Сельские нивы
-5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
13 Августа 2024, 12:00

Синсез килгән язлар

Зифа Кадырова. 2 бүлек, 3 өлеш. Фирая куркып көткән кыш та килде. Бер эретте, бер катырды, табигать үзенекен итте, җиргә ак кар ятты. Йөрәк тә, шушы кышкы кар астында калган туң җир кебек, тынып калгандай булды.  

Синсез килгән язлар
Синсез килгән язлар

Фирая куркып көткән кыш та килде. Бер эретте, бер катырды, табигать үзенекен итте, җиргә ак кар ятты. Йөрәк тә, шушы кышкы кар астында калган туң җир кебек, тынып калгандай булды.

– Әни, ач капканы, без кайтып җитәбез, – дип, улы шылтыратты.

Әтисе дә шулай дип шылтырата иде: «Ач капканы!» Фираяның күзенә яшь тулды, ни аермасы?.. Газинур исән булса, балалар: «Әти, ач капканы!» – диярләр иде. Аерма зур, тик ул аны үзе генә тоя.

Улы, машинадан чыгу белән, килеп кочаклап әнисенең битеннән үпте:

– Хәлең ничек, әллә елагансың инде?

– Юк ла, улым, салкынга чыкканга гына шулай, – дигән булды.

Үзе эчтән генә, Ходаем, эл дә балалар, туганнар бар, шулардан аерма, дип уйлады. Гаилә тагын әни янына җыелды, әни җылысына сыенды, сыенды гынамы икән, юк, алар да үзләренчә әниләрен ничек тә җылытырга, авыр уйлардан араларга дип кайттылар бит, юкса, дуслары белән шунда шәһәрдә генә дә Яңа ел кичәсен каршыларлар иде. Күрәсең, алар да, ялгызлыкның авырлыгын аңлап бетермәсәләр дә, тоемлыйлар. Ә былтыр ничек каршыладылар соң әле, ә, әйе, балалар көндез килеп китте, ә кичен Газинур белән икәү генә утырдылар. Фирая ул-бу берни сизмәде. Ничек шулай сукыр булды икән соң?

Илшатның ике катлы йортының кара эшен бетерделәр, һәрхәлдә, язга чаклы. Яңа елга яхшы гына акча эшләделәр. Илшат бәйрәмгә бүләкләр дә алып килде. Шулай тоелдымы, әллә чынлап та, ул Алсудан карашын ала алмады. Күрәсең, ошый иде аңа бу яшел күзле тыйнак ханым.

Тик Алсуга да вакыт кирәк шул тетрәнүләрдән арыну өчен. Үтәр вакыт, тынычланыр, күзләренә елмаю кунар, кем белә... Ул, күчтәнәчләр җыеп, авылына кайтып китте. Яңа ел, шау-шулар үткәч, шылтыратты:

– Сезгә балалар белән керсәк ярыймы? – дип. Фирая аларны шатланып каршы алды. Су сөлеге кебек егет белән кыз үстергәннәр. Балалары «әни» дип өзелеп торалар. Улы шулчаклы әнисенә охшаган, ай-һай, чибәр дә соң, ә кызы, күрәсең, әтисе кызы, коңгырт күзле, кашлары карлыгач канатыдай кыйгач кара. Андый кашлы кешеләр бик кыю була.

– Менә, Фирая апа, балаларыма сине, шундый олы йөрәкле кешене, күрсәтим дип алып килдем, озак тормыйбыз, кичке поездга чыгалар.

– Рәхмәт, дустым, йөрәк ул минеке дә шул синеке чаклы гына. Түрдән узыгыз, – дип, елмаеп каршы алды.

Берни дә сорашмады, тәмле итеп коймак пешереп ашатып озатты. Озатканда:

– Бар да яхшы булыр, бар да үз урынына утырыр, туган йорттан читләшмәгез, – диде.

Алсу, балаларын озатып, төнлә генә такси белән урап кайтты. Төннең буе сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Ахирәте, авылдагы хәлләрне сөйләгәч:

– Балалар аңламаслар, мине гаепләрләр дип курыккан идем. Башта икесе дә елап та алдылар, бик гарьләнделәр бугай, урамга да чыкмадылар. Авыр, аларга да, бик авыр, – диде.

– Бер елга чаклы авыр булыр, аннан җиңеләя, диләр, бәлки, шулайдыр да, тик шул бер елны түзү бик авыр шул. Мин дә шул ел үткәнне көтәм. Уйламаган көн юк, көн генә түгел, сәгать саен уйлыйм, кая төртелсәм, аның берәр нәрсәсе ята, йөрәк шундук искә алып елый башлый. Әнә, теге олы яңа туны эленеп тора, ул юк, – дип, Фирая авыр сулады. – Кемгә бирәсең, халык бай бит хәзер.

Беразга өйдә тынлык урнашты.

– Фирая апа, йокламыйсыңмы?

– Юк, ятам шунда...

– Мин синең янда калыр идем, рөхсәт итсәң. Эшкә, дим, мәктәпкә кайтырга соң инде...

– Кал соң, эш, үзең күрәсең, җиңел түгел.

– Булсын, эш авыр булган саен уйланырга вакыт калмый, аннан хәзер балалар әтиләреннән ярдәм сорамаячаклар, акча юк дип, укуларын ташлап куймасыннар. Мин нинди эшкә дә риза.

–  Шулай, төзелеш җелегеңне дә, саулыгыңны да, кара уйларыңны да суыра. Эл дә безнең бәхеткә шул төзелеш бар. Тик ул елаклар белән җебекләрне генә яратмый. Их, тормыш, мин үземнең яшьлекне искә алам. Шушы «КамАЗ» төзелешенә эшкә бөтен дөнья буйлап күпме яшьләр килде. Ә беләсеңме, без иң бәхетле заманага эләктек. Ул чакта агы – ак, карасы – кара: бар да аңлашыла иде. Эш кайный, яшьлек кайный, ярышып, янып-пешеп эшлибез, бригадалар белән ярышабыз, үзара ярышабыз, ару-талуны белмибез, кычкырып җырлыйбыз, шаярабыз, көлешәбез. Беркемнең күңелендә пычраклык юк... Их, кайтарып күрсәтергә иде бүгенге яшьләргә шул замананы! Элек дуслык, эчкерсезлек көчле иде шул. Барыбызның киләчәккә ышаныч зур, күзләр янып тора. Безнең яшьләр шушы нәрсәләрдән мәхрүм. Әнә хәзер төзелештә эшләгән яшьләр, аларның көннәре тик акча эшләүгә генә корылган. Бүген эшлиләр дә, кичен барып, берәр кафеда туздырып та кайталар. Иртән киләләр: ни исерек, ни айнык, акчалары да беткән. Ә без яшь чакта пятачокка чыга идек, анда биеп, җырлап, гашыйк булып, башлар әйләнеп кайта идек. Үзгәрде заманалар... Җир белән күк арасы. Күпме яшьләр шунда табышып, шунда кавышты, гаилә корды. Ә кичке югары уку йортларында күпме кеше укый иде, балта осталары, ташчылар, бетончылар, укып чыгып, яхшы белгечләр, зур түрәләр булдылар.

– Фирая апа, ә син нигә укымадың?

–  Укый белмим, дөресен әйткәндә, укырга яратмыйм. Укымасам да, төзелеш эшен яхшы беләм мин. Туксанынчы еллар башында бик каты шабашкага йөрдем, берәүләр акчасыз калганда, башлылар, үз эшләрен; башлап, акчага чумдылар. Мин дә шул чакта үземә бригада оештырып, эшкуар булып китмәкче булган идем дә, тик башка бер уй килде дә кире уйладым. Газинур юньләп бер җирдә дә эшләми, алган акчасы да күренми, мин аннан бишләтә күбрәк табам, тагын да күбрәк; эшли башласам, гаиләмне югалтырмын кебек тоелды. Ул елларда күпләр аерылышты. Кемдер сатуга китеп баеды, ирләре моны күтәрә алмый, хатыннарын гаепләп, ташлап чыгып китте. Хатыннар да, җелекләрен өзеп, баул-баул тауар ташыдылар, җәен-кышын базарда катып торып, эчәргә дә, тартырга да өйрәнделәр, ирләр, гомердә булмаганны, хатын-кыз киемен сатарга чыгып утырдылар, әйе, гаилә төшенчәсе үзгәрде, асты-өскә килде. Шул еллардан соң кешеләр бер читкә тайпылып, күп нәрсә акчага корылды. Кара әле, Алсу, элек бергә эшләгән кызлар бер зур гына шабашка алганнар, кешеләре җитми, әллә барабызмы?

– Фирая апа, син ни әйтсәң, мин шуңа риза.

– Мин яшь чакта бергә эшләгән кызларны бик сагынам, кызык та, күңелле дә замана иде. Бригада бер гаилә дигән сүз бит ул. Барыңның тормышы уч төбендәге кебек, берни дә яшереп кала алмыйсың. Минем яшьлектә калган тормышымның бер өлеше ул.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: