Сельские нивы
-5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
8 Августа 2024, 16:00

Синсез килгән язлар

Зифа Кадырова. 9 өлеш. Фирая икенче көнне шәһәргә чыккач бер чиреннән котылуын аңлады: ул инде беркемне дә эзләми иде, шул да җиңеллек бирде бугай. Бүген шәһәрдәге фатирына, балалар янына кереп чыгарга булды, берәр яхшы китап алып китәргә кирәк, бәлки, Алсу шуны укып онытылып торыр.  

Синсез килгән язлар
Синсез килгән язлар

Фирая икенче көнне шәһәргә чыккач бер чиреннән котылуын аңлады: ул инде беркемне дә эзләми иде, шул да җиңеллек бирде бугай. Бүген шәһәрдәге фатирына, балалар янына кереп чыгарга булды, берәр яхшы китап алып китәргә кирәк, бәлки, Алсу шуны укып онытылып торыр.

Соңгы вакытта гел үзалдына уйланып йөреп, тирә-ягына да күтәрелеп карамый, кеше кайгысы юк. Үзе күрмәсә дә, аны күрәләр шул:

– И-и, бигрәк бетеренгәнсең, Фираякаем, ябыккансың, диимме? – дип, күрше йорттагы таныш хатын туктатты. – Бетеренмә алай, әйтсәм әйтим, әллә кем түгел иде ирең. Минем мужик әйтә, монда каравылда торганда янына бер таза гына хатын килеп кунып йөри иде, Фираяны шуңа алыштыра бит, юньле хатынның шул бөтен комплекс исерекләре кереп аунаган җирдә килеп кунып ятары бармы, ди.

Фираяның йөрәге сикереп чыгардай булып тибәргә тотынды, йөзенә шаулап кан йөгерде, тагын азрак тыңлап торса, шунда егылып җан бирәчәк. Йә Ходаем, үзең ярдәмеңнән ташлама! Аңарда нибары бер теләк: фатирына кайтып егылырга. Әйе, керде дә егылды, чигәсен чүкеч белән төяләрмени, кирәк бит, бөтен комплекс белгән, бер мин генә сукыр булганмын, ник үзе исән чакта әйтмәгәннәр соң? Моның чиге кайда, ычкына бит башкайларым! Чынлап та, исенә төште ул хатынны кайда күргәне. Иртән эшкә китешли иренең хәлен белеп, хәерле иртә теләргә дип, аның эш урынына килгәндә шушы Зәкия капкада очрады, Газинур тышта басып тора иде, үзеннән хәйран аракы исе килә, күзләре шешенеп беткән иде. Менә бит ничек, барысы да борын төбендә булган. Ә мин, жүләр, кар яуса, төннәрен аңа кар көрәшергә чыга идем, аңа җиңел булсынга. Фирая ачы елмаю белән елмайды. Хәленнән килсә, яткан җиреннән үләр дә, җаны очып, күкләрдән ирен табып, бер дер селкетеп сорар иде: «Ни өчен? Ни җитмәде? Ник ташлап чыгып китмәдең, ник мондый хурлыкка калдырдың?» Ходай сине ни өчендер жәлләгән, этлекләреңнең очына чыгарга күп калмаган булган. Тоткан булсам, мин сине шул сөяркәләреңә биреп җибәрә идем. Син кадерсез булып кеше йортында үлүдән курыктың. Әтиең алты ел урында ятты, аны мин бианай белән карадым, син бит хәтерлисең... Үлгәннәр турында начар сөйләргә ярамый, диләр, ә мин сөйлим, үземә-үзем сөйлим. Синең белән сөйләшмәгән бер генә көнем дә, сәгатем дә юк. Утыз бишен – синең белән, утыз алтынчысын – синең белән, ләкин синсез. Күптән түгел кыз сорады, әтине ярата идеңме, сагынасыңмы, дип. Бу яшьтә ярату турында сөйләшмиләр, чөнки ике җан бер булып тибә, һәр сулышны тыңлыйсың, тоясың, бер-береңне югалтудан куркасың. Яшь чакта югалтканнар тормышларында нидер үзгәртә алалар, ә бу яшьтә син соңгы көнеңә чаклы ялгызлыкка дучар. Ни карт, ни яшь түгелсең...

 

Фираяның күңел төшенкелеге, гел күз яше түгүе балаларын да, әнисе белән туганнарын да борчуга сала торды. Бер тетрәнүдән арынып бетмәде, икенчесе килеп ябырылды. Әле бер танышы килеп сөйләде, әле икенчесе. Бар кеше белгән, тик ул гына сукыр булган. Тик бу халәттән ничек тә чыгарга кирәк. Кызы да, елый-елый: «Әни, елама, тукта, әтине кайтарып булмый бит, мин дә бик сагынам, ярты ел үтеп китте, каберенә барып килик, кичер әтине, җибәр», – дип елады. Әйе, туктарга, тик ничек? Улы да көн дә килеп хәлен белә, ул да борчыла. Элек, бик ачуы килсә, Фирая эшкә тотына иде, хәзер дә эшкә чыгарга кирәк. Тик көч җитәрме соң, гел кан басымы, шикәре уйный.

Алсу белән телефоннарны алыштылар, аралар өзелмәде, ял йорты да икесенә дә әлләни ярдәм итмәде. Үз-үзеңнән качып котылып буламыни, һәрнәрсәгә вакыт кирәк. Алсу шылтыратканда, ул шәһәргә эш эзләп килгән иде. Алар бер тукталышта очрашып кафега кереп утырдылар. Ахирәтенең кәефе шәптән түгел иде, куллары һаман калтырый: ,

– Фирая апа, мин яши алмыйм ул авылда, эшли дә алмыйм, эшемнән киттем. Бөтен кеше кызганып карый, ә мин хурланам. Урамнан барганда, янымнан саз чәчрәтеп, яңа машинага утырып чыгып киттеләр. Өйдә ялгызмын, муенга бау салырдай булам. Кеше ничек шулай үзгәрә ала, мин шуны аңламыйм!

Көчсез кеше яныңда кем дә булса көчле булырга тиеш, Фираяда да шундый сыйфат бар, ул кинәт кабынып китә, әйтерсең, аңа барыбер, бар да ал да гөл.

– Әйдә, дустым, бар кайгыларга төкереп эшкә чыгабыз, безне сөймәгәннәр үзләренә үкенсеннәр. Без синең белән эш табабыз. Мин бит – штукатур-маляр, берәр шабашка алабыз, эт булып арыганчы эшлибез дә арып ятып йоклыйбыз. Төкерик башларына.

– Мин бит төзелеш эшен белмим, миннән ни файда?

– Син бит – укыган кеше, тиз өйрәнерсең, кайгырма, өйрәтәм мин сине, син миңа измә ташып торырсың, мин стеналарны тигезләрмен. Менә хәзер бер таныш начальникка гына шылтыратам да, җан биргәнгә җүн бирер, Ходай ярдәменнән ташламас.

Алсуның йөзендә ниндидер кызыксыну уяндымы, әллә Фираяның күңел җилкенүе тәэсир иттеме, һәрхәлдә, күзләрендә җанлану барлыкка килде. Ходайның рәхмәте, ике катлы бер йортны штукатурлап, акшарлап чыгарга кирәк булды.

– Кыскасы, без синең белән иртәгә эшкә чыгабыз!

– Фирая апа, мин куркам, миннән көләрләр, мин күз алдыма да китерә алмыйм ул эшне.

– Булды, дустым, хурландык, гарьләндек, еладык. Булды, әнә кулларың калтырап тора, әнә шунда измә сылый-сылый калтыравы да бетәр, укытучы икәнеңне дә бик тиз онытырсың. Ничего, югалмабыз. Син әлегә миндә яшәп торырсың, икәү бергә эшкә йөрербез.

Иртәгәсен ашыкмый гына эш киемнәре җыйдылар. Ашарга әзерләделәр. Ике җан бер-берсен авыр хәсрәттән тартып чыгарырга, яңа тормыш башларга, ничек тә егылмаска, алга барырга тырышты. Икенче көнне иртән теге зур йортны әйләнеп карап йөреп чыктылар, эш күп иде.

– Күрдеңме, дустым, күпме эш, шушы батрак эше безне коткарачак.

– Нишләп батрак эше дисең, Фирая апа?

– Хөкүмәткә түгел бит, байларга ялланып эшлисең, шулай булгач, батрак эше була инде.

Ярый әле, измә ташырга ике ярдәмче егет бар, әзер измәне машина китерде. Фирая, аның күләмен күреп, бүген кулсыз каласын чамалады. Ә шулай да шабашка тиз табылуга сөенеп куйды. Алсуны стена буена мастерок тоттырып китереп бастырды:

– Менә шулай итеп башта чылат, аннан измәне ат та ат, күрәсеңме, уйнап кына торган кебек. Җиргә төшсә, ал да тагын ат. Бернәрсәсе дә юк аның, балалар укыту түгел инде. Күрәсеңме нинди зур буш бүлмә, яңгыратып җырлый-җырлый эшлибез аны, дөресен әйткәндә, сагындым мин эшемне. Бу эшнең авырлыгына, кул-аяк сызлауга түзә алмыйча күпләр ташлап китте. Ә без, карт гвардия, түзәбез әле. Янып-пешеп эшлисең дә тәмләп ашыйсың.

Төшке ашка утырганда Алсу тәмам арыган-алҗыган, хәтта мастерок тоткан учы кабарып чыккан иде.

– Авыртамы? Кичкә чаклы суелып чыга инде.

– Монысына түзәрмен, җан гына сызламасын... Фирая авыр сулады:

– Әйе, мондый яраны бәйләп була, йөрәк ярасын гына бәйләп булмый...

Беренче көнне икесенә дә бик авыр булды, килгән измә бер кеше өчен күбрәк булып чыкты, бетермичә ташлап китеп тә булмый. Авылга төнлә генә эт булып арып кайтып керделәр. Утырып ашарлык та хәлләре калмаган иде. Аннан-моннан юындылар да караватка тәгәрәделәр.

– Ничек чыдарга була бу эшкә? – диде Алсу, йокы аралаш.

– Чыдарбыз, чыдарбыз, дустым, баш кына ычкына күрмәсен. – Фираяның бөтен курыкканы – инсульт була күрмәсен, микросы булган иде инде.

Башларына хәсрәт төшкәннән бирле беренче тапкыр икесенең дә онытылып, изелеп йоклаулары иде. Эш коткара кешене, дип, белми әйтмиләр.

 

* * *

Бер атна икәүләшеп, җигелеп эшләделәр, Алсу да калышмаска, эшкә өйрәнергә тырышты, хәзер инде ул чаклы арытмый башлады, беренче мәлне курку, эш белмәү йончыта кешене. Җаена төшенә башлагач, үзенә дә кызык.

– Яхшы укучы булырга охшагансың, дускаем, озакламый мине дә узып китәсең. Кара эш белү начар түгел ул, югары уку йорты бетереп тә эш таба алмыйча күпме кеше йөри. Мондый эшләрне белсәң, ач калмыйсың. Шулай булгач, өйрән, мәңге шунда эшлә, димим, тормышта, үзең күрәсең, төрле хәлләр килеп чыга.

– Фирая апа, мин кичә-бүген иремне бер-ике генә исемә төшердем, юкса, мин бит аны секунд саен уйлыйм, ул уйсыз яши дә алмыйм бугай, ә хәзер шул стенаны ничек синең кебек шомартырга дип баш ватам.

– Кая, кулларыңны күрсәт әле, – Фирая аның кулларына үрелде, – суз кулларыңны алга, күрәсеңме, алар калтырамыйлар, бу инде бер чирдән котылу дигән сүз, җанкисәгем.

Алсу үзенең кулларына озак кына карап торды да яшьле күзләрен күтәрде, әнә тамам, менә тамам дип торган яшь тамчылары бите буйлап тәгәрәп китте, ирененә елмаю кунды.

– Чынлап та, минем башым да тыныч, эчтән калтырамый.

– Бар да яхшы булыр, нервыларың да урынына утырыр, син әле яшь, кем белгән алда безне ни көткәнне.

Алар тагын җиң сызганып эшкә тотындылар. Фирая, яшь чактагы кебек, яңгыратып җырлап җибәрде:

Мендәремнең берсенә

Ялгыз башымны салдым,

Икенчесе сине көтеп,

Сагышланып ятып калды.

Мендәрләрем парлы ла ул,

Минем генә парым юк.

Диңгезнең дә ярлары бар,

Минем генә ярым юк...

Җыр бетте, бүлмәдә тынлык урнашты. Алсу тын да алмыйча тыңлап торды да акрын гына аның янына килде. Фирая елый иде, акрын гына үкси-үкси елый иде.

– Фирая апа, җаным, син елыйсың, мин сорамыйм, син сөйләмисең, сиңа да авыр бит, синең дә йөрәгең яралы лабаса. Монда мин, җитмәсә, сиңа елап тагылдым.

Ул күз яше аша елмайды:

– Без берчак Газинур белән Бәширәнең концертына бардык, миңа бу җыр бик ошады да, өйдә җырлап йөри башладым, шулчак ул миңа: «Җырлама, бу синең җыр түгел, син бит ялгыз түгел», – диде. – Күз яшьләрен сөртеп, авыр сулап куйды: – Менә хәзер бу иңде минем җыр.

– Минем дә, алайса, – дип куйды Алсу.

– Бигрәк матур җырлыйсыз, концерт залына да барып торасы юк, – дигәнгә икесе дә сискәнеп киттеләр, ялт итеп ишеккә борылдылар.

Ишек катына сөялеп дәү генә гәүдәле, чигә чәчләре агара башлаган, бик пөхтә кара костюмнан бер ир кеше басып тора иде. Фирая аңлады: бу шушы йортның хуҗасы булырга тиеш. Тиз генә яшьләрен сөртеп алды да арты белән борылып басты. Алсу шыпырт кына пышылдады:

– Бу кем?

Ә ул ашыкмый гына алар янына килеп:

– Кайтырга җыенмыйсызмы әле, арыгансыздыр, сезне алырга килдем, – диде.

Аларны сөйләшенгән буенча машина килеп ала, китереп куя иде. Тик бу аларны йөрткән водитель түгел. Фирая сәгатенә күз салды, инде алты тула икән, бүген вакыт үткәне дә сизелми калган.

– Хәзер җыенабыз. Алсу, әйдә тасларны юып килик тә өсне алыштырыйк, – дип, күтәрелеп карамый гына икенче бүлмәгә үтте.

Киенеп чыгып, олы кара машинаның арткы ишегеннән кереп утырдылар. Машинаның эчендә аңкыган затлы ислемай исеннән дә хуҗаның гади генә кеше түгеллеген чамалап була иде. Кем йорты булу белән алар кызыксынмаганнар да иде. Кемдер инде, «КамАЗ»да эшли торган берәр түрәдер, дигән уйда калдылар икесе дә.

–  Төзелештә эшләгән кызлар телгә бик кыю була торганнар иде, сез никтер бер дә аларга охшамагансыз. Мин – Илшат, ә сезнең исемнәрегез ничек? – диде иркәй, алгы көзгедән карап.

– Мин Фирая апа булам, бу – Алсу.

Ахирәте, авыл кешесе дә, укытучы да буларак, аерылып торадыр. Илшат, үзе Фирая белән сөйләшсә дә, күзе Алсуда иде.

– Ә җырны кайсыгыз җырлады? Сүзләре йөрәккә үтә торган.

– Аның сүзләре бар кешенең дә йөрәгенә үтми, кем ялгызлык кичергән, шуныкына гына үтә. Безне Лачын авылына илтеп куегыз, – диде Фирая.

– Водительнең хатыны бәби алып кайта, берәр атна сезне үземә йөртергә туры килер. Иртән ничәгә килим, кызлар?

– Җидегә, – диделәр дә өй турында төшеп калдылар.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: