Фәрхәд, «КамАЗ» машинасының рулена башын салып, уйга калып утыра бирде. Яңа ел җитә, балалар кайтырга тиеш, ничек итеп каршы алырга да хәлне ничек аңлатырга? Аның йөрәге тыныч түгел иде. Аңлый бит гаиләсен пыран-заран китергәнне. Ул бит әле күптән түгел генә авылның иң уңган асыл ирләре исемлегендә хөрмәткә лаек кеше иде, ә хәзер... Аның бу хыянәтен Алсу гына түгел, авыл халкы да кичермәде, аңламады, аңларга да теләмәде. Авылның өлкән буын абруйлы агайлары «исәнме, энем» дип кул бирмәде, күрмәмеш булып үттеләр. Халык алдында абруен югалткан ир асылына моны күтәрү бик авыр иде. Хәтта әтисе дә сырты белән борылды, ә әнисе борын төбендә капканы ябып кереп китте. Никах укытырга булгач, әтисе белән әнисе түгел, хәтта авыл мулласы да мең сәбәп табып килмәде. Бөтен авыл сырты белән борылды, элек гөрләп барган эш тә кирегә китте. Эш булмагач, акча юк. Беркайчан булмаганча, тормыш тарту авырга әйләнде. Гел таудай корсагын сыпырып ыңгырашып яткан Зәлияне дә күрәсе килми башлады. Картайганда, иллегә кереп барганда кирәк идеме аңа бу бала? Алсу өченчегә алып кайтыйк дигәч, каршы төшкән, икәү җиткән, дигән иде. Ничек болай килеп чыкты соң, егерме биш ел буена тырышып корган дөнья, яратып яшәгән хатын, алтын бәһасына торган балалар. Аның бар өмете балаларында, бәлки, алар аңларлар, әтиләренең хәленә керерләр. Улы ир затыннан, әтисен аңласа ул аңлар, каршы төшмәс. Гүзәле дә әтисен бик ярата, аннан, әтисенең акчасыннан башка ничек укысын. Ярый әле, Зәлиянең улы әтисе янына китеп барды, каян акча җиткерерләр иде. Зәлия, сөйләгәндә, барысын да дөрес сөйли кебек, алар бер-берсен яраталар, мәңге бер кеше белән яшәргә димәгән бит, барысы да аларның мәхәббәтеннән көнләшәләр, барысы да читкә йөриләр, тик аерылып кушылырга, тормышларын үзгәртергә куркалар. Без менә бернидән дә курыкмыйбыз, чөнки бер-беребезне яратабыз. Бер караганда, шулай дөрес тә кебек, тик тормыш барыбер дөрес бармый шикелле. Фәрхәд ниндидер үзе дә аңламый торган уен уйный сыман. Гади генә тоелган тормышның очына чыга алмый. Барысы да Зәлия әйткәнчә дөрес булгач, бу җан ник соң үзенә урын тапмый, ник соң йөрәкне нидер талый, ник бу тормыш сөендерми? Урлашып ашау тәмле, диләр, кайсы җүләре әйткәндер. Бәлки, шулайдыр да, кызык иде бит төннәрен чыгып качып, сарай артында кочышып керүләр, башың җәһәннәмгә очарлык булып сөешүләр. Ә бит хәзер йөз төрле хәйлә табып чыгып чабасы да юк. Ник соң сөендерми аны бу мәхәббәт, туасы баланы да элекке кебек очынып, сөенеп көтми. Тышта кыш. Алсу кая китте микән? Шәһәрдә эшли, диләр, укытучы бит, эш кайда да табылыр. Кинәт башына килгән уйдан айнып киткәндәй булды, берәрсе Алсуын алып китсә? Шәһәрдә фатирлы ялгыз ирләр беткәнмени? Кешеләрдән күпме ишеткәне бар, Алсуың йөзек кашы, бигрәк чибәр дигәнне. Кайда эшли, кемдә яши? Ул бит аны моңа чаклы үзеннән бер адым да читкә җибәрмәде. Хәзер ул ирекле түгелме соң? Йә Ходай, нишләдем мин? Зәлиянең боргалануына алданып, хайвани хисләргә бирелеп, мәхәббәтен югалтты түгелме соң? Әйе, тыйнак авыл иренең, әле моңарчы тагылмаган ысуллар белән җенен котыртып, башын әйләндерде. Азгынлыкны бер татыганнан соң Фәрхәд аның колына әйләнде, шуннан башка ни дә булса уйлау сәләте юкка чыкты.
Иске ферма ягыннан бер ана эт килә, аның артыннан бөтен авылның ата этләре телләрен асылындырып, күзләрен тондырып чабалар. Фәрхәд машинасыннан шуларны карап утырды да үзе дә сизмәстән: «Ах, мин дә шул этләр кебек яндым бит», – дип куйды. Өч көн чабарлар да» үз эшләрен эшләп таралышырлар. Нәтиҗәсе – корсаклы ана эт һәм корсаклы Зәлия. Яратмый бит Фәрхәд аны, яшисе дә килми. Хәзер генә, азгын хисләрдән азрак айнып, башы уйлый башлады. Хурлык... Хурлык кынамы! Ничек Алсусыз яшәр соң ул, көннән-көн аны ешрак уйлый, сагына түгелме соң? Үткәнгә юллар ябык. Фәрхәд бүген, кылган кылыгының бөтен тирәнлеген аңлап, нәрсә югалтканын аңлады.
Ә тормыш озак көттермәде, сынавын да алга китереп куя башлады. Яңа ел иртәсендә капка төбенә такси килеп туктагач, Зәлия тәрәзәгә капланды. «Балалар кайттылар, менә әйбәт булды, бергәләп Яңа ел өстәле әзерләрбез, минем бер дә хәлем юк, алайса», – дип сөйләнде. Фәрхәд, чәй эчеп утырган җиреннән сикереп торып, балаларын каршыларга тышка ташланды. Капка алдында шау-шу, кочаклашу китте. Шатлык... Шау-гөр килеп, өйгә килеп керделәр. Өстәл яныңда басып торган олы корсаклы Зәлия апаларын күреп, Фәнил:
– Ох, Зәлия апа, ни булды сиңа, арбуз йоткансың түгелме соң? – дип, килеп күреште. Үткән җәй кайтканда күреп киткән иде аны. – Әти, әни кайда, бүген дә мәктәбенә китмәгәндер бит инде? Әй, онытып торам, әти, сезгә килен алып кайттым, Мәскәүнең үзеннән, исеме Чәчкә.
Фәрхәд килеп кул бирде. Зәлия дә:
– И-и, Мәскәүдә дә татар кызлары бармыни?! Әйдәгез, балалар, без әтиегез белән чәй эчеп утыра идек, әйдәгез, әйдә, аннан Яңа ел өстәле әзерләрбез, – дип, каударлана башлады.
Гүзәл аптырап бер әтисенә, бер Зәлиягә карап алды да:
– Әти, әни кайда? – дип, бик җитди кыяфәттә сорау бирде.
Өйдә кинәт тынлык урнашты. Балаларның сагаеп үзенә текәлгән сораулы карашларыннан Фәрхәд тирләп чыкты.
– Ни бит, балалар, ни... – дип, төртелеп калды. Башында бу аңлашуны йөз тапкыр әйләндерсә дә, үзенчә әзерләнсә дә, бик авыр булып чыкты. Очрашу шатлыгын җимерәсе килми, тик... Зәлия ярдәмгә ашыкты:
– Без менә әтиегез белән кавыштык, чөнки әниегез ташлап чыгып китте әтиегезне. Берүзе яшәмәс бит инде.
Фәрхәд, улының чырае агарып киткәнне тоеп, аркасы чемердәп куйды. Фәнил, бик авырлык белән:
– Әни кайда? – дип, әтисенә текәлде. Әтисе җилкәсен генә җыерды.
– Әти, бу ни хәл, нишләттегез әнине?
– Юк, юк, берни дә эшләтмәдек, үзе чыгып китте, шәһәрдә эшли, диләр, – дип, Зәлия кычкырып җибәрде.
– Әти, син нәрсә, телсез калдыңмы әллә, бу хатынсыз сорауга да җавап бирә алмыйсың?
Фәрхәд, үзен гаепле бала кебек тоеп, тик торды. Сорауга җавап күз алдында иде. Олпат гәүдәле, һәрвакыт гадел дә, акыллы да әтиләренең шулай гаҗиз булып торуын күреп, балалар да аптырашта калдылар. Гүзәлнең күзләреннән яшь тәгәрәде.
– Әти, без бит сине шундый ярата идек, нишләдең син? Абый, өйдә әнигә урын юк икән – монда безгә дә урын юк! Әнине эзләп табыйк.
Улының йөзендәге шатлык нәфрәт белән алышынды. Алар ашыга-ашыга киенә башладылар. Фәрхәд, һушына килеп:
– Туктагыз, балалар, Фәнил улым, син дә аңламасаң, мине кем аңласын, Гүзәл кызым, тукта, мин бит сездән аерылмадым, мин бит...
– Әни кайтмыйча, без монда аяк басмыйбыз, – диде улы.
Шап итеп ишек ябылды. Шатлык, ничек керсә, шулай чыгып та китте. Бу йортка беркайчан да элеккеге бәхет-шатлык кайтмасын уйлап, бер почмакта өй иясе елады...
Моңа бер Зәлия генә шатланды, кирәкми иде аңа артык кашыклар да, артык хуҗалар да. Икесенә генә дә бик әйбәт, тыныч. Кызын да әниләренә күчерде. Яшь бала туса, барысын да оныттырачак.
Фәрхәд тәрәзәгә капланды, балалар башта урамга чыккач кай тарафка китәргә белми аптырап тордылар, аннан түбән очка таба сумкаларын сөйрәделәр, тизрәк, кеше күзе күргәнче дигәндәй, кызу-кызу әбиләренә таба китеп бардылар.
Ир шул минуттан башлап Зәлияне күралмый башлады. Яңа елны үз гомерендә беренче тапкыр ялгыз, буш өстәл янында каршылады. Мәхәббәт дигәннәре шатлык китермәде, булганын да алып чыгып китте. Ә былтыр Яңа елда ул бит, Алсу йокларга яткач, Зәлия янына чыгып качты. Сарай артындагы печәндә яратышып туя алмый аунадылар. Ә быел шул мәхәббәт дигәннәре тамакка аркылы торган сөяк кебек тамакны ерта, акырып елыйсы килә, өйдәге тынлык өскә ишелеп бара. Аның тормышында мондый Яңа ел булганы юк иде әле. Балалары, күз нурлары... Улы, иң зур горурлыгы. Укып бетеп, Мәскәүдә эшли, әни малае, әнисенеке төсле зур матур күзләр... Ә кызы, гүзәлләрдән гүзәл кызы, күз нуры. Алар аны ташласалар, ул ничек яшәр соң?
Фәрхәд буш өстәл янында аптырап утыра бирде. Нишләде ул?!
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.