Сельские нивы
+5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
27 Июня , 21:20

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.25 бүлек. Рамис тирән уйга калды. Әти, ах, әти, нишләргә, ник бу акыл дигәнең соңлап килә икән? Исән чакта әтисе белән бик еш кына утырып сөйләшә торганнар иде. Әтисе: «Улым, кеше хатыннары артыннан чабуыңны туктат, үз балаларыңны, үз хатыныңны кара», — ди иде. Ә ул аңа берсендә: «Әти, күрмисеңме, ни яратыр җире юк бит, ярата да, яши дә алмыйм», — дигәне хәтерендә.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан
Рамис тирән уйга калды. Әти, ах, әти, нишләргә, ник бу акыл дигәнең соңлап килә икән? Исән чакта әтисе белән бик еш кына утырып сөйләшә торганнар иде. Әтисе: «Улым, кеше хатыннары артыннан чабуыңны туктат, үз балаларыңны, үз хатыныңны кара», — ди иде. Ә ул аңа берсендә: «Әти, күрмисеңме, ни яратыр җире юк бит, ярата да, яши дә алмыйм», — дигәне хәтерендә. Шул чакта әтисе: «Улым, син яратмаганга шулай күзеңә ямьсез күренә, ул бит сөйкемле сөякле бала. Аннан, балам, Ходай белми кавыштырмый кешеләрне: бер шакшыга бер яхшы, дигәннәр. Син, улым, чибәр дә бит, тик башыңда җил уйный. Ул менә әллә ни чибәр дә түгел, әмма акыллы да, булган да, сабыр да. Син ник кешенең яхшы ягын күрә белмисен, безнең картлыкны да уйламыйсың? Синең ул чибәр хатыннарың безне картлыкта килеп карармы? Язмыш бер килеп сынар үзеңне, шунда аңларсың, Ходай юкка гына кавыштырмаган икән, диярсең». Рамис ул чакта әтисенең сүзләрен чираттагы нотык уку итеп кенә тыңлады. Шулай ук хаклы булды микәнни әтисе? Менә китереп куйды да инде Ходай сынавын... Әтисе, үләргә бер ел кала, Рамиснең өйгә кайтмый йөргәнен белгәч, бик каты гына тотып җилтерәтте.
— Кая, күрсәт үлеп яраткан кешеңне, кем ул, күрим, интектермә киленне. Кит тә тор.
Ул чакта Рамиснең мавыкканы алай китеп торырлык төпле хатын түгел иде. Аның белән нибары күңелле. Баласы да, проблемасы да юк. Әтисе өзгәләнеп:
– Әгәр өзелеп сөйгән кешең булса, мин аңлар идем. Син бит кәнтәй эт артыннан ияргән ата эт кебек, теләсә кем артыннан чабасың, – дип бик каты сүккән иде.
Үзен эт белән чагыштырган өчен үпкәләп тә йөрде. Чынлап та, Рамис күпләр белән мавыкты, тик китеп торырга, яңабаштан дөнья корырга җыенмый иде, чөнки шулай җайлы: килсәң — кадерле кунак, бернинди җаваплылык юк... Кычкырып әйтмәсә дә, алардан да гаеп тапты: йә ашлары Диләнеке кебек тәмле түгел, йә бәлеше, йә юылмаган савыт-сабасы... Күрәсең, ул аларны Дилә белән чагыштырган. Хатыны пешергән аш, ул юып-үтүкләп куйган чалбар-күлмәк - бар да ул теләгәнчә иде. Тик моны аңлар өчен менә шушындый югалтулар, сынаулар үтәргә кирәк булган, күрәсең. Әтисе моны каян белде икән?

Рамис кыш уртасына тиклем якын-тирәдәге барлык коеларга төшеп Диләне эзләде. Әллә ни вакыты да юк, бигрәк тә кыш айларында. Әле торба ярыла, әле туңып ката. Кайвакыт шул ярылган торбаларны алыштыра -алыштыра үзе дә лыч су булып кайта. Кайтуга кырык төрле эш кырылып ята. Ә ир-атка бит аңа кайтып керүенә җылы аш, чиста кием булса, тагын ни кирәк. Рамис ничек кенә өенә ямь бирергә тырышмасын, Дилә кебек булдыра алмады, өй эче төссез һәм шыксыз булып кала бирде. Элекке хәленә кайтарыр
өчен Дилә кирәк иде.
Ял көннәрендә өйдәге эшләрне бетерде дә сукбайлар йөрердәй җиргә ашыкты. Маннур да әллә кая югалды, ничәмә коега төште, күренмәде.
Җир астындагы сукбайларның күплеге бер аптыратса, аларның шул эт тормышына яраклашып, хайван рәвешендә яшәүләрен күреп, шаккатудан туктамады. Кешеләрне бу тормышка, мондый түбәнчелеккә ни китергән соң?.. Бу – ул белгән коеларның соңгысы иде. Коедан чыкты да бер кырыйга барып һава суларга утырды. Бу шәһәрдә ул хәзер барлык сукбайларны да белә иде шикелле. Бер карасаң, аларның йөзләре кап-кара, әллә пычрак, әллә эчеп янып беткәннәр. Һәрхәлдә, барысы бер төсле. Тапмады Рамис хатынын, улының үтенечен үти алмаса... Әтисенекен дә үтәмәде... Авыр иде аңа, иңе дә күтәрә алмас кебек. Нишләмәк кирәк, тешеңне
кысып түзәргә дә башыңны аска иеп, шул шыксыз өйгә кайтырга гына кала.
Өенә кайтып ашарга әзерләргә тотынды, әнисе дә янына чыгып утырды. Аш бүлмәсендә һәрвакыт радио сөйләп тора, җырлап та җибәрә. Әнисе радио янына килеп утырды да радионың тавышын ачып җибәрде. Рамис җырларны тыңларга яратса да, көен генә тыңлый иде, сүзләренә әллә ни әһәмият биргәне дә булмады. Бу җырны инде күпме тапкырлар ишеткәне бар, никтер бүген генә сүзләренә игътибар итте.

Кил син, кил син, үзең кил,
Яратам — шуны бел.
Кил син, кил син, үзең кил,
Әле дә соң түгел.

– Ничек өзгәләнеп җырлый! Бер китсә, килми шул инде. Үзем китәр идем дә, әтиең чакырмый шул, — дип куйды әнисе. Рамис бәрәңге әрчеп торган җирдән туктап калды дә әнисенә борылып карады. Акылына ачыклык килгән чак иде бу. — Килен кайда йөри икән, синең бер дә ашарга әзерләгәнеңне күргәнем юк ла.

Әйе, сөенеч күп булмый шул. Рамис мондый кинәт үзгәрешләргә күнеккән инде. Аның авыз эченннән теге ишеткән җыр китмәде: «Кил син, кил син» дип авыз эченнән мыгырданды. Эшеннән туктап, җырга кабат-кабат колак салды. Чынлап та, Әлфис Кыямов та, әйтерсең, якынын югалткан - моңы белән йөрәк түрен актарып алды. Күзенә яшь тулганны Рамис үзе дә сизми калды. Ә ул җырлавын белде:

Менә тагын язлар кил...

Әллә җыр шундый көчле, әллә Рамиснең йөрәк ярасы зур. Юк, Диләне яратып та, сагынып та түгел, алда көткән ялгызлык, улының да, әнисенең дә көннән-көн начараюы һәм шулар алдында үзенең көчсезлеге.. Кемне чакырсын да кем килсен аңа ярдәмгә? Ә Дилә... Дилә
барысына да кирәк, улына да әнисенә дә.. Һәм, күрәсен, үзенә дә...

Юды, ашатты, юды. Көн дә күнегелгән бер эш бит. Кулы эшләде, тик күңеленә кереп утырган теге җыр тел очында «Кил син, кил син» дип әйләнде дә әйләнде. Бүген күпме җир йөрде, күпме эш эшләде, бик арыды, тик күзенә йокы кермәде. Аптырагач, мендәр астыннан Диләнең көндәлек дәфтәрен тартып чыгарды. Беренче ачылган биткә күз салды.

«Мәхәббәт-мәхәббәт диләр, нәрсә соң ул? – Газаптан башка берни дә түгел. Мин кайчандыр Миргаянның мәхәббәтеннән көлгән кебек, Рамис тә минем мәхәббәттән көлеп, төкереп чыга да китә. Хәзер инде аңа кирәкмәгәч, ул мәхәббәтне балаларга багышладым. Рамис балалар алдында мине кыйнаганнан соң балаларның миңа карашы үзгәрде, тыңламыйлар. Әтиләре кебек, өстән генә әмер бирә башладылар. Кем уйлаган балалар шулай үзгәрер дип... Болай барса, мин аларны үзем генә җиңә алмам. Улым хәзердән үк: «Әтигә әләкләшмә, әләкләсәң, яхшылык көтмә», дип яный. Әтисе сүзләрен кабатлый, әтисе кебек кул күтәрмәс димә».
Рамис дәфтәрне япты да: «Шул булды микәнни бәланең башы?» дип авыр сулап куйды. Әйе, булды шул андый хәлләр. Әтисе бик каты шелтәләде. Ул беркайчан да әтисенә каршы эндәшмәде, кайтты да Диләне бәргәләп атты. Ни хакынамы? — Башка хатыннар белән иркенләп йөрергә комачаулаган өчен. Әйе, ул аның яшьлеге белән дә исәпләшмәде, күзләрендә мөлдерәп торган мәхәббәтне дә кабул итә белмәде. Рамис үткәннәргә әйләнеп караса, үзе дә аңлый: хатасы да, гөнаһы да җитәрлек. Ник шул чаклы шашынды икән? Үткәннәргә әйләнеп кайтасы, чутсыз сөяркәләрне инде искә дә аласы килми. Никтер үз-үзенә ачуы килде. Бар да күз алдында. Гади генә шаярулар кебек иде дә... Әгәр дә улы белән шул хәл килеп чыкмаса, Дилә югалмаса, әйләнеп кайтыр идеме икән гаиләсенә? Үз тормышына әйләнеп карый да башын стенага орырдай була. Барысы да үз куллары белән җимерелгән.
Рамис дәфтәрнең тагын бер битен ачты.
«Бүген тагын матур итеп киенеп, горур басып, безгә
өстән аска карап чыгып киттең. Без шым гына өчебез өч бүлмәгә кереп бикләндек. Син барасы читләр нинди биеклектә икән? - Үзеңнекеләрне шулчаклы кимсетергә... Син мине генә түгел, мин тапкан балаларны да яратмадың. Кайвакыт, тизрәк бу гомер үтсен иде дә тизрәк картайсаң иде, дип уйлыйм. Ул чагында бәлки син безнеке генә булыр идең. Шуны да беләм, син бит бөтенләйгә китмисең, чиста кием кияргә өйгә кайтасың. Мин җүләр, помадага буялган күлмәк якаларын елый-елый күз яшьләрендә юам да, тагын сине көтәм. Мәхәббәт колымы соң мин?
..Эх, Дилә, Дилә... Бәлки шул чакта талашасың, юлга аркылы төшеп туктатасың калгандыр... Укыган бер кәгазь бите үткәннәргә алып кайтты. Бар да аңлашыла, бар да гади кебек, тик хаталарның төзәтеп булмастае да була икән шул. Аек акыл белән уйласан, оят һәм гарьлек. Дилә ничек чыдады икән моңа?

Pамис ашыга-ашыга төшке ашка өенә кайтты. Ишек алдында торган бик яхшы машинадан бер кеше чыгып каршысына баскач, игътибар итмичә узмакчы иде дә, теге кеше беләгеннән тотып туктатты.
– Әллә танымыйсың?
Рамис текәлеп карагач таныды, тик бер дә сөенмәде.
— Миргаян? Да-а, сине танырлык та түгел!
Ул теге ябык малай түгел шул инде, түгәрәк кенә корсаклы, ялтыр шома яңаклы, дәрәҗәле олы ир уртасы. Аларның бик күп еллар күрешкәне юк иде шул. Ул арада машинадан апасы да килеп чыкты.
— Исәнме, улым, менә хәлләрегезне белергә килдек әле, апамны да күреп китим дим.
Рамис эндәшмәде, туганнары булса да, бер дә кеше күрәсе килеп тормый иде шул. Бигрәк тә Миргаянны. Рамис кунакларны өйгә чакырырга ашыкмады. Бер дә өйдәге хәсрәтне ачып саласы килмәде. Чакырмаса да яхшы түгел, кертмәсәң, әллә ни уйлаулары бар, кертсәң, анда – бикле бүлмәдә утырган әнисе...
– Әллә өйгә дә кертәсең килми инде, улым? Мин апаны булса да күреп китим. Теге фатирга кергән идек, анда да ишек ачучы юк, әниең мондадыр бит?
Рамис берсузсез алга атлады. Фатирның ишеген ачуга, эчке булмәдән әнисенең моңланып шул бер үк җырны җырлавы ишетелде. Ишек төбендә барысы да шым гына тыңлап тордылар. Рамис килеп әнисе бүлмәсенең ишеген ачты.
– Әни, әйдә чәй эчәбез, бездә кунаклар бар. Тик әнисе җырлавын белде, җырны җырлап бетермичә туктамады. Аннан әйтеп куйды:
– Улым, ник бүлдерәсең? Әтиең кайтты менә, җырлашып утырабыз бит. Кая, киленгә әйт, чәй алып керсен.
Рамис берсүзсез генә ишек катына сөялде дә тешләрен кысып әнисен күзәтте. Үзалдына кунаклар сыйлап утыра бит, әтисе дә янында, күрәсең. Рамиснең күзенә яшь төелде. Кунакларга күрсәтмәс өчен ваннага кереп
китте. Әнисе бертуган сеңлесен дә танымады бугай.
– Кара инде Бакыйны, бигрәкләр дә матур җырлый! Сез нишләп соңлап йөрисез?
Бүлмә уртасында басып торган Миргаянның аптыраяшы йөзенә чыккан иде. Рамис беркем белән дә сөйләшмәде. Кичтән пешергән ашын җылытып алды да улы янына барып утырды. Миргаян аның янына килеп баскач, йөзе
тартышып куйды. Ул бер Рамиска, бер урында яткан улына карап-карап торды да урамга ук чыгып китте. Улын ашатып утырган Рамис янына апасы да чыкты, әнисе дә аңа иярде. Оныгын күрдеме, һәрвакыт бер сүз:
– Әйттемме анаңа кул күтәрмә дип, әйттемме кулың корыр дип? Менә ятасың хәзер кашык та тота алмыйча.
Рөстәм кычкырып җибәрде,
– Әти, алып кит моннан, ник үрти ул мине?!
Рамис тешләрен ныграк кысты, кеше алдында икесенә дә кычкырмаска тырышты. Тиз-тиз әнисенә ашарга бүлде дә апасын янына утыртып куйды. Әнисе:
— Юк-юк, ашамыйм, әле генә кунак булдык, һич кабар җирем юк, – дип, чәшкене этеп куйды.
Туган апасы да аптырашта, ни әйтергә белмичә телен йоткандай утыра. Әни, аша зинһар өчен, син бит ачка үләсең, аша дим.
Рамис белә: болай барса, әнисе ачтан үлә. Хурлыгы ни тора, ачтан үтергән диячәкләр.
Апасы ни әйтергә белмичә, бер Рамискә, бер туганына карады, аның күзләре тулы яшь иде.
— Ни белән ярдәм итим, балам? — диде елый язып.
– Бәлки авылга алып кайтып караргадыр?
— Юк, апа, ул моннан беркая да китми. Шул өйрәнгән урынында гына утырсын. Мөмкин булса, юындырып кына китегез, мин эшкә соңга калам, - дип чыгып китте.
Ишек алдында эскәмиядә утырган Миргаян яныннан тиз генә үтеп китмәкче иде дә, яхшысынмады. Миргаян да аңа күтәрелеп карады да акрын гына урыныннан торды.
– Моны ничек аңларга, ни булды сезгә? — диде.
Аның гаҗизлеге чыраена чыккан иде. Миргаян икетуган булса да, Рамиснең аның алдында ачыласы килмәде. Никтер алар арасында Дилә тора. Дилә Миргаянга чыкса, тормышы бөтенләй башка буласы иде дә... Рамис Миргаянның беренче мәхәббәтенә бәхетнең олысын түгел, кечесен дә бирә алмады. Күралмый иде ул туганын. Кайчандыр кылынган хатада аның да өлеше бар иде шикелле. Кирәкмәгәндә китереп тоттырды, хәзер кирәк тә, тик каян табарга? Юк, әйтмәячәк ул аңа Диләнең исәнлеген. Кайда гына булса да, үзе эзләп табачак. Күреп тора бит ни әйтергә теләгәнен... Кирелекме, горурлыкмы, ничек кенә булмасын, үз гаиләсенең эшенә беркемне дә тыкшындырасы килмәде. Миргаянның сораулы карашына:
– Мин үзем, ничек тə... – диде дә эшенә ашыкты. – Әйе, үзем, – диде үзалдына сөйләнеп.
.Алар килеп җәлләгәннән бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Улын аякка бастырып, әнисенең акылын кайтарып булмаячак. Боларның барысында да үзе гаепле. Моны ул үз-үзенә беренче тапкыр таныды. Күнекте кебек инде бу хәсрәткә дә, дөнья мәшәкатьләренә дә, моның беркайчан да бетəсе юк кебек. Хәзер Диләгә дә ачуы бетеп бара кебек. Ничек кенә булса да, улының соңгы теләген үтәргә,
Диләне табарга кирәк.
Әнисен юындырып, туганнары кичен кайтырга җыенды. Китәр алдыннан Миргаян Рамискә кул бирде.
– Мин нәрсә белән ярдәм итә алам?
– Син бер ярдәм иттең инде, рәхмәт.
— Рамис абый, мин үз-үземне җиңә алдым бит. Мин хатыным, балаларым белән бәхетле, бәлки сиңа да үз үзеңне җиңәргә кирәктер? Миңа алма кебек балалар табып биргән хатын гына җир йөзендә иң изге зат. Син дә шуны аңлап, бәхетле булсагыз иде. Ир кеше үзе корган гаиләсе белән генә көчле... Мин бу тормышны шулай аңлыйм.

Рамис иртәгә тагын базар тирәсен әйләнеп кайтырга дигән уй белән йокларга ятты. Иртәгәсен бара алмады, подвалда кайнар су торбасы шартлап, төнгә чаклы шуның белән маташтылар. Алар эшне бетереп чыкканда, тышта караңгы төшкән иде. Өйгә кереп юеш өс киемнәрен салып ташлады. Өйдә әллә ниткән тынлыкка сагаеп калды. Улы яткан бүлмәнең утын яндырды. Йоклый кебек. Тик кичкесен ашатырга, астын да чистартырга кирәк иде.
– Улым, йоклама, хәзер кичкелекне ашатам, – дип, аш бүлмәсенә кереп китте. Тик улы җавап бирмәгәч, янына кереп басты да бераз карап торды. Аннан анын өстен ачып җибәрде. Улы көчкә күзләрен ачты да тагын йомды. Рамис нидер сизенеп тәненә кагылды - ут кебек яна.
— Ни булды, улым, ни булды?
Улы эндәшмәгәч, тиз генә ашыгыч ярдәм чакыртты. Ярты сәгатьтән ашыгыч ярдәм машинасы килде. Табиблар кереп карагач:
— Моны алып китеп йөрүдән файда юк, – дип, тән кызуын төшерделәр дә киттеләр.
Иртәгәсен участковый килде.
— Бернигә дә өметләндерә алмыйм, яшәсә, бер атна яшәр, шушы даруларны биреп тор, – дип китте.
Шулай да улына җиңеллек килде. Күзләрен ачып сөйләшә башлады.
– Әни килмичә үлмим, ул килгәч, тереләм әле мин, әби шулай диде.
Рамис эшкә чыкмады, улының күз алдыннан югалырга курыкты. Төн дә, көн дә бер иде.
Иртән таң белән ишектә звонок булды. Рамис урындыкта йоклап утырган җирдән сискәнеп уянып китте.
Сәгатькә карап алды да:
– Әйттем бит, эшкә чыга алмыйм, — дип сөйләнә-сөйләнә барып ишекне ачты.
 
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: