Иртән гадәттәгечә беренче катта Алсуны күрмәгәч, йөрәгенә шом керде. Кешеләр иртәнге ашка керергә торалар, ә ул юк. Ашап чыкканда да урыны буш, тәлинкәсендә ризыгы шул килеш иде. Фирая, шифаханә хезмәткәрләреннән белешеп, аның бүлмәсен эзләп китте. Ишеге ачык иде, ярый. Йомарланып яткан Алсу елап шешенеп беткән күзләрен көчкә ачып карады да тагын йомды.
– Дустым, сиңа ни булды? – диде Фирая, аның янына утырып.
– Мин яши алмыйм, минем көчем юк...
Ах, ничек таныш иде бу сүзләр, ул үзе дә төннәр буена шулай дип елый бит. Әле дә түгелеп еларга әзер, тик ярамый. Алсуны ничек тә торгызып утыртырга, ашатырга кирәк. Фираяны авыр чакта ялгыз калдырмадылар, ә бит ничек рәхәт ялгыз бикләнеп елаулар, тик моның очы да, кырые да юк, һәрхәлдә, чыгу юлы бу түгел.
– Әйдә, болай сөйләшәбез, утырып ашыйсың, аннан бассейнга барып су керәбез, аннан утырып сөйләшәбез. Мин хәзер сиңа ашарга алып киләм, ә син торып юын.
Ашыгып, ашханә ябылганчы дип, аска төшеп йөгерде. Ашатырга кирәк. Тагын кеше кайгысы тагылды... Ул бит кешенекен дә үзенеке кебек кабул итә, барысын да бер йөрәк аркылы үткәрә, йә Аллаһым, үзең ярдәм ит. Поднос күтәреп кергәндә, теге чытлыкай хатын да бүлмәдә иде. Күрәсең, ул да биредә яши. Әлләни сүз куертып тормады, үз йомышы белән чыгып китте.
Алсу бер-ике калак ботка капты да кашыгын куйды.
– Киттек, суда йөзәбез!
– Хәлем юк, Фирая апа, минем үләсем килә...
– Минем дә, Алсу, тик үлеп булмый, балалар бар.
– Алар зурлар инде! – диде дә кире мендәренә ауды.
– Синең әти-әниең бармы, алар сиңа кирәкме әле дә?
– Кирәк...
– Шулай булгач, безгә әниләр әле дә кирәк, ә безнең балаларга без тагын да ныграк кирәк!
– Хәлемне белсәң, Фирая апа, бәлки, синең дә үләсең килер иде.
– Без бит синең белән бер ишек төбендә очраштык, ә анда кызыктан йөрмиләр, шулай булгач, икебезнең дә кесә тулы хәсрәт.
– Сез бик көчле кешегә охшагансыз, мин – юк! Юк, булдыра алмыйм. Минем ирем ташлап чыгып китте. Без бит шундый яратышып өйләнештек, шундый яхшы яшәдек. Ни җитмәде икән аңа, мин шуны аңламыйм. Без авылда яшибез, мин мәктәптә эшлим, укытучы мин, безнең тормыш гел кеше күз алдында бит. Мин бу хурлыкны күтәрә алмыйм, кешедән оят, балаларның берсе – Казанда, икенчесе Мәскәүдә укый, аларга ярдәм итәргә кирәк, ә ул чыкты да китте, кемгә диген, минем белән бер табактан ашап, дус булып йөргән хатынга. Бу хыянәтне ничек аңларга, Фирая апа?! – Алсуның җан газабы йөзенә чыккан, матур күзләреннән мөлдерәп яшь ага.
Ул Алсуны иңнәреннән кысып кочаклап алды. Үзе күзләренә килеп тулган яшьне яшерергә тырышты. Тирән итеп сулыш алды да:
– Мин дә шул сорауга җавап эзлим, хыянәтне аклап йә аңлап буламы икән? Кемнәрдер рәхәттә, мәхәббәттә йөзә, тик синең күз яшеңдә йөзгәнне аңлыйлармы икән? Хискә исергән гашыйклар төкерә синең хәсрәтеңә, ниндидер чит хатын синең җаныңны уйлыймы, үз ирең уйламаганны! – диде.
Алсу үкси-үкси елады, Фирая аны тыймады, үзе дә күз яшьләренә ирек бирде. Ахирәте, елап туйгач, башын күтәреп аңа төбәлде:
– Мин аны шундый сагынам да, көнләшәм дә, Фирая апа, ничек түзим, егерме биш ел гомер итеп, балалар үстереп, хәзер мин ялгыз калдыммы?
Бу сорауга кем генә җавап эзләми икән? Фирая үз гомерендә хыянәт ачысын татыган хатыннарны аз күрмәде, үзеңә кагылыр кебек түгел бит ул. Хәер, Газинуры да фәрештә булмады, анысы яшьлектә, ә олыгайган көндә, чирле йөрәгең белән, бер аягың белән гүргә керергә торганда...
Алсуның чәченнән сыйпап, күз яшьләрен сөртте:
– Кайтыр, җаным, кайтыр бер, тик менә син кабул итә алырсыңмы икән, хисләр дә бит бер килеп янып бетә...
* * *
Сөйләшә-сөйләшә көн үтеп китте диярлек, кабат психологка төштеләр, психотерапевт икесенә дә тынычландыра торган дарулар биреп чыгарды. Икесенең дә хыялы – берни уйламыйча тынычлап йокларга иде. Фирая авылына кайтып китте. Үз хәсрәтенә Алсуныкы да кушылды, авыр уйлар басканын үзе дә тоя, иңне селкеп коеп төшереп кенә булмый шул. Капканы ачыйм дип, ачкычын чыгарды, тик капка ачык, кем килгән икән? Тирә-ягына карана-карана өйгә узды, өйдә аш өстәлендә башланган коньяк шешәсе, ике рюмка тора, әнисенең сызланганда уынырга дип ясап куйган дару шешәсе түгелме соң, кемнең акылы җитте икән? Өй эчендә кеше күренмәгәч, бакчага үрелеп карады, анда таза гына бер хатын орлыкка калдырылган зур сары татлы борычны өзеп алган да бакча буйлап атлый, бер читтә Мәҗит тә басып тора, икәү нидер сөйләшәләр. Бу бичәне кайдадыр күргәне бар кебек. Ул чоланга чыкты. Ишеккә челтәр эленгәнгә, алар аны күрмәделәр.
– И җаным, теге килгәндә боларның берсе дә юк иде бит әле, нинди матурлык, нинди оҗмах дөньясын калдырып киткән бит, бәгърем, шул матур дөньяларда яшәргә дә өлгермәдек бит җаным белән, – дигән, мишәр акцентлы сүзләр колагына килеп чалынды.
Фирая тын да алмыйча тыңлап торды, йөрәге тартышып куйгандай булды, Мәҗитнең йөргән хатынына әле утыз биш кенә, бу бит аның белән бер яшьтә күренә. Акрын гына арт бакчага чыкты. Теге хатын урланган борычны артына яшерде, үзе, әллә куркудан, өнсез калды. Мәҗит командировкада иде, әле кайтуы гынадыр, ачкычның кайда ятканын ул белә, Газинур исән чагында да аңа дөньяны калдырып китәләр иде.
– Кунаклар бар икә-ән!
– Әйе, менә подружканы алып килдем, Газинур дусның туган көнен әзрәк билгеләп үтик дигән идем, – дип, аклангандай итте Мәҗит.
– Әйдәгез, өйгә керегез, – дип, булган сый-хөрмәтне өстәлгә чыгарды хуҗабикә. – Подружкаңның исеме ничек инде?
– Зәкия, – диде Мәҗит. Теге хатын сискәнеп китте:
– Юк, мин – Галя, Галя мин.
Фирая аптырап калды, болар нәрсә, әллә бер-берсен әле генә табышканнармы? Тукта! Зәкия? Телефонда «Зәкинур» дип язылган иде, шылтыраткач, хатын-кызга эләкте. Әйе, менә кем икән синең сөяркәң! Тагын бер сынаулы карап алды. Миннән егерме-егерме биш килога артыграк икән. Ярый, белмәмеш булыйк, ни белән бетәр бу уен, дип уйлап куйды. Яшереп куйган бер баллон спиртын тартып чыгарды.
– Ярый, искә алыгыз, алайса, мин үзем эчмим. – Алларына рюмканы этте.
Үзе көндәшен күзәтте. Кап-карага буялган чәч, йөгерек зәңгәр күзләр, муенда калын алтын чылбыр, бармакның сигезендә дә алтын балдаклар. Бай күренә. Берсе Газинурныкыдыр инде, өйгә акча алып кайтканы булмады бит, машинага тегене алдым, моны алдым, ди иде гел.
Рюмка артыннан рюмка капланды. Никтер Фираяның башына бер уй килде. Кичә мин үлгән булсам, бу бичә бүген хуҗабикә булып кереп утыра иде дә минем балаларым монда аяк та атлап керә алмаслар иде, дип уйлады. Аны комсыз, усал кешегә охшатты.
– Кайда эшлисең инде? – дип сорау бирде ул, сабыр калырга тырышып.
– Заводта. Ирем тугыз ел элек үлде, киявем дә асылынып үлде, кызым, ике оныгым белән яшим, берсе авылда...
Мәҗит тагын икесенә рюмкаларга салып:
– Әйдә, Зәкия, тотып куйыйк, – диюгә теге тагын чәчрәп чыкты:
– Галя мин, Галя, нәрсә бутап утырасың? – дип ачуланды.
Фирая түзмәде:
– Әйе, Газинурның Зәкиясе дә, Олясы да бар иде! – диде. – Үлеме дә шул хатыннар арасында буталып йөрүдән, беткән йөрәк күтәрә алмады бугай. Бер көн – Зәкия, икенче көн – Оля...
Зәкиянең күзләре зураеп китте.
– Нигә, Олясы да бар идемени? – дип сораганын сизми дә калды.
– Нигә, күңеле киң иде аның, тик кайсысы бозым ясагандыр, ярты чиләк пычрак кан косты, анысын инде үзләре белә, үзләренә әйләнеп кайткач, исләренә төшәр.
– Юк-юк, татар кешесе ясамас, моны эшләсә, урыс йә чирмеш кенә эшли ала! – дип акланырга тотынды Зәкия. Ә «син кем» дип сорарга башына килмәде.
– Миңа хәзер Зәкия ни дә Оля ни – барыбер. Мин аның йөрәген сакладым, ә алар аракы эчтеләр дә кесәсен чистарттылар. Менә утыра бер дигән ир, эш тә белә, эчмәсә, акылы да урынында, алыгыз матур пинжәк-чалбар, юындырыгыз, киендерегез, машина алып бирегез, ул да бай, матур күренер, тик үзеңнеке булыр. Аңа да чит хатыннар чират торырлар. Ник кеше рәнҗетеп, кеше гаиләсе бозарга» кеше ятагы пычратырга?! – Фираяның тамагына төер тыгылды, тик күз яшен күрсәтәсе килмәде, торды да чыгып китте.
Боларның исерек йөзләрен карап торганчы, сукыр тавыгымны карыйм дип, тавыклары янына китте. Бу хәлне берәрсе белсә, шаккатыр иде. Берәү булса, эт урынына ярып, һичьюгы, кайнап торган «Тефаль»ны өстенә аударып, акыртып куып чыгарыр иде, ә ул... Жәлләдеме, әллә көндәшенең оятсызлыгыннан гаҗиз булдымы. Кире әйләнеп кергәндә, тегеләр юклар иде инде. Фирая, исәнгерәп, әле булган хәлне тагын күз алдыннан үткәрде. Менә син кемгә киттең, әтисе, дүрт онык әбисенә! Аның да кем хисабына булса да бәхетле буласы килә, юлында син очрагансың, синнән соң да корбаннар булыр. Кем эзли – шул таба. Ул, ярый, ялгыз, ә син? Бергә эчтегез, бер-берегезне жәлләдегез, мактадыгыз, яраттыгыз. Син хатыннан зарландың инде, ниләр дип хурлагансыңдыр, һәрхәлдә, беркем дә сөяркәсенә үз хатынын мактап утырмый, үз гөнаһыңны ни белән дә булса акларга кирәк бит. Йөргән ирләр турында үзең шулай дип сөйли идең бит. Башкаларны сөйләгәндә үзеңне дә сөйләгәнсең түгелме, мин боларны хәзер генә аңлыйм бугай.
Капка ачылган тавышка борылып карады. Хәйран исерек Мәҗит нигезгә килеп утырды.
– Фирая, ачуланма, шулай килеп чыкты, әйдә, такси ал да зиратына алып кайтып килик, – ди.
– Йөз чакрымга такси алып кайтырга мин кем? Мәҗит үзалдына сөйләндеме, әллә аңамы? Исерекнең үзе ни дә сүзе ни.
– Мин әйтәм, өйләнешәек, инәй ризалыгын бирде, дим, ә ул миңа, синең акчаң да, машинаң да юк, ди. Газинурның һәрчак акчасы бар иде, ди. Миннән таксига түләтеп, бер ярты, закуска алдыртып, бакчасына китте. Бигрәк акча ярата, Газинурны яхшы сауды, беләм.
Фирая аны берсүзсез тыңлады. Юк ул хатын, һичшиксез, аннан яхшырак булырга тиеш иде, чөнки яхшыны начарга алыштырмыйлар, начарны яхшыга алыштыралар. Мин начармын, димәк... Ул, башына сугып исәнгерәткән кеше кебек, кич буена бер ноктага төбәлеп утырды. Мәҗитнең кем беләндер телефоннан лыгырдавын да ишетмәде.
– Фирая, Фирая дим, әйдә бер әйбер тыңлатам, – дип, ул тагын янына килеп утырды. Телефонның тавышын бар көченә ачып куйды: – Кара, Зәкия шылтырата.
Телефон трубкасыннан башта тозлы-тозлы, катлы-катлы әшәке сүзләр очты, аннан ялыну-үтенүләр яңгырады: «Мәҗит, кил, җылыт мине, өшим, катам, алыштыр Газинурны! Ник әйтмәдең, аның Олясы да бар идемени, үләм көнләшүдән, ул бит, сине генә яратам, дия иде. Кил менә, кил син, хәзер үк, мин дә аңа отомщу!»
Фирая күзләрен күкләргә төбәде:
– Сине дә алыштырдылар! Ишетәсеңме?! Ишетәсең, син бит әле моннан китмәгән, минем сорауга җавап бирмәдең, мин әле сине җибәрмим, мин күпме елыйм, син дә шулай елап, өй тирәли йөр. Мин ризалык биреп дога юллагач китәрсең, әлегә Зәкиянең Мәҗит дустың белән хыянәт иткәнен карап тор. Хыянәттә сынала мәхәббәт. Сөяркәләр бер ярты белән искә ала, ә хатын, олылап, туганнар җыеп, тар каберләре киң-якты булсын, урыны оҗмахта булсын дип, теләк теләп дога юллый. Белмим, кирәктерме сиңа минем догалар, аннан берәүнең дә кайтып, анда ни барын сөйләгәне юк. Никтер мин сине янымда тоям, җил искән кебек янымнан үтеп китәсең кебек. Кинәт:
– Әни, әни, син кая? – дигәнгә сискәнеп китте.
– Килдеңме, улым, Мәҗит абыеңны алып кайтып кит әле, миңа монда исерекләр кирәкми, өенә кайтарып куй, иртәгә шылтыратып әйтерсең, исерек килеш монда килеп йөрмәсен.
Аларны озатып, капканы терәп калды, тик өйгә керәсе килмәде, тагын бакчага чыгып, күккә карап утыра бирде. Соңгы тапкыр Газинур белән шушында сөйләшеп утырганда, хәлләр боланга әйләнер дип, башына да китермәгән иде. Менә ничек килеп чыкты, дөнья бер алдын, биш артын күрсәтә, диләр, хак икән. Нинди озын көн булды бу! Ниләр генә ишетмәде дә ниләр генә күрмәде.
Төн, көзге бакчада радиодан җыр агыла, Әлфинә Әзһәмова йөрәкне өздереп җырлый:
Син калдырган яра
Йөрәгемдә әрнеп яна...
Ишетәсеңме Газинур, ишетәсеңме, нинди яра калдырдың? Аның ярасын канап торса да бәйләп булмый, син шуны аңламадың! Минем җаным галәмнәрне айкап сине эзли, галәм киң, ничек табыйм сине? Бәлки, янымда гына утырасындыр, тик мин сине күрмим, ишетмим... Ник бу газапларга салдың? Бергә яшәгән матур көннәрне искә төшерергә тырышам, тик синең хыянәттән башка күңелгә берни керми, бик тә, ишетәсеңме, бик тә йөрәкне телгәли. Кеше бу фани дөньядан киткәч, бәлки, аңа инде берни дә кирәкмидер, ә менә калганнарга кирәк икән. Һәм тик матур истәлекләр кирәк. Яхшылык, изгелек калсын артыңнан. Балаларга, оныкларга яра-тып-сагынып, матур итеп сөйләр өчен якты истәлекләр кирәк...
Дәвамы бар
Зифа Кадырова