Сельские нивы
+5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
28 Июня , 07:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.26 бүлек. Ишек катында киң генә җилкәле, Рамистəн бераз гәүдәгә кайтышрак адәм басып тора иде. Өстенә ап-ак күлмәк, кап-кара пәлтә кигән, яше дә әле күп булса утыз утыз бишләр генә булыр. Бик чиста итеп кырынган йөзе, яшь булса да, кырыс тоелды. Рамис, Рөстәмнең берәр дустыдыр, хәл белергә кергәндер, дип уйлап, ишекне киереп ачты.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан
Ишек катында киң генә җилкәле, Рамистəн бераз гәүдәгә кайтышрак адәм басып тора иде. Өстенә ап-ак күлмәк, кап-кара пәлтә кигән, яше дә әле күп булса утыз утыз бишләр генә булыр. Бик чиста итеп кырынган йөзе, яшь булса да, кырыс тоелды. Рамис, Рөстәмнең берәр дустыдыр, хәл белергә кергәндер, дип уйлап, ишекне киереп ачты. Килгән кунак авызын ачып сүз башларга җыенмады. Ул бераз торгач, кыска итеп алдырылган дулкын чәчләрен артка сыйпап куйды да:
— Мин Диләне эзлим, – диде.
Рамис аптырап аңа карап торгач, башына «полициядәндер» дигән уй килде.
– Әйдә, аш бүлмәсенә узыгыз, – диде Рамис акрын гына.
Алар аш бүлмәсенә кереп утыргач та тынлыкны бозарга ашыкмадылар. Тышта иртәнге тынлыкны бозып, чүп машинасы килеп туктады, дөбер-шатыр бакларны сөйрәгән тавыш ишетелеп торды. Алар икесе дә, әйтерсең, шул чүп машинасы китеп, тынлык урнашканны көттеләр. Тышта «әле иртә, халык йоклыйдыр» дип тормадылар, машина тавышын басып, төяүчеләр белән урам себерүчеләр үзара кычкырыштылар, ниндидер шаян сүзләр әйтеп көлештеләр. Кемгәдер татлы йокы, ә аларның эш сәгате күптән башланган.
Кемдер кинәт каты итеп ишек шакыганга икесе дә сискәнеп киттеләр, бер-берсенә карашып алдылар. Рамис сикереп торып ишеккә килде. Ишек катында аларның ишек алдын җыештыручы Нина исемле хатын еш-еш тын алып басып тора.
– Рамис, Рамис абый, чүп машинасындагы шофер абый: «Элек монда эшләгән җыештыручы хатынны шәһәр свалкасында күрдем», — ди. Бар, киткәнче сорап кал. Бәлки чынлап та шулайдыр.
Рамис исенә килгәнче, иртәнге кунак сикереп торды да аны бер кырыйга этте, баскычтан аска таба бер күренеп калды, аның артыннан Рамис тә ташланды.
Алар урам буйлап аллы-артлы чүп машинасы артыннан чаптылар. Рамис үзе йөгерә, үзенең башында бер генә уй: хак булса гына ярар иде, улымның соңгы теләген үтәр идем... Алар кузгалып китәргә торган машинаның ишегенә бер вакытта диярлек килеп ябыштылар. Шофер куркып тормозга басты. Иртәнге кунак машинаның ишеген шар ачып:
— Кайда күрдең Диләне?– дип кычкырды.
— Кем соң ул, мин бернинди Диләне дә белмим, — диде шофер, ишегенә ябышып.
Тик яшь кеше елгыррак булып чыкты, бер үрелүдә шоферны сөйрәп тә төшерде.
— Исеңә төшер, абзый, менә бу йорттагы урам җыештыручы хатынны кайда, кайчан күрдең?
– Ә-ә, аны әйтәсезме, мин аның исемен каян белим? Үткән атнада рейс ясаганда шәһәр свалкасында күрдем. – «Син монда нишләп йөрисең?» дигән идем, борылды торып йөгерде. Анда ни, халык күп, кем генә юк.

Рамис тә түзмәде:
– Ялгышмыйсыңмы, шул идеме? – диде.
– Әллә... шул иде бугай, никтер торып качты бит, танытасы килмәде.
Иртәнге кунак Рамиснең беләгеннән эләктереп алды:
– Юлны беләсеңме? Белсәң, әйдә киттек, әнә минем машина.
Рамис фатирына торып йөгерде, өстенә киенеп чыкканда, ишек алдында бик яхшы машина тора иде. Иртәнге кунак ишеген ачты да: «Әйдә утыр», – диде.

Инде тышта яктырган, карлы яңгыр ява. Халык зонтикларына ышыкланып эшкә ашыга. Рамис шәһәр чүплеген ишетеп, ерактан күреп кенә белә, тик моның ни икәнен якыннан күргәне юк. Машина хуҗасы тешләрен кысып карашын алга төбәгән дә машинаны бар көченә куалый. Рамис аңа күз кырые белән генә караш ташлап алды. Рамистән дә болайрак дулкынлана кебек тоелды аңа.

Тау итеп өелгән шәһәр чүбе шаккатмалы иде. Баш очында карга көтүе кара болыт булып әйләнә. Җитмәсә, ул чүплеккә пропуск белән генә кертәләр булып чыкты. Капкада торучы кертергә җыенмый иде, ник килүләре белән кызыксынды. Кырыс йөзле машина хуҗасы кесәсеннән кызыл кенәгә чыгарып күрсәтте.
–Сез беләсезме монда кемнәр барын? Без бер хатынны эзлибез.
— Каян белеп бетерәсең аларны, менә хәзер чүп машиналары килә башлый, шунда эшкә чыгалар.
Күрәсең, капка сакчысы бу салкын яңгыр астында
эзләтергә җибәрмәсеннәр дип курыкты.
– Ярый, – диде иртәнге кунак. — Мин моннан аны тапмыйча китмим, – диде дә Рамискә борылды. — Син алайса Диләнең ире буласың, ә улың кая, ул нихәлдә?
– Улым бүген йә иртәгә үлем көтеп ята, тик ул әнисен көтә, хушлашасы килә. Башта ул аны кайтыр да аякка бастырыр дип көтте, хәзер инде хушлашып булса да китәсе килә... Сез вакытлы килдегез, табып кайтып өлгерсәк ярар иде.
– Ә сез аны үзегез эзләдегезме? – диде тишәрдәй итеп Рамискә карап.
– Эзләдем, инде бер ел эзлим. Коеда күргәннәр, мин бөтен коеларны инде әллә ничә кат йөреп чыктым.

Ирләр икесе дә авыр сулап куйдылар. Беренче чүп машинасы күренде. Алар да акрын гына аның артыннан кузгалдылар. Чүп машинасы киләсе җирне, кайда бушатасын алдан белеп торалар, күрәсең. Аны инде берничә кеше каршы алды. Машина йөкне бушата башлауга, кешеләр ниндидер тимер таяк белән тарата да башладылар. Өсләренә полиэтилен ябынган кешеләр бөтен чүплекне актарып, һәрнәрсәне аерып, капчыкларга, олы сумкаларга тутырып бетерделәр дә икенче машинага ташландылар. Чуп бушатучы каты итеп сүгенеп:
— Туктагыз, кая машина астына керәсез, хайваннар?! – дип кычкырды.
Аларның кем икәнен танырлык түгел иде. Иртәнге кунак кинәт машинаның сигналына басты. Барысы күтәрелеп карадылар, монда таныш кеше юк иде. Алла тагын бер күч халык кайнаша – иртәнге кунак машинасын шунда юнәлдерде. Бер читтә казынган кешенең юеш киеменнән пар күтәрелә, үзе кызу-кызу капчыгына буш шешәләр тутыра. Өемнең теге ягындагы ике кеше нидер бүлешә алмыйча, сугышып та киттеләр. Кызгану дигән нәрсә юк иде монда, кулларына нәрсә тапсалар. шуның белән ордылар. Берсе шешә белән кизәнгән иде дә, анысы ялгыш очып китеп, машина алдына килеп төште. Читтә берүзе казынган кеше теге шешәне күреп килеп алды да олы сумкасына салып куйды. Тик гауга моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Шешә аткан адәм очып төшеп теге зур сумкага ябышты. Тик теге бәләкәй кеше дә бирешергә теләмәде, кулындагы шешәсе белән тегенең башына китереп орды да сумкасын йолкып алды.
– Йә Ходай, нишлиләр болар? – диде Рамис аптырап. – Мин хатынның монда болай булып йөрүен күзалдына да китерә алмыйм... Бу этләрне күр, нинди олылар!
Чынлап та, кешеләр белән бергә, олы-олы этләр дә бер дә кешедән кимен куймый казыналар. Алар тапканын шундук ашыйлар, кешеләр дә кайбер нәрсәне авыз парына тыгалар, кайберсен сумкаларга салалар. Алар икенче күчкә киткәч, алардан калганны актарырга каргалар ташлана. Таптый торган трактор килгәнче, өем инде таралып-җәелеп беткән була. Монда да эшләгән кешегә эш җитәрлек иде. Шул ук шешәләрне, катыргыларны, чүпрәкләрне җыеп, шунда ук тапшырып, акча эшләргә була. Тик аермасы шунда: шәһәрдә бер сум торса, монда ун тиен тора. Үзләренең магазиннары да бар дияргә була. Шул ук чүплекнең бригадиры үзенең машинасында сабынын, порошогын, ипи-сөтен алып килеп сата, менә анысы инде шәһәрдән кыйммәтрәк иде. Шулай да зур шәһәр күзеннән яшерелгән сукбайлар шәһәрчәге, сукбайлар тормышы барын күпләр белми. Бу шәһәрчек тә, беркайда да язылмаган үз кагыйдәсе, үз законы белән, шәһәр салынганнан бирле яшәп килә. Зур шәһәр үскән кебек, чүплек тавы да зурая, сукбайлары да елдан-ел арта бара. Ачлык та, сугыш та юк, дөнья җитеш, дөнья матур, тик шулай да йортсыз этләр белән йортсыз кешеләр күбәйгәннән-күбәя бара. Башын машина руленә салып, урамда тарткалашкан кешеләрне күзәткән иртәнге кунак шулар турында уйлады. Әйе, күпме чиста-матур җирләр ята, ал да яшә шунда, юк, кеше дигәнең һаман шул чүплеккә җыела. Алар шушы этләр белән кич бер-берсенә сыенып, бер-берсен җылытып йоклыйлар. Кайда кеше – шунда этләр. Этләр, әйе, этләр, аларга да хужа кирәк. Ә кешегә ни кирәк? Зур шәһәрдә яшәгән кешеләр, зур проблемаларын чишә алмыйча, шунда киләләр, киләләр дә шунда үлгәнче калалар. Кемгәдер чүплек, кемгәдер каберлек. Зур шәһәр үзен ташлап киткән сукбайларына ачтан үләргә бирми, калдык-постыклар белән туйдырып яшәтә бирә.
Рамис күз кыры белән иртәнге кунакка карап-карап алды. Ул урамда сугышканнарны күзәтә кебек, юк, нәрсәдер уйлый. Бик тыныч күренсә дә, яңак сеякләре уйный.
Машина алдында якалашучылар аунап, сазга батып беттеләр. Иртәнге кунак:

– Диля, Диля! – дип кычкырып җибәрде дә тышка ташланды. Сугышучыларның олысын бер кул белән генә читкә болгап атты да җирдә сазга батып яткан кешене тартып торгызды. Бәләкәй кеше шундый пычрак иде, кем икәнен дә танырлык түгел. Рамис тә акрын гына машинадан төште. Ни дә булса аңларга тырышты.
Ә ул һаман иелә-иелә бәләкәй кешенең йөзенә карады, үзе һаман:
– Диля, Диля! – диде дә кысып кочаклап алды, мин таптым бит сине, таптым!
Ә теге бәләкәй кеше ничек басып каткан – шулай тора. Ул аның башындагы шапкасын сыпырып төшерде дә сазга буялган битләрен сертте, тагын-тагын маңгаеннан, күзләреннән үпте дә тагын кысып кочаклады. Әллә Рамиска генә шулай тоелды, әллә чынлап та ул адәм елый иде, әллә карлы яңгыр битеннән шулай ага иде...
– Моя маленькая Диля, – диде күзләрен йомып. –Это я — Серый, за тобой приехал, — диде.
Алар бер-берсеннән аерылып, тагын бер-берсенә карап тордылар. Рамис тә нидер аңлый башлады. Тик моңа ышанасы килмәде. Кем соң бу яшь кеше, полициядән түгелмени?
Ул якынрак килде, йөзен танырга тырышты. Ә теге һаман такылдый:
— Мин эзләдем сине, Диля, эзләдем. Мин инде өченче тапкыр киләм сине эзләп, таптым бит, таптым! — диде шатланып.
– Мин дә эзләдем, бер ел эзлим инде, – дигәнгә Дилә сискәнеп борылып карады, аның йөзе агарып тартылды.
Рамис хатынына беренче күргәндәй аптырап карады. Дилә дә әле берсенә, әле икенчесенә карады, аннан икесен ике якка этеп җибәрде дә торып йөгерде. Аяк астында талашып-сугышып җыйган шешәләр генә аунап ятып калды.
– Бар, куып тот!– дип кычкырды Серый, үзе машинасына кереп утырды.
Тик бер-бер артлы килгән чүп машиналары юлын бүлделәр. Рамис тә каршы килгән машиналар арасында буталып калып, Диләне күздән югалтты. Серый Рамис янына килеп туктады да: – Утыр, – диде.– Аларның яши торган җирләре булырга тиеш.
– Син минем хатынны каян беләсең? – диде Рамис көчкә тын алып.
— Анысы турында соңыннан. Башта табыйк.
Килә торгач, алар әллә нинди чуар нәрсә эленгән, такта-токта белән эшләнгән коробкалар арасына килеп чыктылар.
– Кайдадыр шушында булырга тиеш. Алар машинадан төштеләр дә рәт буйлап һәрбер ишекне, ишеге булмаганның чүпрәк япмасын ачып карап йөри башладылар. Серый чираттагы бер ишекне үзенә тартты, ишекне эчтән тартып торган кебек тоелды. Ул бауга гына уралган булып чыкты. Серый кесәсеннән пычак чыгарды да бауны кисеп төшерде. Ишек үзе үк ачылып китте, ул болай да көчкә генә бер элмәктә эленеп тора иде. Бу – бүлмә дисәң, бүлмә түгел, бер олы капны хәтерләтә. Ишек ачылуга, эчтәге кеше ялт итеп артына борылып басты да селкенми дә шулай тора бирде. Беренче булып Серый телгә килде.
– Диля, безгә бик тиз өйгә кайтып җитәргә кирәк, ишетәсеңме?
– Минем өем юк, – диде Дилә акрын гына.
– Рөстәм белән хушлашып кал, ул сине көтә... Аның сәгате санаулы, кайтыйк, Дилә, – диде Рамис ялварып.
Дилә кинәт аларга таба борылды.
— Ни булды аңа?
Кайткач күрерсең, ашыгыйк... Безнең башка улыбыз юк, – диде дә борылып басты. Авыр иде аңа бу сүзләрне әйтү.
Дилә карашын Серыйга күчерде, ул да «әйе» дигәнне аңлатып, баш селкеде. Дилә бик тиз җыенды. Ишеген йозакка бикләде дә машинага кереп утырды. Серый аны яхшы аңлады: ул монда кире кайтырга җыена.
Серый ишек төбенә кайтып туктады да машинадан төшеп, үзе Диләгә кул сузды.
– Мин сине калдырып китәм, тик мин бер атнадан әйләнеп киләм. Монда хәзер син кирәк, нык бул, бар да яхшы булачак. Бар, керә тор, – диде. Аннан Рамискә үзенең куен кесәсеннән алып визиткасын бирде. — Шалтырат, аннан сөйләшербез, анда кире җибәрмә. Әгәр дә син аның белән яшәргә теләсәң, мин ярдәм итәрмен.
Диләнең башында бер иске генә йон шапка, өстендә
кемнәндер калган иске тун. Шапка эченнән чәчләре килеп чыккан. Ул еш-еш тын ала, əйтерсең, кайдандыр чабып кайткан. Рамис ни әйтергә белмәде. Икесенең берсе авыз ачып сүз башламадылар. Рамис ишекне киереп ачып юл бирде. Дилә ашыкмый гына эчкә узды да аяк киемнәрен салды. Аннан берсүзсез аш бүлмәсенә үтеп, краннан су агызып, йотлыга-йотлыга су эчте. Рамис тə Дилә артыннан аш бүлмәсенә чыгып басты. Дилә башындагы шапкасын тун кесәсенә тыгып куйды. Рамис сискәнеп китте: Диләнең чәче ап-ак буй-буй булып төшкән, кайчандыр кара озын чәч иңбаштан гына калдырып кистерелгән дә резинкага җыеп куелган. Дилә бераз тын торгач, кабат иренә күтәрелеп карады. Аның карашында һәм үз-үзен тотышында нидер үзгәргән. Элек Дилә куркып, кыюсыз гына карый иде. Менә нәрсә юкка чыккан - курку киткәнме... Хәтта биш ел югалып йөреп кайтса да... Әлегә Рамис аңлый алмады. Дилә дә иренә аптырап карады: аңарда да нидер үзгәргән, элек булса, болай шым гына карап тормас иде. Аның йөзендә элеккеге һавалыгы кая киткән? Әйтерсең, ул да Дилә бе лән җир астында ач яткан... Ул бик нык таушалган һәм картайган.
Егерме ел бергә яшәгән, балалар табып үстергән ир белән хатын, бер-берсен беренче күргәндәй баштанаяк күздән кичереп, үткән биш елда булган үзгәрешне эзләделәр. Ни булган аларга — менә инде биш ел язмыш җилләре сыный бит аларны? Сабырлыкка, түземлеккә, чыдамлыкка....

Гел һавада очкан, үз-үзен генә яраткан Рамисне дә язмыш бөгеп-сыгып, лапылдатып җиргә китереп орган түгелме соң? Күп очтың, менә син дә чилән, дигән бугай. Шушы чиләнүләр аркылы гаиләнең кадерен, көчен аңларга өйрәтергә булдымы? Эх, язмыш, тагын ниләр әзерләдең икән аларга, бер-берсен тиң санамаган ярларга?
– Ярый кайтып өлгердең, — диде Рамис тонык кына тавыш белән. — Рөстәм авыр хәлдә, ул көн дә сине көтә...
Дилә кайтып кергәннән бирле авыз ачып бер сүз чыгармады. Олы кара күзләрдә борчу катыш курку барлыкка килде. Кинәт кузгалып олы бүлмәнең ишек катына килеп басты, тик эчкә үтәргә кыймыйча туктап калды. Йөрәге белән тойды: монда нидер булган. Бүлмәдә тынчу. Көн уртасы булса да, калын пәрдәләр ябык, тонык кына янган төнлек уты үзе бүлмәгә шом өсти. Дилә кинәт кире борылды. Аның ни уйлаганын сизеп, Рамис юлына аркылы төште. Иңнәреннән тотып селкетте.
– Дилә, кичер аны, аның сәгатьләре санаулы, — дип пышылдады.
Дилә карашын иренә күтәрде, алар бик озак бер-берсенә карашып тордылар кебек.
– Ул сине көтә, кичер баланы... Безнең башка улыбыз юк.
Рамис Диләне борды да акрын гына олы бүлмәгә, улы яткан урынга таба этте. Караватта озын булып яткан улын күргәч, тəне кыл кебек тартылганны Рамиснең куллары да тойды. Дилә ых та итмәде, ничек катса, шулай тора бирде. Рамис аны акрын гына урындыкка утыртты, үзе дә улының баш очына чүгәләде, акрын гына аның
башыннан сыйпап, кайгыртучан йомшак тавыш белән:
– Улым, әниең кайтты, ач күзеңне, ач, — диде.

Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: