Алсу кайтып төшүгә, әйтерсең, бианасы капка төбендә көтеп кенә торган: – Киленкәем, кайттыңмы? – Үзе машинага үрелеп карарга да өлгерде.
Алсу, исәнләшергә дә онытып, бианасына текәлеп катты.
– Кайтуың яхшы булды, мин тиз генә күрше Заһит белән сөйләшим дә ул сине район булнисенә илтеп куяр. Син кереп кодагый белән чәйли тор, – дип, Сафия карчык урам буйлап титаклады.
Өйгә кергәндә дә Алсу берни аңламый иде әле. Әнисе, кызының аптыраган күзләренә карап:
– И-и балам, ана кеше бит, ялынып килгәч, шылтыраттым шул. Теге денсезе гарип бала тапкан, ди, калдырам, алмыйм, дип әйтә, ди, кияүнең йөрәге шуны күтәрмәгәндер инде. Ни дип әйтергә дә белмим, үзең кара, балам. Үз ирең бит. Балаларыңның атасы. Йортсыз-нисез кеше ишек төбендә йөргәнче, үз йортыңа кайтырсың.
Алсу ни әйтергә дә белмичә аптырап тора бирде, денсез булса да, хатыны бар, баласы бар, минем монда ни катышым бар! Аңа, бәлки, минем кирәгем дә юктыр?
Күп тә тормады, Сафия карчык та машина белән килеп җитте. Менә кемдә ул көч, сиксәнгә кереп барган карчык егылырын да уйламый чабулый. Улы ваткан тагаракны ябыштырмакчы. Тик Алсу гына нишләргә дә белми.
– Әйдә, килен, әйдә, үзем дә утырып барып кайтам.
– Тукта, әнкәй, минем монда ни катышым бар соң, аның хатыны бар бит. Мин кем булып барып керим?
– Ничек инде кем булып, законный хатыны булып. Үз ирең, үз йортың, җебеп торма, кайдандыр себерелеп кайткан килмешәккә ир биреп куй ди. Дөресен генә әйткәндә, килен, үзендә дә гаеп, үзең күкрәгеңә сыендырдың шул еланны. Тиз бул, Заһит көтеп тора.
Район хастаханәсе бусагасын атлап керүгә Алсуның бөтен җире калтырый башлады, Сафия карчык аны, чыгып кача күрмәсен дигәндәй, җиңеннән эләктереп алга әйдәләде.
Биш-алты кешелек палатаның бер буш урыны да юк.
– Менә-менә, улым, менә хәләл хатыныңны алып килдем. Үз хатының карамый кем карасын сине. Мин карт, синең янда утыра алмыйм, өйдә атаңны да карарга кирәк. Сез уртак тел табыгыз инде, балам, мин китим, анда Заһит көтеп тора. Бар да яхшы булыр, Аллаһы бирсә. – Сафия карчык, берәрсе берәр сүз әйтеп туктатканчы дип, чыгып та тайды.
Хатын, нишләргә белми аптырап, Фәрхәдкә карап тора бирде. Чырае ямьсез булып кыйгайган, йөзе ап-ак. Күзләреннән яшь ага да төшеп мендәргә сеңә. Елыймы, әллә чире шундыймы? Алсу өстен салырга да онытты. Карашын күрше караватка күчерде дә сискәнеп китте. Андагы кеше әллә ничек усал итеп караган кебек тоелды. Фәрхәд тә әллә нинди мөгрәгән тавыш чыгара. Күрше абзый ачу белән:
– Нәрсә карап каттың, әллә гарип ир кирәкмиме? Нервыда уйнап шул хәлгә калдырасыз да аннан әйләнеп тә карыйсыгыз килми, – дип сөйләнә-сөйләнә, артын әйләнеп ятты.
Фәрхәд, ахрысы, бу кеше белән килешмәде, башын болгый-болгый ыңгырашты, күз яше дә туктамады. Алсу, өстен салып, аның янына килеп утырды. Ире исән кулы белән аның кулын эзләп тапты, нидер сөйләнде, тик сүзләре генә аңлашылмый. Ир кешенең шулчаклы көчсез балага әйләнүен беренче күрүе иде. Инде нишләргә дип аптырап утырганда, олы гына яшьтәге, ак халатлы, олпат гәүдәле кеше алар янына килеп басты.
– Яхшы булган, караучы да килгән. Минем янга кереп чыгыгыз, аңлатам нишләргә икәнне, – диде, сак кына Алсуның аркасына кагылып. – Сөенечтән елыйсыңмы, Фәрхәд? Ни булды? Тынычлан! Хәзер сестра кереп укол ясар. Әйдәгез, – дип, Алсуны алып чыгып китте.
Кабинетка кереп утыргач, табиб тагын бер кат төбәлеп карады да сүзен дәвам итте:
– Сеңлем, бик күп сабырлык кирәк булачак, монда сезнең дә тырышлык таләп ителә. Әлегә аңа тынычлык кына кирәк. Елаулар, борчылулар яңа инсультка китерергә мөмкин. Ә болай ул аякка басып китәргә тиеш. Берәр ай монда ятарга туры киләчәк.
Менә шулай, тормыш әле бер яктан, әле икенче яктан китереп бәрә дә аңгырайта. Аңа ай буена, кайда урындыкта утырып, кайда хастаханә коридорында каты сәке-кушеткада аунап, ирен карарга туры килде. Көн дә массаж, көн дә коридор буйлап кочаклап өстерәп йөрүләр. Яшь бала кебек көйләүләр. Ә ул, гаҗиз булып, Алсуның күзенә карый да кулына ябыша, аның кулын үбәргә әйтә, тик иреннәре тыңлашмый. Бәдрәфкә дә йөри алмый, астына савыт куярга, түгәргә, җан җирләрен юып, сөртергә кирәк... Фәрхәд, үзенең шундый хәлгә калуына хурланыпмы, елап җибәрә. Әйе, бергә яшәгәндә булса, болар берни дә түгел дә бит, тик ул бит хәзер – кеше иреме, сөяркәсеме... Ничек кенә итсәң дә, алар арасында тирән упкын. Кызганыч иде бу күренеш.
Алсу арыды да, йончыды да. Ялда әнисенә юынырга, өстен алыштырырга кайтып килде.
– Әни җаным, ни хакына миңа бу сынаулар, кая Зәлиясе?
– И балам, ялгышмасам, сөйләүләренә караганда, Зәлия авылдан чыгып киткән ди. Ул бит баланы тудырган да, балаң гарип, дигәч, баш тарткан да ташлап кайткан. Фәрхәд аны моның өчен өйдән куып чыгарган, ди, бу хәсрәтне үзенең дә йөрәге күтәрмәгән, күрәсең. Өеңне барып карап кайтыр идең, Сафия кодагый барып караштырып тора бугай инде.
– Әни, минем анда башка кайтасым килми, нишлим, ни булды бу дөньяга, кем каһәрләде? – Алсу мендәргә ауды да үксеп елап җибәрде.
– Эх, балакаем, кем белсен инде! Бигрәк бетерендең, балам. – Әнисе, янына килеп утырып, аның ябык иңбашларыннан сыйпады. – Сөяк тә тирегә генә калгансың бит... И балалар...
Алсу елады-елады да йокыга китте. Аның кайчаннан инде сузылып ятып йоклаганы юк, гел кәкрәеп урындыкта йоклап билләре авырта, аяклары сызлый, кем аның хәлен аңласын.
Ай үткәч, аларны шифаханәгә күчерделәр. Фәрхәд ярыйсы гына йөри, сөйләшә башлады, икесенә бер бүлмә бирсәләр дә, койкалар аерым иде, ярый. Монда, ичмасам, ашарга әзер, ятып йокларга урыны бар. Ул үзендә ниндидер бушлык тоя. Гомер иткән ире аңа ят иде. Күңел түрендә, бәлки, әзрәк хис яшеренеп ятадыр, бәлки, бер көн килеп башын калкытыр, тик әлегә анда бушлык. Ирен табиблар кушканны үтәргә күндереп, тизрәк аякка бастырырга тырышты. Алдагысы турында берни дә уйламады. Ул аның янында бүгенге көн белән генә яшәде. Бик акрынлап булса да, Фәрхәднең аяк-куллары да йөреп китте, сөйләшү генә һаман да авыррак иде.
Шифаханәдә дә авылдашлары очрады, аларның сораулы карашларын күреп, Алсу бик аралашмаска тырышты, белә бит ни сорасыларын да. Авылдашлары аның читләшүен аңлап бетермәделәр, һәрвакыт ачык йөзле, елмаеп торган укытучы түгел иде бу. Фәрхәдне дә алар арасында калдырмады. Фирая апа әйтмешли, авырткан җир алдан йөри, ди. Монда да кешеләрнең күз карашы йөрәккә кадала, ә авызларын ачып сораша башласалар, икенче инсультны көт тә тор.
Фәрхәд бер тапкыр да Зәлия турында да, яңа туган баласы турында да сүз кузгатмады, әллә онытты микән? Алсуның бар теләге исә – тизрәк моннан өйгә кайтып китү. Кешеләрнең кызганып караган карашларыннан туйды. Шулай да ике айга якын ятканнан соң өйләренә кайттылар.
Бүген генә, ихатага кереп капкасын япкач кына иркен тын алды. Өйләре салкын тоелды, юкса, газ эшләп җылытып тора. Нәрсәдер үзгәргән, бар җирдә тәртипсезлек, бу ул калдырган йорт түгел иде. Яме дә, коты да юк. Әйтерсең, хуҗалар белән бергә өй дә чирли. Хатын, ятсынып-читенсенеп, өй эчен күзәтте. Фәрхәд тә моны тойды булса кирәк, аның җиңенә ябышып, башын селкеде:
– Китмә, мин яши алмыйм синсез, – диде, күзләренә яшь тулды.
Хатын сискәнеп куйды, Фәрхәдкә дулкынланырга ярамый, бөтен тырышлыклары юкка чыгачак. Өстен салып, өй мәшәкатьләренә тотынды. Ашарга әзерләргә, өйне чистартырга, мунча ягарга. Уйланмаска, эш белән юанырга, кат-кат юарга туры килсә дә. Сүрән генә мунчада ирен юындырып чыгарды, үзе өстендәге күлмәген салмады. Фәрхәд аны кочакларга итеп караган иде, Алсу тагын сискәнеп китте. Кич җиткәч, тагын нишләргә белмичә тукталып калды. Ире белән гомер иткән уртак ятакка яту коточкыч газап иде. Ирен җайлап яткырды да, юк эшне бар итеп, мунчага чыгып китте. Фирая апа әйткән сүзләр искә төште: «Ул кайтыр да ул, тик менә син кабул итә алырсыңмы?» – дигән иде. Ул чакта: «Итәм, кабул итәм, кем ялгышмый, үземнеке бит», – дигән иде. Әйе, ул көн килде дә килүен, җаны да, тәне дә кабул итә алмый икән бит. Кычкырыплар елыйсы килде. Гаилә ятагы пычратылган, кайчандыр бер-берсен сөйгән парлар арасыннан кара пәри туе киртәләр салып үткән. Фәрхәд аңлый микән моны, ә Алсу бөтен күзәнәкләре белән тойды. Үткәннәргә кайту юктыр, күрәсең...
Йортка бер бәла килсә, тиз генә китәр димә. Җыелып киткән гәзитләрне актарып утырганда ике конверт килеп төште. Ачып укый башлагач, башында чәчләре үрә торды: хат банктан иде. Алган өч йөз меңне түли башлагыз, юкса, судка бирәбез, диелгән.
– Кайчан кредит алдың, нәрсәгә? – дип, ул иренә текәлде.
Фәрхәд уйга калып торды да:
– Алмадым, мин алмадым, ялгышканнардыр, – диде.
Аннан төп бүлмәгә кереп китте, пинжәген күтәреп чыкты:
– Миңа бер банк карточка җибәргән иде, мин аны шушында салып куйган идем, – диде. Һәм лып итеп урындыкка утырды: – Зәлиянең генә эше! – Чырае агарып китте.
Алсу ник сораганына үкенде. Тик менә хәзер кредит түләү түгел, үзләренең дә яшәргә акчалары юк чак. Ихатада «КамАЗ» машинасы, бәләкәй машина тора. Зәлиянең сүзен тыңлап, гел кирәкмәгәнгә теге вакыт яңа иномарка алды бит.
Фәрхәд шым гына басып торды да икенче бүлмәгә кереп китте, Алсу да артыннан керде. Ире бер ноктага караган, күзеннән туктаусыз яшь ага. Хатын сүзсез генә аның янына килеп утырды. Бик озак кына шулай утыргач, Фәрхәд телгә килде:
– Мин гаепле, мин моны күптән аңладым. Син миннән читләшәсең, кичерә алмыйсың, мин дә кичермәс идем...
Алсу авыр сулады, тик ирен юатыр сүзләр таба алмады, ул чит, ят иде аңа. Торды да чыгып китте, тагын бер конвертны ачты, монысы да аяктан егарлык иде, укыгач, тәне эсселе-суыклы булып китте. Хастаханәгә чакырталар, баладан баш тарту турындагы кәгазьләргә кул куярга кирәк икән. Бу конвертны яшереп куйды, бер көнгә күпкә китәр, Фәрхәднең йөрәге күтәрмәс. Бәлки, әле Зәлия дә акылына килеп, баланы алыр, дип уйлап куйды.
Тагын кич җитте. Алсу, ирен ашатып, урын җәйде, үзенә балалар бүлмәсенә ятак әзерләде. Моны күреп торган Фәрхәд, авыр сулап, башын аска иеп утыра бирде. Тик төнлә Алсу сискәнеп уянып китеп, калкынып караса, янында мендәрен кочаклап Фәрхәд уйга чумып утыра. Хатынының уянганын тоеп:
– Син хаклы, анда мин дә йоклый алмыйм, яныңа идәнгә булса да урын җәй миңа. Син күз алдымнан югалсаң, миңа куркыныч, – диде, еламсырап.
Алсу куырылып куйды, бу мизгелдә ире шундый кызганыч иде. Кызгану әле ярату түгел шул, йөрәккә, кичер дә ярат дип, әмер биреп булмый. Дөрләп янган утны көчләп сүндергәч, кабынмастыр шул инде. Алсу мендәре белән бүрәнә буенарак елышты, иренең кулындагы мендәрен янына салды да:
– Ят... – диде, йомшак кына итеп.
Әллә ир, әллә бала – ничек итсәң дә кызганыч. Иртәгә монда улының да караватын кертеп, урын әзерләргә кирәк, ни булса да күз алдында булыр, дип уйлап куйды. Икенче көнне шулай итте дә. Фәрхәд моңа да риза иде. Алсу элекке кебек матур итеп көлмәде, елмаймады, ә ир, хуҗасына тугры эт кебек, аңардан күзен алмады. Кайчан да булса кичерер, дип өметләнде. Тик өйдәге авыр тынлык эремәде. Бер көнне йокларга яткач, Фәрхәд үз урыныннан торып Алсу янына килеп утырды да сүз башлады:
– Син сүк мине, ачулан, теләсәң сук, кыйна. Синең сүзсез йөрүең өстемдә асылынып торган балта кебек. Алсу, дим, без элекке тормышка беркайчан да кайта алмабызмыни? Балалар да кайтмый, ичмасам, алар да мине кичермәс инде, рәнҗеп киттеләр шул.
– Сүзләр урынсыз, Фәрхәд, үзең дә аңлыйсың, балалар кайтыр, аларның имтихан вакытлары, алар синең чирләгәнне белмиләр, кайтсалар, биреп җибәрергә акча да юк, җитмәсә, бу кредит... Мине эшкә чакыралар, китәргә кирәк, ялга кайтып йөрермен. Син инде үзеңне-үзең карый аласың.
– Алсу, мин эш табармын, эшләрмен дә, түләрмен дә, тик син китмә, кайтмассың дип куркам.
– Син аякка ныклап басканчы мин эшләргә тиеш. Балаларга ярдәм кирәк.
– Кайда эшлисең соң? Эшең авыр түгелме?
– Төзелештә. Измә ташыйм да стена тигезлим. Фәрхәднең әйтер сүзе юк иде. Элек мал арасына да чыгармый, авыр эштән сакларга тырыша иде хатынын, ул бит – укытучы кеше, матур булырга тиеш, алар – кадерле кешеләр. Ул аны, балаларын матур, затлы итеп киендерергә тырышты, алар өчен акчасын беркайчан кызганмады. Гаиләсен тук, матур итеп алып баруы белән горурланды. Сабантуй булсын, авыл бәйрәме булсын, күкрәк киереп, Алсуын җитәкләп чыкты. Чыгу белән бөтен хатын-кызны күздән кичерде, аның хатынының күлмәге иң матуры һәм кыйммәтлесе булсын. Менә хәзер хатын тапканны көтеп утыр, ирлек түгел бит бу, хурлык. Иртәгә үк машинасын барып карар, селкенергә кирәк.
Алсу, җыенып, шәһәргә китеп барды. Фәрхәд тә акрын гына «КамАЗ»ы янына юл алды. Әллә ниләр эшләрдәй иде дә, тик хәле бик шәптән түгел икән шул, хәтта «КамАЗ»ның кабинасына да үрмәләп менә алмады. Елый язып, үз-үзенә ачуы килеп, кире өенә юнәлде. Әгәр эшләп китә алса, Алсуың бер генә көн дә өйдән читкә җибәрмәс иде дә. Ә ничек яшәде соң ул аңардан башка ел буена? Зәлия бер яман төш булып калды шикелле, тик төштән уянып була, ә монда төзәтеп булмас хәлләр...
Фәрхәд, уйга калып, акрын гына капка алдындагы эскәмиягә килеп утырды, үзенең бик арыганын тойды. Аларның күршеләре Сәхап ялкаурак та, бик эш тә сөйми торган кеше иде. Фәрхәд белән яшьтәшләр дә иде әле. Үзе әллә кем булмаса да, телгә усал. Капкадан чыкты да, Фәрхәдне күреп, аңа таба килә башлады. Юньле сүз ишетәсе юк. Бер дә сөйләшәсе килмәсә дә, торып кереп китәргә соң иде инде.
– Сәлам, күрше, аякка баскансың, маладис. Иртән Алсуның юлга чыгып барганын күреп калдым, әллә тагын киттеме? Ну, парин, кыланып та куйдың! – диде, сузып. – Берәү булса, әйләнеп тә карамас иде, кайтты, карады. Бәхетең бар икән, брат, минеке бәреп кенә үтерер иде. Зәлия башта кайткан мәлне миңа да сырышып караган иде дә, мин алкаш булсам да, аңлыйм бит. Әти әйтә иде, безнең авылның бүресе күрше авыл сарыгын барып буа, ни өчен, чөнки аңа монда яшәргә кирәк. Мин ычкындым – син каптың, карап торуга акыллы гына кеше идең бугай. Башта мин дә кызыккан идем, шортигы бигрәк матур кызыл иде шул. Карт булса да, хатын үземнеке, кайчан да ишекне тибеп ачып керәм.
Фәрхәднең башына кан йөгердеме, бите кызарды, күз алдында йолдызлар оча башлады. Кесәсен капшады, дарусыз чыкмаска куштылар бит. Юк, кесәсендә юк, өйдә калган. Бәхете бар икән, авыл медпунктында эшли торган Гүзәлия үтеп барышлый туктады.
– Фәрхәд, хәлең ничек, тереләсеңме? – диде.
– Гүзәлия, өйгә алып кер әле, даруымны тапмыйм.
Фәрхәдне урынга кертеп салып кан басымын үлчәгәч, аңлашылды хәле. Гүзәлия кирәкле уколлар ясап, кичкә чаклы яныннан китмәде.
– Аякка басасың килсә, үзеңне тыныч тот. Сәхап сәбәпчедер инде, теле бит аның авылда үзе берәү. Алсу иртән кереп әйтеп чыкты миңа, сине кереп караштырырга кушты.
– Чынлапмы? – диде Фәрхәд, йөзе яктырып киткәндәй булды.
– Соң ул да синең өчен борчыла инде, эшләми дә булмый. Эл дә ярый кайтты, мин алай булдыра алмас идем, Фәрхәд, үпкәләмә. Бөтен авылны сокландырып, бөтен кешегә үрнәк булып яши идегез бит. Хәзер ни әйтсәләр дә түзәсең инде.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова