Җан тынычлыгы кирәк, ә Дилә моның ни икәнен яхшы хәтерли. Элек шул җан тынычлыгы булмаганнан иртән өчтән торып эшенә чыгып китә иде. Ә хәзер иртән дворникларның бак ташыган тавышларын ишетсә, аларны җәлләп куя. Тормыш мени – бар кеше йоклаган да, тәмле йоклар вакытта торып эшкә чыгып кит инде, Дилә чәй әзерләде, аш өстәле янына бианасын алып чыгып утыртты.
– Килен, бүген Бакый очпочмак пешерергә кушып китте, ит турап куярга кирәк.
– Ярый, әнкәй, шулай итəрбез, – диде Дилә. Ул инде аның бу ялгышуларына аптырамый, уңайга гына сыйпап тик тора. Вакыт-вакыт акылына ачыклык та килә.
— Килен, кара әле, син әллә ничек үзгәргәнсең, гел яшь кызлар кебексең, халатыңның итәге кыскарак түгелме? Болай килешүен бик тә килешә үзеңә. — Матурны сукыр да күрә, ди, бианасы да аның үзгәрүенә игътибар итте бит. — Шулай, килен, шулай, матур бул, Рамис тә койрык чәнчеп чапмас.
– Ярый алайса, буген өчпочмак пешерик, — диде Дилә елмаеп.
Дилә хәзер бизәнергә, матур итеп киенергә ярата, бигрәк тә бу Рамиска ошый. Ул эштән кайтканда ук балкон тәрәзәсенә карый-карый өйгә ашыга. Буген дә Дилә өчпочмакларын пешереп алды да балконга чыкты. Тыш та яз, йорт алды тулы бала-чага кычкырыша, картлар да ишек төбеннән керәсе килмичә утыра бирә. Дөнья нинди матур. Әнә ире кайта, кызык, бүген күтәрелеп карар микән? Карады, кул болгый! Диләнең йөрәге сикереп куйды. Рамис ишектән керә керешли:
– Мине балконга чыгып каршы алырмы икән дип уйлаган гына идем, карыйм - син торасың, шатлыктан йөрәгем сикереп куйды. Уф, пешкән камыр исе урамга ук чыккан, – диде.
Дилә челтерәтеп көлеп җибәрде.
– Мин дә! Вәт ике карт җүләр, — диде. Икәүләп рәхәтләнеп көлделәр.
— Син мине гел шулай матур булып каршы ал, миңа башка берни дә кирәкми. Бүген эштә гел сине уйлап йөрдем, минем мондый бәхетне беркайчан кичергәнем юк иде, җанда әйтеп аңлаткысыз рәхәт. Ходай безгә бәхет бүләк итте, син шуны аңлыйсыңмы? – диде, хатынын кочагына алып.
— Мин дә бүген шул турыда уйладым, без әле бер төрле уйлыйбыз да икән бит! – Дилә, аяк очларына басып, аның иреннәренә үрелде, кайнар беләкләре белән муеныннан кочаклады. — Мин сине шундый сагын дым! – диде.
Kүңелсез сөйләшүләрне Рамис һаман артка калдыра килде, алар шундый бәхетле иде, шуңа арага болыт кертәсе килмәде. Дилә көн дә кызы турында сорый, тик Рамиснең сөйлисе килми. Кызының ялгыш юлга басуында да үзе гаепле бит. Үзе күрсәтте бит азгын хатыннарның җиңел тормышын. Туасы баласының да кемнән икәнен беләме икән соң? Диләгә әйтми булмас. Бәбиләсә, барыбер өйгә алып кайтырга кирәк булыр.
Кич кызы янына барырга җыенганда Дилә бик дулкынлана иде. Өстенә бик килешле кара чалбарлы костюм, ачык якалы зәңгәр кофта кигән. Рамис сокланып:
— Кайдан алдың мондый матур костюмнар? Сиңа шундый килешә. Ник элек шулай киенмәдең икән? — дип куйды.
— Мин бит синең өстең чиста, тамагың тук булса, шул җиткән дип уйладым. Акыл шул кәстрүлдән ерак китмәгәнгәдер... Ярый, үткән эшкә салават, киттек.
Юлда барганда Рамис түзмәде:
– Дилә, мин сиңа бернәрсәне әйтмәдем, кыскасы, борчыйсым килмәде. Безнең Диләрә бәби көтә, корсагы зур иде инде, бәлки бәбиләр вакыты да җиткәндер, – диде, Дилә туктап калды.
– Рамис, син нәрсә, ник әллә кайчан әйтмәдең? Сине борчыйсым килмәде, аның ире юк, кемнәндер бит.
Дилә башын иеп уйга калды.
– Кемнән булса да, алар икесе дә безнеке бит, син шуны аңлыйсыңмы? Кызык, без əби белән бабай булабыз түгелме соң?
Ишеккә звонок бирсәләр дә, ачучы булмады. Рамис үз ачкычлары белән ишекне ачты. Аларга каршы коридорда буянган-ясанган кызлары басып тора иде. Ахрысы, каядыр чыгып китәргә җыенган.
— Исәнме, кызым! — диде Дилә дулкынлануын басарга тырышып.
Кызы әнисенә баштанаяк күз йөгертте дә нидер әйтергә теләп, тотлыгып калды.
– Керергә ярыйдыр бит, ишекне ачмый кемнән качып утырасың? – дип әтисе дә телгә килде.
– Сине бәби көтә, диде әтиең, менә хәлеңне белергә килдек. Күрәм, котылгансың да. Алайса, бәби күреп китик, – диде Дилә бик тыныч булырга тырышып.
— Бәби? Нинди бәби? Бернинди дә бәби юк, – диде Диләрә билләрен сыпырып. Рамис бер хатынына, бер кызына карады да икенче бүлмәгә чыгып, бар тишек-тошыкны, хәтта балконны ачып карады. Мин үткән килгәндә корсагың авызыңа җиткән иде, кая куйдың инде баланы? Рамис ачудан кызарып чыкты. Тик Дилә генә салкын караш белән кызына текәлгән килеш утыра бирде.
— Югалып йөрү килешкән сиңа, әни, кара, танырлык та түгел үзеңне! Нәрсә тишәрдәй итеп карап утырасың?
– Әтиең сиңа сорау бирде, җавап бир, — диде Дилә үзенә дә таныш булмаган коры тавыш белән. – Калдырдым, әйе, калдырдым. Кемгә бала кирәк – шул алсын да үстерсен. Минем ярдәм итәргә әтием дә, әнием дә юк. Нишлим мин аның белән?
Рамис лып итеп диванга утырды. Диләрә аларны аптыратудан тәм табып, тагын да кəперәеп китте.
– Сез кем соң әле миңа мораль укырга? Үзегезне карагыз, Улым-улым дип, тирә-ягында йөгердегез, улыгыз ни рәхәт күрсәтте соң?
Дилә биш ел сукбайлыкта йөреп, мондый чыгышларны әз күрмәде. Элек ул кызына да, улына да төчкергән саен «ярхамикалла» дип торды. Тик бу элекке Дилә, элекке җебек әни түгел иде шул инде. Бар гаепләүгә дә түзәргә була, тик баласыннан баш тартырга?.. Ул сабый нишләгән соң әле? Кайдадыр ими сорап елап ятадыр. Дилә күз ачып йомганчы сикереп торды да кызының чәченнән умырып тотып алды, тезенә чүктерде. Моны көтмәгән кызы авыртуга кычкырып җибәрде.
– Кайда калдырдың балаңны? – диде Дилә авыр күкрәк тавышы белән. — Сабыеннан баш тарткан ананың җирдә яшәргә хакы юк.
Диләрә чәбәләнеп акырды. Диләгә каян көч килгәндер – кызын мангае белән ишек яңагына китереп бәрде, тик кулына уралган чәчне ычкындырмады.
– Әни начар дип, яхшы әнигә чыгып киттең, ә баланың ни начарлыгы тиде, кайда балаң, кайсы больница да калдырдың? – дип, тагын нык кына итеп чәченнән тартты.
Диләрәнең авыз-борыныннан кан китте. Тик Дилә бу юлы да җәлләп тормады, учы белән канны бетен битенә сылады да өстерәп көзге каршысына китерде.
– Менә күр, балаңны иртәгә үк барып алмасаң, гомер буена шундый кызыл чырай белән йөрерсең. Иртәгә без килгәндә балаң өйдә булсын, ишеттеңме? Ишеттеңме? – дип тагын чәчен умырды. – Мин сезне күп иркәләдем, күп көйләдем, шуңа берегезне югалттым, хәзер миннән яхшылык көтмә. Баланы алып кайтып тәрбияләмисең икән, ишекне атлап кермә, буып кына үтерәм, Шуны бел: элекке елак, җебегән әниең юк, яхшысын тапмадың, искесенә түзәргә туры киләчәк. Әйе, без сезне дөрес тәрбияләмәдек. Син хәзер беләсең ничек тәрбияләргә кирәкне, менә тәрбияләрсең дөрес итеп. Киттек, әтисе, иртәгә кич килеп күрербез оныкны, – диде. Ул кычкырмады, бәрелмәде, сугылмады, шулай да тавышында янау да, көч тә сизелеп торды. Рамис берсүз сез торып басты да Диләгә ияреп чыгып китте.
Урамга чыккач та әле ни әйтергә белмәде. Чөнки кызына янаган янауны ул да яхшы аңлады. Әйе, элекке Дилә юк. Дилә тышка чыккач кына тирән сулыш алды. Күзенә тулган яшьне күрсәтмәс өчен кара күзлеген киеп куйды. Алар берсүзсез бик озак атладылар.
– Нишлибез, без боларын да югалта алмыйбыз, ишетәсеңме, Рамис? – Диләнең күзлек астыннан агып төшкән ике күз яше ялтырады.
– Ничек дисәң — шулай булыр, әнисе. Бәлки ул баланы барып алырбыз да үзебез үстерербез?
— Беләсеңме, свалкада, коеларда күпме яшь алкоголик аналар балаларын өстерәп йөриләр, исереп егылалар, ауныйлар. Бала анасының уянып айныганын көтеп утыра, ач, асты юеш. Исеректә балаларын югалталар да кайда калдырып киткәннәрен дә хәтерләмиләр. Шулай да балага алардан яхшы ана юк... Син мине каты күңелле, каты куллыга әйләнгән дисеңдер. Биш ел сукбайлык күп нәрсәгә өйрәтте мине. Бер кисәк ипи, аска салып ятарга бер кисәк катыргы өчен дә сугышырга туры килде. Чөнки якты дөньядан китәсе килми, авыр булса да яшисе килә бит. Без синең белән бердәм, каты куллы булсак, бәлки улыбызны югалтмаган да булыр идек. — Дилә барган җирдән туктап, иренең җиңенә ябышты. — Рамис, без дә яшьлектә хата ясадык, олылар ярдәм итмәсә, мин дә ирсез бала таба идем. Безнең егерме ел бәхетсезлектә мин генә гаепле, мин хатын-кыз, мин сиңа каршы тора алмадым, сине үземә өйләнергә мәҗбүр иттем, нәтиҗә дә икебез дә бәхетсез булдык. Син яратмыйча чиләндең, мин яратып чиләндем.
Рамис хатынын кысып кочаклап алды. Алда шомырт агачы чәчкә аткан иде. Буйлары җиткәнче ботакларын сындырып алып киткәннәр, ә ул бернигә карамыйча, пыр тузып чәчкә аткан.
– Дилә, күрәсеңме шомырт агачын? Ел да ботакларын сындыралар, ә ул барыбер яши, чәчкә ата. Син дә бүген шул шомырт агачы кебек: татлы, хуш исле, матур һәм усал. Син миңа шулай ныграк ошыйсың. Миңа үткәннәр өчен бик тә оят, оныта алсаң, оныт та кичер мине. Безнең әле оныкны да үстерәсе бар бит. Кызык, сорамадык та, кызмы, малаймы икән?
— Кем булса да, дүрт саны төгәл булсын, без үстерешми кем үстерсен аны? Икенче көнне Дилә иртүк бала тудыру йортына китте. Ул туп-туры мөдиргә керде. Хәлне аңлатып бирде. Чынлап та, ике атна элек аларның кечкенә оныклары туган, сау-сәламәт бала. Әнисе отказ язса да, бәлки акылына килеп, кире алыр, дип, чит кулларга бирми торалар икән. Әгәр дә кызы килеп алмаса, әбисе белән бабасы килеп алачак. Ике олы кеше бер-берсен яхшы аңладылар. Дилә оныгын күрсәтүләрен сорагач, баланы кабинетка китерделәр. Дилә баланы кулына алу белән күзеннән яшь бəреп чыкты. Ул аңа яңа туган улын хәтерләтте.
– Син безнеке, улым, безнеке! Түз азрак, әниең дә килеп җитәр. Килми калырга хакы юк.
Диләгә ике көннән соң гына больницадан шалтыраттылар.
– Кызыгыз килде, баланы алырга, — диде табиб ханым.
– Яхшы, мин аңладым, – диде дә Дилә тиз генә җыенып чыгып та йөгерде. Рамис эштә, шулай да оныкны кем дә булса каршыларга тиеш бит. Дилә инде әзерләнеп куйган иде, шушы звонокны гына көтте.
Диләрә бала белән больница ишегеннән чыкканда, каршысында әнисен күреп, туктап калды. Ахрысы, маңгаена яхшы гына эләккән иде, күгәргән эзләрне караңгы күзлек тә каплап бетерә алмаган. Дилә үзе бәби алып кайтамыни, шундый дулкынланды. Ничек кенә күңеле тулмасын, кызы башка аның күз яшен күрмәячәк. Мескен дә, кызганыч та булырга ярамый, башка үзен кимсетергә бирмәячәк. Дилә кыю гына атлап кызы каршысына килде.
— Балаңны авыр йөк итеп кабул итмә, бер-ике көн үтүгә, бу баладан башка тормышны күзалдыңа да китерә алмассың. – Дилә балага кулларын сузды. – Кил әле үземә, улым.
Дилә якында гына торган машинага эндәште. Җиңел машина аларны өй кырына кайтарып та куйды. Дилә аларны үзләренә алып кайтты. Кызлары
әтисенең монда күчкәнен дә белми иде әле. Очрашканнан бирле авызыннан бер суз чыкмады, шым гына әнисенә иярде. Өйгә кергәч, баланың бар җирен карап чыктылар. Аллага шөкер, бар саны да төгәл, акыллы, бәхетле сабый булып үссен. — Дилә кызына күтәрелеп
карады. — Бар, күкрәкләреңне ю да утырып баланны имез, – диде. Диләрә берсүзсез ваннага кереп китте. Аннан чыккач акрын гына:
– Минем сөтем юк, – диде.
– Кая киткән ди, яңа бәбиләп... Булмаса – төшәр, утыр, бир балага күкрәгеңне. — Кысып бәйләнгән эзләрне күреп: – Син үзең ике яшькә тикле талап имден, баланы күкрәк сөтеннән мәхрум итмә, — диде.
Баланы күкрәккә китергәч, бала авызын ачып ими эзли башлады, ә тапкач, зур итеп кабып суырырга тотынды.
— Күренеп тора – ир бала! Кара, ничек эләктереп алды!
– Әни, каян белә ул ашарга шунда икәнне, ул бит әле кечкенә?
– Бала үз анасын исеннән тоя, бала теләсә кемне имәргә ташланмый. Кайдан белә дисеңме? – Табигать шулай яраткан. Кайгырма, имә-имә сөт төшә ул. Бала тырышып -тырышып әнисенең күкрәген суырды. Моңа карап Диләнең күзенә яшь төелде. Ул икенче бүлмәгә чыгып китте. Тәрәзә төбенә килеп басты да күз яшьләренә ирек бирде. Никтер шул балага караса, улы исенә төшә. Эх, балалар, татлы да, кадерле дә соң, кемнән кем үсәсен генә белеп булмый икән шул.
– Әни, — дигәнгә Дилә сискәнеп китте, тиз генә күз яшьләрен сөртеп алды.
– Әйе, – диде.
– Әни, ник елыйсың, минем өченме? Мин ничек яшәргә белмим бит...
– Ә без ни өченгә соң, әби белән бабасы бар бит аның. — Дилә кызына таба борылды. – Абыең искә төшә, гел шуңа охшатам. Соңгы тамчы күкрәк сөтен имезеп үстерәсең баланы, күпме йокысыз төннәр үтә, ә яшь чакта шундый йоклыйсы килә. — Дилә авыр сулап куйды. — Барысы да юкка гына корбан ителгән булып чыкты. Кемнедер гаепләп булмый, үзебез гаепле. Хәзер үзең ана булгач, син дә бәлки минем хәлне аңларсың. Бала күкрәгеңне талап имә, ә киткәндә йөрәгеңне телемләп кисеп алып китә... Аналар балаларын түгел, балалар ата ананы күмәргә тиеш, кайдадыр ялгышабыз шул...
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.