтерли, аларның беркайчан бер-берсенә кычкырганнарын да, дорфа эндәшкәннәрен дә хәтерләми. Алар барысы да, гаилә шулай булырга тиеш, ир белән хатын бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш, башкача булуы да мөмкин түгел, дип үстеләр. Аның да шундый гаилә корасы килә. Ул моның өчен барысын да эшләргә тиеш.

 

4

Алсуның тормышында күп нәрсәләр үзгәрде, көзге якта улы кайтып төште. Ул туры хастаханәгә килде, алар соңгы операциягә әзерләнәләр иде. Энекәшенә текәлеп карап торды да:

– Әни, кара әле, гел әтигә охшаган бит бу бала, башкалар алып киткән булса, без тынычлап яши алмас идек, – дип куйды, әнисен кочаклап. Әнисе канәгать елмайды:

– Рәхмәт, улым, мин аны бик тә яратам, ул бик акыллы булмакчы, аннан, улым, ул бик сабыр, юкка-барга елап бармый, әйтерсең, мине кызгана.

Ашыгып-кабаланып:

– Өлгердемме? – дип елмаеп, палатага Илшат килеп керде дә баланы Алсуның кулыннан алып, күкрәгенә кысты.

Фәнил, аптырап, урыныннан торып басты. Алсу, улының халәтен аңлап:

– Бу минем олы улым Фәнил була, – дигәч кенә, Илшат аның янындагы егеткә игътибар итте.

– Гафу ит, Фәнил, алып китәргә килгән хирург дип торам, исәнме! – дип, кул бирде. Баланы операциягә алырга килгәч: – Үзем озатам, – дип, шәфкать туташы артыннан күтәреп китте.

Алсу, улының сораулы карашына җавап итеп:

–  Әйе, бу – минем законлы ирем, баланың әтисе, – диде.

– Әни, ансыз гына булмый идемени?

– Булмый шул, улым, үзең күрдең. Илшат борылып килде:

– Әйдәгез, монда ерак түгел бер кафе бар, ашап киләбез, Айназны бер биш сәгатьтән генә чыгарабыз, диделәр. – Кафега кергәч, ашыкмыйча гына Фәнилгә сүз катты: – Син ничек, бөтенләйгәме?

– Юк, минем эшем бар, кем Мәскәүдән монда кайта инде!

– Ә ник кайтмаска, мин менә Мәскәүдә эш буенча атна саен булам, башка чакта әйләнеп тә карыйсым килми. Әтиеңнең нигезе кемгә кала? Кемнеңдер бер кечкенә бүлмәсенә әллә нинди акчалар түләп яшәгәнче, бәлки, кайтып, үз илендә, әтиең нигезендә тормыш корыргадыр?

– Сез нәрсә, мин монда кайтып нишлим ди?

– Әтиең нишли иде, начар яшәмәгәнсез бит, әтиеңнең үз бизнесы булган, шундый бай, матур дөнья корган. Уйлап кара, кабинетта бер өстәл артында утыру түгел бит. Монда тормыш иркен, дала, җир-су. Син анда акча гына эшлисең, ә туган якта акча да, җан азыгы да аласың. Син – ир кеше, әти нигезен ташларга ярамый.

– Әти нигезендә әни кала, аннан бәләкәй энекәш үсә. Илшат Алсуга карап алды:

– Юк, дустым, ул нигез бөтен мөлкәте белән синеке, ә әниең белән бала – минеке, әтиеңә ел тулганнан соң алар миңа күчеп киләчәкләр. Әтиеңә хөрмәт йөзеннән, ел тулганчы без бергә яшәмибез.

Алсу, кызарып, башын аска иде, читен иде җиткән улы алдында. Кияүгә чыктым, дияргә бөтенләй дә теле әйләнмәде, дөресен әйткәндә, моңа үзе дә ышанмый иде, барысы да бер уен кебек кенә. Әлегә аларны бала гына бәйли.

– Улым, чынлап та, бәлки, кайтырсың бу якларга, әтиеңнең ярты елы үтте, документлар юллап машиналарны урнаштырырга кирәк, мин нишлим алар белән? Авылга кайтып кил, «КамАЗ»ы ни хәлдә микән? Өйне әбиләр генә карый бит.

– Баланы операциядән алып чыксыннар, күрик тә кайтып китәрбез, үзем авылыгызга кайтарып куям, – диде Илшат.

Бу ирләрчә сөйләшү Алсуның күңеленә хуш килде. Чынлап та, ник әле улына үзенең туып-үскән авылына кайтып яшәмәскә, һичьюгы, Чаллыга. Илшат хаклы түгелме соң? Элек инде балаларны укытып кеше итик, белем алсыннар дип тырыштылар. Ә хәзер заманасы үзгәрде бит, башы булганнар авылда да бик хәлле яши. Алган белем монда да кирәк. Ник бу уй үзенең башына килмәде?

Палатага альт чыкканда бала әле генә уянган иде, Илшат ашыгып кулын сузды, ул еламады да, шыңшып та карамады, әле наркоздан айнып бетмәгәнгәме, азрак елмайгандай итте дә тагын йоклап китте.

– Ах, нинди молодец минем улым, шулай, ирләр еламыйлар, – дип, Илшат аңа сокланып карады. – Яңа елга өйгә кайтырбыз, Аллаһы бирсә, – дип сөйләнде. – Шулаймы, әнисе? – Күзләр бер-берсе белән очрашты. Илшат акрын гына Алсуның колагына: – Миңа «әнисе-әтисе» дип сөйләшү ошый, безнең әни белән әти гел шулай сөйләшәләр иде, – дип пышылдады.

– Ярый, әтисе, – диде Алсу акрын гына, үзе кып-кызыл булды.

Илшат аңа өнсез булып карап торды. Ул, күрәсең, бу сүзләрне әле көтмәгән иде. Әгәр Фәнил аларны күзәтеп тормаса, ике дә уйламыйча кысып кочаклап алыр иде. Ир, очрашкан саен, Алсуның бер күркәм ягын күреп сокланды. Бигрәк тә аның сабырлыгына, бар нәрсәне бәрелми-сугылмый төгәл эшләвенә, йомшак тавышына. Шулай да бер нәрсә шикләндерә иде шул: Алсу Фәрхәдне оныта алмаса, бала уртак була алырмы икән, алар икесе – бер якта, Илшат бер читтә калмасмы? Яңа гаилә төзергә Алсуның көче җитәрме?

Кайтыр юлга чыккач, Фәнил белән кабат сүз башлады.

– Син сагаеп калдың, яхшылап сөйләшик, энекәш, -дип, аңа борылып карады. – Сине ни борчыганны чамалыйм бугай, чөнки мин дә – ир кеше. Әниеңне гаепли күрмә, мин аның кулыннан да тотканым юк. Яшермим, ул миңа бик тә ошый. Әгәр дә шушы хәлләр килеп чыкмаса, бәлки, мин үзем аңа якын килергә беркайчан да батырчылык итмәс идем, әтиеңне дә бер генә күреп калдым, ул әниеңне бик ярата иде, миңа калса...

– Яратса, әнине ташлап чыгып китмәс иде, – дип куйды Фәнил.

– Син – җиткән егет, үзеңнең дә әти булыр вакытың җиткән, алай ярамый, кичер син аны, әниең кичергән бит. Кеше ялгышмый булмый. Әниең – олы йөрәкле кеше, шулай булмаса, алыр идемени аның баласын, моңа бар кеше дә бара алмый. Мин яз башында бозлавык вакытында эштән соң әниеңне кайтарып куйдым, әтиең шул тайгакта, бар көчен җыеп, әниеңне тукталышка каршы алырга килгән, көтеп өшеп беткән иде. Ул аннан башка беркемне дә күрмәде, бала кебек шатланды. Әниең аның өчен фәрештә иде. Мин шулчак көнләшеп тә куйдым, нинди бәхетле парлар, дип уйладым. Югалтып карамыйча, кеше аңламый шул ни югалтканын.

– Ә сезнең гаиләгез ни дияр? – дип, Фәнил дә аңа текәлде.

– Минем гаиләм юк, миннән бала булмады, шуңа хатынны калдырып киттем, икәү бәхетсез булганчы... Ә әниең миннән белешмә сорап килде. Баланы алыр өчен дә бит яхшы эш хакы кирәк, ирле булу кирәк. Бәлки, ул бала безнең бәхеткә тугандыр.

Сөйләшеп кайтып, озын юл сизелми дә калды. Машина капка алдына килеп туктады. Зур йорт моңаеп утыра, бер тәрәзәдә дә ут юк. Фәнил төште дә нишләргә белми аптырап калды, керергә, үтәргә кыймыйчарак бер урында таптанды. Илшат, аның хәлен аңлапмы, машинасыннан төште.

– Әйдә, бергә керәбез, – диде. – Син бит – бу йортның хуҗасы, үзеңне хуҗаларча тот. Син – әтиең урынына калган гаилә башлыгы. Без бит әтиләр исән чагында гына – малайлар, алар киткәч, без инде – ирләр.

Көзнең ахыргы көннәре, ихатада караңгы. Фәнил тирә-ягына каранды, элек бөтен җир ялт итеп тора иде бит. Аның хәтта елыйсы килеп китте. Алты ел аның чыгып киткәненә. Гел якты утлардан гына торган зур шәһәрдән соң монда ничек яшәмәк кирәк!

Аның уйларын сизгәндәй, Илшат иңсәсенә кулын салды:

– Күр нинди иркенлек, һавасы ни тора, балаларың шунда йөгереп йөреп үсәр, ташлама әтиеңнең нигезен! Әле яшьлегең белән аңламыйсың, сатып та китә аласың, ә бер биш елдан сагынырсың, кайтыр җирең булмас. Уйла ирләрчә, эш монда да җитәрлек, ярый, мин китим. Менә, кирәксәм, шылтырат, – дип визитка тоттырды. – Машина җибәрермен, – диде дә капкага юнәлде.

Фәнил өйгә кереп барлык утларны кабызды, кабат тышка чыкты, зур иркен ихата, алмагачта анда-монда алмалар эленеп тора, чәчәкләр салкыннан бәлшәешеп төшкән, тик әнисенең яраткан хризантемалары гына сап-сары чәчәк ата, әнисе аларны салкынга бирешмәгәннәре өчен ярата, әтисе дә ярата иде шул. Ул нишләргә белми ары сугылды, бире сугылды, башындагы уйларының рәте-чираты юк иде. Беренче тапкыр әтисенең юклыгыннан гаҗиз булды, алар бит беркайчан ныклап, ирләрчә утырып сөйләшмәделәр. Җәйге ялга беренче курсны беткәч кайтты, анда әтисе белән бергә «КамАЗ»да йөрде, көзгә мул гына акча эшләп китте. Күзләренә яшь килде, ничек рәхәт булган икән әтиле булу. Өйгә кергәч тә зур-зур бүлмәләр уртасына басып тирә-ягына каранды – тып-тын. Ә элек монда һәрвакыт татарча радио уйнап тора иде, өй җылы булыр, тәмле исләр аңкып торыр иде. Кая киткән барысы да? Балачак шулай үткән дә киткәнме? Өй тулы яхшы җиһаз, яхшы келәмнәр, зур-зур савытларда кыйммәтле гөлләр, чәчәкләр, әбисе килеп карап торадыр инде.

Егет, башын күтәреп, әтисенең зурайтыштан фото-сурәтенә карады, нинди яшь, чибәр булган аның әтисе. Шундый нигез салып, шундый дөнья корган, ә Фәнил мондый йорт төзи алырмы соң? Мәскәүдә эшләгән акчасының яртысын шушы өйдәге бер бәдрәф чаклы бүлмәгә түләп бара, ә үзенә яңа фатирга җыярга да калмый, гомер буена шулай кеше ишек төбендә йөрерме? Уйлар-уй-лар, кайда дөрес юл, кайда моның очы? Их, әтисе исән булса, бер киңәш бирер иде. Әле Чәчкә дә бар бит, тик ул монда кайтып утырмас, шуның өчен университетта укыдымыни алар. Булмый дип, Фәнил ике көннән кире Мәскәүгә китеп барды.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: