Урамда көз, салкыннар килә, шау чәчәккә күмелеп утырган бакча да моңая, чәчәкләр дә, гомер үтте, диешеп, таҗларын коеп, соңгы көннәрен яшиләр. Чәчәкләр коелган, тик яфраклар һаман да яшел, матур чәчәкле чакларын оныта алмыйча утыралар кебек. Беренче кырау, салкыннар аларны аяктан егар, алар бу дөньядан китәрләр. Тик алар орлык калдырып китәләр бит. Фирая, эш белән булып, шул орлыкларны да җыярга оныткан.
– Күр, Алсу, кешедә чәчәк гомере, без дә бит үсәбез, чәчәк атабыз, кем беләндер кушылабыз, балалар калдырабыз, әнә алар да орлыкларын коеп утыралар, ә без беләсеңме ни өчен орлыкларны җыябыз, чөнки кабат язлар киләсенә ышанабыз, әйе, ышанабыз, чөнки шунсыз яшәп булмый. Дөньяны бизисебез бар, шуннан юаныч табабыз. Ә алар, күрәсең, язлар килгәч, бу дөньяга үзләренең кирәклекләрен болай да беләләр.
– Ничек син шулай бу тормышны гади генә итеп аңлата аласың, Фирая апа, мин сиңа аптырыйм...
– Нәрсәсенә аптырыйсың аның, бар да күз алдында, бар да гади. Менә нәрсә ул бәхет? Бөтен кеше шул сорауга җавап эзли. Ә бәхет бит шул вак-төяк гади генә нәрсәләрдән тора. Әйтик, син бүген исән-сау, эшләп кайттың, димәк, хәлең бар, ашарга ризыгың бар, син шул Ходай куйган сынауны җиңеп киләсең, димәк, көчең бар. Һәр туган көн нинди дә булса үзгәреш алып килә. Ходай кеше алдына төрле сынаулар куя, күр, сиңа нинди сынау бирде, сиңа да, иреңә дә. Ә хәзер ул көтә: бу сынауда кем җиңеп чыгар? Без синең белән, кайгы килде дип, эчкечелеккә дә сабышмадык, кемгәдер авырлык та салмадык, авыр чакта безнең янда балаларыбыз булды. Ходайга рәхмәт, шундый яхшы балалар бүләк иткәне өчен. Дустым, син бит укытучы. Бу бәхет һәр анага да эләкми бит. Күпме аналар елый үзләре табып үстергән йөрәк парәсе кайгысыннан. Чүплектә казынган кебек казынып, бөтен начарлык арасыннан яхшы истәлекләрне чүпләп табарга, шуның белән яшәргә, алга барырга кирәк. Әле кем белә, бәлки, ирең дә акылына килеп, кире кайтыр, яңадан тормыш башларсыз. Сезгә әле аңлашырга соң түгел, мин инде берни дә эшли алмыйм, аңлашыр, сорар кешем юк.
– Фирая апа, син чынлап та кайтыр дисеңме?
– Монда бер куркыныч бар, ул кайтыр, тик син аны кабул итә алырсыңмы?
– Итәм, Фирая апа, итәм, мин аны шундый сагынам бит! Нәрсәсе бар, ул бит, кайтса, үз гаиләсенә кайта. Кем ялгышмый, шулаймы? Киләсе ялда кайтып киләм, син җибәрсәң.
– Ярый, аванс сорыйк та кайтып килерсең. Яңа елга чаклы эшне бетерергә кирәк, акчасын алып, матур итеп искесен озатырга, яңасын каршы алырга.
– Фирая апа, ә син бәхетле идеңме соң ирең белән?
– Мин бу сорауны үземә дә еш кына бирәм, мин ул үлгәнче үземне бәхетле дип уйлап яшәдем. – Фираяның йөзендә тагын ачы елмаю барлыкка килде, ул бик озак эндәшми утырды. – Мин дөрес яшәмәдем бугай, гел йөк атыдай эштә үтте гомерем, ял да иткән булмады. Минем хатам әнә шул иркә хатын була белмәүдә. Ул бик еш чирләде, мин аны кызганып, гел авыр эштә эшләдем. Үзең күрәсең, эшнең нинди авыр икәнен. Шул эштән соң тагын шабашкага китәсең, кулыңны да, аягыңны да күтәрә алмый, өстерәлеп кайтасың да егыласың. Ә ирләргә матур, дәртле, янып торган хатын кирәк. Мин шул шабашкаларда йөреп, гомер буена алты машина алыштырдык, быел көзгә үзебезнең юбилейга өр-яңа яхшы машина алырбыз, дигән идем. Аңа – яңа кара костюм, зәңгәр күлмәк, үкчәле туфли.Үкчәсе шакылдап торсынга, дага кага иде. Мин аңа, машина алырбыз, дидем, тик костюм турында гына берни дә әйтмәдем, сюрприз әзерләрмен дигән идем. Бәлки, шул костюмны вәгъдә иткән булсам, китмәс иде, ул бик тә киенергә ярата иде.
– Фирая апа, син аны гел китте дип сөйлисең, ул кая китте соң?
– Башка кешегә, кеше гаиләсенә, һәм мин дә аны, бервакыт акылына килер дә кайтыр дип, үз-үземне алдап көтәм, тик аннан кайтмыйлар. Авыр, бик авыр хыянәтне кичерү. Мин үз гомеремдә күп күрдем гаиләләрен ташлап чыгып киткәннәрне, хатыннары психбольницага эләгеп, документларына мәңгелек тамга алганнарны. Ирләр китә, балаларын да онытырлык итеп, чит хатыннар үзләренә каратып алалар. Шулай бер яшь парга шабашкага бардым, искитмәделәр, ике балалары бар. Яшь булсалар да, икесе дә бик уңганнар, иртә таңнан торалар да эшкә ябышалар. Ире урыс, хатыны татар. Бик итагатьле һәм бик чибәрләр иде икесе дә. Бервакыт, көтмәгәндә, ире ташлап чыгып киткән. Үзеннән биш яшькә олы хатынга, унике яшьлек малае да булган. Гөлсем, мескен, елап, теге хатынга барган: «Балаларым кечкенә, бозма гаиләбезне, кайтар кире иремне!» – дип, ә теге: «Өстеннән йөрмәскә идең, син хыянәт иткәнгә китте ул синнән!» – дип чыгарган. Гөлсем авызын ачкан да каткан шунда. Хыянәт – пычрак нәрсә, башкача моңа аңлатма юк. Әйе, озак дәваланды. Тәки ялгыз үстерде шул балаларны. Ире, яшь булса да, зур гына түрә иде. Аннан теге хатын белән икәүләп бизнес ачып баеп киттеләр, ә балаларына, охранада эшлим дип белешмә алып, тиенләп алимент түләде. Гөлсем шул беренче мәхәббәтен гомер буе көтеп яшәде. Җүләрлек, диярләр кайберәүләр, тик беренче ир дә, беренче хатын да Ходайдан, ди, бит, бер Ходай белә нинди җепләр белән бәйләгәнен. Иренең теге гаиләдә кызы да туган. Шулай да, артык баеп киткәч, тормышлары кирегә чигә башлаган, байлык бүлешү, талаш-кырыш купкан. Ир, чыгып китеп, бакчасында яши башлаган. Шулай да егерме елдан соң килгән ул сөйләшергә. Ул чакта Гөлсем өйдә булмаган. Балаларына, озакламый киләм, дип киткән. Тик барып чыкмаган, әллә хатыны, әллә хатынының малае атып үтергән. Балаларының күз яше төшкәндер. Мин бит хәтерлим, алар әтиләрен бик яраталар иде, алар аны бик озак еллар сагынып елаганнар, көткәннәр. Әгәр дә сөйләшеп аңлашкан булсалар, Гөлсем аны кабул итәр иде. Иң аянычы – аңлаша алмау. Гөлсемнең яңа чәчәк аткан чагы иде бит, жәлләмәде, аяк астына салды да таптап китте. Менә шулай була хыянәтнең нәтиҗәсе. Арага өченче кермәсен, керсә, бетте инде. Бер кеше гомере җитмәде хаталарын төзәтергә.
* * *
Аларны эшкә атна буена Илшат үзе йөртте. Ул бик чибәр дә, тыйнак та кешегә охшаган. Атна ахырына аванс сорап алдылар. Алсу авылына кайтып китте. Өстенә җылы киемнәр дә кирәк. Фирая ахирәтен озатты да тәрәзә төбенә килеп уйга калды. Аны чит авылда ялгыз кыш чыгу куркыта иде. Былтыр икәү иделәр... Газинур шылтырата да: «Анасы, ач капканы, мин кайтам», – дия иде. Ул киенеп чыга, капка алларын көри, этне ычкындыра, елмаеп, шатланып каршы ала. Ә ире кайтып туктый да машинадан ашыкмый гына чыгып, кысып кочып үбеп ала, аннан этне кочаклый, аны уйната, кайчак өчәү куышып уйныйлар, бер-берсен карда аунатып бетерәләр, аннан бер-берсен тартып торгызып өсләрен кагалар да өйгә кереп кичке чәйгә утыралар. Капма-каршы утырып, көндәлек хәбәрләрне сөйләшеп кичке ашны ашау алар өчен бик бәхетле мизгелләр иде. Менә хәзер дә кар бөртекләре күренә, озакламый кыш та килер. Ул бит авыл читендә яши, күршеләр дә ерак. Тик аны монда нидер бәйли, аның моннан беркая да китәсе килми. Эшкә йөрергә кирәк, эш кенә коткарыр аны бу авыр уйлардан да, ялгызлыктан да. Иренеп кенә яуган кар бөртекләренә карап, тәрәзә төбендә бик озак утырды. Алар кара җиргә төшә дә эреп юк була. Төшәрләр иде микән, сазга әйләнеп аяк астында тапталасыларын белсәләр...
Шау-гөр килеп, балалар кайтып туктады. Дөнья яктырып киткәндәй булды. Фирая, бөтен авыр уйларын читкә куеп, сөенеп елмайды, самавыр куйды, балалар мунча ягып җибәрделәр. Кич буена өй эче гөрләп торды. Гаилә җыелды, тик шулай да өстәл башындагы түр урын буш иде шул. Моңа әле озак күнегергә туры килер. Улы да кинәт олыгайды, әтисе урынына гаилә башлыгы булып калды бит. Сеңлесе туганда, аңа әле дүрт яшь ярым гына иде. Әтисе аңа: «Улым, син хәзер бәләкәй әтисе буласың, сеңлеңне матур итеп кара, беркемгә дә рәнҗетергә бирмә», – дип аңлатты. Балалар, чыннан да, бик дус үстеләр. Әмир Алияне күз карасыдай саклап кына үстерде. Ни дә булса бүлешеп сугышканнары булмады. Үсә килә аларның уртак серләре барлыкка килде, проблемаларын да бергә хәл иттеләр, олыларга белдермәскә тырыштылар.
Уллары үсеп, армия сафларыннан кайткач, Газинур аңа: «Улым, хатын алсаң, әниең кебекне эзлә, ышанычлы, уңган, киң күңелле булсын», – дия иде. «Үстегез, ләкин әниегезне киткәндә-кайтканда көненә бер кочаклап үбәргә онытмагыз», – дип үстерде. Моның өчен Фирая аңа бик рәхмәтле. Балалар һәр иргә: «Әни, хәлең ничек, йоклый алдыңмы, берәр нәрсә кирәкмиме?» – дип шылтыраталар. Улы, җай чыккан саен килеп, аның белән бергә чәй булса да эчеп китә. Әни кешегә тагын ни кирәк! Ә кызым, яшел күзле, бакыр башлы алтын бөртегем. Бигрәкләр дә әтиеңә охшагансың инде, дип, кызына сокланып утырды. Алар бик еш кына кочаклашып елап та алалар, әтисен бик тә сагына шул. «Әни, әтине сагынасыңмы?» – дип сорый. «Сагынам, балам, сагынам», – ди. Әйтеп кара, кирәге юк, кичерә алмыйм дип, беренче мәлне әйтә иде, йөрәге януга чыдый алмыйча. Аларга да авыр әтиләренең хыянәте, тик барыбер әти әти шул. Алар әтиләрен беркайчан да беркемгә дә бирмәсләр иде.
Аңа җәй азагында бер нәселле эт баласы китерделәр, кыйммәт булса да алды, өйдә иптәш булыр дип. Шул көчек, тик торганда, Газинур утыра торган почмакка карап, өрергә тотына, Фирая тыныч кына: «Кайттыңмы?» – ди. Кайбердә елый-елый ире белән сөйләшә, тик җавабы гына юк. Кызы Алия беренче мәлне куркып калды, аннан җаен тапты, догалар укый башлады, эт акрынлап тынычланды. Догалы кассета да алып куйдылар, эт тынычсызлана башласа, шуны кабызалар.
Ял да үтте, балалар да шәһәргә кайтып киттеләр. Бүген кич Алсу килергә тиеш, тик никтер һаман күренми. Иртән дә килмәде. Фирая үзе генә китте эшкә, водитель килеп алды, Илшат инде бүтән йөртмәс. Үзалдына җырлый-җырлый эшләде дә эшләде. Ялгыз күңелсез-күңелсезен, ярый, кич килер, бәлки, ире белән аңлашып кавышканнардыр. Ай-һай, иренең башкалар белән йоклаганын кичерү җиңел булмагандыр. Әнә бит, ул үзе күпме вакыт тегеләр йоклаган караватка ята да алмады, матрасын да чыгарып атты. Шул караватка караган саен барысы да исенә төшеп, утта янган кебек янды, күпме әрнеп елады, иренә нинди генә үпкә-рәнҗеш сүзләре әйтмәде. Үзе кичермәгән моны аңламас.
Кичен аны алырга никтер тагын Илшат үзе килде. Фираяның аптырап торуын күреп:
– Менә килдем әле сезне алырга, сезсез күңелсез, – дип елмайды.
– Көз тәэсиредер, көз бар кешегә дә күңелсез бит, хәер, мин үзем бик яратам көзләрне, ул минем яшемә дә, күңел халәтемә дә туры килә, көз ул минем кебек олы кешене хәтерләтә.
– Миңа калса, сезгә үзегезне олы кеше дияргә ерак әле. Тик нинди бәйләнеш көз белән олы кеше арасында?
– Салмак, авыр, көйсез һәм елак. Күрәсезме, тышта нинди вак яңгыр? Әллә елый, әллә җырлый, әллә парын җуйды микән? Каян искә төште бу җыр! Мин әзер, кайтабызмы?
– Ә иптәшегез кайда, күренми?
– Авылыннан килеп җитмәде, нишләптер. Бәлки, бөтенләй дә килмәс, ире белән аңлашсалар. Тик ирләрне аңлау кыен шул, вакыт-вакыт шаккатыралар.
– Хатыннар да шулай ук. Алсуны әйтәм, бик чибәр, андыйларны кем ничек чыгарып җибәрә икән авылдан, монда ничек йөреп эшли соң ул?
– Башыңа төшсә, булырсың башмакчы, укытучы ул, миңа ияреп йөри, ничарадан бичара, ну эшкә тиз өйрәнә, укыган кеше укыган кеше инде, тиз эләктереп ала. Укытучыдан төзүче ясап була, тик төзүчедән укытучы ясап булмыйдыр.
– Ник булмасын, була, бу дөньяда бар нәрсәгә дә өйрәнеп була, теләк кенә кирәк.
– Безнең каткан телләр белән нинди укытучы чыксын ди!
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә кайтып туктаганда, капка төбендә үз-үзен кочаклап бөкләнеп төшкән Алсу утыра иде. Янында сумка, янчыклар. Фирая телсез булып карап торды да аның янына ашыкты.
– Ник болай яңгыр астында утырасың? Алсу, дим, күтәр башыңны, – дип, янында өзгәләнде.
Алар янына Илшат та килеп басты. Хатын авырлык белән гәүдәсен турайтты, йөзенә карарлык түгел – әллә нинди әйтеп бетергесез газап, матур яшел күзләре, елап-арып, төсен югалткан.
– Аңлашылды... – диде Фирая. – Әйдә, җаным, өйгә керик, өстең лыч су бит.
Капканы, ишекләрне ачты да, ахирәтен көчкә урыныннан тартып торгызды, әллә салкында озак утырып аяклары каткан, әллә нервылары какшаган. Исерек кеше кебек өстерәлеп диярлек керде. Харап эшләр, харап, дип уйлап куйды Фирая. Алар артыннан сумка-янчыкларны күтәреп, Илшат та иярде. Алар икәүләшеп Алсуның юеш өс киемнәрен көчкә салдырдылар. Ә ул ник бер сүз эндәшсен. Фирая гына чамалый иде ни булганын.
Илшат кына берни аңламый тора бирде.
– Эчмидер бит, ни булган аңа? – Чырае бик кырыс иде, ул хәтта олыгаеп киткәндәй тоелды.
– Хәзер газны кабызам, өйне җылытырга кирәк, кайнар чәй эчерергә, салкын тидерә күрмәсен, – дип, хуҗабикә аш бүлмәсендә кайнашты.
Бер ноктага текәлеп телсез кеше кебек катып калган Алсуның куллары да каз тәпие кебек кып-кызыл. Илшат акрын гына аның янына утырды да аның кулларын, җылытырга теләп, үз учларына алды. Ни дә булса аңларга тырышып, иелеп аның йөзенә текәлеп карады.
– Әйдә тегендә, йокы бүлмәсенә алып керик әле, өстен алыштырырга кирәк. Сез әнә кайнар чәй әзерли торыгыз.
Илшат аш бүлмәсендә кайнашты да чыгып китте, машинадан бер шешә коньяк тотып керде. Кайнар чәй ясап, шуңа берничә тамчы тамызып, Алсу янына килеп утырды.
– Эч, туктамый эч, эчеңә җылы үткәнче! – Аның кайгыртучан йомшак күкрәк тавышы тып-тын йокы бүлмәсендә сихри бер көч белән күңелне айкап үтте.
Фирая мондый авыр вакытта яннарында шундый ярдәмче булуга эчтән генә сөенеп тә куйды. Чөнки әле ул үзе дә кеше кайгысы күтәрешерлек түгел. Ул бу хәсрәтләрдән арыганын да тоя. Тик бер читкә алып куеп та булмый. Чәй өстәле әзерләгән арада күз салды: Илшат Алсуны сабый баланы үгетләгәндәй үгетләп, чәен эчертеп бетерде дә караватка яткырып, өстенә юрганын япты, тик яныннан китәргә ашыкмады, бераз карап торды. Фирая моны читтән генә күзәтте, тик күрмәмеш булды.
– Әйдәгез, чәй эчеп китегез, рәхмәт ярдәмегезгә. Сез гафу итегез инде, җайсызрак килеп чыкты.
Илшат акрын гына өстәл янына килеп утырды, алдына куйган чәйне ашыкмый гына болгата-болгата, сорап куйды:
– Ул сезнең туганыгызмы әллә?
– Бәхетсезлек кешеләрне очраштыра да, туганлаштыра да, – диде Фирая. – Шифаханәдә таныштык.
– Авылда да эш юкмыни? Миңа калса, яхшы укытучы һәркайда да кирәк.
– Кешеләргә бер авылда түгел, бер шәһәрдә дә тыгыз, башыңны әллә канларга алып качардай буласың.
Илшат чәен эчте дә, кәсәсен этеп:
– Рәхмәт, мин китим инде, сез, булмаса, иртәгә ял итегез, аның ялгызын гына калдырмагыз, азрак рәтләнгәч чыгарсыз, менә минем визитка, шылтыратырсыз, – дип, өстәлгә визиткасын салды да торып киенә башлады. – Ярдәм кирәк булса, кыенсынып-читенсенеп тормагыз, сау булыгыз.
Фирая Илшатны озатты да, Алсуны кереп карады, ул тирләп йоклый иде. Кулына Илшат калдырган визитканы алды, Илшат Гомәрович Сагынбаев. Директор. Әйе, безгә ярдәмгә шундый берәр директор булса, зыян итмәс. Ичмасам, эшле булырлар иде. Яхшы кешегә охшаган, тыйнак, аз сөйләшә. Фирая күп сөйләшкән ирләрне яратмый иде, аз сөйләсен, күп эшләсен.
Уйлап карасаң, бу дөнья ничаклы үзгәрде! Дөресен әйткәндә, асты өскә килде. Бу замана галәмәте түгелмени, халык әллә канларга эш эзләп чаба, шул сәбәпле күпме гаиләләр таркала. Читтә йөреп, арып, хисләр-уйлар чуалып, пыран-заран килеп кайталар. Акча артыннан куып, гаиләдән читләшәләр. Алсу, ярый инде, башка хәл. Хатыннар эш эзләп чыгып китә, ирләр өй саклап, акча кайтканны көтеп кала. Күпме хатын Грециягә, Сүриягә китте, күпмесе кире кайтмады. Йә алары тегендә яңа пар тапты, йә ирләре монда тик утырмады, читкә йөреп, яңа гаилә корды. Гаилә бит ул – көндәлек эш. Газинуры да, ай буе командировкада йөреп кайткач: «Мин монда кайткач өч көн кунак, аннан китәсе килә башлый, тегендә бернинди проблема юк, эшләп кайттың, ашадың яттың. Монда кайтсаң, тегесе дә монысы. Тавык чүпләп бетмәс эш!» – дип сукраныр иде. Әйе, кунак кына булып яшәп булмый шул.
Фирая һәрвакыт шулай уйга кереп бата да, аннан үзен тирги: ни пычагыма кирәк бу уйлар, ят та йокла бит инде... Уй уйлар өчен көн бар, төнен йокларга кирәк тә бит. Тик, әйтерсең, уйлар мендәреңдә синең ятканыңны гына көтеп тора...
1 бүлек тәмам
Дәвамын иртәгә укыгыз.
Зифа Кадырова.