Сельские нивы
+8 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
27 Июня , 12:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.22 бүлек. – Кара әле, күрше, син миңа теге көн өчен үпкәләмә, яме. Хатының бик яхшы кеше, бар кешегә хәленнән килгәнчә ярдәм кулы сузарга гына тора иде. Мин генә түгел, барыбыз да белеп торабыз хәлең шәптән түгел икәнне.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

– Кара әле, күрше, син миңа теге көн өчен үпкәләмә, яме. Хатының бик яхшы кеше, бар кешегә хәленнән килгәнчә ярдәм кулы сузарга гына тора иде. Мин генә түгел, барыбыз да белеп торабыз хәлең шәптән түгел икәнне. Шуңа күрә син читенсенеп торма, ярдәм кирәк булса, эндәш. Синең Диләң минем хатын чирләгәндә гел ашын пешереп бирә, юындырышырга керә иде. Бик эчкерсез, бик булган хатын. Улың бик кыерсытты шул аны, безне белми дип уйлый иде, без дә сиздермәдек, гарьләндерəсебез килмәде. Сиңа да беркайчан зарланмагандыр. Читкә командировкага йөри ди иде. Кеше туган гаиләсе белән генә көчле шул. Гаилә бит ул бер кечкенә дәүләт, дигәннәр. Аның менә президенты да, министры да булырга тиеш. Менә бу ил башсыз калсын, беләсеңме, бу илдә ни башланачак? Менә гаилә дә шулай, дус. Син булмагач, аның улына көче җитмәде. Андый чакта икең бер йодрык булып укмашырга кирәк шул, шунсыз булмый. Үпкәләмә әйткәнгә, алтын зур булмый диләр, хатының кечкенә булса да, шушы йортка алыштыргысыз ут борчасы иде. Аның өчен барыбыз да борчылабыз һәм сагынабыз.
Рамис берсүзсез генә тыңлап барды, үзе эчтән генә уйлап куйды: «Боларны тыңласаң, Дилә – фәрештә, ә мин кем?»
– Ярый, нотыгыңа рәхмәт, абзый, әлегә ничек тә үзем, – диде дә өенә таба атлады.
Никтер үз ишек төбендәге ирләр белән уртак тел таба алмый. Ул бит мондый түгел иде, хәзер үзе дә кешедән читләшеп бетте. Ә акылдан язса? Өенә керә дә, әнисе чыгып китмәсен дип, ишеген бикләп куя. Улы да көннән-көн кибә, күпме яшәр? Бүтән улы булмаячак... Бик кызгана башлады улын, кайчак бик озак кына сөйләшеп тә утыра янында. Сөйләшкән саен улының ул чаклы жүләр булмаганын да аңлый, аракы гына харап иткән аны. «Эх, улым, улым», дип кочаклап елыйсы килә кайвакыт. Ә ул еш кына: «Әти, утыр әле яныма, бе рәр нәрсә сөйлә әле», - ди. Анлый, аңа да кыен көн буе утыргач, улы: болай хәрәкәтсез яту. Беркөнне иртән янына ашатырга утыргач, улы:
– Әти, мин төштә әнине күрдем, әни миңа үзебезнең бакчада бер табак җиләк җыеп бирде. Без әле бәләкәй икән дим. Бабай да шунда, шундый рәхәт. Әллә әни бакчада яши микән? Әти, барып кайт.
– Улының күзенә яшь тулды, әйтәсе сузен әйтә алмыйча тыгылып калды. – Анда булса, алып кайт, әти, мин аны шундый сагындым, кичерсен мине, бер генә булса да күрәсем килә...
Рамис кушылып елармын дип торып китте. Сөйләшеп куйган кебек, бөтенесенә Дилә кирәк, бу ни хәл, әйтерсең, дөнья тоткасы. Әгәр чынлап та бакчада яшәп утса? Аның бит анда инде ике ел булганы юк. Күңелгә өмет кереп оялады. Барып кайтырга кирәк.
— Алайса, улым, син тыныч кына ятып тор, мин хәзер әбиеңне ашатам да барып кайтам.
– Әти, син аны алып кайта кур, син аңа ачуланма, алайса кайтмас.
Улының күзләрендә өмет күреп, Рамис үзе дә Диләне табарына ышана башлады. Тиз-тиз җыенды да автобус тукталышына чыгып чапты. Юл буена ни әйтәсен уйлады, юк, кычкырмас, ипләп әйтер... Бакчага килеп җиткәч, автобустан төште дә йөгерә-атлый үз йортларына ашыкты. Бакча уртасында һәрвакыттагыча ак яулыктан ул йөридер кебек тоелды. Тик аны кыйшайган капка һәм чүп баскан бакча каршы алды. Өйнең ишеген дә каерып ачып ватканнар, өйнең эче асты-өскә килеп ята. «Эх-х, – диде Рамис җан ачысы белән, – кем каһәрләде бу йортны, бу нәселне? Әтисенең истәлеге бит бу. Нишләттең син безне, тормыш? Ничек кайтып улының күзенә карар, ни дияр?»
Дилә югалганга да өченче җәй китте. Өметләнеп, аннан өмет өзелүдән дә авыр нәрсә юк. Рамис капкаларны терәп бәйләде дә башын иеп шәһәргә кайтып китте. Кайдан эзләргә соң? Авылга кайтмаганын белә, чөнки көн саен шалтыратып, сорап, теңкәсенә тияләр.
Рамис бакчадан әйләнеп кайтканчы кич житә язды.
Анда икесе дә ни кыланып яталардыр... Никтер өйгә керәсе килмәде, улының өметен өзәсе килмәү идеме бу?.. Соңгы вакытта, авыр булса да, аны да югалтудан курка башлады. Үзенең ялгызлыгы куркытамы, әллә улына бирә алмаган тəрбия-наз хисе дигән нәрсәләрне бирергә маташамы... Юк, улын югалтасы килми. Эх, яңабаштан башлап яшәргә иде. Әтисе аңа гел әйтә килде: «Улым, онытма, син — Бакый малае, йөзгә кызыллык китермә», – диде. Нишләсәләр дә бергә булдылар. Әтисе бу дөньядан киткәч, ир уртасы булса да, ничек кенә әле үзен ятим тойды, ничек авыр булды аны югалту. Ә улы... Ул да аңа кирәк булган бит, ул бит бала гына иде. Ә ул һаман нидер эзләп чит хатыннар артыннан чапты. Улы хаклы: мең тапкыр гаепле иде аның алдында. Буген Диләне бик тә табасы, күрәсе килде. Ул кайтса, бар да үзгәрер иде кебек. Тик ул аны тапмады. Күңел кырые кителде. Беренче тапкыр Диләнең кирәген тойды ул. Менә хәзер аны бер чит хатын-кызга да тартмый, берсен дә күрәсе дә килми. Хәтта кайчандыр җан атып сокланган, яраткан Нелли да кирәкми иде аңа. Чакырса да бармас иде. Ни кызганыч, соңлап аңлады: ул улына, әнисенә кирәк. Рамис авыр тойгыларын көчкә күтәреп торып басты. Барысы да каядыр ашыгалар, чабалар, беркемдә беркемнең эше юк.
Рамис өйгә кергәч, ишек катында таптанды, улы янына килеп, күзләренә карарга кыймады.
– Әти, әти, синме, таптыңмы әнине? – Аның тавышында күпме өмет иде.
– Юк, улым, тапмадым, анда беркем дә юк, бакчаны алабута баскан.
Өйдә тынлык урнашты. Шулчак бикләп калдырган бүлмәдә әнисенең акрын гына моңлы итеп жырлаган тавышы ишетелде. Рамис урыныннан да кузгалмыйча тыңлады. Бу -мәҗлесләрдә әтисе белән икесе генә җырлый торган җыр иде. Рамис ишек төбенә килде дә тын да алмыйча әнисенең җырын тыңлады. Йөрәкләрне актарып чыгара иде аның моңы да, сүзләре дә. Элек әтисе бу җырны җырлаганда әллә ни бирелеп тыңлаганы булмады. Теге заманнан калган иске җырлар кызык түгел иде. Жырның сүзләре белән моңны аңлау өчен дә шушы тормыш сынауларын үтү кирәк микәнни? Әйе, әтисе гөрләтеп, матур күкрәк тавышы белән шулчаклы бирелеп җырлый иде. Бөтен бәхетле көннәр артта калган икән, ничек шуның кадерен белмәгән? Рамис тамак төбенә утырган төерне көчкә йотты да әнисенең ишеген ачты. Бүлмә ялт иткән, урын-җирләр матур итеп җыештырылган, әнисенең башында ак яулык. Буген әнисе акылында булган бит, ә ул аны көн буе бикләп тотты. Рамис акрын гына әнисе кырына, карават читенә килеп утырды да иңнәреннән кочты.
– Әни, син шундый матур җырлыйсың, — диде аркасыннан сыйпап.
– Әтиең матуррак җырлый, тавышы көчле шул, минем тыным җитми.
– Әйдә, әни, ашарга пешерик...
Бу тормыш сынаулары кайчан бетәр? Әнисен больницага илтеп ташласа, әтисе мәңге дә бәхил булмаячак. Әллә чынлап та җанашын җəллəп, әнисе янына әтисенең җаны кайтамы? Улы бушамаганда үзенчә ярдәм итәме? Рамис тә еш кына төшләрендә күрә бит. Әйе, бу хәлләргә әтисенең дә җаны урын тапмый, кайтып тәртип тә урнаштыра алмый...

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: