Алсу дүшәмбе туры эш урынына килде. Иртәләде бугай, беркем юк. Фирая апасын көтеп, зур ике катлы йортның болдырына менеп утырды. Тирә-якта бар җирдә төзелеш бара, һәркем кесәсенә карап тырыша. Яз җитте, бар кеше кырмыска урынына кайный. Зур-зур йортлар, ихата уч төбендәге кебек, бар нәрсә күренеп тора. Уйларын машина тавышы бүлде, капка төбенә олы кара машина килеп туктады. Капкада Илшат күренде, тик Фирая апасы юк. Илшат ике эшче егет алып килгән иде. Күтәрмәдә утырган Алсуны күргәч, атлаган җиреннән туктап калды.
– Алсу, исәнме? Нишләп утырасың монда?
– Фирая апаны көтәм, ул әллә килмәдеме?
– Аны алырга машина җибәрдем, килеп җитәрләр, әйдә ишекне ачам. – Яныннан үткәндә тагын бер текәлеп карады: – Хәлләрең ничек, өйдә ни хәлләр?
– Бар да яхшы, – диде Алсу акрын гына, күтәрелеп карамаска тырышып.
Әллә Илшатның якынлыгыннан, аның хәтта тын алышы ишетелгәндәй тоелды, Алсу кызарып чыкты. Үзенең бала-чага кебек оялып торуына ачуы да килде. Ишек катында бик озак таптана кебек тоелды. Бу авыр халәттән арттан эндәшкән тавыш коткарды. Фирая апасы икән.
– Алсу, яхшы иткәнсең монда туры килеп. Исәнмесез!
– Хәерле иргә, Фирая, менә бик яхшы булды. Сез булмагач ни, бер дә эш бармый. Сез сораган гипсокартончыларны алып килдем, берәр нәрсә кирәк булса, шылтыратыгыз, – дип, Илшат китеп барды.
Ул киткәч, хатыннар бер-берсенә карашып алдылар.
– Фирая апа, сиңа ни булды, тартылып калгансың, йөзең дә талчыккан, бер дә ял иткән кешегә охшамагансың?
– Бар да үтәр, дип язылган Сөләймән балдагына, анысы үткән – монысы да үтәр, сабыр итик аз гына дигән. Безне эш кенә коткара. Өйдә елап ятып, тормыш алга бармый.
– Фирая апа, иреңнең елын ничек үткәрдең?
– Яхшы, бар да яхшы, үтисе бурычларымны барысын да үтәп бетердем, минем аның алдында башка бернинди дә бурычым юк. Калган булса, Ходай үзе кичерсен. – Фираяның сөйләшәсе килмәгәне сизелеп тора, шуңа Алсу артык төпченмәде.
Эшкә тотынгач, алар икесе дә җанланып киттеләр. Эшнең пычрак өлеше бетеп, чистасы гына калып бара, башыннан ук үзең эшләгәч, матурланганын, төгәлләнгәнен дә күрәсе килә шул. Зур залның түшәмен ике катлы итеп тарттырып, нокталы лампочкалар белән эшләп чыктылар, стенасына ябыштырырга обойны Илшат үзләренә сайларга кушты. Кибетләргә йөрергә бер көнгә машина да бирде, алар обой сайлый-сайлый хәлдән тайды, күп булгач, күзләр камаша, ялгышмагаек дип тә курыктылар. Шулай бер атна бик каты гына эшләделәр, ял көне дә эшкә чыктылар. Алсу, иренә шылтыратып:
– Эшне бетереп кайтам, югалтма, – дип, кисәтеп куйды. Күрәсең, анысы бер дә риза түгел иде. Алсу бик озак кына тыңлап торды да: – Борчылма, мин эш бетү белән кайтырмын, әйе, бөтенләйгә, – диде. Үзе бераз уйланып торды да серен чиште: – Фирая апа, нишлим, мин аны кызганам, тик җаным да, тәнем дә тартмый, әйтерсең, без аның белән егерме биш ел бергә яшәмәгән дә. Кич җитсә, килеп кагылыр кебек, куркып куырылып калам. Күпмегә барыр бу газап?
Фирая эндәшмәде. Ни дисен, үзе дә шул хәлдә, бик теләсә дә, иренең хыянәтен кичерә алмый, вакыт кирәкме, башка берәр нәрсәме – әлегә үзе дә белми, тик җанда бик тә авыр иде. Озакламый эш тә бетәр, Алсу кайтып китәр, иңнәрне тагын авыр уйлар басар инде. Былтыр бу хәлне бер кичергән иде бит инде, тагын бер сынау.
Коттеджның эче генә түгел, тышы да эшләнә барды, күз алдында агачлар «үсеп» чыкты, аларны кичләрен эштән соң Илшат үзе утыртты. Ул эшкә бик җитди, бик уйлап тотына. Хатыннар аны тәрәзәдән генә күзәттеләр. Үзләренең эшләре дә бик уңай бара. Менә йокы бүлмәсендә тукталып калдылар. Обойны хуҗабикә сайлый торган иде дә, аның килеп күренгәне дә юк. Шулай да үзеннән сорамыйча эшләргә ярамас дип, аптырашып утырганда:
– Кызлар, ничек, эшләр барамы? Зал бик матур килеп чыккан! – дип, Илшат үзе килеп керде.
– Йокы бүлмәсенә хуҗабикә обойны үзе килеп сайласа, яхшырак булыр иде, дип уйлашып утырабыз. Без бит байларча уйлый белмибез, – дип куйды Фирая. Илшат Алсуга карап алды:
– Сез ничек уйлыйсыз, нинди төсне сайлар идегез?
– Минме, – диде Алсу, бик кыенсынып, – мин тыйнак алсу төсләр яратам, Фирая апага хөрмә төсе ошый, шулай булгач, кем нәрсә ярата инде. Иптәшегез үзе килеп сайласын.
Илшат карашын аңардан алмый текәлеп тора бирде, Алсу, кызаруын тоеп, юк эшне бар итеп, икенче бүлмәгә чыкты. Фирая аларның икесен дә шым гына күзәтте. Илшат, моны тоеп, бурлыкта тотылган кеше кебек сискәнеп китте, уңайсызланыбрак торды да:
– Үзегезгә ничек ошый, шулай эшләгез, – дип, борылып чыгып китте.
Фирая гына, урынында ничек утырса, шулай утырып калды. Гәүдәсе килешле, үзе чибәр, акыллы, ләкин ялгыз – ниндидер сер ята монда, что-то не так, урыс әйтмешли. Ярый, ал икән – ал.
– Алсу, иртәгә чыгып алын-гөлен алып кайтабыз да ябыштырабыз, и эш бетте.
– Аннан кая барабыз?
– Син бит кайтып китәм дидең, кайтасың да мәктәпкә урнашасың.
Алсу эндәшмәде, башында ниндидер уе бар, тик әлегә чыгарып салмый, уйлана. Әйе, гаиләне саклап калу хәзер аңардан тора шул.
Икенче көнне алар яңа обой алып кайттылар, караватның баш очына эре-эре ак чәчәклесен ябыштырдылар, ә тирә-ягы нәфис алсу төстә булды. Әйтерсең, бу бүлмә яшь кәләш көтә. Хатыннар икесе дә эчтән бер уй уйлады: кайсы бәхетлесе килер икән монда?
* * *
Җомга көн эш бетәр алдыннан Алсуга шылтыраттылар, башта аның чырае ап-ак булды, аннан кулыннан телефоны төшеп китте, үзе өнсез-тынсыз калды.
Фирая телефонны алды:
– Алло, ни булды?
– Алсу тизрәк кайтып җитсен, ире авыр хәлдә! – диделәр.
Ул ахирәтен ипләп кенә утыртты да алмаш киемнәрен кидерде. Шунда эшләп йөргән сантехник егет белән сөйләшеп, аның машинасында авылга ашыктылар.
Алсуның күзеннән бер яшь тамчысы да чыкмады, ул тагын таштай катып калды. Фирая да бергә барып кайтырга булды, ахирәтен ялгыз калдырырга ярамый.
Сәгать эчендә кайтып җиттеләр. Алсуларга ике йорт аша халык җыелган, Алсу шул якка таба атлады, аңа Фирая да иярде. Халык ике якка аерылып юл бирде, ихата уртасында Фәрхәд ята иде, күзләре йомык. Кемдер килеп, Алсуны кочаклап алды:
– Балакаем, ул юк инде, җан бирде.
Болдырда бер хатын бәргәләнә-бәргәләнә елый. Алсу аңа күтәрелеп карады, теге чәбәләнеп кычкыра башлады:
– Алсу апа, мин гаепле түгел, ул үзе килеп керде, миннән акча таптырырга тотынды.
Шулчак бар җиргә җитешә торган Сәхап телгә килде:
– Ул: «Миннән урлап качкан кредит акчасын түлә», – диде. Син бит бүген өеңне сатарга кеше алып килгән идең. Фәрхәд: «Бурычыңны түләмичә өеңне саттырмыйм, Алсу син урлаган акчаны түләр өчен шәһәрдә эшләп йөри», – диде. Аңлашыла, күрәсең, ызгыш-талашны йөрәк күтәрмәгән.
Фирая тораташтай торган Алсуга карап алды. Йөзе ак кәгазь кебек. Ул акрын гына ак халатлы ханым янына килеп:
– Укол кадарга кирәк, үз йортына алып керик, – дип пышылдады.
Алсу җирдә яткан ире янына тезләнде, муенындагы яулыгын салып, аның баш астына кыстырды, әле суынып та бетмәгән гәүдәсе өстенә капланып үксеп елап җибәрде.
Кемдер әйтте:
– Еласын, тимәгез.
Бераздан башын күтәрде дә иренең күлмәк якаларын рәтләп куйды. Халык тын калып аны күзәтте. Алсу Зәлиягә яшьле күзләрен төбәде:
– Күпме кешене бәхетсез иттең, син шуны аңлыйсыңмы? Моннан киттең, тагын кем гаиләсен, кем оясын туздырасың? Больницада елап яткан балаң төшеңә кермиме әле? – Акрын гына җирдән күтәрелде: – Тагын шул кызыл шортигыңны кигәнсең, бу юлы тозагыңда кем?
Зәлия аркасы белән артка чигенде, артта стена.
– Кем булсын, менә күрше авыл фермеры, – диде Сәхап, – аңа безнең ише хәерче кирәкми.
Алсу Сәхап күрсәткән якка борылды, таныш иде аңа ул кеше.
– Илсур, син дә каптыңмы? – диде аңа. – Ни эзлисез сез, никахлап алган хатыныгызны, балаларыгызны ятим итеп, зар елатып, ни эзлисез, җирбитләр? Кара-ка-ра! – диде, җирдә яткан иренә төртеп күрсәтеп: – Күр, сине дә шушы хурлык көтә, кара-кара! – дип кычкырды, өзгәләнеп. Хәлсезләнеп авып төшә башлаганда, аны тотып калдылар. – Өйгә кертеп салыгыз, – диде, көчкә телен әйләндереп.
Капка төбеннән яхшы машина кузгалып китте, артыннан тузаннар күтәрелде.
– Илсурның да гаиләсенә бу хәл барып җитми калмаячак, районның бер башында төчкерсәләр, икенче башында ишетелә, – дип куйды кемдер.
Фәрхәднең гәүдәсен моргка алып киттеләр. Алсуга көчле уколлар биреп йоклаттылар. Икенче көнне иргә таңнан балалар кайтып җитте. Кайгы кайда да бер. Алсу үзен кулга алдымы, әллә дарулар килештеме – бар йоласына китереп, ирен соңгы юлга озатты. Бөтен газабы күзләренә чыккан булса да, аны озатканда еламады. Аңлый, күрә: ике ягында ике баласы елый, бианасы – һәрвакыт күкрәген киереп йөргән усал Сафия карчык – ул да бүген бөгелеп төшкән, ә биатасы бөтенләй дә торып килә алмаган. Бианасын күздән кичереп: «Син, әнкәй, өч ул үстереп, тигез парлы булып картайдың, ә мин?» – дип уйлады. Фәрхәднең дә киләчәккә күпме өмете бар иде, иң зур хыялы – Алсуны, балаларны кайтару, тормышны элеккечә гөрләтеп җайга салып җибәрү иде. Бик соңлап булса да, гаиләнең ничаклы кадерле икәнен аңлаган иде ул. Иң зур байлыгы эшләгән акчалар түгел, ә корган гаиләсе булган икән бит. Гаилә белән шаярмыйлар, бер кылган хатасы бик кыйммәткә төште. Гаиләсе – аны, ул гаиләне югалтты.
Фирая Алсуны калдырып, шәһәргә кайтып китте. Коттеджның вак-төяк эшләрен үзе генә бетерде. Кичке якта Илшат килде. Уйга баткан Фираяны күргәч:
– Мин ни дип әйтергә дә белмим, ничек ярдәм итәргә соң? Йомышыгыз төшсә, килегез, шылтыратыгыз, – диде. Һәм өстәп куйды: – Аннан, бу сүз, бәлки, бик урынсыздыр да, миңа Алсу бик тә ошый. Рөхсәт итсәгез, мин сезгә шылтыраткалап торыр идем?
– Сезнең гаиләгез бармы? – дип сорарга базнат итте Фирая, Илшатның күзләренә карап.
– Юк, мин күптәннән ялгыз инде, – диде дә ир, торып китте.
Фирая төбенә төшеп төпченеп тормады. Шулай да мондый ир асылының ялгыз йөрүенә бик ышанасы да килмәде.
Дәвамы бар.