Сельские нивы
+5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
27 Июня , 15:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.23 бүлек. Рамис эшнең серләренә тизрәк өйрәнергә тырышты, чөнки җебегән кеше булырга яратмый. Алай гына да түгел, кемнеңдер гел-гел өйрәтеп, өстендә басып торуын теләми. Ул яктан аны әтисе шулай өйрәтте.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Рамис эшнең серләренә тизрәк өйрәнергә тырышты, чөнки җебегән кеше булырга яратмый. Алай гына да түгел, кемнеңдер гел-гел өйрәтеп, өстендә басып торуын теләми. Ул яктан аны әтисе шулай өйрәтте. Тимер-томыр эшенә генә түгел. Гомумән, ирләрнең сәлпән-сүлпән йөргәнен яратмады. Гаражда шофер булып эшләгән чакта да юнәтәсен юнәтә дә тизрәк эшенә чыгып китә иде. Шуңа күрә хатын-кыз белән дә шаярырга вакыты кала иде.
Монда да Гамилнең һәр эшен бар игътибарын биреп күзәтте. Фатирлар белән подвал арасында чабулап эт булып арыса да, бу эштән канәгать иде. Беренче зарплата алгач, подвалда бер ярты белән ирләр әзрәк бәйрәм итеп алдылар. Рамис тә бераз тотты, сүз ара сүз китеп, бик озак кына утырганнарын сизми дә калдылар. Бик соң гына таралыштылар. Рамискә ничектер җиңел булып китте кебек. Акча бар, кибеткә барып ризыклар алырга кирәк. Гамил әйтә, яшелчә базарында бәрәңге, кәбестә арзан, ди, күбрәк бәрәңге алып куярга кирәк. Бәрәңге бәрәңге инде ул, теләсәң — кыздыр, теләсәң тәгәрәт. Рамис иртәгәсе көнгә планнар кора-кора үз подъезды алдына килеп җитүгә, беренче катта яши торган күршесе каршы чыкты.
– Күрше, хәлеңне аңлыйм, читен булса да сорыйм әле: ул улың ник шулчаклы акыра, бәйләп куясыңмы лә? Ул бит син чыгып китүгә кычкыра башлый.
Рамис тыңлап бетермәде, үз фатирына ашыкты. Фатирдан чынлап та: «Әни, әни!» дип кычкырган тавыш килә иде.
Рамис тынсыз булып катып калды. Хәзер керсә, әнине эзләдеңме, диячәк инде. Ул бит " әни кайтыр да кичерер, мин терелермен" дип уйлый. Рамис акрын гына фатирына керде дә тыңлап торды. Ә ул бәләкәй баладай елый: «Әни, кайт, син кайда, кайт, мине болай ятып бүтән түзә алмыйм. Әни, кичер мине, беркайчан да сине рәнҗетмәм... Әни, әни дим!» дип кинәт тагын кычкырып җибәрде.
Рамис акрын гына улы янына килеп басты.
– Улым, кычкырма, күршеләр тыңлап торалар бит, дип килеп улының яшьле күзләрен сөртте.
– Әти, түзә алмыйм, аркам сызлый, ята алмыйм болай.
– Хәзер юындырам, ашатам. Мин бүген акча алдым, нәрсә ашыйсың килә – шуны алып кайтам.
– Әнине эзлә, ишетәсеңме, тизрәк әнине тап, алайса мин үләм. Әби әйтте, анаң кичерсә генә яшисең, диде.
Рамис берсүзсез улын әйләндереп, юеш астын алыштыра башлады. Үкчәсе кабарып чыкканга аптырады: тик аякның үкчәсе ничек кабара икән соң? Шулай да пластырь ябыштырып куйды. Инде ябыгып-кибеп бара бит, нихәл итәргә? Ярый әле бер кулы йөри башлады. Бармаклары эшләми инде, ярый, күзен булса да ышкып куя бит, ул да ярдәм. Йә Аллам, кычыткан җиреңне кашый алмыйча ят әле, кычкыру түгел... Улы ята торган диван инде сасыды да, тузды да. Булмаса, йокы бүлмәсендәге караватларны аерып, берсен монда чыгарырга кирәк, йомшак та булыр. Бүген, акча алгач, күңеле аз булса да күтәренке иде. Акчасыз яшәүдән дә читен юк. Кесәң буш булса, үзеңне бер мескен итеп хис итәсең. Бәхет акчада түгел дисәләр дә, ансыз да менә бер бәхетле тоеп булмый үзеңне. Әнисен дә аш бүлмәсенә чыгарып утыртты да:
–Әни, син ашарга әзерли тор, мин бүлмәне ештырам, дип, дөбер-шатыр караватларны күчерә башлады. Дилә ята торган караватны чыгарырга булды. Матрасын күтәргән иде, астан калын гына дәфтәр килеп чыкты. Бер читкә алып атыйм дигән иде, эченнән шыбырдап открыткалар коелды. Нәрсә җыйган бу монда дип, открыткаларның берсен ачып карарга булды. Ул открыткада үз исемен күреп, укып чыгарга булды. Соңрак карармын да ыргытырмын дип, үзе йоклый торган бүлмәдәге караватка атты. Иске диванны алып, улын яна урынга күчереп салды. Эшләрен бетереп ятарга җыенганда җеп өзәрлек тә хәле юк иде. Шулай да урын өстендә яткан дәфтәрне ачып карарга булды. Бу – Дилә нең язып барган көндәлек дәфтәре булып чыкты. Рамис аның беренче битенә генә күз йөртмәкче булган иде дә, тик туктый алмады, бит артыннан бит ачылды, еллар артыннан еллар күз алдыннан үтте. Әтисе исән чакта булган матур мизгелләр дә, арада булган бик сирәк уртак төннәр дә тасвирлап язылган. Ул төннәрне Рамис хәзер үлсә дә хәтерләми, чөнки аның өчен аларның бер нинди әһәмияте юк иде. Ә Дилә өчен алар бәхет төне булган. Рамис берничә бит укыгач, дәфтәрне кулында әйләндерде дә текәлеп уйга чумды. Дилә белән егерме ел бер түбә астында яшәп тә аның авызыннан мондый сүзләр ишеткәне булмады. Һәрвакыт күзенә карап, һәр әйткәнне йөгереп эшләргә торганы гына хәтерендә. Ник яратмады соң шулчаклы? – Хәтта күралмый иде бит ул аны. Рамис открыткаларны ачып-ачып карады, нишләп барысы да аныкы гына соң? Никтер ул аларны санап карарга булды. Төгәл егерме. Тик ул аларның берничәсен генә хәтерли: эштән кайтканда өстәлдә ята торган иде, кызыксынып укыганы да булмады, «Беркатлы бала-чага, кемгә кирәк мондый чүп-чар?» дип уйлаганы гына хәтерендә. Әмма менә хәзер укый да шакката: ничек матур итеп, назлап язылган сүзләр. Тик ул бу открыткаларны хәтерләми. Хәер, туган көннәрен өйдә үткәргәне дә булмады. Туган көненә ул үз-үзенә бүләкне үзе ясый иде. Берәр чибәр хатын-кыз белән ресторанга бара, туйганчы күңел ача. Кайда анда Диләне уйлау... Ә менә хәзер нәрсә?.. Рамис урынга сузылып ятты. Соңгы көннәрдә эштә бик арыса да, йокыга китә алмыйча ята. Дилә турында да уйлый, Диләнең югалганына да дурт ел була, Кайда булыр? Рамне уйланып ятып йокыга талды.
Икенче көнне иртән улы белән әнисен ашатты да ишекне бикләп базарга китте. Аның элекке кебек авыз тутырып итле-токмачлы аш ашыйсы килә. Әнисе дә беркөнне:
– Киленнең ашлары бигрәк тәмле була торган иде, — дип куйды.
«Акча барда ризык җыеп калыйм. Ике базар арасы ерак түгел, төшкә чаклы йөреп чыгарга кирәк», дип чыгып чапты. Базарда тезелеп торган машиналар арасын да бәяләрне белешеп чыкты, сайланды. Әле көз, арзан чагында бер-ике капчык бәрәңге, суган алсам, кәбестә дә тозлап куйсам, дип үз уйларына чумып йөргәндә кемдер:
– Рамис, син түгелме соң? – дигәнгә Рамис башын күтәреп карады. Суган төялгән машинада өстә торган кеше бик таныш тоелды. Рамис бераз күзен кыса биреп, исенә төшерергә тырышты. Ул арада теге кеше җиргә сикереп төште дә каршысына килеп басты.
– Сәлам, танымыйсыңмы әллә, Бакый абзый малае?
– Исәнме, таныдым, ник танымаска, тик... Бу – кайчандыр яшь чакта бергә эшләгән Маннур иде. Рамис бераз аптырап калды, ул шулчаклы картайган иде. Әйтерсең, каршысында Маннурның әтисе тора. Аңлыйм ни әйтергә теләгәнеңне, тик син дә бик бетерешкәнсең.
Рамис авыр сулап куйды.
– Нишлисең бит, бу тормыш шикәр түгел, диде кулларын җәеп.
Бу адәм белән сүз куертасы килмәде, эчеп таушалган иде, ә ул эчкечеләрне яратмый. Кайчандыр бер гаражда эшләделәр. Алар бит әтисе белән бөтен гаражны кулда тоттылар. Әтисе юк-бар гына кеше түгел иде, шунда эшләгән бөтен шоферларның кайгыртучан атасы да, каты куллы бригадир да иде. Директордан алып слесарена тиклем хөрмәт итеп, Бакый абзый дип, тирә-ягында биеп кенә тордылар. Рамискә дә тия иде аның нуры, чөнки ул Бакый абзый малае. Ә менә ул хәзер беркем дә түгел, Бакый абзыйның алмашчысы булып, ул яулаган хөрмәтне яулый алмады. Шуңамы, элекке дуслар белән дә, танышлар белән дә аралашасы килмәде. Юк, дөрес түгел, яшьлекне, әтисен искә алып, сөйләшеп утырасы килгән чаклар була, тик үзенең гаилә хәлен генә белгертәсе килми. Ә бу иске таныш карашы белән аңа ябышкан да борылып китәргә дә җыенмый.
– Рамис, син нәрсә алмакчы идең, әйдә алышам,– диде Маннур җанланып.
– Ярый, үзем дә алырмын әле, – диде тизрәк аннан котылырга теләп.
– Тукта, мин яхшы беләм монда кайда нәрсә алырга икәнне, машинаңа да чыгарышырмын. — Ул үзе урынына кемнедер чакырып китерде дә шунда торырга кушты. — Әйдә, бәрәңге моннан ал, суган әнә тегеннән алабыз. Син машина беләндер бит?
— Юк, минем машина ремонтта, — дип алдады. — Алайса, әнә теге егетне ал, такси урынына ташый.
– Әйдә, түлә дә төяп җибәрәм. Алар шулай эшләделәр дә.
– Әйдә, үзем барып, өеңә кертешәм.
— Юк-юк, кирәкми, үзем дә ташыйм мин аны, — диде Рамис тизрәк котылырга теләп.
– Син ашыкма, минем сиңа әйтәсе сүзем бар, тик монда түгел. Курыкма, синнән ярты кысарга җыенмыйм.
– Ə нәрсә кирәк? — диде Рамис бик канәгатьсез генә.
– Миңа тугел, бәлки сиңа кирәктер.
Рамис сораулы карашын аңа бераз текәп торгач:
– Кызык, миңа синнән ни кирәк икән?
Алар ишек төбенә кайтып, машинаны бушаттылар. Маннур капчыкның берсен җилкәсенә салды. Рамис кире куйдырды:
– Yзем, шунда гына торып тор.
– Кертмәсәң, әйтәсе сүземне әйтмим, – диде күзенә текәлеп.
Рамис тешләрен кысты, бер дә теләмәсә дә, капчыкны кире бирде. Ишекне ачып керүгә, борынга әшәке ис бәреп керде. Рамиснең үзенә дә бу ис башка вакытка карый да көчлерәк килә кебек тоелды. Маннур да капчыкны идәнгә куйды да тирә-ягына каранды. Тик Рамис озак юанырга бирмәде, тегеләрен дә алып керик, дип, алып чыгып китте. Суган белән кәбестәне күтәреп керделәр. Бер бүлмәдән кемнеңдер кычкырып-кычкырып сойләшкәне ишетелде.
– Кухняга үт, мин хәзер.
Маннур аш бүлмәсенә үтешли залга күз салды. Анда озын булып кемдер ята иде. Рамис Маннурны төртеп дигәндәй аш бүлмәсенә кертте дә ишекне япты.
— Нәрсә торасың, утыр, тик үпкәләмә, сыйлый алмыйм. Тизрәк сөйлә, минем вакыт юк.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: