Сельские нивы
+8 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
28 Июня , 09:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.27 бүлек. Аның тавышы калтырап чыккандай тоелды. Дилә карашын иренә күчерде. «Синме соң бу?» дигәндәй карап торды. Егерме ел яшәп, аннан мондый йомшак тавыш ишеткәне булмады. Рамис улының өстендәге юрганын ачып, аның кулын тартып чыгарды да Диләгә ут кебек янган улының кулын сузды.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Аның тавышы калтырап чыккандай тоелды. Дилә карашын иренә күчерде. «Синме соң бу?» дигәндәй карап торды. Егерме ел яшәп, аннан мондый йомшак тавыш ишеткәне булмады. Рамис улының өстендәге юрганын ачып, аның кулын тартып чыгарды да Диләгә ут кебек янган улының кулын сузды.
– Улым, ишетәсеңме, әниең кайтты!
Тик Рөстәм эндәшмәде. Рамиснең дә башы улы янына мендәргә иелде. Бала кайгысы хатын-кыз алдында күз яше күрсәтергә өйрәнмәгән ир асылының да башын идерде. Бәреп чыккан күз яше акрын гына мендәргә сең де. Дилә үз учында хәрәкәтсез яткан кулдан күзен алалмады. Бу яман төш кебек иде. Кычкырасы килә — кычкырып булмый, елыйсы килә – елап булмый. Биш-ун минут вакыт өчен бу чаклы тетрәнү бик күп түгелме, Ходаем? Диләнең кулы сизелер-сизелмәс калтырый башлады. Учына утлы күмер салдылар диярсең. Алдында иссез яткан улы, урталай бөкләнеп төшкән ире. Барысы да яман төш кебек. Дилә кинәт йокысыннан уянган кеше кебек сискәнеп китте дә улының өстендәге юрганны болгап атты. Тире дә сөяккә калган ябык озын улының гәүдәсен күздән кичерде дә калтыранып куйды. Кая киткән аның күкрәп торган таза гәүдәле баласы, бу ни бу? Дилә тиз генә аш бүлмәсенә чыгып, нидер эзли башлады. Рамис тә хатыны артыннан ияреп чыкты. Дилә табакка уксус белән су болгатып алды да чүпрәкне чылатып, улының коры сөяккә калган, уттай янган тəнен ышкый башлады. Ут янган тәннең акрынлап кызуы басылды.
Кичке якта Рөстәм бик авырлык белән күзләрен ачты. Каршысында утырган әтисен күргәч:
— Мин әнине төштә күрдем, бакчада йөри иде. Килеп маңгаема кулын куйды, миңа шундый рәхәт булып китте, – диде дә арып күзләрен йомды. — Син кайчан аны эзләргә барасың? — диде хәлсез генә тавыш белән.
Баш очында тыңлап торган Диләнең кашлары селкенде, күзенә яшь тулды, тик бер сүз дә чыгармады. Әйтерсең, ул телсез иде. Бу бер дә Диләгә хас хәл тү гел, ул бит һәрвакыт гөрелдәп кенә тора, үзенә генә хас матур сүзләре дә бар иде бугай. Ә ул эндәшми. Рамис хатынына күтәрелеп карады. Аның күзләрендә ялвару, «бер сүз генә эндәш инде» дияләр иде кебек. Дилә үз колакларына да, күзләренә дә ышанмады шикелле. Соңгы елларда ул алардан бер җылы суз ишетмәде, иренең мондый мескен күзләр белән караганын мәңге хәтерләми. Бу биш ел сукбайлыкта мондый хәлләрне аз күрмәде, әллә инде күңеле каттымы соң? Үзе эчтән генә уйлады: «Каргамадым да мин сезне мондый булсыннар дип, рәнҗедем, әйе, бик рәнҗедем, тик каргамадым». Нишләргә дә белмичә аптырап тора бирде. – Улым, әниең кайтты бит, кайтты! — диде әтисе.
Рөстәм дә бермәлгә тынсыз калгандай булды. Аннан көчкә телен әйләндереп:
– Кайда әни? – диде.
Рамис тагын торып урын бирде, Диләне тартып ди ярлек урындыкка утыртты. Рөстәм үз күзләренә ышанмыйчамы, әнисенә текәлеп берсузсез бик озак кына карап ятты да:
– Әни, — дип пышылдады.
Ябык яңак сөякләре буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Кулын селкетеп, әллә әнисенең кулына кагылмакчы булды, анысы тыңламыйча, тегеләй-болай болганды. Әнисе кулын бирергә ашыкмады. Әллә Рамискә генә шулай тоелдымы... Ул ишек катында аларны күзәтеп тора бирде.
– Әни, син кайда булдың болай озак? Мин сине көн дә көттем, уемда көн-төн чакырдым, кайтуыңны теләдем. – Ул пышылдап диярлек сөйләшә иде. Әнисе бер сүз дә эндәшмәгәч, тынып калды. – Әни, кичер мине, Минем яшисем килә. Аякка бассам, беркайчан рәнҗетмәм, ишек алдында боз да чаптырмам... Коткар, әнием!
Шулай да, болгана торгач, әнисенең кулын эзләп тапты. Xəленнән килгәнчә әнисенең кулын кысмакчы булды, тик кулы тыңламый, бармаклар йөрми иде. Диләнең моны алга таба да карап торырга көче җитмәде, урыныннан сикереп торды, кигәнен киде, кимәгәнен кулына элде дә өйдән бәрелә-сугыла чыгып та китте. Рамис "тукта" дип эндәшергә дә өлгермәде, ә ушына килеп йөгереп чыкканда, урамда беркем юк иде. Коега чапкандыр дип, шул таба торып йөгерде, тик анда да беркем күренмәде. Ул шушы бер көн эчендә булган хәлләрне күз алдынан үткәрде. Ни булды соң бу, төшме, өнме? Йокысыз арудан шулай күземә әллә ниләр күренәме? Ул үзенең яланөс урам уртасында торганын абайлап, калтыранып куйды. Диләнең авызыннан бер суз дә ишетмәде бит ул, күрәсең, үзе саташа. Рамис кире өйгә таба борылды. «Мин дә ычкынам бугай», – дигән уй килде. Үз уйларыннан үзе куркып та куйды. Өйгә керде, улы тыныч кына әллә йоклый, әллә иссез иде. Рамис бераз улына карап-карап торды да үз урынына барып ятты. Арумы, тетрәнүме аны да аяктан екты. Ул тирән йокыга талды.

Әйе, Дилә чыгып чапты, башка чыдап торыр хәле калмады. Аны йөрәгеннән ургылып чыккан әрнешү буа, телен әйләндереп сүз әйтә алмый. Тетрәнүе шулчаклы көчле иде, ул аны телсез итте. Тик ниндидер әйтеп аңлаткысыз әрнү йөрәкне талый, акылны томалый. Ул бу чаклы тетрәнүгә әзер түгел иде. Ник алып кайттылар соң аны монда, мәңге ачып кермәм дип чыгып киткән ишеккә? Ана йөрәгенең сиземләвеме, әллә улының әрнешеп аны чакыруымы? Күзен йомса, кулла рын сузып улы елый: «Әни, коткар, әни, кайт!» «Юк, кайтмыйм!» дип, ул да елап уяна. Нәрсәгә дә юрарга белми аптырап гаҗиз булды. Әллә эзли микән дигән аз гына өмет тә барлыкка килде. Юк, эзләмәс, ник кирәк соң мин аларга? Үткән биш сукбайлык аның күңелен катырды. Ниләр генә күрмәде дә ниләр генә кичермәде. Күп нәрсәләргә күз яшьсез карарга өйрәнде. Тик менә баласы гына ничәмә еллар никтер төшенә кереп, елатып уята. Никтер бәләкәй чагын гына күрә, әллә шуңа йөрәге өзелеп елап уяна. Әллә аның олы чагын исенә төшерәсе килмиме соң? Кечкенә чагында шундый иркә, ягымлы, искитмәле сөйкемле бала иде. Әнисенең муенына сарылып, битеннән гел чуп-чуп кенә тора иде, күкрәген дә әллә ике яшькә чаклы имде бит. Балаларның бала чагын сагынып искә ала. Күпме наз, киләчәккә өмет... хәзер нәрсә? – йөрәк әрнеткеч бушлык. Өметләр челпәрәмә килде. Вакыт узган саен аралар ерагайды, тик хатирә җепләре генә өзелмәде. Дилә төшендә тагын улының елау тавышын уянган иде бит. Бу нинди көн булды соң, Серый кайдан килеп чыкты? Ул аны хәтта танымыйча торды. Элекке белән чагыштырганда бу бөтенләй башка кеше иде. Бу ул белгән сакаллы сукбай түгел, юк, түгел. Йә Ходай. килеп кочаклап алгач... Юк, бу аның Серые түгел, бу кеше бөтенләй таныш түгел. Ә Рамис? Бу хәлендә, бу кыяфәтендә аңа күренергә...
Башта эчтән куырылып калды, иренә күренәсе дә, күрәсе дә килми иде. Гомер иткән йорты улы да бар да асты өскә килгән. Бу хәлгә калганнардыр дип ике ятып бер төшенә дә кермәде, ә күргәч, моны күтәрергә үзендә көч тапмады. Чыгып чабудан башка чара күрмәде. Күпме йөгергәндер– үзе дә белми, хәлсезләнеп туктады да тирә-ягына каранды. Аны хәзер караңгы төн дә, төнге шәһәр урамнары да куркытмый иде, ул күп нәрсәдән курыкмаска өйрәнде. Тик өйдәге күренеш, ул күренеш..Дилә башын күтәрде, күктә йолдызлар җемелди, тышта салкын. Нишләттең син безне, Ходаем, нишләттең, кайда моның чиге? Тирә - ягында шырпы кабыдай тезелгән биек - биек йортлар, аларның эче тулы меңләгән кеше, ә ул ялгыз. Кем килеп ярдәм кулы сузсын?
Күзләрен күккә баккan xaтын тавыш тынсыз гына сулкылдап елый...Ходаем, әйтче ничек күтәрим бу газапларны, курсәт, бәхеткә юл кайдан? Бу әрнүләрнең чигe бармы икән? Ни күктән, ни җирдән бер җавап юк.... Балам, ах, балам, ни кылыйм, ни белән ярдәм итим?..

Дилә, елап туйгач, бар үпкә- рәнҗүләрен онытып, килгән юлына кире борылды. Ишек бикләнмәгән иде, ахрысы, Рамис бикләргә оныткан, әллә тагын кайтар дип уйлады микән. Дилә акрын гына өстен салды да ире яткан бүлмәгә күз ташлады.Таң йокысы басканм, әллә чирле бала карау арытканмы? Рамис тә бала кебек караватның читенә генә йомарланып, каты йокыга талган. Дилә аның еллар салган сырларына, агара башлаган чигә чәчләренә, өстендәге бик яңа булмаган киемнәргә карап торды, «Кем уйлаган син да болай таушалырсын дип». Дилә акрын гына улы янына килеп утырды. Аның күзләре ачык иде. Әнисен күргәч, талпынып куйгандай
булды, иреннәрен кыймылдатты. – Әни, син мондамы, әллә төштә генәме?
Дилә тамагына утырган төерне йотып, эндәшә алмыйча катып утыра бирде.
– Төштә генә шул. Мин сине гел төшемдә күрәм, син мине гел иркәлисең, башымнан сыйпыйсың, миңа шундый рәхәт булып китә.
Дилә улына якынрак утырды да ут янган башына кулын салды.
– Мин монда, улым, мин монда, — диде көчкә тамакка килеп тыгылган төерен йотып.
– Әни, әби әйтә, әниең кичермәсә, үлә дә алмыйсын, шулай ятачаксың, ди, Минем бик тә яшисем килә, тик болай ятып бик арыдым. Әни, син кичер мине... Китим, Бакый бабай алырга килде, көтеп тора... Ул да әтине кичерүеңне сорый... Әни, — диде улы соңгы көчен җыеп, – кайт, әни, мин китәм, син кайт... Бабай шулай куша.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: