Атна башыңда эшкә чыктылар. Әйткән җиргә килеп җиткәндә дүрт хатын аларны көтеп тора иде. Очрашуга шатланышып, кочаклашып, үзләре бер сабантуй булып шаулаштылар. Китте хәл-әхвәл сорашу, китте истәлекләр. Фирая, кечкенә ябык хатынны кочаклап, Алсу белән таныштырды:
– Бу – минем яшьлек ахирәтем Гөлбану апаң, Чаллыга килгән беренче көннән без бергә, ни күрсәк тә уртак.
– Шулай, без бергә инде. Менә бит тагын очраштык, рәхәтләнеп тагын бергә эшләп алыйк әле. Искегә тисәң исең китәр, ди, бу бит иске бер контора, без эшләп киткәч, бизнесменнарга хәтәр бер офис булачак инде.
Алар җыелып өсләрен алыштырдылар да эшкә тотындылар.
– Әйдәгез, кызлар, бер яшьлекне искә алып, сыдырып чыгыйк әле шул эшне, 8 нче мартка үзебезгә бүләк тә алырбыз! – дип куйды Хөсния.
– Шулай, аягың тыпылдамаса, авызың да шапылдамый, – дип кушылып китте Мәрьям апа. – Карт булсак та, һаман без кирәк. Ә бит яшьләр бер дә күренми әй. Минем пенсиягә чыкканга да алты ел, һаман йөрим. Өйдә нишләп ятасың инде?
– Әйе, без – совет заманыннан калган иң соңгы төзүчеләр, без чыкмый башласак, бу начальниклар нишләрләр микән? Их, кызлар, гомер үтте шушы ишелеп утырган караңгы йортлардан ак йортлар ясап! Дөресен генә әйткәндә, без төзегән шәһәр бит бу! Кем санаган күпме йортлар, балалар бакчасы, мәктәпләр, кибетләр безнең кулдан узганны, ничек чыдый микән бу куллар! – дип, Рәмзия апа кулларына карап алды. – Ә нинди мамык кебек күпереп торган ап-ак куллар иде бит. Бабай да әйтә, элек кулларың йомшак итеп сыпыра иде, хәзер тырмыйлар, ди.
Алсу өчен бу яңа тормыш. Укытучылар коллективында болай итеп кычкырып сөйләшмиләр, монда ни турында уйласалар, шуны кычкырып әйтеп салалар, үзләренең кулларына күз иярми. Фирая килеп ипләп кенә Алсуга төртте дә икенче бүлмәгә тартты.
– Әйдә теге бүлмәгә, без моңда басабыз, менә шул тирәне тиз-тиз кыра тор.
Тагын эш башланды, өйрәнергә кирәк, белмәгәнеңне кеше сизмәсен, аның каравы, башта кара уйларга урын калмас, дип уйлады Алсу. Янымда Фирая апа кебек кешеләр булганда, югалмам. Балаларның укуларына акча салырга кирәк, сорамыйлар инде соравын, тик заманасы шул, уку кыйммәт тора. Фәрхәд исенә төшү белән эсселе-суыклы булып китте. Юк, уйламаска, эшләргә дә эшләргә.
Фирая «кәҗә»гә мүкәләде:
– Их, кая икән яшь чаклар, сикереп менә, сикереп төшә торган идек, хәзер генә түш белән ятып, теш белән ябышып менәбез. – Олы пумаласы белән түшәмне чылатып, инде әллә ун кат акланган акбурны шпатель белән кырырга тотынды.
Көн артыннан көн үтә, буранлы кыш, кар өемнәре өя-өя, үз эше белән мәшгуль. Янында Алсу булмаса, моңсу булыр иде, автобустан төшкәч тә әле өйгә чаклы хәйран озак кайтасы. Бүген буран котыра, әлләни салкын да кебек түгел, ә җил үзәкләргә үтә.
– Мин авыр чакта гел шушы җилгә каршы чыгасым килә, йөрәк янганын басар төсле, – диде Фирая, ахирәтен култыклап алып. – Бала чакта да шулай иде. Әллә җил елата, әллә үзең елыйсың...
– Мин элек бер дә андый авырлыклар күрмәдем дә, еламадым да. Түгәрәк гаиләдә әти-әни янында үстем, аннан Фәрхәд белән дә бик рәхәт яшәдек. Еларлык бернинди сәбәп тә юк иде шикелле, тормыш гел шулай булырга тиеш, дип уйлаганмындыр инде. Менә әле син әйткәч, мин дә шул җил-буранның ныграк исүен телим бугай. Фирая апа, әл дә син очрадың тормышта, син булмасаң мин инде җүләрләр йортына эләккән идем. Ә аннан кире юллар юк, диләр.
– Күрәсеңме, дустым, бу бит безнең алга Ходай куйган сынаулар, шул ук вакытта бер-беребезгә тотынып торырга сиңа – мине, миңа – сине һәм йөрәк янганын басарга шушы җилле кар-буранны җибәргән. Борчылма, дустым, без югалмабыз. Күрәсеңме, лампочка янмаса да, кар яктысы бар, караңгы булса да, юл күренә, әнә кар өемнәре, без аны да ерып үтәбез. Капка алдын кар өеме сырган, булса соң, аны да көрибез дә җылы өйгә кереп чумабыз. Тормышта да шулай, кеше язмышы алдында түмгәкләр, кеше абына-сөртенә, өем-өем кар бураннарын ера-ера алга атлый, тик егылырга гына ярамый, иртәгә тора алмавың бар. Ә иртәгә буран басылыр да бар дөнья тынып калыр. Без дә хәзер арып кайтабыз да ятып йоклыйбыз, яңа көн кем белә ни китерәсен, бәлки, шатлык безнең урамга да кереп чыгар.
Аларны, шатланып, Алабай каршы алды. Хуҗабикә аны ычкындырып иреккә җибәрде:
– Әйе, хуҗаң киткәннән бирле синең белән озаклап йөрүче дә, уйнаучы да юк, әйдә, туйганчы чабула.
Капка алларын, ихатаны да бер кат көрәп чыгарып, җылы өйгә керделәр. Әллә бик арыткан, чәй эчтеләр дә җылы юрган астына кереп, тынычлап изелеп йокыга киттеләр. Төннең буена җил-буран улады, әллә нәрсәләрне Дөбер-шатыр китерде, әйтерсең, үзе матурлап, шомартып өйгән кар өемнәрен кешеләр туздырган өчен ачуланып. Җенләнеп, кабат биек көртләр өйде. Котырды-котырды да иртән таңда ул да арып, тынычлап калды. Фирая иртән торып тәрәзә төбенә килде, җил-буран басылган, бар Җирдә аклык һәм тынлык.
– Менә шулай, бервакыт йөрәк янулары да басылыр. Ак кар астында кара җир ял итә, озакка түгел инде анысы.
– Ник алай дисең, Фирая апа?
– Чөнки озакламый яз килер, җир дә уянып яңа тормыш башлар, ә анда әле күпме тетрәнүләр кичерер. Дөньясы бит аның шулай корылган. Әллә син шушы тетрәнүләр белән дөнья бетте дисеңме, башка сынаулар килмәс дисенме, тереләр түгел, үлгәннәр дә сынау үтә, ди, шулай булгач, синең белән мине генә урап үтмәс. Ходай шатлык белән дә, байлык белән дә, тиңсез мәхәббәт белән дә сынар – барысына да түзәрбез, балалар кайгысы бирмәсен.
Алсу да аның янына килеп басты:
– Нинди тынлык тышта, кичә буран котырмаган да кебек.
Фирая Алсуга борылып карады. Төнге ак күлмәктән, калын коңгырт чәчләре иңенә таралып төшкән, йөзендә ниндидер сихри тыйнак матурлык. Кырык биштә дә шулай сөйкемле булып була икән! Фирая, елмаеп, аның иңеннән кочты:
– Фәрхәдең шушы мизгелдә күрсә сине, башын югалтыр иде, син бит әле яратып туймаслык хатын.
Әле мин сагынам сине,
Соңрак син сагынырсың,
Кайтар үткән көннәрне, дип,
Ходайга ялынырсың... –
дип җырлый иде Салават. Фәрхәдеңнең елар көннәре алда әле, дустым. Әйдә, эшкә җыеныйк, син чәй әзерлә, мин капка алларын көрәп, Алабайны йөртеп керим.
Фирая киенеп ишек алдына чыгып басты да кояш күтәреләсе якка карап торды. Тышта караңгы булса да, җирдә якты, шушы тынып калган табигать кебек, җанда да тынлык. Табигать җиргә генә түгел, кешеләр җанына да тынлык, ял бирә. Ул тышта янып-пешеп кар көрәп керүгә, өстәлдә кайнар ботка, кайнар чәй көтеп тора. Алар тышка чыкканда күксел генә булып таң атарга җыена иде. Төннең буе Кыш бабай тырышып-тырышып салган көртне ера-ера, олы юлга таба атладылар. Бара торгач, көрткә кереп чумган бер машинага тап булдылар. И мескен, көчәнә-көчәнә чыгарга маташа, тик батканнан-бата гына бара.
– Нәрсә, Алсу, ярдәм итәбезме, этеп чыгарабыз да утырып китәбез!
– Безнең көч җитмәс бит...
– Кая әле! – дип, Фирая сумкасын җиргә куйды да машинаның артыннан этә башлады, Алсу да килеп тотынды.
Тырыша торгач, теге урыннан кузгалды бит әй. Кузгалды да, кар бураны уйната-уйната, туктап та тормыйча алга таба җилдерде. Машина этеп тирләп-пешеп чыккан хатыннар, берара үз күзләренә ышанмыйча, юл буйлап җилдергән машинага карап тордылар да көләргә тотындылар. Фирая сорый салды:
– Бүген җомга түгелме?
– Юк, иртәгә.
– Алай да ярый, хәер булсын бездән. Артыннан хатын-кыз этмәсә, машина түгел, дөнья да бармый. Бәй, сумкалар кая?
Артларына әйләнеп карасалар, әллә кайда калганнар. Алсу, көлә-көлә, аларны алырга йөгерде:
– Бик күңелле башланды әле бу иргә, Фирая апа! Көрт ера-ера олы юлга чыгып җитүгә, бер «ГАЗель» килеп туктады. Хәзер авыл халкының күбесе шәһәргә йөреп эшли бит, кем дә булса барыбер туктый. Шулай йөреп эшләргә күнегеп киттеләр. Эшкә бүген барысы да соңлабрак килде, юлларны төн буе чистартсалар да, Җитешә алмадылар, аңда батып, моңда чумып, юлда тыгылышып ятып, бар халык соңга калды бугай.
Яңа эш урынына яңа кешеләр китереп тутырдылар, алар арасында электриклар, да, балта осталары да бар. Кыскасы, кем генә юк. Китте дөнья кайнап, дөбер-шатыр ишекләрне алыштыралар, стена тишәләр. Алсу кая карарга белмәде. Төзелешнең болай гөрләгәнен күргәне юк иде әле аның.
Төшке ашка утыруга бер ир кеше килеп керде:
– Исәнмесез, кызлар! – дип, берәм-берәм кочаклап чыкты. Алсуга да килеп кагылган иде, ул, мескен, куркудан бөтенләй бөрешеп калды. Бу кайчандыр яшь чакта шушы хатыннар белән эшләгән Әскать иде. – Их, малай, кайда калды безнең яшь вакытлар, сезне кочаклап чырылдатып кычкырткан чаклар, хәзер әнә, кочакламагае, әллә нишләтсәң дә селкенмисез дә.
– Без селкенсәк, сиңа авырга туры килмәгәе, дип утырабыз менә, – диде Мәрьям апа, – син дә бит әнә гыж-гыж итеп торасың.
– И кызлар, әзрәк күңел өчен булса да чәрелдәгән булыр идегез! Каты бәгырьлеләр! – дип, үпкә белдергән булды Әскать.
– Кара әле, Әскать, син нишләп йөрисең монда, син пенсиядәдер бит инде?!
– Ә сез нәрсә, комсомолдамы әллә һаман? Мәрьям, син минем елгы, инде дисбе тартып түрдә утырасы кеше, нишләп йөрисең?
– Өйдә утыра алмыйм, ялгызлык авыр икән, пенсиягә чыксам, бер көн дә эшләмәм дигән идем – балаларның үз тормышы, бабай үлеп китте...
– Шулай, кызлар, мин менә яшь чакта балаларны штамповать иттем дә, хәзер шуларга ипотека түләшәм, нишлисең, үлгәнче шунда йөрербез инде, әле ишек алыштырырга килдек. Сезне күргәч, яшьлеккә кайткандай булып киттем, эл дә сезне очраттым, монда Салих та килергә тиеш, аның хатыны үлеп китте дә ялгыз калды, өйдә нишләп утырыйм дип, йөри минем белән. Аларның балалары да юк иде бит.
– Ярый, монда безнең янга урнашыгыз шунда, беренче безгә ишек куегыз, бикләп йөрербез, – дип калды Мәрьям апа. – Бирешкән Әскать, яшь айгыр кебек гел кешнәп йөри иде, хатыны эшләмәде, бер-бер артлы биш бала тапты да өйдә генә утырды. Салих та яшь чакта минем арттан йөреп маташкан иде дә, яратмадым, бигрәк ябык озын иде. Мин каты куллы, көчле егетләрне яраттым, кочаклашып ятканда әзрәк весы да булсын инде...
– Мин әлләни сайланмадым да, арттан да йөрүче булмады. Әлләни чибәрлекләре булмаган кызлар кияүгә чыга торды, мин кала тордым, яшь үтә башлагач, кем дә ярый дип, берәүгә барган идем, эчкече булып чыкты. Ярый әле балабыз булмады, исеректән барыбер исерек туар иде... Кем белә инде, ничек итсәң яхшырак буласын, бәлки, алай ук начар да булмас иде, хәзер менә шулай дип үземне юатам инде. – Чынлап та, Хатирә соң чыкты кияүгә, яшь чакта бик чибәр иде шул, су сөлеге кебек нечкә озын буйлы, озын толымлы, карап туймаслык кыз иде. Егетләр, ахрысы, аның чибәрлегеннән курыктылар.
Алсу беркемгә дә катышмады, элекке коллективында беркем дә үз тормышын болай ачыктан-ачык чыгарып салмый иде. Авылда беркайчан да укытучы гаиләләренең бер кыек ягы да ишетелгәне булмады. Алар бар яклап та үрнәк булырга тиешләр. Алсуга килгәндә, аның гаиләсе, бәлки, авылда беренче очрактыр. Укытучы Аллаһ та, фәрештә дә түгел, ул да бит кеше, тере җан. Күрәсең, алар арасында булса да, андый хәлләрне беркем дә тышка чыгармый, мең кат йозакка бикли. Ә монда гади эшчеләр башка халык икән, боларның эчендәге – тышында.
Икенче көнне иртән эшкә килгәндә, алар янына Әскать белән бергә озын буйлы, таза гына гәүдәле, бик пөхтә киенгән ир заты килеп керде. Фирая, аны күреп:
– Абау, Салих, син түгелме соң? Кызлар, күрегез, нинди егет килгән! – дип кычкырып җибәрде.
Хатыннар барысы берьюлы аңа таба борылдылар.
– Исәнмесез, кызлар, исәнмесез. Менә, Әскать «анда бөтенесе үзебезнекеләр» дигәч, килдем әле. Шатмын, шатмын барыгызны да исән-имин күрүемә. О-о, Мәрьям, син дә монда икән!
Ә Мәрьям апа киясе ыштанын тотып каткан, Салихтан күзен дә ала алмый.
– Ярый, кызлар, сез киенегез дә аннан без киенеп чыгарбыз, без пока берәрне бора торыйк, – дип, коридорга чыгып киттеләр.
Хатирә Мәрьямгә күз кысты:
– Кара, Салихны әйтәм, алтмышка җиткәч кеше кыяфәте кергән, озын гәүдәсенә ит кунгач ни, карап торуга ничава иргә әйләнгән. Мондый пенсионерлар хәзер бик хутта инде ул.
Һәрвакыт шарылдап сөйләшкән Мәрьям никтер тынып калган. Мыш-мыш үзалдына киенеп, ишетмәмеш була.
Хатирә:
– Яшь чакта болай сөйкемле түгел иде шикелле, -дип куйды.
Фирая да шаяртты:
– Хатирә, син нәрсә? Әллә гашыйк булдың инде? Кара аны, бу яшьтә мәхәббәт уены куркыныч нәрсә.
Хатирә борылып күз кысты:
– Ияреп кайтып та китәрмен әле, ачуны китерсәгез, хатыны да, елап утырган баласы да юк, ди, бит.
Мәрьям җил-җил басып чыгып китте. Хатирә шыпырт кына әйтеп куйды:
– Күрдегезме, бүген булмаса, иртәгә Салихны үзенә алып кайтып китәчәк. Ах, карт карга, сизмиләр дип уйлый. Салихны күргәч тә телсез калды бит. Мин бит аның белән гомер буе бергә эшлим. Әйдә, алсын да, бәхетле булсыннар.
Кайтып кичке чәйгә утыргач, Алсу үзалдына:
– Бу яшьтә ник кирәк инде, картаеп беткәч? – дип куйды.
Фирая Мәрьямне яклашты:
– Ялгызлык кешене куркыта, аннан, илледән соң икенче яшьлек башлана, диләр. Мәрьямнең ире үлгәнгә дә күптән бит. Аның ярасы бетәшкән инде, ә безнеке әле кансырап тора. Эшкә дә алар шул аптырап, ялгызлыктан качып йөриләр бит. Белмим, ни чыгар? Тормыш – могҗиза, каян ничек итеп китереп бәрәсен дә, нәрсә бирәсен дә белмисең.
Икенче көнне дә эштә барысы да астан гына Салих белән Мәрьямне күзәтте. Тик никтер Салих Мәрьям янына якын да бармады.
Вакыт бик тиз, бик күңелле үтте, арага карт булса да егетләр дә килеп кергәч, көне буена уен-көлке, анекдот тынмады.
Кайтыр юлга чыгып басуга, яннарына кара джип килеп туктады, ишеге ачылып китте:
– Әйдәгез, кызлар, рәхим итегез! – Бу аларны эшкә йөрткән Илшатның водителе иде. – Фирая апа, утыр алга, икәү җилдерәбез.
Фирая:
– Бигрәк биек, безгә шул «Ока» гына хас, – дип сөйләнә-сөйләнә, алга үрмәләп менеп утырды.
Алсу арткы ишекне ачты. Кереп урнашкач кына шым гына елмаеп утырган Илшатны күреп калды.
– Хәлләр ничек, кызлар? – Илшатның теле сөйләде, күзләре Алсуда иде.
Фирая үзалдына елмайды:
– Ярыйсы, менә эштән кайтабыз.
Аларны өйләренә кадәр китереп куйдылар. Машинадан төшкәндә Илшат:
– Сезнең белән язга эш башларбыз инде, анда әле җылылык үтеп бетмәгән, минем чиратка башкалар кермәс бит?.. – дип сорыйсы итте.
– Кермәс-кермәс, рәхәтләнеп эшләп чыгарбыз, – диешеп, төшеп калдылар.
Машина кузгалып киткәч, Алсу:
– Әллә ничекләр итеп карый, колакларыма кадәр кызарам, – дип куйды.
Фирая моны ишетмәмеш булды, елмайды гына.
Арып, эшләп кайтып, җылы өйдә кичке ашны ашаудан да рәхәт нәрсә бармы икән?! Ике ялгыз көндезге хәлләрне сөйләшә-сөйләшә чәйләп утырганда, Алсуның телефоны шылтырады. Бу әнисе иде. Алсуның йөзе каралганнан-карала барды.
– Ярый, кайтырмын, – дип, телефонын сүндерде. – Син хаклы, Фирая апа, бу тормыштан ни көтәргә дә белмисең. Фәрхәдне инсульт суккан, бианай килгән, кайта күрсен дип, ялынып елый, ди. Зәлиясе кайдадыр? Тагын ниләр күрәсе бар икән?! – Алсуның күзләреннән яшь атылып чыкты. – Эш белән мавыгып, тынычлана гына башлаган идем, – дип, күз яшьләрен сөртте.
– Тик менә хәзер елама инде, син кайтмасаң, балаларыңны чакыртырлар, укулары калыр. Кайтып кил, кызулык белән эш итмә, син бит – укытучы кеше.
– Фирая апа, син бу очракта нишләр идең, мин кайтырмын – анда хатыны утырыр...
– Беренчедән, сез бит әле аерылышмаган, син аның законлы хатыны. Егылганны кыйнадың ни дә, кыйнамадың ни. Иртән-иртүк кайтып китәрсең, хәзер юлга чыксаң, буран.
Икесе дә төне буена боргаланып чыктылар, күзләренә йокы кермәде. Иртә таң белән торып олы юлга җыена башладылар. Фираяның башына бер уй килеп, телефонына тотынды. Бу караңгыда Алсуны ялгызын гына чыгарып җибәрергә курыкты, нервылары болай да какшап беткән, бәлки, Илшат машинасын җибәрер. Ярты сәгатьтән Илшат үзе килеп җитте. Төшеп ишеген ачты да:
– Кай тарафка? – дип кенә сорады.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.