Сельские нивы
-5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
15 Августа 2024, 12:00

Синсез килгән язлар

Зифа Кадырова.. 2 бүлек, 5 өлеш. Алсу кайтып киткәч, өйдә моңсу, буш булып калды. Ярый әле, этләре көтеп тора, ул аларга бик тә кирәк. Берсе тышта, икенчесе өйдә, шулар белән сөйләшеп юана. Яңа елдан соң балалар бер атна торып киттеләр, янында иптәшкә Алсу булгач, алар да тынычтыр.  

Синсез килгән язлар
Синсез килгән язлар

Алсу кайтып киткәч, өйдә моңсу, буш булып калды. Ярый әле, этләре көтеп тора, ул аларга бик тә кирәк. Берсе тышта, икенчесе өйдә, шулар белән сөйләшеп юана. Яңа елдан соң балалар бер атна торып киттеләр, янында иптәшкә Алсу булгач, алар да тынычтыр.

Эшкә үзе генә килде. Гөлбану да анда иде, көн буена сөйләшә-сөйләшә, басылып эшләделәр. Вакыт-вакыт Әскать тә яннарына кереп анекдот сөйләп чыкты.

Фирая эше булуга сөенеп бетә алмады, тәрәзә төбендә елап басып торуга караганда, янып-пешеп эшләүгә ни җитә. Әле менә кеше арасында бит, әле көләсең, әле җырлыйсың, Алсу киткәнгә дә ай булды, ничектер инде мескенкәем? Киткәч бер-ике шылтыратты, мин калам, мине көтмә дип. Ансыз күңелсез, ул да бит каяндыр килеп керде дә аның тормышында үз урынын алды. Моның нигә кирәген бер Ходай гына белә. Уйлап карасаң, бернәрсә дә очраклы булмый, диләр, һәрнәрсәнең сәбәбе, кайдадыр ниндидер бәйләнеше булырга тиеш. Әйе, бар шул, язмыш икебезне авыр чакта очраштырып, Бер-беребезгә таяныч булганбыз. Мин дә бит аны очраткач, елаудан туктап, аның алдында көчле булып күренергә тырыштым. Мин кайгыны җиңдем, син дә җиңәрсең, димәкче булдым. Ул бит шуңа ышанды. Уйлана-уйлана эшләп ятканда, Хатирә эндәште:

– Кара әле, кара, Мәрьям түтәң шыпырт кына Салихны пирожкилар белән сыйлый, шулай, ирләрнең йөрәгенә ашказаны аркылы гына үтеп кереп була, диләр. Хәйләсен эшкә җиккән.

Фирая аларны ерактан гына күзәтте. Чынлап та, аш өстәле янында икесе генә, Мәрьям бер ак төргәкне Салихның сумкасына тыгып куйды, бер пирожкины кулына тоттырды да термосыннан чәй салып бирде. Тиз-тиз генә чәйләп, икесе ике якка үз эшләре белән, берни булмагандай, китеп бардылар. Бала-чага кебек, урлашып пирожки ашамасалар...

– Монда, дустым, пирожки гына түгел, боларның борчаклары да пешкән булса кирәк, күр, йөзләре нинди балкый!

–  Син шулай уйлыйсыңмы, Фирая, кара син аны, карт төлке, ә миңа берни әйтми, яшергән була.

– Без кычкырып йөри торган яшьтә түгел бит инде, әллә син кычкырып торыр идеңме? Күрмәмеш бул, бәхетле булсыннар. Безнең шушы измәдән башка ни шатлыгыбыз бар соң? Кеше ничә яшендә дә гашыйк булырга мөмкин, тик менә теләп кенә алып булмый шул, кирәкле кешесе юлыңда очрамаса.

Әйе, Хатирә дә, бәлки, шул Мәрьямнең бәхетеннән көнләшәдер, ул көткән мәхәббәт килмәде бит аңа, ә гомер узды. Килде ди мәхәббәт, гомер иткән шул исерек ирен ташлап чыгарга, яңа мәхәббәт артыннан китәргә үзендә көч табар идеме икән? Юктыр, булмас, бу эшкә барырга йә бик кыю булырга, йә башыңны югалтып гашыйк булырга кирәк. Хатирә белән миннән булмый шул инде, исерекме, хыянәтчеме – үземнеке дип яшәп тик ятасың. Татар хатыннарының менталитеты шулай: тугры булып үләбез. Мәрьямгә килгәндә, алтмышка кереп барганда, кем сине соратып килсен? Күрәсең, аңа бик тә иптәш кирәк булган, шуңадыр, озак авыз ачып тормады. Тизрәк дилбегәне үз кулына алгандыр, чөнки монда, ни әйтсәң дә, ирсезләр күп шул, кайсысына карама – ялгыз. Ничек итсә иткәндер анда, пәрәмәчме, бөккәнме – барыбер Салихны бөкләде. Икесе дә, яшәреп киткәндәй, гел елмаеп кына торалар. Яшьлек уты сүнеп бетмәгәнме, әллә инде икесе дә ялгызлыктан туйганнардырмы...

 

* * *

Акрын гына, сиздерми генә яз килә, халык 8нче март бәйрәменә әзерләнә. Фирая да эштән соң шәһәрдә кунып калды, иртәгә эш юк, өйдә әнисе. Элек бу бәйрәмне алар шау-гөр килеп үткәрәләр иде. Ир-ат заты иртән үк, кем нәрсә әзерли ала, узышмактан өстәл әзерләрләр иде. Үзара сөйләшкәннәрен тыңлап торып та көлеп эчләр катып бетә иде. Берсе әйтә: «Салатны күбрәк ясыйк, җитмәс», – ди, икенчесе әйтә: «Гармуныңны озаграк уйна, озаграк биет, юк, биетмә, җырлат, биегәч ашыйсы килә бит, ашарга җитмәсә нишләрбез», – ди. Янып-пешеп, аш бүлмәсендә мәш киләләр. Хатын-кыз әзер өстәлгә генә киенеп-ясанып килеп утырыр иде. Елына бер көн бәйрәм булыр иде. Көн буе аш бүлмәсендә, аннан кич буена хатыннар алдында биеп, кич кунаклардан соң савыт-саба җыештырып хәлдән таеп, хатын-кыз булып тумаганнарына сөенеп ятып йоклыйлар иде. Нинди күңелле чаклар булган, бәхетле чаклар... Ул боларның кабатланмасын аңлый, ә үзе, нәрсәгәдер өметләнеп, гомер иткән фатирына кайтты. Кызы белән төн буена сөйләшеп утырып, таң алдыннан гына ятып йокладылар.

Иртән кызы үз эше белән чыгып киткәч, өйдә авыр тынлык урнашты. Ул бераз шул тынлыкны тыңлап утырды, ялгызлык иңнәрне баса түгелме соң, хәзер елый башлыйм бит, юк, кеше арасына чыгарга кирәк, дип, торып киенде, элекке кебек бизәнеп ясанды. Газинур буянмыйча йөргәнне яратмый иде, кеше арасында матур бул, минем өчен дә, дия иде. Бик озак үзен көзгедән карап утырды да, кемгә кирәк бу күлмәк, бу киенүләр, дип, елап җибәрде. Елап, арып, кире мендәргә ауды.

Ах, мендәрем, минем мендәрем, йөрәк сердәшем! Мендәрен кочаклап капланып ятты. Бу – аның бирнә мендәрләре. Кызык, төптән уйлап карасаң, алар хуҗа белән бергә гомер кичергән, барлык шатлык-кайгыларга, серле төннәргә, назлы сүзләргә шаһит, алар күпме күз яшен сеңдергән. Шушы мендәрләр үткән утыз биш ел гаилә тормышының һәр көнен, төнен үзенә сыендырган. Шатлык килгәндә елмаеп мендәргә сеңгәнбез, кайгы килгәндә йодрык төеп елаганбыз. Менә әле дә бит үзенә сыендырды, күз яшьләрен сеңдерде. Әйе, мендәрләрем, сез хәзер ялгызларның сердәше. Сез хәзер кайнар сулышлар да, ятлар колагына ярамаган матур сүзләр дә ишетмәссез...

Мендәрләрем парлы ла ул,

Минем генә парым юк...

Күңелне җиңеләйтү өчен елау кирәк шул. Фирая да торып кабат бизәнде, киенде дә урамга чыкты. Кая барырга белмичә аптырап калды. Урамда ирләр чәчәк күтәреп өйләренә ашыгалар. Ул да ашыкмыйча гына урам буйлап атлады, кая барырга дип, уйланып торды. Мин бүген чәчәксез каламмыни? Ярый, бирүче көтәсе юк, үзем алыйм да үз йортыма кайтыйм, дип, чәчәк сата торган кибеткә килде. Яз башында ул кызыл лаләләр ярата, аларны берни дә алыштыра алмый. Розаларга да кызыкмый, тик лаләләр. Кибеттән үзе теләгәнчә чәчәкләр җыйды да, такси чакыртып, авылына кайтып китте. Капка төбенә җитү белән, урамга тәмле исләр таралганын тоеп, сагаеп калды. Керсә, ни күрсен, улы булачак килен белән мәш килеп өстәл әзерләп йөриләр. Өстәлдә зур-зур чәчәк гөлләмәләре. Фираяның күзенә яшь тулды, тамагына төер утырды. Кирәк бит, улы гаилә гадәтен онытмаган. Өйдә ир заты бар бит! Әйе, улым, быел берүзеңә авыррактыр шул, син хәзер – гаилә башлыгы.

Күп тә узмады, калган туганнар да җыелып бетте. Берни булмагандай шаулаштылар-гөрләштеләр, ялгызлыкны оныттырырга тырыштылар.

Акрын гына көн артыннан көн үтте, язгы кояш акрынлап ак карны кимерде, авыл тирәли кар күп әле, ә шәһәр эчендә карачкыл кар өемнәре генә. Шәһәр кешесе карның беткәнен, язның килгәнен дә аңламый кала бит. Өс киемен алыштырыр вакыт җиткәнен генә белә, ә яз тәмен тоюдан мәхрүм ул.

Фирая өйнең тирә-ягындагы бозланып каткан кар кисәкләрен ватып, юлга чыгарып атты. Эт тә чабып уйный, тургайлар да чыркылдаша башлаган мәл. Кар ата-ата тирләп чыкты, башыннан пар бөркелә. Этенә карап елмайды, моның да берәр кайгысы бар микән? Бардыр, Газинур үлгәч, ике ай юньләп ашамады, ябыкты. Ә бәләкәй эте, малай кеше, хуҗабикә белән аркага арка терәшеп кенә йоклыйлар, йомгак кебек тәгәри, чаба.

Бар көчен биреп җирне җылытырга теләгән кояшка күзен кысып карады. Әйе, кояшым, син дә әйләнүдән туктамыйсың, тормыш та китеп бара, гомер дә үтә тора. Былтыр бу көндә ничек булгандыр, хәтерләми, бер нәрсә ачык: ялгыз түгел иде, күңелдә башка хисләр, башка хыяллар кайнагандыр, тик бу бушлык булмаган. Кемдер киткәннән дөнья тәгәрмәче әйләнүдән туктамый шул. Фирая утынлык янындагы бер бүкәнгә барып утырды. Бу Газинурның яраткан, утырып тәмәке тарта торган урыны иде. Авыр сулап, уендагы Газинурга эндәште: «Синсез дә яшәп була икән, мине ятларга алыштырып ташлап китсәң дә, мин сине бик тә сагынам. Илледән үткәч, ни дә булса үзгәртү мөмкин түгелдер шул. Бердән, хыянәтең йөрәгемне талый һаман, икенчедән, сагынам, ахмаклык түгелме соң бу? Капка төбендә син вәгъдә иткән чират та күренми, килсәләр дә, йөрәгем кабул итмәс иде. Мин йортымда нинди дә булса чит ир-атны күз алдына да китерә алмыйм. Беркөнне Хатирә: «Ул бармагыңдагы балдагыңны икенче бармагыңа ки инде, син бит – ирекле, ялгыз хатын», – ди. Өйгә кайткач, салып, икенче бармакка киеп карадым, син белсәң аның авырлыгын, үземнән-үзем оялдым, тизрәк үз урынына, утыз биш ел йөргән, хәтта уелып кергән урынына кидереп куйдым. Кеше сүзенә карап... Мин берни дә үзгәртә аямаячагымны аңладым. Синсез калуыма да, ялгызлыкка да күнегеп киләм, хыянәтеңне генә башымнан алып ташлый алмыйм. Син калдырган мәңгелек яра».

Уйга чумып, каршысында утырган этен дә күрми икән бит. Ә ул, аңлыйм хәлеңне, дигәндәй, шым гына аны күзәтә икән.

– Син дә мондамыни? – диде Фирая, күз яшьләрен сөртеп. Эт, шуны гына көткәндәй, ал аягын аның алдына салып, акыллы карашын хуҗабикәгә төбәде. – Кая, үзеңне берәр нәрсә белән сыйлыйм!

Утын сараенда күз яшен түгеп, күңелен бушатып, җылы өйгә керде. Керсә, әнисе тәмле коймаклар пешереп өеп куйган. Әйе, өйдә җылы, якты, рәхәт, әллә әнисе килгәнгә микән?

Ана күңеле сизеп тора:

– Елама, балам, елама, бар да яхшы булыр. Менә кышка керергә курыккан идең, ул да үтеп бара. Вакыт кирәк, балам, яралар төзәлергә, вакыт кирәк. Әле алда сыерчык бураннары да көтә, елап көчеңне бетермә, балам.

Икәү гәпләшеп чәй эчеп утырганда ишек шакыдылар.

– Керергә ярыймы?

– Абау, Илшат, син түгелме соң, кер әйдә, кер, кара әле, эт тә өрмәде!

– Акыллы эт яхшы ният белән йөргән кешегә өрми ул.

– Мактап йөрисең, менә коймак белән чәй эчик, -дип, әнисе белән бертавыштан өстәлгә чакырдылар.

Илшат кара пәлтәдән, яланбаш, чигә чәчләре агара башлаган, шулай да бик тә күркәм, сөйкемле кеше. Яше генә аңлаешсыз, әллә чәче вакытыннан алда чаларган, әллә үзе картаерга оныткан. Бите шоп-шома булса да, күзләре тормышны күп күргән кешенекенә охшаган. Гәүдәсе дә төп-төз, бик җыйнак. Матур кара чалбар, яңа ак джемпер кигән. Ул, өстен салып, өстәл янына килеп утыргач, әнисе кунак алдына сөтле кайнар чәй куйды да, эшем бар дип, икенче якка чыгып китте.

– Ни йомыш китерде инде бу юлы? – диде Фирая, башын кырын салып.

– Йортка җылылык үткәреп бетердек тә, эчке эшләрне башларга кирәк иде. Алсу килмәдеме әле? – Моны сораганда Илшат дулкынлангандай, кызаргандай тоелды, һәрхәлдә, башын күтәрми генә чәен болгата бирде.

– Килмәстер инде, телефоннан әлләни сөйләшеп булмый, бәлки, берәр җай табып килеп чыгар әле, кием-салымы монда бит. Өч ай булып китте бит инде. Берни дә белмим.

– Сез ничек уйлыйсыз? – диде дә Илшат, төртелеп калды. Аннан: – Йә, ярый инде, – дип, кул селтәде. Әйтәсе сүзенең рәте-чираты булмады.

Фирая, аның хәлен аңлагандай:

– Ул килә калса, мин сезгә шылтыратырмын, – диде. Илшат кинәт башын күтәреп карады, карашында нәрсәгәдер ышанумы, өметме чагылып китте.

Чынлап та, Алсуның телефоннан бик сөйләшәсе килми, күрешкәч сөйләрмен, ди. Тик кайчан киләсен генә әйтми.

Илшат киткәч, Фирая тагын бер шылтыратып алырга булды:

– Исәнме, Алсу, хәлләрең ничек, шылтыратмыйсың да?

– Ярыйсы, Фирая апа, рәхмәт.

– Кайчан киләсең, Илшат та эш башларга кирәк, ди, сине дә сорады, кайчан килә, ди.

Алсуның тавышы бер дә шат түгел иде, киресенчә, бик төшенке тоелды:

– Фирая апа, миңа син бик тә кирәксең, миңа синең киңәшең кирәк, мин чыгу юлын күрмим... – Ул елый иде булса кирәк. – Минем тагын кулларым калтырый... – дип пышылдады.

Фираяның йөрәге жу итте, болай булса, эшләр харап иде. Ул, тирән итеп тын алды да:

– Алсу, син хәзер җебек укытучы түгел, син – төзүче, ә алар еламыйлар, ишетәсеңме? – диде нык итеп, каты итеп. – Бер егылсаң, тора алмыйсың! Килеп китәргә җаең бармы, кил, утырып сөйләшәбез!

Трубкадан:

– Ярар... – дигән хәлсез генә тавыш ишетелде.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: