Сельские нивы
+5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
27 Июня , 10:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.21 бүлек. Билгесезлек, бердән, өмет бирсә, икенчедән, көткәннәрне үзеңнән алда кабергә тыгу белән бер бит. Серый Диләнең йөзенә күтәрелеп карады, аның олы кара күзләре тулы яшь, йөзе әрнешеп авырткан кешене хәтерләтә. Дилә тамагына утырган төерне көч-хәл йотты да нидер әйтмәкче булды, әйтә алмады, куллары белән битен каплап елап җибәрде.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Билгесезлек, бердән, өмет бирсә, икенчедән, көткәннәрне үзеңнән алда кабергә тыгу белән бер бит.
Серый Диләнең йөзенә күтәрелеп карады, аның олы кара күзләре тулы яшь, йөзе әрнешеп авырткан кешене хәтерләтә. Дилә тамагына утырган төерне көч-хәл йотты да нидер әйтмәкче булды, әйтә алмады, куллары белән битен каплап елап җибәрде. Ул һәрвакыт тавышсыз гына елый, иңнәре генә селкенә. Серый аны кочаклап башыннан сыйпады. Тик елаудан тыймады, чөнки ул үзе дә елый иде. Дилә акрын гына:
— Мин кире кайта алмыйм, мин анама да, атама да аңлата алмыйм балам кылган гөнаһны, мина оят. Көн дә төшемә керә, елый, чакыра, тик мин кайта алмыйм, кичерә алмыйм.
Серый Диләне тагын да ныграк кысып кочаклады.
— Диля, бу да тормыш түгел, мине моңарчы эчеп акылдан язудан шушы эзләнүләр генә тотып торды. Мин бу шәһәрдә кинәт баеган барлык байларны беләм бугай. Мин бит нинди сугыш үтеп, нинди яралардан исән калган кеше, бер байның байлыгын саклыйм дип, тормышым асты өскә килде.
Дилә тагын аның йөзенә бик озак кына карап торды.
– Сиңа ничә яшь?
Серый әйтергәме юкмы дип икеләнеп калды.
– Куп, Диля, күп, – диде.
Кырыклар булыр, әле син шундый яшь. Ә миңа кырык ике.
— Булса соң, Диля, без ничәмә еллар бер-беребезгә терәк булдык, син искитмәле хатын. Син үзеңне кимсетергә генә бирмә. Мин инде яз көне үк китәргә җыенган идем, тик сине калдырырга курыктым. Мин үз шәһәремә кайтам, тик минем исән калуым икеле. Мин бит беләм, мине бар җирдә эзлиләр. Акча белән качкан дип, хәтта чит илдән дә эзләтәләр. Сиңа да монда калырга ярамый.
Монда, үзең күрәсең, ун-унөч яшьлек малайлар җыела, алар шакал-бүре өере кебек, иң куркыныч, йөгәнсез чаклары.
Серый иркәләп Диләнең иңеннән сыйпады, чәчләреннән үпте. Тик ул да алда нишләргә, кая барырга икәнне аңлата алмады. Бу аларның иң күп сөйләшкән көннәре булды. Күпме шулай уйланып утырганнардыр, инде кичләтеп килә иде, Дилә кинәт сикереп торып утырды, бераз уйланып Серыйга карап торды.
– Җыен, тиз бул, автобуслар туктаганчы җитешергә кирәк.
— Мин төнлә генә китәм, ашыкма.
– Китәрсең, син киткәнче мин сиңа бернәрсә күрсәтәм.
Алар аннан-моннан әйберләрен ыргыттылар да чыгып чаптылар. Автобуста, аннан трамвайда, аннан йөгерә-атлый төн җиткәндә генә Диләләрнең бакчаларына килеп җиттеләр. Инде көз, бакчадан халык кайтып беткән иде, шулай да сирәк-мирәк кенә утлар яңгалый, кайберәүләр яшәп тә калганнар иде ахрысы. Дилә инде өч-дүрт ел ишеге ачылмаган агач йортның ишеген ачты. Юк, ачылмаган түгел, ачылган, асты-өскә китереп актарылган өй эче караңгы иде, идәндә аунап яткан нәрсәләргәдер абына-сөртенә эчкә үттеләр. Тышта тулы ай булганга, өй эченә зәңгәрсу нурларын сузган. Бераз бу караңгылыкка күз ияләшкәч, Дилә капшана-капшана икенче катка үрмәләде. Анда да бераз караңгылыкка карап торды. Алар кебек, монда да берәрсе яшәргә мөмкин, ягам дисәң, миче дә бар. Башта урын-җирләрне капшап чыкты, берәү дә юк. Стена буенда торган караватны уртага тартты. Капшана торгач, кеше сыярлык бер ишек ачылды. Дилә нәрсәләрнедер тартып чыгара торды, юл ачылгач, үзе дә шул ишеккә кереп китте. Кайдандыр төптән бер нәрсә сөйрәп чыгарды да карават өстенә атты.
— Менә, син эзләгән шул булса, – диде тыны бетеп.
Серый шырпы сызды. Анда әлүмин төсендә әлләни зур булмаган чемодан ята иде. Серый Диләдән күзен алмыйча гына муенындагы ачкычны салып чемоданның йозагына куйды һәм ул челт итеп ачылды. Серыйның куллары калтырый иде, шырпы кабыза алмыйча җәфаланды. Дилә аның кулыннан шырпыны тартып алды да үзе кабызды. Чемодан эче тулы пачка-пачка чит ил акчалары, тагын әллә нинди кәгазьләр. Серый шап итеп капкачын япты да капкачка башын салып елап җибәрде. Дилә ни уйларга да белмичә, катып тора бирде. Никтер кешенең бәхетсезлегендә үзен гаепле кебек тойды.
— Без бер көздә бианай белән гөмбәгә барган идек, моннан ерак түгел бит урман, без гөмбәгә гел шунда йөрибез. Опята кычыткан арасында яхшы үсә. Бервакыт бианай кычыткан арасыннан шушы чемоданны күтәреп чыкты. «Карале, килен, нинди яхшы чумаданны ташлаганнар, инструмент булса да салып куярга ярар», – дип күтәреп алды. Без аны ачарга маташтык, тик ача алмадык. Алып кайттык та шунда тыгып куйдык. Мин аны бөтенләй онытканмын, – диде гаепле тавыш белән.
— Ах, Диля, ах, Диля! Син мине үтердең дә, кире дөньяга да кайтардың. Ходай бер-беребезне юкка гына очраштырмаган, син шуңа ышанасыңмы?
– Күрәсең, шулай, тик ул да күреп бетерә алмый шул. Сау бул һәм бәхетле бул, мин сине озата алмыйм.
Серый Диләне кысып кочаклап алды, аның күзләреннән, чәчләреннән үпте. Аның күз яшьләре Диләнеке белән кушылды. Караңгы төн очраштырды, караңгы төн
аерды.
– Кеше байлыгына кызыгып ялгыша күрмә, бу акчаларга әллә ниләр сатып алып буладыр, тик бәхет кенә сатып алып булмый.
Дилә Серый киткәнче кечкенә сарайлары артында качып утырып калды. Озатырга көче җитмәде. Ялгызлык куркыныч иде, ансыз кая барыр, ничек яшәр?
Дилә тагын ике көн шунда яшәде, мичен ягып өйне җылытты, тик утын да ике көнгә генә җитте. Дилә ишекне кадак белән кадаклады да шәһәргә кайтып китте. Төн буена урамда сырадан бушаган калайлар жыйды, иртәнге якта чүплек ишекләре ачылды, чүп белән тулы бакларны урамга чыгарып тезделәр. Дилә җыештыручы хатын күрмәгәндә чүп савытында актарынды. Полиэтилен капчыкка салынган чирек ипи килеп чыкты. Дилә шатланып, рәхмәт төшкере, дип куйды. Күгәргәндер инде, ярый, ул җирләрен кисеп атар... Кичәдән бирле берни ашаганы юк, ашказаны инде күптәннән бөтереп - бөтереп ашарга сорый. Дилә ашау турында уйлап, җыештыручы хатынның килеп басканын ишетми калды. Артында гына:
– Кит аннан, актарынма, мин җыештырам, сез актарып туздырасыз да китәсез, кит дим хәзер үк, менә соскы белән сыртыңа бирәм, – дип, җыештыручы хатын иртәнге тынлыкны бозып акырынды.
Дилә берсүзсез әйберләрен күтәрде дә китеп барды. Таныш иде бу күренеш. Кайчандыр үзе дә шулай ачулана иде бит. Җыйган байлыгын тапшырып, әз булса да акча эшләргә, борын төртергә берәр урын табарга кирәк. Арыды, Серый булмагач, ялгызына бик тә авыр иде. Бу чүп-чарны тапшыра торган җир дә хәйран ерак. Шулай да караңгыда ук килеп, беренче булып чират алды. Әйберләрен ишек төбенә өйде дә үзен-үзе кочаклап стенага елышты. Әле ачылырга да өч сәгатьләп вакыт бар. Урамда көз.Кыштыр-кыштыр яфраклар коела. Әллә ач булганга, бик тиз өшетә. Утыра-утыра күзе эленеп киткән. Янында гына нәрсәдер лап иткәнгә сискәнеп уянып китте.
– Уф Алла, көчкә килеп җиттем, – диде бер хатын, Дилә янына әйберләрен ыргытып. – Китәм, свалкага китәм, булмый болай, анда ичмасам барысы бер урын да. — Дилә тыңлыймы, юкмы – анда аның эше юк, көр тавышы белән сөйләнүен белде. – Кертмәде, беләсеңме, кертмәде, балаларны да күрсәтмәде. Мин аннан берни дә сорамыйм, балаларны гына курим дип кайткан идем бит. Ярый, чукынып китсен, бәләкәен бик сагынгач, кайткан идем. Мин әнә теге чүплек тавында яшим. Анда берәү дә кумый да, ачуланмый да. Монда ир кертми, дворник чүплегендә казынырга бирми, урамга чыксаң, кайсы таныш очрар икән дип куркасың. Чукынып китсен дөньясы, бер ярты алып эчәм дә барысы да онытыла ул.
— Мине дә ал үзең белән шунда, — диде Дилә никтер шатланып. Ул да танышлар очраудан куркып туйды бит инде.
— Алам, бер ярты тапсаң. Хәзер тапшырабыз да, эчәргә-ашарга алабыз да кайтып китәбез. Анда шунысы рәхәт – бөтенесе бер тиң.
Диләгә дә үзенә тиңнәр табып, яңа тормышка күнегәсе калды. Тик хәмергә генә тотынмады. Серыйның әйткәне һәрвакыт исендә: «Эчмә, Диля, яратмыйм эчкән кешене», — дигән иде. Үзе дә аңлый: эчкечелек кешене коткармый, бәхетсезлек өстенә шул яман чир булып ябыша да хайван хәленә калдыра. Авыр иде Серыйсыз яшәве, шулай да ул бу авыр тормышта чыныккан иде инде.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: