Сельские нивы
-5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
16 Августа 2024, 10:00

Синсез килгән язлар

Зифа Кадырова. 2 бүлек. 7 өлеш. Алсу иртә таңнан килеп кергәндә Фирая әле яңа чәйгә утырырга гына йөри иде. Фирая аңа бераз карап торды да кызганудан йөрәге кысылып куйды. Зур яшел күзләре генә утырып калган. Киткәндә әле бу хәтле ябык түгел иде, йончуы йөзенә чыккан. Килеп, кочаклап алды:  

Синсез килгән язлар
Синсез килгән язлар

Алсу иртә таңнан килеп кергәндә Фирая әле яңа чәйгә утырырга гына йөри иде. Фирая аңа бераз карап торды да кызганудан йөрәге кысылып куйды. Зур яшел күзләре генә утырып калган. Киткәндә әле бу хәтле ябык түгел иде, йончуы йөзенә чыккан. Килеп, кочаклап алды:

– И-и-и, синең белән ничек измә ташымак кирәк, ни булды? Сал өсләреңне, утыр өстәл янына, монда килеп җиткәч, инде югалмассың. Берәр җаен табарбыз.

Көне буена сөйләштеләр, сөйләшеп сүзләре бетмәде.

– Алсу, безнең мондый очракта бик яхшы коралыбыз бар, ул да булса, каткан башка ярдәмгә ике кул бар, йөрәктә азрак көч бар. Ни әйтим соң, син миннән киңәш көтәсең. Эшләргә һәм яшәргә! Иреңне тәрбияләп дөрес эшләгәнсең, аякка бассын, аннан күз күрер. Балаларыңа әйт, үпкәләп ятмасыннар, кайтмасалар да шылтыратып торсыннар, син дә көненә бер шылтыратып ал. Күңеле тыныч булса, тизрәк терелер. Ни файда егылганны типкәләүдән. Озакламый Газинурның да елына әзерләнергә кирәк, кеше күп булачак. Балалар каберенә кайтып таш куймакчылар. Куйсыннар, акчасын да түлим, тик үзем кайтмыйм...

Алар тагын җиң сызганып эшкә тотындылар. Иртән водитель килеп ала, кич китереп куя. Илшат үзе генә атна буена күренмәде. Җомга көнне кич кенә килеп керде. Елмаеп сәламләде, үзе бик сынаулы карап алды.

Алсу авылына кайтып китәргә әзерләнеп килгән. Караңгыга кадәр попуткага чыкмакчы иде. Көне дә әллә нинди салкын, җиле җелеккә үтә торган. Илшат:

– Алайса, Алсуны авылына илтик тә аннан сине кайтарып куярмын, – диде.

Фирая каршы килмәде,

– Ярар, авылыңны да күреп килербез, – дип, ризалашты.

Әллә ни ерак түгел икән, илле чакрым гына, ярты сәгатьлек юл. Бер сүзсез барып булмый бит, өйнең эчен ничегрәк эш итү, нинди обойлар сайлау турында сөйләшкән булдылар. Алсу гына сүзгә катышмады. Авылга керер алдыннан:

– Туктагыз, тукта, ник моңда чаклы килдең инде?! – дип, машина туктауга тышка сикерде.

Юл буенда таякка таянып озын гына буйлы ир заты басып тора иде. Өстенә кигән курткасын усал җил тарткалый да йолыккалый. Алсу, йөгереп килеп, аның җиңенә ябышты:

– Ник килдең монда, Фәрхәд, нишләп торасың? Илшат, ишекне ачып:

– Әйдә, утырыгыз, өйгә чаклы илтеп куям, – дигәч, алар икәүләшеп артка кереп утырдылар.

Әйтерсең, салонда башка кеше юк, Фәрхәд тезеп алып китте:

– Мин сине инде иртәдән бирле көтәм, бигрәк озын атна булды, ел үткәндәй, син бүген кайтмасаң, үлә идем. Машинаның ачкычын тапмыйм, сине каршы алырга. Бик ерак икән бу авыл башы, арыдым яман, эл дә кайттың. Мин кичә дә килеп көткән идем, кайтмадың. Бөтен эчәгеләремә үтте суык, бер кул тыңламый, эләктерә алмыйм. Әл дә кайттың, әл дә кайттың, анасы, бик сагындым.

– Чыкма башка болай юлга, мин бүген кайтмаган булсам, катып үлә идең бит, егылып ятсаң, беркем күрмәс, – дип, Алсу иренең өс киемен рәтли-рәтли йомшак кына шелтәләде.

Зур итеп салынган яхшы йорт каршысында туктадылар. Фәрхәд һаман бала кебек үзенекен сөйләде:

– Мин аш та салдым, мунча да яктым, балалар шылтыратты, күпме шатлык, әйдә-әйдә, керик тизрәк өйгә.

Ул Алсудан башка беркемне күрми иде шикелле, исән кулы белән култыклап алды, йөзеннән күзен ала алмады.

–  Бәлки, керерсез? – диде Алсу, кыяр-кыймас кына.

Илшат, авыр сулап:

– Юк, рәхмәт, безгә кайтырга кирәк, – диде дә кузгалып китте.

Фирая ара-тирә аңа күз ташлап алды. Юлдашы бик уйчан иде. Озак кына сүзсез барганнан соң:

– Ник бу тормыш дигәнең кешеләргә карата мәрхәмәтсез икән? – дип куйды.

Күрәсең, моның да сарае буш түгел. Кешенең эчен ярып карап булмый шул. Тыштан караганда, барыбызның да барысы да яхшы кебек тә ул.

Юл буена сөйләшми генә кайттылар. Илшатның кәефе бер дә юк кебек тоелды. Капка төбендә төшереп калдырды да китеп барды. Ни әйтәсең, ирләр баш бала бит алар, ни ташлап булмый, ни күтәреп йөртеп, менә хәзер Алсуга да өстерисе генә кала. Начар яшәмәгәннәр, күрәсең, шундый даладай дөньялар салгач. Алсу үзе дә әйтә бит, бик иркә хатын булып яшәдем мин, ди. Мин алай иркә яшәмәдем шул, ничек буладыр ул.

Фирая йортына кайтып керүгә этләре сөенешеп каршы алдылар. Бәләкәй генә дөньясында үз тормышы, үз уйлары. Шушы йорт аңа никтер якын, кадерле, юкса, бергә бер генә ел яшәп калдылар бит. Алсуның ирен хәтерләп, әйе, аныкы кайткан, аяк астында тузан булырга да әзер, дип уйлап алды. Их, Газинур, бәлки, син дә китәр дә кайтыр идең. Тик бер сорау: Алсуның йөрәге каткан, кабул итми. Менә бит кайда мәсьәлә.

 

Гөрләп яз килде, дөнья шомырт, сирень исенә күмелде. Фирая тәрәзәләрне ачып ташлады. Ул еш кына бер ноктага текәлә дә уйга чума, эшлисе эшен оныта, ни уйлаганын үзе дә аңламый. Улы белән яз башыннан сыерчык оялары урнаштырдылар. Сыерчыклар килеп урнашса, бәлки, улы да өйләнер, бала чыгарсалар, бәлки, үзе дә оныклы булыр, дип хыялланды. Менә хәзер яз хакимлек иткәндә, ул бөтен йөрәге белән шул сыерчыкларны көтте, ә алар юк та юк.

– Әни, – дигәнгә сискәнеп китте, – әни, нәрсә уйга баттың, эндәшәм – ишетмисең. Нәрсә булды сиңа, әллә елыйсың инде? – дип, улы килеп кочаклап, битеннән үбеп алды. – Уйланма, әни, әйдә утырып чәй эчеп алыйк, кая әле, чәй куеп җибәрик. Мин сиңа сөт белән яңа пешкән ипи алып килдем, кара, ничек хуш исле!

– Әйе шул, балам, эчик. Аннан тыштагы беседкага паласлар җәеп, утыргычлар куеп чыгарбыз, өйгә сыймаганнарга шунда урын әзерләрбез.

– Бабайлар укып киткәч, әтинең каберенә кайтып килербез, чардуганы бик матур килеп чыкты, сиңа ошар, әни, – диде улы.

Фирая бер сүз дә эндәшмәде.

– Ярый, карарбыз, әлегә бик эш күп, – дигән булды.

Иртәгәсе көнгә бик күп өстәлләр әзерләнде, чакырылган кеше күп иде. Кичкә чаклы барысына да эш җитәрлек булды. Караңгы төшкәнче кайнаштылар да кем мунчага китте, кем йокларга ятты. Аның күккә күзе төште, бакча түренә тагын тулган ай килгән. Бер ел элек шушы бакчада бер-берсенә сыенып, әллә нинди хисләргә бирелеп утырганнар иде бит. Бернинди кайгылары юк, алар бергә иде. Шушы тулган ай кебек дөньялары да түгәрәк иде. Бер генә мизгел дә кабатланмый шул, кадерен генә белмибез. Кызык, син көтәсеңме икән бу көнне? Көтәсеңдер, кемнәр килер, кемнәр искә алыр дип, кайтырсың да карап торырсыңдыр. Син бит бик ярата идең бүләкләр белән кунаклар килгәнне. Хәзер инде син бүләк урынына дога көтәсеңдер. Син бит беркайчан да юкка чыккан кеше булып йөрергә яратмадың, анда да, җир астында, догасыз, гаиләсез кеше кебек ятасың килмәстер. Җирдән, бездән күп-күп догалар киләсенә ышанасыңдыр. Мин беләм, иманым камил шулай буласына. Мин моны эшләмәсәм, балалар кара кайгыга батар, халык, туганнар аңламас иде...

Икенче көнне урам тулды – машиналар, ихата тулды килгән күрше-күлән, туган-тумача белән. Көне дә, дөньясы да шундый матур, кешеләр дә шатланышып очрашалар. Туганнарның берсе болай дип әйтеп куйды:

– Без хәзер күбрәк шундый кичәләрдә очрашырбыз инде, болай җыелырга вакыт юк бит. Менә, берәрсе үлсә, шул минутта җыелып бетәбез.

– Кияү дә күктән сөенеп күзәтәдер, кара, күпме кеше килгән бит искә алырга, яхшы кеше иде бит, – куйды әбисе.

Әйе, тирә-якта бар кеше өчен дә яхшы кеше иде ул. Гаиләләре кеше арасында начар гаилә булмады, шуңа да бүген күпме кеше, хөрмәт итеп, искә алырга килгән.

Фирая кунакларны елмаеп, шатланып каршы алды, өстәле дә муллыктан сыгылып тора. Мәрхүмнәргә кирәкме икән мондый сый-хөрмәт белән аш уздырулар? Мондый сорауны беренче генә бирми үз-үзенә. Кирәктер, һәрхәлдә, мине шулай итеп искә алуларын теләр идем, кем сиңа гаиләңнән башка дога юлласын. Әти-әниең күптән бакыйлыкта, балалар гына кала. Урамда гаиләсез калганнарны берәү дә искә дә алмый, дога да юлламыйдыр, бәлки, алар теге дөньяда да догасыз билгесезлектә асылынып торалардыр. Кем бәхетлерәк? Фирая бүген иренә булган бар үпкәләрен онытып, соңгы бурычын түләде. Газинуры яраткан күлмәкне киде, ул яратканча чәчләрен ясап, матур ал яулык бәйләде, бар да ул исән чактагы кебек.

Бүген иренең җаны кайтып, шушында кайсыдыр почмакта басып күзәтәсенә бик тә ышана иде, ул аны иртәдән үк тоеп йөрде, хәтта өстен алыштырганда кагылып та киткәндәй тоелды, һәм үзе дә элекке кебек елмайганын сизми дә калды. Бермәлгә арттан килеп кысып кочаклагандай булды. Күзләрен йомып, хискә бирелеп тора бирде. «Анасы, бик сагынып кайттым бит»,  – дия кебек тоелды. Бу халәт, бу кичерешләр кайчандыр булган бит, ул шуларны искә аламы, әллә Газинуры чынлап кайттымы? Буш хыяллар йөрәкне чеметеп алды. Күз яшьләрен чыгармас өчен, тирән итеп сулыш алды да тешләрен шыгырдатып кысты. Бүген ул еламаячак. Ире кайткан, кунаклар килгән. Чакырылган кешеләр килә торды, китә торды.

Соңыннан, иң якыннар калгач, чынлап та искә алу башланды. Фирая бүген еламый, шаярта-көлә.

– Бер кызыгын сөйлим әле, – дип елмайды. – Күршедә генә олы кешеләр яшәде, балалары да юк, бик яхшы кешеләр иде, Шуларның дядя Витялары үлеп китте. Аларда мәетне беренче төнне чиркәүдә кундырып, саклап утыралар икән. Газинур да барып утырып кайтты да, икенче көнне иртән, күмешергә дип, тагын чиркәүгә китте. Бу гробны күтәрмәкче булган да, тик тетя Валя каршы төшкән, сиңа ярамый, йөрәгеңә операция ясалган дип. Поп әйткән, алайса, син алдан тәре күтәреп бар, дигән. Бу бара икән иң алдан тәре күтәреп, үзе тирә-ягы-на карана икән, танышлар күреп калмаса ярар иде, дип. Ярый, монысы шулай булды да, икенче елны тетя Валя да үлеп китте. Күрше хакы – Аллаһ хакы, ди, Газинур тагын ярдәмләшергә кергән. Попның хәтере бик яхшы булган, күрәсең, моны күрү белән танып калган, сиңа авыр күтәрергә ярамый, дип, тагын тәре күтәрткән. Берәрсе мине монда күрсә, ни дип котылырга, дип уйлап та беттем, юл кырында элек заводта бергә эшләгән бер таныш татар басып тора, ди. Бер әйләнеп карады, тагын карады, түзмәде, куып җитте дә: «Газинур, син түгелме соң, нишләп йөрисең монда тәре сөйрәп?» – ди икән. Бу да этләшә белә иде инде: «Мин монда шабашкада, әнә теге машинага чаклы күтәреп барган өчен ун мең түлиләр, ә көненә, беләсеңме, күпме кеше үлә? Менә джипка азрак акча җитми, – ди икән. Теге мескен ышандымы икән, «Син үзеңне кем дидең соң?» – дип сораган. «Гена, дидем», – ди икән. Теге аптырап басып торып калган.

Тетя Валяның апа-сеңелләре татар авылына килен булып төшкәнгә, ярты татар булып буталып беткәннәр, ярдәмгә килгән авыл татарлары да җитәрлек булган. Зираттан соң халык поминкага бер кафега кайткан. Бер күч татар ирләре җыелганнар, бу шуларның каршысына утырган да тегеләргә әйтә икән: «Мин сезнең авылның мулласына барып әләклим, сез тәре үптегез, сезне хәзер татар зиратына кертергә ярамый, сезне зиратның тышына гына күмәргә ярый», – ди икән. Тегеләр аптырашта калганнар. Берсе, телгә килеп: «Бәй, Камил дә үпте бит», – дигән. – «Камил – тетя Валяның сеңлесенең малае, аңа үпсә дә ярый. Поп әйттеме, чукындырылганнар белән туганнар гына үпсен, дип. Ә сез бөтенегез дә ятып, карчыкның маңгаендагы тәрене үбеп чыктыгыз». Ирләрнең берсе: «Әйе шул, ул аягыннан гына тотты», – ди икән. Газинур: «Кайтыгыз да авызыгызны сабынлап юыгыз, мулла белсә, сезне точно зиратка кертми», – дигән. Ирләр ашап-эчеп тә тормаганнар, киткәннәр.

Кайткач, үзенең эче катып көлде, чөнки нык кына поминать иткән иде. «Кара, кеше гөнаһтан ничек курка икән, – ди, – теге ирләр кире кермәделәр бит, авылларына кайтып киттеләр». Башта туйганчы көлде тегеләрнең куркуыннан, аннан үзе дә уйга калды. Ике тапкыр үлемнән калган кешегә уйланырга вакыт җиткән булгандыр шул.                                                            

Бүген аның тик яхшы якларын гына искә алдылар. Кичен кунаклар артыннан өстәлләрне җыеп, савыт-сабаны юып җыештыргач, балалар шәһәргә кайтып китте. Сәлимә туганы куна калды.

Фирая, арып-талып, яраткан беседкасына чыгып утырды, аның янына Сәлимә дә килде.

– Апа, арыдыңмы, бик зурлап, бик яхшы үтте. Җизни бик олы җанлы кеше иде шул. Миңа күпме яхшылыклар эшләде, тагын бер кешегә.

– Нинди кешегә? – диде ул, бик әһәмият бирми генә.

– Теге син больницада ятканда, бик эчеп киткәч, әби аны сакларга мине җибәрде. Ул айнып та бетмәгән иде. Шулвакыт ул миңа сөйләде: «Минем любовница бар, яхшы кеше, бер мескен инде, мин аны бик кызганам, мин аңа танышлар аркылы инвалидлыкка группа да ясаттым, тик ник кирәк миңа, моны беркемгә дә аңлата алмыйм. Ул бит аз акчалар тормый, Фирая тагын акчаң кая диячәк, ә мин пенсияне дә, эш хакын да шунда тыктым, кичә менә ул килде дә салдык тагын нык кына», – диде.

Фирая сынсыз катып калды, әйтерсең, тагын аркага пычак тыктылар, ни селкенеп, ни кычкырып булмый, йә Ходай, ни хакына? Ел үтте, мин һаман аның гөнаһларын җыям! Мин бит сине бүген кичергән идем! Кулсыз калып эшләп тапкан акчаларны – көмешкә эчеп, ач утырган марҗага, мескенләнеп үзен жәлләтә белгән Зәкиягә, йөрәк чирле үзеңә, машинага, матур костюмга... Йә Ходаем, ни хакына?

Ул акрын гына сеңлесенә борылды, һәм чиксез әрнү белән сорады:

– Ник дип син моны хәзер сөйлисең? Ник шул чакта сөйләмәдең? Син дә миңа хыянәт иттең түгелме соң?

– Апа, кичер, мин ул вакытта сиңа әйтә алмадым, ул бит, әйбәт апа гына, диде.

– Әйбәт апаң минем урында минем ир белән ятып йоклагач кем була соң, шул любовница була түгелме соң, сиңа егерме яшь, шуны да аңламыйсыңмыни?

– Апа, ул гел минем төшкә керә, ул елый, көн дә янына кайтып гафу үтенәм, ә ул мине күрми дә, кичерми дә, дип елый. Апа, гафу ит син аны!

– Беркайчан да! Мин, булсын-булсын дип, аны эшләтми ат урынына җигелдем, ник мине жәлләп группа ясамаган? Ат итеп җигеп, сыер итеп сауганнар! Беркайчан да!!! – диде Фирая, тешләрен кысып.

Кичәге ай бүген дә килде бакча түренә, тик ул ничектер томанлы тоелды, юк, күз яшьләре шулай томалай икән. «Кичер димә, – диде Фирая, торып, ай каршысына басып, – догалар җыеп чыгып очтыңмы, ник минем төшемә кермисең, ник минем сорауларга җавап бирмисең, куркасың, беләм, мин дә бу хәсрәттән озакламый янып бетәрмен, тик син дә миннән бүтән хәер-дога көтмә.  Җан әрнеп, ми кайнап, рәнҗи-рәнҗи елаганда дошманыңа бәхет сора, диләр, Ходай үзе белер кемгә нәрсә бирергә, дип язылган иде кайдадыр. Мин югалмам, ишетәсеңме, мин югалмам, син бүген моны үзең дә күрдең... Мин әле аякка басармын, вакыт кына кирәк, саулык бир, Ходаем».

Ябылып барган яра яңадан ачылып әрнеде, бу юлы тагын күпмегә барыр бу газап? Чәчен йолкып акырып-акырып елыйсы килсә дә, авызын кысып басты да күзләрен йомды, күз яшьләре тын гына акты да акты. Ни дә булса эшләрлек түгел иде, ятса башы шаулады, торса аяклары тотмады. Алсуга да бу атнада килеп йөрмәскә кушты, эшкә барырлык хәле юк иде.

 

Икенче бүлек тәмам.

Зифа Кадырова.

Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: