Сельские нивы
+8 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
28 Июня , 11:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.28 бүлек. Рөстәм күзләрен йомды. Тагын нидер әйтмәкче иде бугай, хәле бетте.— Ярый, улым, ярый, син ял ит, йокла, уянгач сөйләшербез. Мин монда, яныңда гына.Озын гәүдәле улының гәүдәсе тагын да тартылып куйды да "уф-ф"дигәндәй булды.– Котылды, – диде акрын гына Рамис.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Рөстәм күзләрен йомды. Тагын нидер әйтмәкче иде бугай, хәле бетте.
— Ярый, улым, ярый, син ял ит, йокла, уянгач сөйләшербез. Мин монда, яныңда гына.
Озын гәүдәле улының гәүдәсе тагын да тартылып куйды да "уф-ф"дигәндәй булды.
– Котылды, – диде акрын гына Рамис.
Ул да Дилә белән бергә улы янына тезләнде. Дилә иренә борылып карады. Аның күзләре тулы яшь иде. Ул кинәт Диләне кысып кочаклады да үксеп елап җибәрде. Дилә нишләргә белмичә селкенми дә утыра бирде. Әле генә бердәнбер улын югалтуны башына сыйдыра алмады.
– Кичер мине, Дилә, кичер, ул түгел, мин гаепле синең алда.
Рамис улының өстенә капланып елый. Өзелəдер шул үзәге, бердәнбер улын югалтты. Шушы биш ел чир аларны шулчаклы бер-берсенә якынайтты, инде бу авырлыкларга да күнегеп бетте. Үкенечле дә иде соң. Улының да, гаиләнең дә кадерен бик соңлап аңлады шул.
Алар икәүләшеп кайгыга батып улларына карап утырганда, кемнеңдер зәгыйфь кенә тавыш белән әлеге дә баягы «Яшь наратлар»ны җырлаганы ишетелде. Дилә яшьле күзләрен иренә төбәде. Ул да күз яшьләрен сөртте дә:
– Әни җырлый, – диде авыр сулап. Син югалгач, акылга җиңеләеп калды.
Бүген әнисен бөтенләй онытты бит, инде икенче төн җитте – әле ишеген дә ачмаган. Рамис торып икенче бүлмәгә чыгып китте. Диләгә бу тагын бер авыр яңалык иде. Улының суынып бетмәгән гәүдәсеннән аерылып, акрын гына ире артыннан иярде. Бөтен нәрсә карават өстенә еелгән, идән уртасында үзалдына елмаеп, ябыгып-кечерәеп калган бианасы утыра иде.
– Шауламагыз, әтиегез җырлый, - дип кул изәде. — Бигрәкләр дә матур җырлыйсың инде, атасы, мин ничек тырышсам да, тавышым җитми шул. Гомер буе шул «Яшь наратлар»ны җырладың. Син бит армияга киткәндә дә шуны җырлап киттең, гыйшкың турында бер сүз әйтмәдең, тик син аны мина карап җырладың, әллә миңа гына шулай тоелды микән? Бакый җаным, мин көттем сине, бер хат та язып салмадың ичмасам, ә мин көттем. Әй бигрәк отчаенный идең, кайтканнын икенче көнендә үк үзеңә ябыштырып алып кайттың да киттең. Мин ятсам да, торсам да, колакта синең шул яшь наратларың. Тукта, Бакый, кая китәсең, әле чәй дә эчмәдек бит. Килен дим, килен, чәй китер, атаң ашыга. Кая әле үзем, – дип әнисе торып басты да коридорга чыкты. Күз яшьләренә буылып елаган киленен дә күрмәде. Тик икенче бүлмәгә чыккач, тагын айнып киткәндәй булып тирә-ягына каранды. Караватта яткан җансыз оныгына килеп карап торды да: – Бәй, әллә улым җан биргән инде? И-и бала, анаңны күп рәнҗеттең, оҗмахларга эләгә алмассың инде. Йә Раббым, мәрхәмәтеңнән ташлама шушы гөнаһлы бәндәңне, - дип, янына утырып ясин укыды.
Дилә улын күмәргә калмады, ничек пәйда булса, шулай юк булды. Рамис моны үзенчә аңлады: исән икәнлеген белгертәсе килми. Тик аның әйләнеп кайтасына өметен өзмәде. Өч көннән соң ул әйләнеп кайтты, кайтты да берсүзсез барлык әйберләрне алып юарга салды, гөлдер-гөлдер килеп сөйләнә -сөйләнә бианасын юындырды. Таң алдыннан эшләрен бетереп, тагын караңгы төндә чыгып югалды. Рамис улын күмгәннән соң да аның юклыгына күнегә алмады, эштән кайтты да улы яткан карават кырында сәгатьләр буена бер ноктага текәлеп утыра торган булып китте. Сагына иде улын, сагына. Ник күбрәк җылы сүзләр әйтмәде икән, ник орышты? Ник ирләрчә күбрәк сөйләшмәде? Бушлык, җанны өшетерлек бушлык. Дилә, ах, Дилә, син дә юк. Барсын уртага салып сөйләшергә иде бит. Син бик үзгәргәнсең...

Дилә кайтты. Ул төн димәде, кар-буран димәде, ике-өч көн саен килеп, бар хатын-кыз эшен эшләп , бианасына хәленнән килгәнчә кадер- хөрмәт күрсәтте. Рамис белән генә берни дә сөйләшмәде, эйтерсең , ул
юк монда.
Беркөнне түзмәде, китәргә җыенган хатынының юлына аркылы төште.
– Китмә, ник китәсең? Синең йортың монда, сине моннан беркем дә кумый. Кал, Дилә.
Юк, калмады, ничек килсә шулай төн уртасында чыгып югалды. Рамис аның килгәнен гел көтәргә өйрәнеп китте. Коридорда бер-бер нәрсә шылт итсә дә, тышкы ишек ачып ябылса да, хәзер килеп керер кебек. Көтүдән дә газаплы нәрсә юк икән. Ул киләсе көнне иртәдән көтә башлый. Эшенә бер керә, бер чыга. Килеп, күрми калмыйм дип тә курка. Ни булды – үзе дә аңламый, ул аны беркайчан болай көткәне, сагынганы юк иде, ә менә хәзер көтә. Ул килеп өйдә эш эшли башласа, өйгә ямь керә, җанланып китә. Улы үлгәч, кулы да чишелде кебек. Чакырды – калмады, димәк, башка юлын эзләргә кирәк.

Яңа ел җитә, бар кеше кибетләрдә тәм-том җыя. Рамис тә үзенчә Яңа елга ашамлыклар алып, суыткычны тутырып куйды. Дилә Яңа елга һичшиксез кайтырга һәм Яңа елдан яңа тормыш башланырга тиеш иде кебек. Ник шулай икән: Яңа ел башыннан ни дә булса үзгәрергә тиеш дип яши кешелек. Кем уйлап тапкан, ничек инде төн үтү белән нәрсәдер үзгәрсен ди? Бу - балачактан калган ышанулар, олыгайгач та берни дә узгәрмәгән. Яңа елдан яңа тормыш... Рамис тә бу Яңа елга өмет баглый. Дилә кайтыр да утырып сөйләшерләр, ул бүтән беркая да китмәс. Тик менә йөрәген нидер кимерә. Теге вакытта теге яшь адәмнең аның хатынын шундый итеп кочаклавын күргәннән бирле үз-үзенә урын тапмый. Ул бит пычрак дип тормады, сазда аунап беткән Диләне күтәреп торгызып, ничек итеп кысып кочаклады! Кем булды соң ул? Шул сорау көн дә миен бораулый, җавап таба алмый. Юкса, визиткасы да бар, шалтырат та сора. Юк, аның әллә кыюлыгы җитми, әллә башка нәрсә ишетүдән курка... «Коммерческий директор Сергей Иванович Ивашов» дип язылган визитканы Рамис ничәнче кат инде кулында әйләндерә. Нәрсә бәйләргә мөмкин соң бу яшь директор белән Диләне? Рамис үз-үзенә аптырады: әллә көнләшә инде?
Менә бер атна инде Диләнең килгәне юк. Буген Яңа ел кичәсе бит. Рамис юынды-кырынды, пешерергә күп итеп ит салды. Дилә кайтуга әзер булып торсын... Күлмәк-чалбарын да үтүкләп киде, әнисен утыртып ашатты. Ә вакыт дигәнең үтмәде дә, үтте дә. Дилә һаман күренмәде. Коридорда тавыш килгән саен әле ишек катына килде, әле тәрәзәгә барды. Юк, Яңа елны быел да ялгыз каршылыйсы килмәде. Сәгать унбер тулып киткәч, түземлеге беткәнен тоеп, үзе дә җыена башлады. Кая бара? Тагын өстен салып атты. Ни булса шул булыр дип, телефонын алды да күңелне кытыклап торган номерга шалтыратты.
– Алло, бу мин, Диләнең ире. Ул кайтмады, — диде Рамис.
– Ә син үзең бар, юлны беләсең. Минем әти авыр хәлдә, әле генә килә алмыйм.
– Сиңа бер соравым бар...
– Сорама, синең алда аның бер гөнаһы да юк. Тик мин уйлыйм, аны бәхетле иткән кеше узе дә бәхетле булачак.
Телефон сүнде. Каян белде аның ни сорыйсы килгәнне? «Үзең бар, үзең бар» дип кабатлады үзалдына.
Ансат сиңа, машина юк, хәзер ни белән барасың анда? Рамис сикереп торды, өстәлдә булган ризыкларны бер сумкага тутыра башлады, кайнар шулпа да алыйм әле дип, бер банкага шулпа тутырды, итен аерым салды. Ни булса — шул булыр. Йөгерә-атлый урамга чыкты, машина тапса, бүген барып җитәчәк. Чүплек моннан утыз-кырык чакрымнар булыр. Кемгә Яңа ел, кемгә акча эшләп калырга мөмкинчелек. Рамис арлы-бирле чабулый торгач, берәүне күндерде, тик чүплек сүзен ишеткәч, тегенең коты алынды. Шулай да алдына акча ташлагач, ризалашты. Бу бәягә Казанга барып кайтырга булыр иде. Тик бүген акча мөһим түгел.
Рамис төнге берләргә генә килеп җитте. Күрәсең, сукбайлар зур учак ясаганнар, ул инде янып бетеп, күмерләре генә җәелеп ята. Аның тирә-ягында берничә кеше әллә йоклап, әллә уйланып, әллә җылынып утыра. Рамис теге вакытта кергән куышны эзләп китте. Ул вакытта якты иде шул, шулай да хәтерли торгач, исенә төшерде. Таныш ишекне үзенә тартып карады, ишек ачылып китте. Эче караңгы. Ул күз ияләшкәнче караңгылыкка текәлеп карап торды.
– Дилә, Дилә – диде акрын гына. Төптә кемдер ыңгырашып кыймылдагандай тоелды.
Тукта, ул бит фонарик алган иде. Сумкасыннан чыгарды да яткан кешегә яктыртты, тагын ыңгырашкан тавыш килде. Рамис якынрак килеп янына утырды.
– Дилә, синме бу? – дип, өстенә өелгән сәләмәләрне ачып, йөзенә яктыртты.
— Абау, ни булды сиңа, әллә чирлисеңме? – Рамис маңгаена кулын куйды. — Ут янасың
бит! Ах, белгән булсам, дарулар алган булыр идем.
– Су бир, су! – диде Дилә көчкә телен әйләндереп.
– Каян алырга соң ул суны?
Ут яндырып тирә-ягына каранды, тик булган су бозланып каткан иде. Ул ут янында җылынып утырган кешеләр янына йөгерде.
– Су кирәк, су, каян алырга була? — дип кычкырганын сизми дә калды. Берәү иренеп кенә борылды да күккә бармак төртеп күрсәтте.
– Нәрсә? Су кирәк, су дим!
— Аяк астында су, әнә, кар эрет тә эч, әзерләп куйганнар ди сиңа су.
Рамис кире йөгерде. Диләнең савыт-сабасы арасын да актарына торгач, бер кәстрүл табып алды да урамга чыгып йөгерде. Тирә-якта чиста кар да юк иде, хәйран йөгерергә туры килде. Карлы кәстрүлен көйрәп яткан күмерләр өстенә китереп куйды, кар эрегәч, кире йөгерде. Диләне өстенә өелгән чүпрәкләрдән арындырып, торгызып утыртты. Авызы чабырган, йөзе шешенгән, үзенең утырырлык та хәле юк.
– Дилә, ах, Дилә, нишлисең син монда, катып үләсең бит! Мә, су эч, — дип авызына су китерде.
Ул тын да алмыйча суны эчеп куйды да кире ауды. Рамис түзмәде, чыгып кар алып керде дә мангаен, бит, муен тирәләрен ышкырга тотынды.
– Түз иртәнгә чаклы, түз, иртән мин сине өйгә алып кайтып китәм.
Капшана-эзләнә торгач, бер чүпрәк табып, шуңа кар урап, тагын маңгаена салды, анысы ах иткәнче эреп тә бетте. Шулай да исән-сау гына төн чыктылар. Иртән әллә тән кызуы төшеп, Дилә өшеп калтырый башлады. Рамис өстендәге курткасын ычкындырды да хатынын җылы кочагына алып кочаклап ятты. Әллә Диләнең тән кызуына үзе дә җылынып, әллә инде арып, кочаклашып йокыга китүләрен сизми дә калдылар. Рамис аркасы өшегәнгә уянып китте. Куенында йоклаган хатынына карап алды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан. Ул һавага тынын өреп карады, ап-ак пар болыты күтәрелде. Үзалдына елмаеп куйды. Яңа ел иртәсе үзе белән могҗизалар алып килә. Кем уйлаган тормыш болай борылыр дип, ул да бомжатникка килеп эләкте... Урын бер кешелек кенә иде, ничек сыйганнар. Дилә акрын гына кыймылдады да үзенең ялгыз түгел икәнен тоеп, күзен ачып карады. Ул күзен кысып та, зур итеп ачып та әллә танырга, әллә аңларга тырышты.
– Яңа ел белән, карчык! – диде Рамис елмаеп.
Диләнең аптырашы йөзенә ук чыккан иде, тик торып утырырлык хәле генә юк. Алар бер-берсенә шулай бик озак кына карашып тордылар.
– Син монда нишлисең, әллә мин саташаммы?
Рамис берсүзсез торып утырды.
– Син ятып тор, мин хәзер бәйрәм өстәле әзерлим. Кичә алайса сине көтеп ач калдым. — Рамис Диләнең өстенә тагын булган чүп-чарны өйде. – Минем җылыны чыгарып бетерә күрмә.
Диләнең һаман аптырашлы карашы кызык тоелды. Беркайчан булмаганча, хатынына матур итеп елмайды.
– Яңа ел иртәсе бу, Дилә, яңа елда яңа тормыш башлана.
Рамис торып чыгып китте, ә Дилә һаман өнме-төшме дип ята бирде. Дилә инде бер атналап чирләп ята, йөри алганчы аякта йөрде, тик кеше түгел, машина да ватыла. Салкын тидереп аяктан егылды. Әле үзе ишеләр кергәли иделәр, тик Яңа ел монда да үзенчә бәйрәм, бәйрәм итеп оныттылар инде. Рамиснең монда кайчан, ничек килеп кергәнен хәтерләми.
Ишек алдында нәрсәдер дөбер-шатыр килде, бервакыт ишек ачылып китте. Аларның ишек алдында гына учак яна, тышта искитмәле итеп ябалак кар ява. Яңа ел иртәсенең могҗизасы. Ире ут янында кайнаша, бервакыт борынны ярып, тәмле шулпа исе таралды. Могҗиза! Өстәл урынына көйләнгән ящик өстенә тәмле ризыклар чыкты. Ничә көн инде ашаганы юк, шулпаның исе авызыннан сулар китерде. Могҗиза!
Рамис тыштан кар кисәге алып керде. Әйдә битеңне юабыз, сездә монда суга кытлык икән.– Ул Диләнең битен кар кисәге белән юды.– Менә шулай, хәзер ашарга да була, әйдә, торып утыр әле.
– Бу төшме, өнме? - дип куйды Дилә һаман да үз күзләренә ышанмыйча.
Рамис аның кулына кружка белән шулпа тоттырды, Диләнең хәтта башы әйләнеп китте. Мондый шулпаны кайчан эчкәнен дә хәтерләми. Никтер күңеле тулып, күзеннән яшь бəреп чыкты. Рамис аңа карап авыр сулап куйды.
— Елама, карчык, миңа кырык биш, сиңа кырык өч кенә әле, яңадан тормыш башларга әллә ни соң түгелдер.
Дилә олы кара күзләрен иренә күтәреп карады: ни сөйли бу, карчык ди, үз гомерендә беренче ишетә. Рамис олы гына бер кисәк ит кисеп тоттырды.
— Мин кичә сине кайтырсың дип көткән идем, аш салдым, кайтсаң, токмач кына саласы калган иде... Син кайтмагач, әнине ашаттым да синең янга чыгып чаптым. Әлдә килгәнмен, әнә һаман да ни булганын аңламый утырасың. Адәм баласы авырга чыдый, рәхәткә гына чыдамый диләр, менә шулдыр инде. – Рамис Диләгә күтәрелеп карамый, үзалдына сөйләнгән кебек утыра. – Бу эт оясы бит инде, ничек чыдамак кирәк монда, бу салкында. Кайтыйк, Дилә, мин монда килеп йөри алмыйм әнине дә карарга, эшкә дә йөрергә кирәк. Үткәннәре кире кайтарып булмый, тик алда ярты гомер ята, яшәргә кирәк. — Рамис бер ноктага текәлеп уйга чумды, аннан бераз торгач, үзалдына әйтеп куйды. – Әйе, бу тормыш бер алдын, биш артын күрсәтте, бар нәрсәне үз урынына куйды. — Уйчан күзләрен Диләгә күтәрде. – Кайтыйк, Дилә, әни дә көтəдер, аның дә вакыт-вакыт акылы ачылып киткәли. Аның иң яратканы син бит.
– Мин анда кайта алмыйм, – диде Дилә чак ишетерлек итеп. — Мин анда акылдан язам.
Диләнең күзләрендә мөлдерәп торган күз яшьләре, аның йөрәк ярасының ничаклы зур икәнен Рамис тә үз йөрәге белән тойды.
Диләгә карап торды, ни эйтергә теләгәнен аңлады. Хатирәләр аңа ул йортта тыныч яшәргә бирмәячәк.
— Мин аңладым сине, Дилә, аңладым. Тик болай чирләгән килеш сине монда калдыра алмыйм бит.
– Монда кеше салкын тигәннән үлми, мин чыныкан инде.
Рамис нишләргә дә белмәде, бу хәлдә ни ташлап, ни алып кайта алмый.
– Син кайт, әнкәйне ялгыз калдырма, шулпаңа рэхмәт, бик тәмле... Мин мəңге онытмам.
Рамис нишләргә белмичә югалып калды, алар дусларча сөйләшәләр түгелме соң? Ул бик авырлык белән торып басты, башына бер уй килде.
– Ярый алайса, мин китим. Шулай да бәлки өйгә кайтырбыз, Дилә?
Дилә баш кына селкеде:
– Юк, – диде.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: