Балаларны озаткач, Алсу икенче көнне иртән үк районга ашыкты, кибеттән зур гына уенчык аю алды, матур костюм, оеклар сайлады. Йөрәге әллә кая ашкынды, әйтерсең, бер кайгысы юк, алда тик шатлык көтеп тора. Ул хастаханәгә өмет, шатлык тулы күзләр белән килеп керде. Бер ак халатлы ханым, анда керергә ярамый дип, юлын бүлде. Алсуны «юк» сүзе туктата алмый иде инде, ул бит төнне дә таң аттыра алмыйча көчкә чыкты, шунда килеп җиткәч, керми китәме соң? Туктап та тормады, бүлмәгә атылды.
– Миңа ярый, мин улым янына килдем! – диде. Анда бер ир белән хатын басып торалар, бала белән
елмаеп сөйләшәләр иде. Йөрәге туктый язды, алырга килгәннәр, дигән уй үтте башыннан. Башта аларга карап торды да, килеп, баланы күтәреп алды:
– Бу – минем бала, якын киләсе булмагыз! – диде.
– Безгә вәгъдә иттеләр бит, без инде бер ай йөрибез монда, – диде ир кеше дә, бирешергә теләмичә.
Алсу аның саен баланы күкрәгенә ныграк кысты:
– Минем иремнең баласы, ул аны беркемгә дә бирергә кушмады!
Алсуның беркайчан да болай усал булганы юк иде, ә монда... Элек аны якларга ире бар иде, хәзер ул ялгыз, үзен дә, шушы баланы да якларга тиеш.
Ир әрепләшкәндә хатыны җенләнеп чыгып китте дә баш табибны ияртеп килеп тә керде.
– Алсу ханым, алар инде документлар да җыеп бетергән, алай ярамый бит! – диде табиб.
– Фәрхәд бирергә кушмый, ул безнеке, кан туганнарны аерырга ярамый дигән закон бар, минем балаларымның сорап язган гаризалары бар!
Бүлмәдә тынлык урнашты, аннан табиб ир белән хатынны ияртеп чыгып китте. Алсу тиз генә баланың өстен алыштырып, үзе китергән киемнәрне кидереп куйды, әйтерсең, алар коткарып кала ала, кулына йомшак аюны да тоттырды. Йөрәге чыгардай булып типте, Фәрхәд исән булсамы, ник элегрәк уйламадылар соң, бәлки, чыгып югалган мәхәббәтне дә шушы бала кайтарган булыр иде. Нишләргә хәзер, документ җыярга да кирәк, ташлап китәргә дә куркыта, менә кайда ул ялгыз бәргәләнү... Алсу – балага, бала аңа елышты, аюны кочаклап көлгән булды, күрәсең, йомшаклыгы ошый иде. Хатын аның күзләреннән күзен ала алмады, әйтерсең, Фәрхәд күзләре карый аңа.
Озак кына торгач, баш табиб тагын аның янына керде:
– Алсу ханым, бу баланың сезгә ник кирәклеген аңлыйм да, аңламыйм да. Кичә кич улыгыз да килеп китте, сокландым, яхшы бала тәрбияләгәнсез, тик шулай да сезгә берәрсенә тормышка чыгарга кирәк, шунсыз сезгә баланы бирмәячәкләр, нишлисең, законы шулай язылгач. Бу эшләрне башкарып чыкканчы бик күп вакыт үтәчәк, ә бала өчен кайгырмагыз, җиде ай көткәнне тагын бераз көтәр. Мин сезгә сүз бирәм.
– Миңа килеп йөрергә рөхсәт итегез!
– Сез тизрәк документлар җыегыз, кияүгә чыгыгыз, тик теләсә кемгә, алкашка түгел, тикшерәчәкләр, шуны белеп торыгыз.
Алсу тагын югалып калды, моны табиб та сизде:
– Менә шул-шул, менә ул кайда проблема. Яхшы ир һәркемнең үзенә кирәк...
Дөньяның асты өскә килде, Фәрхәдне югалту кайгысы бер читкә тайпылды. Бөтен уй-хисләрне буш бүлмәдә басып калган бала биләп алды. Җыясы документлар арасында Алсуның акылын җуярдай бер документ бар, ул да булса, гаиләнең тулы булуы турында. Кем язган бу эшкә ашмас законны? Баланы балалар йортына җибәрсәләр, каян табар соң аны, аннан алып та китсәләр, чират диделәр бит. Ул читлеккә ябылган җанвар кебек бәргәләнде. Эш хакы турында белешмә кирәк, мәктәптән бирмәделәр, күпме вакыт үтте бит инде киткәненә. Шабашкада йөреп, бер җирдә дә теркәлмәгән. Алсу җеннең үзенә дә кияүгә чыгарга әзер иде, күңеленнән авылдагы барлык ялгыз ирләрне парлап чыкты, җыен эчкече генә калган. Юньлесен каян табарга? Шәһәрдән эзләргә кирәк, анда кемнең кем икәнен кем белә! Иртәгәсенә шәһәргә килде дә ярты көн буе урамда очраган бер ир-атны күздән үткәрде. Йә Ходай, бер җүнле кеше юк! Аннан, ничек итеп бер белмәгән кешегә барып бәйләнәсең инде. Аптырап, арып, йөрде-йөрде дә, бер-бер киңәш бирми калмас дип, Фирая апаларына китте. Сагынышканнар! иде бер-берсен, сөйләшер сүз күл җыелган. Ахирәтенең терелеп, күзләре җанланып киткәненә шатланып күзәтеп утырды Фирая. Кирәк бит, югалган мәхәббәт шушы бала, булып кайтты микәнни? Киселгән ипи кире ябышмый, диләр, хисләр, бәлки, инде яңармас та, ә истәлекләр, үткәннәр кешегә бик кадерле икән шул.
– Алсу, син кичердеңме аны?
Алсу бераз уйланып торды да сөйләп китте:
– Ул гафу үтенде, Фирая апа, кылган хатасын аңлап, үлгәнче үкенде. Мин аны кичердем дә ул, тик хисләрне генә кайтара алмадым. Биш ел яратышып йөрдек, егерме биш ел нинди матур яшәдек, тик шул бер елы харап итте бөтен тормышның ямен. Ә бала, Фирая апа, искиткеч, бик күптәннән яшь бала тотмагангамы, шундый тансык икән, хәтта күкрәкләрем авыртып китте, шундый имезәсем килде. Мин һәрвакыт өченче бала алып кайтырга хыялландым, Фәрхәд кенә никтер гел каршы булды. Ходай язган булгач, туган бит, минем теләкне дә онытмаган. Мин белештем инде, алты айдан соң бар мөлкәткә мин хуҗа, «КамАЗ» машинасын сатам да балага операция ясатам. Тик менә ничек итеп ир дигән нәрсәне табарга, каян эш хакы турында белешмә ясатып алырга? Берәр паспортлы бомжны булса да алып кайтып, юындырып-киендереп алсам әллә, язылышып, баланы алганчы ничек тә түзәр идем әле. Бая тукталышта бер бомж утыра иде, мин дә янына барып утырып карадым, бигрәк сасы шул. Юып бетереп була микән ул исне? Ир булдым, яныңа ятам, дисә? Фирая апа, ничек уйлыйсың, нишләргә?
– Әйдә бер-ике көн түзик, мин дә уйлап карыйм.
– Мин кайтам, алайса, иртәгә Айназым янына барасым бар, көтәдер.
Фирая елмаеп куйды:
– Исем дә бирдеңме?
– Бирдем, Фирая апа, ул хәзер – минем тормышымның тоткасы, Фәрхәдкә караганда аны ешрак уйлыйм. Ул зур өйдә ялгызым ничек яшим?!
Алсу кайтып киткәч, Фирая тирән уйга батты. Чыгу юлы бар кебек, тик дөрес аңларлармы. Озак сузарга да ярамый, Алсуның ашыгып берәр җүләрлек эшләп куюы мөмкин. Ничек итсәң дөресрәк буласын кем белә, кул кушырып та утырып булмый. Башына килгән беренче уе Илшат иде. Бай да булсын, директор да булсын ди, тик ул да – кеше бит, тере җан иясе. Андый кешеләрне яшь кызлар аулый инде, тик моңа чаклы ауга эләкмәгән икән, димәк, сәбәбе бар. Ни булса шул булыр, бәреп үтермәс әле, диде дә телефоннан сөйләшеп карарга уйлады.
– Сезнең ярдәмегез кирәк, мөмкин булса, килеп китсәгезче, – диде.
Илшат озак көттермәде, кичке уннарда килеп тә җитте.
– Сөйләшү бик җитди, мин сезгә сөйлим, сез уйлагыз. – Фирая Алсуның тормышындагы үзгәрешләрне сөйләп бирде дә: – Уйлагыз, тик озак түгел, аның урамнан берәр бомжны алып кайтуы да бар, – диде.
Илшат:
– Мин аңладым сезне, – диде дә торып чыгып китте.
Капка төбенә җиткәч әйләнеп карады, нидер сорамакчы иде дә, кире уйлады бугай.
Болай булгач, Алсуның язмышы хәл ителә, уңай барып чыкса ярый ла. Тик авыл халкы дөрес аңлармы икән? Фәрхәднең хыянәтен гафу итмәгән кебек, иренең кырыгын да үткәрмичә кияүгә чыкканын белсәләр, Алсуны да кичермәсләр. Авыл авыл инде, халык белән да исәпләшми булмый, алар арасында яшисе бит. Шулай булгач, Илшатның анда кайтып күренеп йөрүе кирәкмидер әлегә.
Алсуга шылтыратты:
– Иртәгә иртүк кил, Илшат эш хакы турында белешмә бирә, – диде.
Үзләре хәл итсеннәр. Илшатка да шылтыратып хәлне аңлатты. Ашыгып мөгез чыгарырга ярамый.
Илшат төнне бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөреп үткәрде. Барысы да көн кебек ачык, тик Алсу моңа ничек карар. Ул аңа беренче күрүдән ошады. Аның күзләренең төсе, мөлаем да, моңсу да карашы... Болар бар да үзенә әсир итте. Була бит шундый кешеләр, күзләреннән башка берни юк кебек.
Ул эшкә үҗәт, кыю булса да, хатын-кыз белән чуалырга бик яратмады, әллә курыктымы. Әрсезләрне җене сөймәде, бигрәк тә кармак салганнарны, ә андыйлар аның тирәсендә җитәрлек иде. Җан тарткан кеше алар арасында очрамады. Илшат Свердловски шәһәрендә бик тәртипле, тәрбияле гаиләдә туып-үсте, әти-әнисенең алты баласы арасында көттереп кенә туган иң төпчеге иде. Әтисе балаларының барысын да югары белем алдыртты. Олылары, укып чыккач, кечеләренә ярдәм итте, барысы да яхшы урынга урнашып беттеләр. Бер апасы, дүрт абыйсы бар аның, кемгә эләккән мондый бәхет. Әйе, Илшатка эләкте, тик үзе генә бәхетле гаилә кора алмады шул.
Институтта укыганда беренче мәхәббәтен очратты. Әтисе урыс, әнисе башкорт булып, ике милләтнең дә бар матурлыгын үзенә җыйган Светасын бар җаны-тәне белән яратты. Биш ел институтта очрашып йөрделәр, аннан Света аны армиядән көтеп алды. Гөрләтеп туй ясадылар, икесе дә яхшы урыннарга эшкә урнашты. Бар да җиңел бирелде, фатиры да тиз булды. Аларның уртак тормышы биш ел бик матур барды, чөнки киләчәккә өмет зур иде. Тик бу тормышта бар да бал да май булмый шул, бер ягы кителмичә калмый. Бар да бар, дөнья җитеш, тик балалары юк. Биш елдан соң Света тикшерелә башлады, ул үзеннән гаеп эзләде, бер көнне килеп, Илшатны да тикшертергә булдылар. Табибларның җавабы аяктан егарлык иде, балагыз булмаячак, диделәр. Бөтен гаеп күкрәп торган ирдә булып чыкты. Шул көнне үк, әйтерсең, арага кара пәрдә элделәр. Илшат үзен кимсетелгән кеше итеп тойды. Света әлегә үзен берни булмагандай тотса да, ире аның кызганулы карашыннан керер тишек тапмады. Кирәк бит, абыйларының дүртәр-бишәр бала, ә ул... Аңа ни булган! Булган икән шул, балалар бакчасында колак яны шешеп, свинка чире йоктырып чирләгән булган. Менә сиңа нәтиҗә. Аны әнисе башта ангина дип уйлаган, ярый әле, абыйларына йокмаган. Алар ул чакта зур булганнар шул инде. Кече абыйсы белән дә аралары ун яшь бит. Ялгыш туган кырындык. Тумаган гына булса шунда!
Башта кайгырды, аннан хурланды, кеше арасында бигрәк тә. Бөтен курыкканы: «Ник балагыз юк?» – дип сорамасыннар, бетте, харап, атна буе башын күтәрә алмый. Аш бүлмәсе яныннан үтеп барганда, җиңгәләренең сөйләшкәнен ишетеп калды: «Янәсе, аның ирлеге юк ди бит, шуңа балалары да юк». Әйтерсең, башына күсәк белән бирделәр. Бәлки, сүз аның турында да бармагандыр, тик бу аңа шундый көчле тәэсир итте, үз-үзен күралмас чиккә җитте, ябыкты, кешегә дә күтәрелеп карамас булды. Света эндәшмәсә дә, арага салкынлык керми калмады. Беркөнне ерактан гына хатынының бер ир белән сөйләшеп торганын күреп калды. Көнләшүдән, күп уйланудан нервылары да бирешә башлады. Һәр икесе эчләренә бикләнделәр.
Шулай тагын биш ел үтте. Беркөнне Света түзмәде, үзе сүз башлады:
– Миңа утыз биш, тагын азрак йөрсәм, соң булачак, аңла мине, миңа кеше баласы кирәкми, үз баламны табасым килә. Нишлибез, Илшат? Минем сиңа хыянәт тә итәсем килми.
Алар ул көнне кочаклашып, таңга чаклы берсүзсез утырдылар. Илшат шулчак үзе чыгарды карарны, моннан китәргә тиеш. Светаның ана булырга хакы бар, икәүләп бәхетсез булганчы, икәүне бәхетле итсәң, ирләрчә булыр. Әтисе урынына калган олы абыйсы белән сөйләште дә үзенең моннан китәргә теләгәнен әйтте, тик кая? Абыйсы аңа шушы Чаллы шәһәренә, үзенең дусты янына эшкә урнашырга киңәш итте. Бердән, ераграк булырсың, икенчедән, үзебезнең татар арасында югалмассың, дип, озатып калды. Светасы белән хушлашырга көче җитмәде, аннан башка ничек яшисен дә белми, ярата иде ул аны, бөтен күзәнәкләре белән ярата, бәлки, шул ярату хакына үзеңне корбан итү кирәктер. Өстәлдә аерылышуга гариза гына калдырды, булган өс-баш киемен җыйды да чыгып китте. Сагынды, тик ике елны кайтмыйча түзде.
Кайткач, ерактан гына, коляска этеп йөргән Светасын күзәтте. Биш елдан соң кайткач, янына бармый түзә алмады. Света аны шатланып каршы алды, ул инде икенче бәбиен көтә иде.
– Рәхмәт сиңа! – диде ул. – Сиңа да шушы бәхетне телим. Ничек икәнен белмим, тик син бу бәхеткә лаек кеше! – дип, мөлаем итеп елмайды. Битен, корсаклы хатыннарга гына хас булганча, тут басса да, ул тагын да чибәррәк булып күренде.
Менә ун ел инде Илшат ялгыз. Фатирның дүрт почмагына карап ялгыз утыру да туйдырды, күршеләрнең ул үтеп киткәндә чыш-пышлары да. Шуңа, җир алып, йорт салырга булды, ичмасам, бакчасында булса да казыныр.
Төн дә үтте, таң белән кошлар сайрарга тотынды. Илшат, балконга чыгып, күкрәген тутырып сулыш алды да герләренә, гантельләренә тотынды, ул һәр көн ярты сәгать спорт белән шөгыльләнә, аннан салкын душ керә, кофе эчә дә эшенә китә. Кич кайта да – тагын шул. Бу – аның көндәлек тормышы, һәр көне бертөсле, ни шатлыгы, ни хәсрәте.
Алсу исенә төшкәч, тагын йөрәге урыныннан купты. Әйтерсең, аңа унҗиде генә. Юк шул, аңа кырык биш. Бәлки, бу аның тормышында Ходай җибәргән беренче һәм соңгы сынаудыр. Әтисе исән чакта аларга һәрвакыт, бала-чага булмагыз, чын ирләрчә уйлагыз, дия иде. Ул бу хәлне чын ирләрчә ерып чыгарга тиеш. Тик ни дип сүз башларга соң, йә Аллаһ, кичә әле уйларга алда бер төн бар иде, ә хәзер менә санаулы минутлар гына калып бара. Сүз башларга йөз төрле вариант уйлады, барысы да чүп кенә тоелды. Карашын күкләргә төбәп, җавап эзләде. Төн пәрдәсен күтәреп, таң ата, кояш үзе күренми әле, ә нурлары сибелеп бар галәмне яктыртты. Хәзер, хәзер, үзе дә күренер, әйе, әнә кайдадыр җир чигеннән зур булып күтәрелә, әйе, күтәрелә, могҗиза түгелмени бу?! Кояш көн дә туа, алар аны күрергә күнеккән, шулай тиеш дип кабул итәләр, көндәлек тормыш мәшәкате белән аңа күтәрелеп карарга, шатланып сәламләргә дә онытабыз түгелме соң? Ә калыкмады ди шушы кояш? Аллаһ сакласын!
Бүгенге очрашу да, шушы күк җисеме кебек, өметләндерә дә, куркыта да. Киләчәкне шушы күтәрелгән кояшка тиңлисе килә. Кояш күтәрелә дә бар тере җанны уятып, яшәтеп җибәрә. Аның да тормышы үзгәрергә тиеш. Илшатның да, әтисе әйткәнчә, чын ир булып, гаилә башлыгы булып яшәргә хакы бардыр бит.
* * *
Кинәт иртәнге тынлыкны ярып, буш бүлмәне яңгыратып телефон шылтырады. Бу Алсу иде. Очрашу урынын сөйләшкәч, Илшат зур булып калыккан кояшка тагын бер күз ташлады да үзалдына елмайды. Алсу... Бәлки, ул да аның кечкенә кояшы булыр.
Аларга утырып сөйләшергә тыныч урын кирәк иде, шуңа Илшатның коттеджына килделәр. Алсу өстенә яшькелт төстәге җиңел костюм кигән, һәм ул аның күзләренә бик тә килешә иде. Аның беркайчан да чалбардан йөргәне юк. Калын коңгырт чәчләрен артка җыеп, матур итеп төйнәп куйган. Бар да гади һәм бар да килешле, матур. Илшатның күзәткәнен тоеп, Алсу күзләрен күтәрде. Беразга карашлар бер-берсенә бәйләнеп калгандай тоелды. Аннан, сискәнеп, күзен аска төшерде, йөзенә алсулык йөгерде.
– Миңа белешмә кирәк иде, – диде, бик дулкынланып. – Күп акчалы... – дип өстәде.
Алсуның дулкынлануын күзәтеп, Илшатның үз-үзенә җен ачуы килде: утырасың җебеп, бала-чага булма, ирләрчә сөйләш. Әйтерсең, янына ярдәмгә әтисе килеп басты.
– Минем сиңа башка тәкъдимем бар, син тыңла әле. Мин сиңа ике куллап ярдәм итәм, тик бер үтенеч: чык миңа кияүгә, калганы синең кайгы түгел, барысын үзем хәл итәм!
Алсу кабат карашын күтәрде. Ах, бу күзләр, якыннан караганда тагын да матуррак алар!
– Минем бала бар, баланы алырга кирәк, алайса, алып китәләр... – диде, бутала-бутала. – Мин риза... – диде аннан йомшак кына.
– Алсу, бала алышыр өчен генә түгел, гомерлеккә минеке булуыңны телим. Аңла, минем балам да, хатыным да юк. Мин сине ашыктырмыйм, әлегә язылышып, баланы алабыз. Аңла, бала ул вакытта синеке генә түгел, минеке дә була. Сез икегез дә минем фамилияне йөртәчәксез, ә мин үземнекеләрне ташламыйм. Мин аңлыйм, син бүгеннән минеке була алмыйсың, шуңа мин сиңа бер ел вакыт бирәм, иреңнең елын үткәргәч тә мин сезне үземә алып кайтам. Киләчәктә безнең арада беркем дә, үткәннәр дә торырга тиеш түгел, синеке дә, минеке дә.
– Синең баланы күрәсең киләме? – диде хатын, бар көчен җыеп. – Ул шундый тәти, шундый акыллы, тик ул анда ялгыз, берүзе бер бүлмәдә утыра...
– Минем беркайчан да балам булмады, булмаячак та. – Илшат, урыныннан торып, йөренеп килде, бераз тәрәзәгә карап торды да кинәт борылды, күзләрендә яшь елтырый иде. – Син аңлыйсыңмы кырык биштә балалы, малайлы булуның ни икәнен? – Ул Алсу алдына килеп чүгәләде, аның кулларын учына алды, аннан тирән итеп сулап, күз яшьләрен йотып пышылдады: – Синең кулда безнең бәхет, баланың да, минем дә – шуны аңла. – Һәм йөзен Алсуның учларына яшерде.
Алсу өчен бу бер дә көтелмәгән хәл булды, мондый борылыш башына да килмәгән иде, менә хәзер уклау йоткан кебек катып утыра, тик йөрәк кенә чапкын аттай әллә кая чаба, тибеше хәтта колакта ишетелә.
– Бәхетле итә алырмынмы соң мин сезне? – диде, ишетелер-ишетелмәс кенә.
Илшат башын күтәрде:
– Мин сиңа булышырмын, – дип елмайды.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.