Сельские нивы
+8 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
27 Июня , 18:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.24 бүлек. — Маннур, Маннур, – диде сөенеп, – сине ничә көн эзлим бит, ярдәм итсәң, син генә ярдәм итә аласың. Кайдан эзлим?Маннур берсузсез генә почмакка барып утырды да тәмәкесен кабызды, куллары калтырый иде.— Мин аны былтыр күрмәдем, белмим, бәлки иске шәһәр тирәсеннән эзләргәдер.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан
— Маннур, Маннур, – диде сөенеп, – сине ничә көн эзлим бит, ярдәм итсәң, син генә ярдәм итә аласың. Кайдан эзлим?
Маннур берсузсез генә почмакка барып утырды да тәмәкесен кабызды, куллары калтырый иде.
— Мин аны былтыр күрмәдем, белмим, бәлки иске шәһәр тирәсеннән эзләргәдер. Исән булса, – диде никтер. – Мондый сукбай тормышында төрле хәлләр була.
Аннан баштанаяк Рамискә карап алды да башын чайкап куйды. Рамис ни әйтергә теләгәнен аңлады.
— Мин түгел, малайның эше. Мин бит башка хатын белән яши идем. Улым хәзер менә урын өстендә ята. Үзен дә кыйнап, гарип иттеләр.
– Ана каргышы, – диде Маннур тәмәкесен тирән итеп суырып.
– Шулайдыр, ул һәркөн әнине тап дип үзәккә үтә. Ул кайтыр да аякка бастырыр дип өметләнә. Чынлап әйтәм, минем башыма да килмәде аның анда китәренә. Ярдәм ит табарга. Юксаң, мин үзем дә акылдан язам.
– Икенче хатының кая соң? — диде тәмәке төтене аркылы еракка карап.
— Без үз балаларыбыз белән үз хатыннарыбызга гы на кирәк икән шул.
Маннур бераз Рамискә карап торды.
— Ахрысы, синең дә җелегеңә үткән бу тормыш ачысы. Ярар, мин сораштырырмын....
Маннур суган төялгән зур йөк машинасы янына китте. Рамис тә эшенә ашыкты. Көн буе фатиры белән подвал арасында чабулады. Әле берсенең краны акты, әле унитазы тыгылды, әле торбасы шартлады. Шул ук вакытта урамны да күзәтергә онытмады. Үч иткәндәй, элек ишек алдында йөргән сукбайлар да күренми башлады. Көн туса, ишек алдыннан үткән-сүткән халык арасыннан сукбайлар күзли, бәлки Дилә дә шуннан үтеп йөридер, танымыйгынадыр. Лыштыр-лыштыр атлап барган бер кешене күреп калды да сөенә-сөенә артыннан ташланды. Тик теге сакау булып чыкты, аңлаша алмадылар. Көн туса, күзен ачу белән нидер үзгәрер кебек. Кеше дигәнең гел болай яшәргә тиеш түгел дә соң. Пычрак булса да, ярый эле эше булды. Көннәр дә тизрәк үтә, эш белән мавыгып, баш асылындырып кайгырып утырырга вакыты да юк. Улын юындырганда:
– Түз, улым, түз, озакламый әниең дә табылыр. Менә күр дә тор, бервакыт кайтып керер дә күгәрчен кебек гөрелдәргә тотыныр, әй өйгә тәмле аш исләре таралыр, – дип әллә улына көч бирергә теләде, әллә үзенә. Ничек кенә булмасын, бу көнне ул хәзер улына карый да ныграк көтә иде бугай.
– Кайчан, әти? Ул кайтса, син аңа ачуланмассыңмы? – Улы сораулы карашын әтисенә текәде. Рамис үзе дә белми иде кайтып керә калса ничек каршыласын. Әтисе эндәшмәгәч, улы тагын: – Әти, син әнигә ачуланмассыңмы? – диде.
— Кайтсамы, улым, кайтса, күз күрер, әлегә үзем дә белмим.
– Әти, ачуланма, мин гаепле, мин бит көннәр буе аны уйлыйм. Ул кайтып керсә, мин торып китәрмен кебек. Без бала чактагы кебек өстәл янына утырып ашар идек. Син хәтерлисеңме, әнинең бәлеше шундый тәмле була иде бит! Ул кайтса, син тагын теге хатын янына китәрсеңме безне калдырып, китәрсеңме?
Шул Неллины исенә төшергәнгә улына ачуы килде, Рамиснең тамак төбенә төep тыгылды.
– Дәшмисең, димәк, китәсең. — Аның тавышында үпкә тоелды.
– Юкны сөйләп ятма әле, кая китим ди, әниең бит сине болай күтәреп юындыра алмый. – Әтисе улын рәтләп салды да янына урындыкка утырды, юрганын рәтләп куйды.
– Әти, мин сине элек күралмый, теге хатынның малаеннан шундый көнли идем. Берсендә мин аңа темный ясадым. Тик әллә кайдан кешеләр килеп чыгып комачауладылар, мин качып котылдым. Юксаң, типкәләп үтерә идем. – Рөстәм бераз уйланып түшәмгә карап ятты.– Мин хәзер сиңа шундый кунектем, әни кайтып, син китсәң... мин белмим, мин сине дә бик сагынырмын...
– Китмим, улым, беркая да китмим. – Әти кеше хәзер улыннан кайдадыр читтә яшәүне күзалдына да китерә алмый. Үткәнгә әйләнеп караса, нидер йөрәкне талый, үз-үзенә ачуы килә.
Көн аша диярлек Рамис Маннур янына базарга барып йөрде. Беркөнне Маннур түзмәде:
– Карама миңа шулчаклы өметле күз белән, сорашам бит, күргән берәүдән сорыйм. Билгеле булса, үзем килермен.
— Ачуланма, Маннур, малайның хәле көннән-көн начарлана, көн дә сорый бит.
— Аягында йөргәндә уйларга иде, урынга калмаса, бер дә эзләмәс иде әле.
Рамис бераз эндәшми җиргә карап торды. Бу сүзләр аңа да кагыла иде.
– Син моннан китсәң, сине кайдан эзләргә соң?
– Сукбайлар иленнән, ә аларның иле җир астында, — диде дә борылып китеп барды.
Күрәсең, бүген Маннурның да кәефе юк иде. Рамис бераз уйланып торды да кайтып китте. Әнисе дә никтер соңгы араларда гел ятып кына тора, әллә теrе дарулары шулай исәңгерәтә инде. Яз-көз аларның чирләре көчәя, шуңа елына ике тапкыр больницага салырга дигәннәр иде. Салырга кирәк, анда ятып чыкканнан соң бераз әйбәтләнеп киткән кебек тә, больницага аласылары килми шул. «Картларда була торган хәл, дәвалана торган чир үгел, карт инде», диләр. Әле алай карт та түгел юкса. Әнисенең бер дә хәтере юк шул инде. Бер нәрсәне кабат-кабат сөйләп ялкытып бетерә. Әнисе бик бетеренде, кайчан ашаганын да хәтерләми, ашата башласа, мин ашадым, ди. Менә шунысы гаҗәп: әтисен беркайчан да онытмый бит, Диләне дә көн дә искә төшереп, сорап кына тора. Рамис кичен үзе өйдә чакта ишекләрне ачып ташлый: йөрсен иркенләп, алайса, көн буе бер бүлмә дә бикләнеп утыра бит. Кайчак оныгын танымый, ə таныса, әнисен рәнҗеткәнен исенә төшерми калмый. Икесе дә елашып туктыйлар. Рамис кызын исенә төшермәскә тырыша, шаккатмалы — кайда үсте соң ул бала, ник шулчаклы каты бәгырьле? Шул кыска гына вакыт эчендә Неллиның йогынтысы көчле булдымы? Аңа да бит байлык та матурлык кына кирәк... Елына бер килә дә, борынын җыерып, биш минут тормый чыгып китә. Дөресен әйткәндә, аптырап туйды инде Рамис. Кемгә кирәк мондый хатын? Хәер, чибәрлеге бар, берәр җүләре чибәрлегенә кызыгып торса инде... Үз балаңнан да гайрәтең чигәр икән. Нинди авыр чакта да килеп ярдәм итмәде. Әбисенең фатир ачкычын алып китте дә үзалдына яшәп ята. Әйе, Рамис кызының кыланышларында үзен дә күрә. Тик моны аңлар өчен тормышның төбенә үзеңә төшеп карарга кирәк икән шул. Кызын Рамис бик тә яратты, андагы чибәрлекне, тәкәбберлекне күрде һәм аның кызы шундый булырга тиеш, ир-егетләр аның аяк астында тузан булыр дип уйлады. Ә менә хәзер ир-ат күзлегеннән карап та аңлый: үзе мондый хатын белән яшәргә теләмәс иде.
Соңгы тапкыр ул аны берничә ай ерактан гына урам да күреп калды. Янында олы яшьләрдәге бер ир-ат заты белән чытлыклана иде, аннан яхшы машинага утырып китте. Ул шулчаклы гарьләнде, белә бит моның ни икәнен, үзе дә гөнаһсыз түгел, яшь кызлар белән ул да әз шаярмады. Эх, тормыш, гөнаһ кылганда кем уйласын үзеңә әйләнеп кайтасын.
– Кара әле, Гамил, бу бомжлар кайда кыш чыга икән соң, суыкларда кайда җылына?
Бу сөйләшүне юкка гына кузгатмады Рамис, Гамилнең белмәгәне юк бит.
— Кайда дип, элек менә монда төшәләр иде, подваллар бикләнми иде бит. Менә шушы торбаларда йоклыйлар иде, җәен инде теләсә кая таралып бетәләр. Элек бит подъезд ишекләре дә бикләнми иде, шунда баскыч астында куналар иде. Хәзер әнә тегендә тирән коелар, теплотрассалар үтә, шунда төшәләр. Әле бер көнне базарга барганда шәһәр читендә коелардан чыгалар иде. Алла сакласын инде, малай, кап-кара пычраклар, сасылар, яннарыннан үтмәле түгел. Көчкә кыймылдыйлар, үзләре бер-берсенә ярдәмләшкән булалар. Син әйт, ирләр-ирләр инде ул, анда бит хатын-кызлар да бар. Эчкелек инде, дустым, эчкелек. Шуларны күргәч, аласы сырамны да алмыйча кайтып киттем. Мин әйтәм, хатынның сабырлыгы бетсә, йә мин дә шунда кушылып китәрмен.
– Кайда ул кое? — Рамис ни кирәген сиздермәскә тырышты.
– Сиңа ник кирәк ул, син дә анда төшәргә җыенмыйсыңдыр бит? Алла сакласын инде, брат, ул көнгә калырга язмасын. Элек КАМАЗ төзелешенә килгән, шул шәһәрне төзегән безнең егетләр дә хәзер шулар арасын да күренгәли. Менә бит дөнья ничек борылды: шушы шәһәрне гөрләшеп төзедек, кичләрен гөрләшеп пятачокларга чыктык, нинди кызлар-егетләр идек. Ә хәзер шулар карт бабай кыяфәтендә бомж булып йөриләр. Кая аларның түбәләре, гаиләләре? Кызганам шуларны, әллә яшь чакта белгәнгә. Юксаң, мин аларның исемнәрен дә, кем икәннәрен дә белмим. Тик күреп кенә беләм, яшь чакта алар да шушы шәһәрдә яшәделәр, эшләделәр. – Гамил авыр сулады, аннан, бераз уйланып тын гына торгач, тагын әйтеп куйды. – Билдән саз ерып шундый шәһәр төзеде бит безнең яшьтәшләр, ә хәзер... Ни галәмәт, йортсыз, беркемгә кирәк түгелләр. Кем гаепле? Беләсеңме, минеи малай миңа нәрсә дип беркөнне? Янәсе, сез нәрсә эшләдегез, бөтен эшләгән эшегез дөрес булмаган... «Бүтэн илләр белән чагыштырганда, артта өстерəлеп барабыз, отсталая страна», – ди миңа. Ә бу шәһәр – бу бит без төзегән шәһәр, без чыгарган «КамАЗ»лар. Без яшь чакта ниди генә төзелешләр юк иде! Исеңә генә төшер: Мәскәүдәге олимпиада төзелеше, БАМга күпме яшьләр китте. Ул безнең заводларның зурлыгын кара, ə алар нәрсә эшләп күрсәткән әле? Алып-сатудан башка берни дә белмиләр.
Бүген моның да улы авырткан җиренә кагылган, ахрысы. Гамил кызып-кызып нидер сөйләде, тик Рамиснең үз кайгысы кайгы иде. – Ярый, безнен бугенгә эш бетте бит инде, кайтыйк, - диде.
Тик үзе, өстен дә алыштырып тормыйча, тимер капкачлы коeлaрны эзләп китте. Башта күзәтергә генә булды: чынлап та монда килеп төшүче булыр микәнни? Күрәсең, монда яктыда күренеп йөрмиләр. Караңгы төшүгә чынлап та тиз-тиз генә берничә кеше килде дә төшеп тә югалды. Яңалары килгәнне көтте, бәлки төшеп тә йөрисе булмас... Бәлки берәрсеннән сораргагынадыр? Тик башка килүче күренмәде. Бераз бер урында таптанды да кайтып китте. Ялгыз гына төшәргә курыктымы, «фонарик алып килергә кирәк», дип уйлады. Икенче көнне иртәнге караңгыдан шунда килеп басты. Чынлап та, берән-сәрән чыга башладылар. Алар белән бер хатын-кыз да килеп чыкты. Рамиснең йөрәге чабыш атыдай тибәргә тотынды, никтер бу Дилә булырга тиеш кебек иде. Алар якынрак килгәнне көтте дә:
– Дилә, — диде бик кычкырмаска тырышып. Тегеләр туктарга уйламадылар. Рамис йөгереп барып теге хатынның беләгеннән тотып алды да үзена әйләндерде, Тик бу ул түгел иде. Борынына ачы булып кичә эчелгән нәрсәнеңдер исе килеп бәрелде. Ул хатын тонык күзләре белән аңа карап торды да:
– Че надо? – диде тонык тавыш белән. Ул арада теге ирләр дә борылып килделәр. Рамис аларга үзенең хәлен аңлатырга тырышты.
– Минем хатын югалды, менә шундый бәләкәй, ябык кына. Күрмәдегезме?
– Юк, күрмәдек, диделәр дә лыштыр-лыштыр үз юллары белән китеп бардылар.

" Юк , барыбер табам", дип, дөбер-шатыр капкачны тартып ачты, анысы шундый авыр иде. «Бу ачлар ничек күтәрәдер моны?» дип уйлый-уйлый акрын гына аска төште. Ярый әле фонарик алган, тирә-ягын яктырта яктырта озын торба буйлап китте. Монда эссе, хәтта тынчу. Җирдә аунап йоклап яткан кешеләрнең һәрберсенең чыраен күрергә тырышты. Ни генә юк иде монда, әйтерсең, бөтен шәһәрнең ташландык әйберсе шушында ташылган. Кырынмаган, сакал баскан ирләр, чәчләре тузгыган хатыннар. Кайберсе селкенеп утыра, ахрысы, башы авырта, моннан чыгарлык хәле юк. Торба бик озын булып чыкты. Күпме вакыт үткәндер, әйләнеп чыкканчы шыбыр тиргә батты.
Җир өстенә чыкты да күкрәк тутырып сулыш алды. Пычранып чыккандай, өсләрен кагып, тирә-ягына әйләнеп карады. Тышта яктырган, халык эшкә ашыга, тукталышка чаба. Аңа да бит, соңга да калды инде. Ярый, иртәгә икенчесенә төшәр. Башта куркыткан иде монда төшәргә, хәзер юл салынды.
Көн буе эштә ни генә эшләсә дә, җир астындагы күренеш күз алдыннан китмәде. Бер сорау миен бораулады: әгәр Дилә дә шул хәлгә төшеп, эчеп аунап ятса, ул чакта нишләргә? Хатын-кыз бер азса, тыярмын димә инде. Ярый, табарга кирәк, аннан күз күрер... Бу төп максатына әйләнде. Эзләргә, эзләргә...

Яңа ел да җитте. Эштә дворник хатыннар белән бераз утырып алдылар. Рамис озак утырмады, сораша-төпченә башларлар дип, тизрәк кайтып таю ягын карады. Xəленнән килгәнчә өстәл әзерләде. Әнисенә кыш ни дә, җәй ни. Улы белән бераз сөйләшеп утырды, шул булды Яңа ел кичәсе. Йокы бүлмәсенә кергәч, күзенә тагын Диләнең көндәлек дәфтәре ташланды. Ул кабат аның битләрен ачты.
«Бүген Рамискәемнең туган көне. Мин аңа шундый матур күлмәк алдым, нәкъ аның күзләре төсле. Тик ул аны ошатмадымы, эшкә кияргә ярар шунда дип, бер читкә алып атты. Биатай: «Түз, балам, менә балагыз туса, үзгәрә ул, түз», – ди. Түзәм инде, түзәм. Мин аны яраткан кебек ул да мине яратса, бу дөнья нинди матур булыр иде бит... 80 нче ел».
«Без башка чыктык, аерым торачакбыз. Бәлки бер якка үзгәрер бу тормыш. Ун елга бер җылы сүз дә ишетмәдем, ә шулай да мин аңа карап туя алмыйм. Ул елдан-ел матурая, ә мин кипкәннән кибәм. Бианай һаман: «Түз, көйлә», — ди, инде тагын ничек көйләргә соң? Мин көйләгән саен ул җенләнә. Тиң түгеллегемне дә күрәм, тик ни кылыйм соң, кая китим ике бала белән? Мин китсәм, бианай белән биатай ничек кичерерләр, алар бит шундый миһербанлы кешеләр. Ник соң Рамис андый түгел?.. 90 нчы ел».
«Бүген биатайны күмдек. Әле кичә генә янына чакырып алды да: «Киленкәем, аңлыйм, минем малай белән яшәү җиңел түгел, шулай да ташлама, бөтен үтенечем шул. Килен, сүз бир ташламам дип», – диде дә миннән ант иттерде. Мин ташламам да, тик ул китәр шул. Беләм бит, әтисе сүзеннән чыгарга курыкканга гына минем белән яшәде... 92 нче ел».
«Әти үлде, без барыбыз да ялгыз калдык. Андый яхшы кешегә яшисе дә яшисе иде, хәзер ни булыр?.. 92 нче ел».


Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: