Сельские нивы
-5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
16 Августа 2024, 10:30

Синсез килгән язлар

Зифа Кадырова. 3 бүлек. 1 өлеш. Алсу, Фирая апасы шылтыраткач, бераз аптырап та калды. Эш бетәргә әлләни күп тә калмаган иде. Тизрәк бетсә, акча алып балаларга җибәрер иде. Булмаса, йорт эшләренә тотыныйм инде дип, былтыр көздән каралмый калган бакчаны чистартырга тотынды, күмелмәгәч, розалары да өшеп беткән диярлек, бөреләре күренми.  

Синсез килгән язлар
Синсез килгән язлар

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

БАЛА

Алсу, Фирая апасы шылтыраткач, бераз аптырап та калды. Эш бетәргә әлләни күп тә калмаган иде. Тизрәк бетсә, акча алып балаларга җибәрер иде. Булмаса, йорт эшләренә тотыныйм инде дип, былтыр көздән каралмый калган бакчаны чистартырга тотынды, күмелмәгәч, розалары да өшеп беткән диярлек, бөреләре күренми. Урам як бигрәк тә матур булып чәчәккә күмелеп утыра торган иде, былтыр сезне беркем дә карамады шул, дип сөйләнә-сөйләнә, эшкә тотынды. Элек булса, Фәрхәд җирне үзе казып бирә иде дә, хәзер менә бу чиреннән соң аңа кушарга да кыен. Алсу үзе дә авыр эшкә күнегеп килә. Фәрхәд «КамАЗ»ына утырып караган иде дә, бик булдыра алмады, табиблар да рөхсәт бирми, иртәрәк әле, диләр. Бар җирне тырма белән чистартып чыкты да нигезгә ял итәргә утырды. Никтер элекке кебек җырлап эшләми, авыз эченнән булса да көй көйләми, ник соң аның гомер иткән йорты да чит кебек, ирен әйткән дә юк. Кая китте мәхәббәт, саклый белмәгәнгә рәнҗеп, ташлап, башка кешегә киттеме? Кемнең ишегалдында елап утыра микән, Зәлиянең ишек төбендә калдымы әллә? Фәрхәд тә бүген иртән үк чыгып киткән иде каядыр, һаман кайтмый әле.

– Нихәл, күрше? Кайттыңмы? Син булмагач, бу бакча былтыр чәчәк тә атмады бугай, аларга да караучы, хуҗа кирәк шул. Зәлиягә аңа чәчәк ни дә, алабута ни. Фәрхәд тә син булмагач әлләни майтара алмады. – Бакча коймасына сөялеп күршесе басып тора иде, тик ачы телле Сәхап белән тел чарлыйсы килмәде, Алсу сүзсез генә бакчадан ихатага үтте.

Хак сөйли, тик аннан ни җиңеллек? Кайчандыр мал тулы абзар-сарайлар буш, тавыклар гына калып бара, сыерны Фәрхәд чирләгәндә бианалары алып киткән иде дә, үткән атнада кире китергәннәр, килен кайтты, үзе саусын дигәннәр. Хәзер Фәрхәд сава атна арасында.

Ире кичке ашка гына кайтып керде, арыган, чырае ап-ак.

– Машинага Саматны утырттым, эш тә белештем, син борчылма, анасы, мин җаен табармын, йөртмәм читтә тилмертеп, өйдә генә утырырсың. Синсез бу йортта бер ямь юк, син киткәч, минем өйгә дә керәсем килми, – дип, килеп, Алсуны кочаклап алды, тик хатын уклау кебек катты, битен читкә борды. – Кичерә алмыйсың, – диде Фәрхәд, авыр сулап, – ә мин сине акылдан шашып яратам, син миңа сулар һава кебек кирәк!

– Йөрәк янып сүнгән, мин дә берни эшли алмыйм. Теге вакыт мин дә сине сагынып, нәрсәгәдер өметләнеп кайткан идем. Тик син минем хисләремне күрмәдең, гомер иткән хатыныңны яклап бер сүз әйтә алмадың, хәтта әйберләремне капка төбенә китереп ташладың, капкадан чыгу белән мин шуларга абынып егылдым, йөрәк тә шунда шартлады бугай. Хәзер менә ни әрнеми, ни еламый. Анда бушлык.

– Алсу, миңа бик тә оят, кая китте микән безнең мәхәббәт, ничек аны кире кайтарырга, әйтче, нишлим, аны кайтарыр өчен ниләр кылыйм?

– Белмим, Фәрхәд, җимергәндә миннән сорамадың. Әлегә ничек бар, шулай калсын, озакламый балалар кайта. Бала өйләнәм дисә, туйлар ясыйсы бар, кредитны ябасы, миңа да эшкә китми булмый.

Кредит сүзен ишеткәч, Фәрхәд җенләнеп торып чыгып китте. Алсу хастаханәдә калган бала турында сүз кузгатмады. Үзе исә вакыт-вакыт шул баланы уйлады, алай гарип булгач, бу дөньяны ташлап китсә, яхшырак та булыр иде...

Фәрхәд күренмәгәч, эзләп чыкты. Бар җирдән карады, аннан бакчага күзе төште. Ап-ак чәчәккә күмелгән алмагач төбендә башын иеп утыра, әллә елый инде. Алмагач чәчәкләрен коя, Фәрхәд, әйтерсең, яуган ак кар астында калган. Алсу якын бармады, елаган ирнең күз яшен сөртеп утыру – җүләрлек, әйдә, еласын эче бушаганчы. Аны кызганып гарьләндерәсе килмәде. Үзе дә болдырга утырды да сабыр гына әйләнеп кергәнен көтте. Бик озак кына утырдылар икесе ике җирдә. Караңгы төшеп, баш очында ай калыкты, Фәрхәд бакчада мичкәдәге су белән бит-кулларын юды да өйгә таба атлады, күтәрмәдә шым гына утырган хатынын күреп, алдына тезләнде, кулларын учына алып, иелеп үпте, аннан калтыранган тавыш белән сөйли башлады:

– Алсу, бәгырем, минем гөнаһаларым бик күп җыелды, бу җирдә бик озак йөри алмам, сине генә түгел, бер гөнаһсыз сабыйны да ятим иттем, бик күпләрне бәхетсез иттем. Мине баладан отказ язарга чакырттылар, алып кереп тә күрсәттеләр, йоклый иде, сабыем, йөзен күргәч, башым әйләнеп китте, куркыныч! Отказ яза алмадым. Бәлки, аның йөзе генә гариптер, башы-акылы исән-имин булса, нишләрсең? Бу йортка кемнеңдер каһәре төште, сиңа бер үтенечем: китеп барсам, искә алып бер дога юлла миңа! Без бит егерме биш ел бәхетле булдык, шуның бер елының барысын җимерергә көче җитте, ах, кирегә сүтеп булса бу вакытны! Үз гаиләңнән кадерле ни бар! Сынады безне язмыш, хыянәттә сынала икән мәхәббәт!

Алсу иренең башын кысып кочаклады да үксеп елап җибәрде:

– Ник моны элегрәк аңламадың, каян эзлик безне ташлап чыгып киткән мәхәббәтне? Нишләдең син, нишләдең, йөрәк бит боз булып каткан, ни кылыйм? Син әле белмисең икең бер җан булып беткән кешеңне югалтуның ни икәнен, белмисең. Сине ятка бирү миңа җиңел булды дип уйлыйсыңмы, башымны ничә тапкырлар элмәккә тыгардай булдым. Хурландым, гарьләндем, ах, белсәң, йөрәгем җилдә җилфердәгән яфрак кебек әнә өзеләм, менә өзеләм дип калтыранып торганда чак калдым, миңа җүләрләр йортына китәргә дә күп калмаган иде бит, тик син боларны күрмәдең.

Фәрхәд Алсуны бар көченә кысып кочаклады. Аңлашу авыр булса да, алар бүген бергә. Алар бу көнне елап арып, бер кешелек караватта яшь чактагы кебек кочаклашып йокыга киттеләр. Икенче көнне тыныч җан белән уяндылар, бураннан соң тынып калган көн кебекләр иде.

Алсу Фираяга күпме шылтыратса да, ул телефонын алмады. Ярый, алайса, дип, тагын йорт эшләренә тотынды. Көздән чистартылмый калган бакчаларны чистартты, баздан бәрәңге чыгардылар, озакламый утыртыр вакыт та җитә, үрә торсын. Дәлия чәчәкләренең дә бәрәңгеләре килеп чыкты, Алсу, аптырап, иренә карады. Ул, елмаеп, җавапларга ашыкты:

– Мин аларны керткәндә, никтер син кайтырсың да сорарсың кебек тоелды, аларны син генә түгел, мин дә яратам бит, бигрәк тә теге кызыл энәлесен. Соңгарак калдым бугай шул, башта онытып җибәргәнмен, үзләре дә сине көткәндәй бик озак чәчәк атып утырдылар. Менә розаларыңны гына карарга өлгермәдем, исән була күрсеннәр инде. Алсу, чәчәкләргә карасам, гел син исемә төштең... Мин шул чакта ук сине сагынганымны аңлый башладым, тик бу гөнаһларга баштан-аяк кереп чумган идем шул, туасы бала аяк-кулны бәйләде. Син тапкан булсаң, без ул Баланы җүләр булса да калдырмас идек, әйеме? – дип, Алсуның күзләренә карады.

Хатын бу юлы да эндәшмәде, башын читкә генә борды. Фәрхәд авырлык белән күтәрелде, бераз карап торды да авыр сулап куйды. Икесенең дә кайдадыр бик еракта, йөрәк төбендә өметләре ята: бер могҗиза булыр да өйләрен дә, үзләрен дә ташлап чыгып киткән мәхәббәтләре әйләнеп кайтыр, бу көн аларның яңа тормышында иң бәхетле көн булыр, монысы элекке кебек түгел, аннан да яхшырак булачак кебек иде. Фәрхәд күп нәрсәләргә башкача карый иде, Ходай кавыштырган, никах белән яшәгән, никахта туган балалары, сеңерләре өзелеп корган дөньялары, икесе төзегән гаилә нигезеннән дә кадерле ни бар? Гаилә белән уйнарга ярамый, ярамый. Хыянәт – гөнаһ, шуның нәтиҗәсе – гарип бала. Улы ялга кайткач, әти кеше моны бик ныклап аңлатачак, хыянәт итмә хатыныңа, балаларыңа, гаиләңә, дип, әйе, һичшиксез, аңлатачак. Хата бер генә була, төзәтә алмастае да була шул. Могҗиза килмәсә, мәхәббәте әйләнеп кайтмаса, нишләр соң ул, нишләр?..

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: