ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
АЛСУ
1
Алсу төнлә уянды. Уянды да шундук авыр уйлар биләп тә алды, йөрәген талый да башлады. Күкрәктәге авырлыкны, кыенлыкны берничек тә аңлатып булмый иде. Алдагы вакыйгалар исенә төшкән саен тәне кызышып, башы ут янды, тәне шыбыр тиргә батты. Үз-үзен онытып кычкырасы, бәргәләнәсе килде. Тешен кысып, авыр итеп ыңгырашты. И Аллаһым, акылдан яздырма, кеше кулына калдырма! Бер ел эчендә тормышы бу чаклы үзгәрер дип кем уйлаган. Кичә ул барысын да югалтты. Кайчан, ничек башланды бу хәл? Өч ел элек алар авылына ирдән аерылып Алсуның өчтуган сеңлесе күчеп кайтты, ике өй аша иске генә бер йорт сатып алды. Туган бит, гел кереп йөри башлады. Алсу каршы килмәде, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Зәлия биш яшькә яшьрәк тә иде алардан. Кырыкта булса да яшь күренә, яшьләрчә киенә, унбиш яшьлек кызыннан калышмый, кыска шортик, ачык майка, тәне каратут, үзенә гел килешеп тора. Теле телгә йокмый, диләр андыйларны.
– Апа җаным, и сез бигрәк бәхетле иңде, тормыштан да, җизнидән дә бигрәк уңдың, хәзер мондый ирләрне шәм яндырып та табып булмый бит! Җизни белән бигрәк пар килгәнсез, сокланам үзегезгә, сокланам.
Фәрхәд мактаганны ярата инде, бик канәгать елмаеп:
– Әйе, апаңны ун ел буена үземә генә дип саклап үстереп алдым. Минем бәхет кошым бит ул, – дип, аркасыннан сөеп тә куя.
Зәлия аның саен очына-очына мактый:
– Шундый җитеш, мул яшисез, көнләшәм үзегездән, көнләшәм, күз генә тимәсен, бигрәк матур яшисез, – дип, кергән саен такылдады. – Минем генә бәхетем булмады шул исерек урыска чыккан булып, эчте кыйнады, эчте кыйнады, чыдар хәлем калмады, – дип зарланып та алды. – Иске йортның иске инде, җизни, тегесен генә эшләп бирче, монысы купкан, идәне дә черегән. – Көн дә диярлек нәрсәсе дә булса табылды да торды.
Алсу элек аралашмаса да, ерак туган булгач, читен булса да, ирен, ярдәм ит инде, ялгыз бит, дип, үзе җибәрә иде. Юкса, шул авылда өч абыйсы, әти-әнисе яши. Зәлия гаиләдә иң төпчек иркә кызлары иде. Чакырса, абыйлары да килер иде. Ә ярдәмгә гел аның Фәрхәде кирәк булды. Бер ел буена диярлек Зәлиянең алардан чыкканы булмады, бер пешкән аш барыбызга да җитәр дип, Алсу аларга да бүлде. Зәлиянең малае аңарда унберенче сыйныфта укый. Бик төпле, акыллы бала. Күзләре гел уйчан, аны нидер борчый кебек. Дәрестән соң еш кына мәктәптән бергә кайталар.
– Саша, син укырга кая барырга җыенасың инде, кайсы уку йортын сайладың?
– Мин әти янына китәм, әти белән яшим, шунда укырга керәм. Әти чакыра.
– Ә әниең җибәрәме соң, әтиең бик эчә, ди, бит, анда укый алырсыңмы соң?
– Минем әтиме? Нишләп эчсен ди ул, минем әти бик акыллы кеше, бик тыныч, сабыр ул. Әнигә генә көче җитми аның. Әни аны бозау гына, ди, яратмагач ник чыккандыр, әти нишләсә дә гел мыскыл итеп җәберли.
Алсу бермәлгә телсез калды. Ничек инде шулай алдашып була? Булмас, бала берәр нәрсәне дөрес аңламагандыр, ир бала бит, шуңа әтисен яклый инде, дип уйлады. Беркөн чыгарылыш кичәсе үткәрү турында сөйләшергә дип, ата-аналарны җыйды. Җыелыштан кайтышлый аны Зәлиянең кече җиңгәсе туктатты.
– Алсу, синең белән сөйләшәсе бар иде, читен булса да мине тыңла әле. Фәрхәдеңнең Зәлиядән чыкканы да юк, саграк булыр идең, үзең күрәсең, Зәлиянең күзе дә, күте дә уйнап кына тора, гаиләгезне боза күрмәсен! Ир-ат бер азынса, тыярмын димә. Тегеннән дә шул ире өстеннән йөреп, тотылып, иренең ата-анасы куып кайтарган, ди.
– Юк, Зәлия нишләп андый булсын ди, көн дә балалары белән бездәләр бит, Фәрхәд тә инде олы кеше, балалар җитеп беткән, оялмыйча ул юлга басмас, юк-юк, ышанмыйм да, юкка төтен чыгармагыз, – диде дә борылып үз юлы белән китеп барды.
Иртәгә районга конференциягә барырга кирәк, БДИга әзерләнәләр, ут капкандай кызу вакытлар башлана. Соң кайгыдыр, Зәлиягә әйтеп китәргә кирәк, кереп сыерны саусын.
Алсу, чынлап та, соң кайтты районнан. Өйдә бер кеше дә юк, Фәрхәднең машинасы тора, үзе кайда микән, бәрәңге белән булашадыр, сыер да савылмаган булса, саварга кирәк дип, өстен алыштырды да абзарга керде. Колагына Зәлиянең акрын гына көлгәне ишетелде. Алсу, туктап, тирә-ягына каранды, печән кыштырдады, тагын көлделәр. Ул, сагаеп, урынында катып калды.
– Алсу апа белсә, икебезне дә бер шикелле итә. Беркөнне бәләкәй абый беләсеңме нәрсә диде? «Фәрхәд белән арагызда берәр нәрсә сизеп калсам, яхшылык көтмә, тотып ярам», – ди.
– Үзең шаштырасың бит, ник үртисең шул кыска шортикларың белән, берни уйлый алмыйм, ятсам да, торсам да күз алдымнан китмисең, акылдан язам бугай.
– Ах, җизни, син белсәң, мин сине ничек яратам, мин сине көнлим Алсу ападан, ятам да уйлыйм, син аны да мине яраткан кебек яратасындыр, кысып кочаклыйсың, үбәсеңдер дип.
– Юк, юк, сине татыганнан бирле аңа кагылганым да юк. Күз алдымда гел син генә, син генә, – дип, тегесе мыш-мыш килә башлады.
Алсуның үз гомерендә мондый тетрәнү кичергәне юк иде. Ни кычкыра алмый, ни елый алмый, әйтерсең, аяклары җиргә ябышып катты. Башы әйләнеп яна башлады, күз аллары караңгыланды. Сарай стенасына тотына-тотына, тышка ашыкты. Ник соң ул разбой салып кычкырмады, чәчләренә барып ябышмады? Алар өчен Алсуга оят түгелме соң?.. Фәрхәдкә минем башка кирәгем юкмы? Саклап кына яшәгән бәхет кошын шулай җиңел, тиз генә алыштырдымы, бу гарьлеккә ничек түзәргә? Ни хакына?.. Ул өйгә кереп егылды, йөрәге дә, куллары да калтырый иде. Фәрхәде шым гына керде дә ятты, соң иде инде. Икенче көнне Алсу урыннан тора алмады, ни сыерын саварга, ни эшкә барырга көче-хәле юк. Ире, элек булса, янында өлтерәп торыр иде, ә хәзер: «Әллә чирләдеңме?» – дип кенә сорады да чыгып китте. Аның каравы, Зәлия кереп җитте: «Алсу апа, җаным, ни булды сиңа, җизни сине чирли диде, сыерыңны да савам, ят-ят, борчылма, барысын да эшләрмен», – дип, үз өендәге кебек йөгереп торды. Бар ашау алар йортыннан иде, үзләрендә, бәлки, чыгып чәй генә эчкәндер. Саша аларга сирәк керә, әллә ояла, аның каравы, кызы бик әрсез, гел әнисе, үзен аның кебек бик иркен тота.
Ишектә Сашаның башы күренде:
– Алсу апа, әллә чирлисезме, консультация буламы, сез килә аласызмы, дип сорыйлар.
Алсу, телсез кеше кебек, юк дип, башын гына селкеде. Кич сыер саварга тагын Зәлия керде дә күгәрчен кебек гөрләде. Ничек торырга да боларны себереп түгәргә моннан, дигән уй килде Алсуга. Миңа аякка басарга, үз дөньямны үземә көтәргә кирәк... Торырга, күтәрелергә, болар минем егылганны гына көтәләр. Елый алмады, күңеле тулышып катты да калды. Аның авыр хәлен калтыранган кулларыннан да чамаларга була иде. Ирен бүген генә дикъкать белән күзәтеп, бу ничек минем күзгә карар икән, дип уйлады, ә ул гел карашын яшерде, туры карый алмады. Бурның бүреге яна, ди, ә Зәлия, ахрысы, мондый алдашуларга күптәннән өйрәнгән, берни булмагандай сандугач булып сайрый.
Кич белән бианасы килеп керде, кыска шортик белән йөргән Зәлияне күреп, кызып китте:
– Бу нинди оятсызлык, кеше ире алдында ыштансыз йөрисең, яшең бит инде кырыкка җиткән, кызың белән ярышасыңмы әллә? Кит, оятсыз, йөрмә болай, өеңдә йөр шулай. Аннан, әйтсәм әйтим, бик ешладың бугай монда, җитәр, әнә урамда, Фәрхәд ике хатын белән яши, дип сөйлиләр. Улым, бу ни эш? Килен чирли дип тә ишеттем, киленгә ни булган? Кара аны, улым, бөтен мирдән калган ыштансыз хатыннарга хатыныңны алыштырсаң, мәңге бәхил түгелмен. Тупсамны да атлап керәсе булма!
Алсу боларны ачык тәрәзәдән ишетеп утырды. Бианасы ачы теле, усаллыгы белән бу авылда дан тота иде.
– И Сафия апа, ник юкка рәнҗетәсең, мин ни начарлык эшләгән? Алсу апа чирләп торгач, сыерларын гына савып бирергә кердем.
– Минем күзгә төтен җибәреп торма монда, басу посадкасында нишләп яттыгыз анда, ә? Көтүчеләр күргән бит, ыштансыз куышып уйнаганыгызны. Фәрхәд, абыеңнарда да, атаңда да мондый гадәт булмады, нинди азгынлык бу, ә?
– Куй инде, әни, урамнан гайбәт җыеп йөрмәсәң, булмаганны...
– Ах, җирбит, әле миңа каршы телләшеп торасыңмы, менә хәзер мин сезне икегезне дә! – дип, җирдәге тасны алды да улына җилләде, тагын кулына нидер эләкте, анысын Зәлиягә тондырды, тегесе капкадан чыгып сызды. – Тагын бер кергәнеңне күрим, ыштансыз, җирбит!
Алсу, дәфтәр тикшергән булып, өстәл янында утыра бирде, тик әле ишеткәннәре аны тагын шокка кертте, димәк, бөтен авыл белә аның хурлыгын, ничек урамга чыкмак кирәк тә, ничек кеше йөзенә күтәрелеп карамак кирәк!
Бианасы шаулап килеп керде:
– Авызыңнан – ипиеңне, куеныңнан иреңне тартып алалар, нәрсә утырасың җебеп, ашаттың-ашаттың да туеп симереп үзеңә ташлана, шуңа риза булып башыңны иеп утырасыңмы?! Иреңә генә түгел, йортың белән сыерыңа да хуҗа булып алган бит инде. – Бианасы әле озак тузынды. – Хәзер ата-анасына керәм, теләсә кая куйсыннар азгыннарын, кайдандыр себерелеп йөреп кайткан кызларының монда гаилә таркатып ятканын күрмиләрмени?! Безнең нәселдә бер генә өйләнәләр, өч ул үстердем, берсенә дә гаилә таркатырга юл куймам, син дә авыз ачып җебеп утырма, иреңә хуҗа бул.
Бианасы ничек дулап керсә, шулай дулап чыгып та китте. Йорттан чыга-чыгышлый: «Кайтам да атаңа әйтәм мин сине, бөтен авыл алдында рисвай иттең карт башыбызны, юньсез!» – дип янады. Зәлияләр турыннан да тыныч кына үтеп китә алмады, кереп туздырып чыкты, урамга ук ишетелеп торды. Сиксәнгә кереп барса да, әле хәлле карчык, гәүдәгә дә таза. Малайлар үстергән кеше, кулына эләксәң, исән калырмын димә. Фәрхәд шым гына урынына кереп ятты да, авыр сулап, артына борылды.
– Ничек яшибез инде хәзер? – диде Алсу, олы йортның эчендәге боздай тынлыкны ярып.
– Ничек яшәсәк, шулай яшибез, син дә урам гайбәтенә ышанасыңмы әллә, укытучы башың белән?
– Юк, мин үз колакларыма ышанам, кичә мин сезне сарайда печәндә аунаганыгызны карап, барысын да: ишетеп тордым.
Фәрхәд ялт итеп борылып карады.
– Ничек?! – дип, мәгънәсез сорау бирде.
– Шулай, сезнең оятсызлыкка мин оялдым да чыгып киттем, син минем урында булсаң, нишләр идең микән?
– Бәреп үтерер идем, – диде дә торып киенә башлады.
– Син мине болай да үтердең. Безнең тормыш элеккеге кебек булмаячак, беркайчан да, – диде Алсу, йөзен мендәргә яшереп.
Ире авыр-авыр сулады, әйтер сүзе юк иде. Ул торып тышка чыгып китте. Алсу үзен кулга ала алмады. Көн-төн уйлану, кайгыру үзенекен итте – кан басымы күтәрелеп, эшеннән «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән туры район хастаханәсенә алып киттеләр. Фәрхәд шул кичне үк килеп җитте, янында нишләргә белми утырды.
– Кичер мине, кичер, мин буталып беттем, мин үзем дә чыгу юлын белмим. Балалар моның өчен мине гафу итмәсләрен дә беләм, тик берни эшли алмыйм.
Алсу алар арасында хисләрнең инде өзелгәнен аңлады. Бераз дәваланганнан соң аңа шифаханәгә юллама бирделәр. Шунда алар Фирая белән очраштылар да инде. Ник икәнен үзе дә аңламый, бер белмәгән кешегә тагылып алды. Ходай шулай бәхетсезләрне бер урынга җыя микәнни? Алсу шифаханәдән өйгә кайтты, тик иренең һаман шулай йөрүен күреп, халык алдында хурланудан шәһәргә чыгып китте. Иң беренче Фирая апасы исенә төште, теге вакыт яшәргә көче беткәндә йолкып алып калган иде. Аның хәлен ул гына аңлый иде шикелле. Башкалар, тегеләй ит тә болай ит дип, киңәш бирәләр, ә ул: «Сабыр, туганым, сабыр ит, сабыр төбе сары алтын», – дия-дия, аңа көч, җиңеллек бирде. Ә бит ул үзе дә шул хәлдә, аның хәлен кем аңласын, кем ярдәм итсен. Аның янында яшәгәндә дөнья яхшы якка үзгәрер кебек. Кеше хаталанмый булмый, хаталана, дүрт аяклы ат та абына... Балалар әле берни дә белмиләр.
Кайтырга ашыгуының сәбәбе – Мәскәүдән улы шылтыратты, Яңа елга кайтам, сиңа сюрприз әзерлим, диде. Килен алып кайтса, нишләрсең, яше җиткән бит. Алсу, яшәгән йортын сагынып, йөрәге сулкылдап куйды. Икәү күпме көч салдылар, бөтен яшьлекләре китте шул йортны төзергә.
Ашкынып та, куркып та кайтты ул үз йортына. Ни көтә аны бу юлы? Капканы ачып керүгә, этләре, шатланып, койрыгын болгый-болгый каршы алды, Алсу аның янына килеп, сөеп, сыйпап исәнләште. Өенә кереп, чәй куеп җибәрде. Кәстрүлдә токмач урынына макарон салып пешергән аш. Ир кеше ни пешерсен инде, токмач кисеп ятмас бит дип, ашны эткә чыгарып салды да яңадан шулпа салып җибәрде. Тиз генә өйләрне җыештырырга тотынды. Мунчаны да ягып җибәрер, кичә, кайтып үземнекен керәм дип, Фирая апасының мунчасын кереп тормады. Болдырларга көзге пычрак лыкашып каткан. Иренең мондый пычракны җене сөйми иде, үзенә калгач ни, батып ята, дип, янып-пешеп идән юганда, аяк тавышлары ишетеп, артына борылып карады.
Фәрхәд, хатынын күреп, туктап калды.
– Кайттыңмы, яхшы булган кайтуың, утырып сөйләшәсе бар, – диде.
– Сөйләшербез, менә юып кына бетерим дә, – диде Алсу, тыныч булырга тырышып.
Тышта эшен бетереп, тизрәк өйгә керде, ашын өлгертергә кирәк, җәйгән токмач җәймәсе катып китмәсен. Үз дөньясына кайткач, ачылып киткәндәй булды. Сөйләшик диде бит, яхшыга гына булсын. Ире өстен салып өстәл янына килеп утырды, нидән сүз башларга белмичә кулларын уды. Алсу беренче булып үзе сүз башлады:
– Фәнил Яңа елга кайтам дип шылтыратты, сюрприз булачак, диде, килен алып кайтырга җыенмыймы икән? Сиңа да шылтыраткандыр инде, серен сиңа әйткәндер әле...
– Минем теге телефон югалды, бөтен номерлар юкка чыкты.
Тагын авыр тынлык урнашты. Фирая токмач салып ашын өлгертте дә ире алдына куе токмачлы аш куйды, нәкъ ул яратканча. Фәрхәд юк димәде, кашык алып ашый башлавы булды, ишектән Зәлия килеп керде.
– Таеп егыла яздым, ай Аллаһым, кайчан котылам инде...
Өстәл янында утырган Алсуны күреп, бераз торгач, ашыкмый гына өстен салды да Фәрхәд янына килеп утырды.
Алсу, Зәлиянең олы корсагын күреп, телсез калды.
– Җаным, Алсу апага аңлаттыңмы? – Фәрхәд тә, Алсу да тын да алмыйча утыра бирделәр. – Алсу апа, син үпкәләмә инде, без монда күчтек, үзең күрәсең, бәби көтәбез. Әйберләреңне мин әйбәтләп тутырып куйдым, курыкма, бернәрсәңә дә тимәдем. Фәрхәд җаным, развод турында сөйләштегезме, балага бит, тугач, әтисенең фамилиясе дә кирәк. – Алсуның, кеше бу чаклы хирыс һәм әрсез була аладыр, дип уйлаганы да юк иде. – Син үпкәләмә инде, Алсу апа, үзең дөньяны ташлап чыгып киттең. Даладай йорт төзеп, урамда йөрмәс бит инде өй хуҗасы.
Алсу карашын иренә текәде, туганнан бирле диярлек бергә үскән, дөнья корган, балалар тапкан кадерле кешесеннән яклау эзләде, ә ул карашын яшерде.
– Әтисе, нишләвең бу, балаларың кайда кайтыр, кай җирең белән уйладың бу гөнаһка батканда, син бит балаларыңа да хыянәт иттең, өйсез, әтисез, әнисез дә калдырдың аларны... – диде, калтыранып.
– Алай димә, Алсу апа, аларны кем куган ди, кайтырлар, кайтырлар, рәхәтләнеп каршы алырбыз, кунак итәрбез, аның өчен борчылма.
Алсу өстәлдә Фәрхәд алдында торган ашны алды да Зәлиянең өстенә сипте, куе токмачлар башында асылынып калды. Зәлия чәрелдәп кычкырып җибәрде.
– Минем ашка таш белән аттың, мин сиңа тагын аш белән атам, тамагыңа аркылы килсен! – Алсу ничек чыгып киткәнен дә хәтерләми.
Әнисе авылның теге башында тора, барып җитәргә кирәк. Карт бит инде, ничек аңлатырга, мескенемнең йөрәге ничек күтәрер? Яланбаш янып-пешеп кайтып кергән кызын күреп, әнисе артына чүгәләде.
– Балам, кайттыңмы, өеңә кердеңме, теге елан шунда күчкән, ди, бит. Йә Аллам, йортсыз да калдырды бит! – дип, авызын алъяпкычы белән каплап, елап җибәрде. – Сихерләде кияүне, нинди усал Сафия кодагыйның да көче җитмәде.
Алсуның хәленнән килсә, Чаллыга хәзер үк җәяү китәр иде, тик, әйтерсең, аяклары камырга әйләнде, йөрмәс булды. Әни йорты туктап тын алыр өчен кирәктер, сине, көтсә, шушы йорт, туган нигез генә мәңге көтәр һәм кайчан гына кайтсаң да җылытыр. Әле дә килеп баш салырга ул бар. Ә аның балалары кая барып баш төртер? Йә Аллаһым, мин аларны бу хәсрәттән саклап кала алмыйм бит.
Иртә таңнан, кеше күзе күргәнче, күреп сораша башлаганчы дип, олы юлга чыгарга булды. Капканы ачу белән алдында яткан сумка-капчыкларга абынып егыла язды. Аларны идән юганда күргән иде бит. Тик бу әйберләр мескен булып аны көтеп ятадыр дип, башына да китермәде. Ул аларны эләктерде дә олы юлга йөгерде. Иртәнге бер машинага утырып та китте. Кичә әйтсәләр, иртәгә бернәрсәсез урамда каласың дип, ышанмас иде. Кая китте мәхәббәт, кая китте балалар анасына хөрмәт? Бу бит хыянәт кенә түгел, бу – салып сазда таптау. Минем ни гаебем бар иде синең алда? Син бит – усал Сафия малае, синдә дә үҗәтлек җитәрлек, ник Ходайдан сорап алган хәләл җефетеңне яклый алмадың, авыз ачып сүз дә әйтә алмадың, син бит болай җебек кеше түгел идең. Хәтта киемнәремне төнлә капка төбенә китереп ташлагансың, кертеп бирергә көчең җитмәдеме?.. Синме соң бу мин Аллаһ урынына күреп табынып, яратып яшәгән кеше? Уйлар-уйлар, башка сыймыйлар...
Зифа Кадырова.
Дәвамы бар.