Сельские нивы
+8 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
26 Июня , 21:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.20 бүлек. Менә шулай сукбай тормышы. Җәйнең ястыгы да, юрганы да үзендә.– Бер-ике көнгә шәһәргә чыгып кайтырга туры килер, алмаш киемнәр, ризык җыештырып кайтырга, – диде Дилә Серыйга карап. Монда су бар, киемнәрне юып алыштырыйк. Үзебез дә юыныйк.Серый бераз Диләгә карап торды.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Менә шулай сукбай тормышы. Җәйнең ястыгы да, юрганы да үзендә.
– Бер-ике көнгә шәһәргә чыгып кайтырга туры килер, алмаш киемнәр, ризык җыештырып кайтырга, – диде Дилә Серыйга карап. Монда су бар, киемнәрне юып алыштырыйк. Үзебез дә юыныйк.
Серый бераз Диләгә карап торды.
— Ярый, караңгы төшүгә кузгалырбыз. Әйберләрне яшерик.
Дилә сизеп тора – Серый яктыда чыгып күренеп йөрергә теләми. Ул гел караңгыда гына чыга. Монда ниндидер сер бар иде. Тик Дилә сорарга әллә курыкты, әллә читенсенде. Ничек тә алар бер-берсенә кирәклекләрен тоеп яши бирделәр. Кемнәр соң алар бер-берсенә? Читтән караганда ир белән хатын да кебек, тик алар апалы-энеле кебек яши бирәләр. Яңа урынга килгәч, Серый беренче тапкыр күлмәген салып ташлады, билдән шәрә калды. Кинәт Диләнең күзе аның аркасына төште: йә Раббым, бу ни? Арка аркылы-буйга туналган яралардан гына тора. Дилә чирканып, калтыранып куйды. Серый аның карашын тоепмы, кинәт артына борылып карады, Дилә бурлыкта тотылгандай сискәнеп китте. Алар бер-берсенә бераз карашып тордылар. Серый кечкенә ерганакның төбен тирәнәйтеп чокый башлады. Дилә дә килеп тотынды. Ул ташларны бер кырыйга җыеп барды. Чыккан ташларны бер җиргә өеп, мич кебек нәрсә ясадылар. Кичкә кадәр бушамадылар. Су чокыры белән мич урыны әзер булгач, үлән йолкып урын-җир әзерләделәр, аның өстенә булган барлы-юклы киемнәрен яптылар. Ярый әлегә төннәр җылы. Караңгы төшүгә, Серый каядыр җыена башлады. Мин йөреп киләм, син курыкма, шунда гына ят, диде дә биек үлән арасына кереп югалды. Дилә моңа күнегеп бетте инде, тик менә монда, яланда, куркыта шул. Куркыныч уйлардан котылыр өчен башта күктәге йолдызларны санап карады, күктә йолдыз атылгач, нинди теләк теләргә белмәде. Элек булса, әллә ниләр турында хыялланыр иде дә, тик бу тормышта ни турында хыялланасың инде. Шулай уйланып ятты да йокыга китте. Яңа урында нинди төшләр күрер икән? Күпме йоклагандыр, якында гына «Әни, син кайда?» дип кычкырган тавыш ка куркып торып утырды да әллә кая торып чапмакчы булды, тик өстенә ябынган нәрсәсенә абынып егылды, тагын торып чапмакчы булды. Дилә елады, ыңгырашты, куллары белән битен каплады. Кемдер Диләне кысып кочаклап алды.
–Чү, ни булды, Диля, уян, син саташасың, уян. Дилә шым булып калды.
— Бу мин – Серый. Курыкма, уян.
Диләнең куркудан каткан тəне акрын гына йомшара төште, үзе тирән итеп сулыш алды. Бу аның беренче генә шулай саташуы түгел, Серый мона күнеккән инде.
– Уф, шундый курыктым, улымны төштә күрдем. Кычкыра, өстемә килә, шундый ямьсез. Бу куркудан үлгәнче котыла алмамдыр, ахрысы, – дип мыгырданды.
– Тукта, әйдә болай итик, – диде дә Серый аерым әзерләнгән печән өемен бергә кушты. — Мин бер юрган табып алып килдем, әйдә, ят, бергә ябынып ятабыз. – Дилә шым калды, тик урыныннан кузгалмады.
— Ят-ят, курыкма.
Әзерләгән урынга шым гына килеп ятты. Серый әллә Диләнең куркып калуын тойды, аңа аркасын куеп борылды. Дилә шуннан соң гына тынычланып калды. Син кайда булдың, мин ялгыз калырга куркам, – диде Дилә акрын гына.
– Теrе подоноклар вагонны яндырып киттеләр, мин былтыр җәйне шунда яшәгән идем, кызганыч. Ни дисәң дә түбәсе бар иде. Хәзер дә түбəсе бар, тик анда кайтыр га ярамый.
Серыйның яралы аркасы исенә төште, никтер шул яраларны сыйпап карыйсы килде. Сорарга теле кычытсда, тыелып калды. «Белсәң иде, нинди яралар икән?» дип уйлап куйды, тик кымшанырга да куркап таң аттырды. Шулай да таң йокысынан да тәмле йокы юк. Серый йөзтүбән капланып изрәп йоклый иде, тешләп тинтерәткән черкиләр дә каядыр юкка чыктылар. Аның каравы, кошлар уянып сайранырга тотындылар, агач башына кунган бер саескан да аларның мондалыгын белдереп шыгырдарга тотынды. Дилә зәңгәр күк йөзенә карады: мин дә хәзер шул кошлар кебек ирекле. Баш очымда түбәм дә, җыйган мал-мөлкәтем дә юк, буген монда, иртәгә тегендә, күтәрелдең - чыктып киттең. Тик менә бүген төнлә кергән төш итәк чабуыннан тартып, үткәннәрдән ерак китәргә бирми. Кош кебек ирекле булып та булмый шул. Алда әле тагын ниләр күрәсе бардыр, бер Ходай гына белә.
Табигатьтә ничек кенә рәхәт булмасын, монда тамак туйдырып булмый, ни әйтсәң дә, шәһәр тамак туйдыра. Арлы-бирле йөреп җәй дә үтеп китте. Коега төшәргә әле иртәрәк, шәһәргә җылы бирелмәгән, шуңа торбалар да салкын, Шәһәр читендә бер агач төбенә картон катыргылар җыеп, төнгелеккә шунда урнаштылар. Серый кайдандыр бер иске юрган табып алып килде. Юньле әйберне кеше ташламый бит инде, аннан әллә нинди ачы сидек исе килә иде. Ярый, сайланырга чут юк, күнегәсең ул. Төнен алар бер-берсенә сыенып йокларга яталар. Тик тамагың тук булса йоклар идең дә, ач килеш йоклап булмый шул. Шундый төннәрнең берсендә Серый:
– Диля, сөйлә әле үз тормышың турында, барыбер йоклап та булмый, – диде.
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның, ничә сөйләдем бит.
– Менә синең ирең ниндирәк кеше?
Дилә тирән итеп сулыш алды.
— Бик чибәр, озын буйлы, без аның белән бер дә пар түгел.
– Пар булмагач, ничек кавыштыгыз соң?
– Күрдем дә гашыйк булдым, ул ни теләсә, бар да аныкы булды.
– Аңлашыла, син бирелдең дә аннан үзеңә өйләндердең.
– Шулай килеп чыга, — диде бераз тын торгач. — Тик ул чакта башкача тоясың, тик уйлый гына белмисең.
– Ə уйларга өйрәнгәндә инде соң була, шулаймы?
– Әйе, ике бала туды, тик...
– Нәрсә, тик ярата гына алмады дияргә телисеңме?
Дилә бик озак эндәшмичә ятты.
– Син боларны каян беләсең, белгәч, ник сорыйсың? – дип куйды.
– Ә син ул яратсын өчен нәрсә эшләдең, Диля? Ул нәрсә теләсә, шуны эшләдем. Ул кайтуга
һәрвакыт җылы аш булсын, чиста, юып үтүкләнгән чалбар-күлмәк булсын, ботинкасы да ялтырап торсын. Менә шулай, мин ярарга тырышып яшәдем дә яшәдем, егерме ел...
– Диля, кем гаепле?
– Миндер, чөнки мин ямьсез. Ул һәрвакыт читтән эзләде, ни китмәде, ни минем белән тормады. Безнең бергә йоклаган төннәр дә бармак белән генә санарлык.
– Әйе, Диля, чынлап та, син үзең гаепле. Син ямьсез түгел, син җүләр. Ирнең тамагын туйдырып, күлмәк-ыштанын юып бәхетле булып була дип уйлыйсың, чепуха. Алар сине үз колына әйләндергәннәр, ирең дә, балаларың да. Син бер нәрсәне аңламагансың: син хатын-кыз, син әни, син шул кешеләрне дөньяга китергән кеше. Син түгел, алар хезмәт итәргә тиеш сиңа. Синең күргәнең бармы: ямьсез генә хатын бик чибәр ирне йөгәнләп тота, чөнки ул үз-үзен ярата белә. Сине яратсыннар өчен башта үз-үзеңне ярата белергә кирәк. Син үз-үзеңне яратмыйча, ничек сине башкалар яратсын ди.
– Ничек итеп үз-үзеңне яратырга?
– Моны хәтта кортлар да аңлый. Күргәнең бармы бал кортларын, кырмыскаларны алар үзләрен тапкан ананы ничек саклыйлар, туйдыралар?! Сине яратсыннар өчен иң беренче үзеңне карарга кирәк. Куркудан тукта, башыңны күтәр. Син бит ямьсез түгел.– Серый аңа таба борылып ятты. – Синең күз карашларың, елмайганда бит чокырларың бик матур. Мин җәй көне юынганда күрә идем бит, чәчләрең нинди калын, матур. Сине азрак үз-үзеңне карарга гына өйрәтергә кирәк. Син үзеңне гел мескен итеп тоясың, ә ул кешене чынлап сырхау-чирләшкә кешегә охшата. Кемнең андый кеше белән торасы килсен? Менә безне беркем дә яратмый, җирәнеп карыйлар, беркем дә безгә иярми.

Дилә Серыйдан күзен алалмады. Серый да тынып калды. Караңгы картон астында шулай да күзләр күзгә бәйләнә. Диләнең битенә Серыйның кайнар сулышы килеп бәрелде, Серый аны кочаклады да акрын гына үзенә тартты. Юкса, болай да бер-берсенә сыенып яталар. Серый йомшак кына итеп Диләнең иреннәренә кагылды. Кара сакал арасына яшеренгән матур иреннәр бик татлы тоелды. Дилә хисләргә бирелеп күзләрен йомды. Аны болай ире беркайчан иркәләгәне булмады, ә Серый ашыкмыйча, кайнар тыны белән өтә-өтә Диләнең назга сусаган иреннәрен үпте. Сукбайлыкта йөреп тупаслансалар да, алар әле тере икән бит, җаннары да исән, тәннәре дә нидер тоя. Соңгы ун ел иренең Диләгә кагылганы да булмады. Юкса, аңа ул чакта әле утыз да булмаган иде бит. Ир белән яшәдем дип яшәде инде... Серый аны куенына алды да яратып кына, баланы үпкән кебек, маңгаеннан үпте.
– Йокла, Диля, йокла, — дип куйды.
Нинди рәхәт сине кайгыртучы булганда! Дилә күзләрен йомды. Төнлә белән кар явып, катыргыны күмеп китте, янәшәдән диярлек кешеләр үтеп-сүтеп йөрделәр, тик шул катыргы астында да тормыш бардыр дип уйлаучы да булмады. Хәер, кемдә кемнең ни эше бар, заманасы ул, һәркем үз юлы белән ашыга.

Ике ел да, өч ел да үтте. Алар бер-берсенә күнеккәннән күнекте. Бу тормышны алар үзләре сайлады, моның үз җае, үз кыенлыгы. Серый вакыт-вакыт атналар буена югала торган булды. Дилә сорамады, ул көтте. Сукбайлар армиясе зур булса да, Серыйсыз ул ялгыз. Уйлап карасаң, алар башка сукбайларга катышмадылар да бит. Алар икесе башкаларны шым гына күзәттеләр, алардан нидер өйрәнделәр, кай бер яман нәрсәләрдән читтә торырга, кешелек сыйфатын югалтмаска тырыштылар. Араларында җылы хисләр дә үсте кебек. Серыйның йөзенә карасаң, бик кырыс кешегә охшаган, шулай да нидер аны борчый, ул еш кына үз эченә бикләнә дә уйга чума. Мондый чакта Дилә аңа кагылмый да, сүз дә кушмый, шым гына, читтән генә күзәтә. Белсәң иде, ни уйлый икән? Андый чакта Серыйның еш кына бите тартышып куя, күзләренә яшь тә тула. Беркөнне Дилә түзмәде:
– Бәлки сөйләрсең, сиңа да җиңел булып калыр. Мин бит сөйлим, – диде.
Серый аңа уйчан күзләре белән карап торды, уйларын яшерергә теләгәндәй, арты белән борылып утырды. Дилә соңгы вакытларда Серыйның хәтере югалганга шикләнә башлады. Тормышта ул күп нәрсәләрне яхшы аңлый һәм төгәл эшли иде.
– Диля, мин моннан озакламый китәрмендер, – диде борылмый гына. Бераз тын гына торгач: – Сине үзем белән ала алмыйм, — диде акрын гына. Диләнең йөрәге куырылып калгандай булды. Ул көчкә телен эйләндереп:
– Ни өчен? - диде.
Шәһәр читендә бер ташландык йорт төзелеше табып, шуның бер бүлмәсен үзләренә җайлап, икесе генә яшәп яткан көннәре иде. Төнлә шешә, катыргы, сыра калайлары җыялар да Дилә көндез шуны илтеп тапшыра, ашарга ризык, кирәк-яраклар алып кайта. Бу йортта берүзе яши алмый, юк, Серыйсыз яши алмый. Шушы ташландык йортта да тынгылык юк. Бала-чага шунда җыела, әле качышлы уйныйлар, тәмәке тарталар, наркоманнар да кергәли. Алар да нәрсәдер кайнаталар, казыналар да аннан хайваннар кебек ыңгырашып аунашып яталар, йә кыргый тавыш белән көләләр, елыйлар. Монда да ялгыз куркыныч иде. Янында Серый булганда гына бернидән дә курыкмый.
— Китмә, мин башка берни дә сорамам. Мин монда синсез ничек яшим, мин куркам...
Ике арада авыр тынлык урнашты. Дилә сак кына аның аркасына кагылды.
– Ничек яшәргә соң, Серый?
Серый Диләгә йөзе белән борылды. Олы кара күзләргә мөлдерәп яшь тулган иде. Серый берсүзсез аны кочаклап алды да маңгаеннан үтте.
– Минем белән барырга ярамый. Мин сөйлим, тик монда ишеткән монда калсын. Беркем дә белергә тиеш түгел. Хәер, кемгә кызык соң. Серый тирән итеп тын алды. – Мин кайчандыр десантурада хезмәт иттем, Чечняда да булып кайттым, яраландым да, кан исе дә хәйран иснәдем. Ә аннан кайткач... Аннан кайтканнарны монда көтеп кенә торалар. Мине дә эзләп килделәр. Мине бер бай бизнесменга сакчы итеп эшкә алдылар. Миндәйләр хәзер андыйларга бик тә кирәк. Бар да яхшы иде, эше дә, акчасы да. Мин яраткан кызыма өйләндем, фатир да алдым. Тик ул байларга караганда беренче зыянны сакчылар күрә. Биш ел мин аңарда эшләдем, аңлашып эшләдек. Мин сыналган кадр, шуңа шеф минем белән исәпләшә, кайбер четрекле хәлләрне яшерми дә иде. Мине шулай бервакыт бик кирәкле кәгазьләр, акчалар белән икенче шәһәргә җибәрде. Моның турында беркем дә белергә тиеш түгел иде. Ара да әллә ни ерак түгел, нибары 250 чакрым гына, аннан, минем мондый йомышларны үтәгәнем дә бар иде. Чемоданны бикләп, ачкычын муенга астым да икенче көнне иртә таңнан юлга чыктым. Мин урманны үтү белән арттан бер кара машина койрыкка утырып алды, тагылып килә дә килә. Сизәм – яхшыга түгел. Ике сәгатьләп барам - калмыйлар. Шуннан шигем калмады. Урман авызына кереп югалмакчы булдым, тик алар да калышмадылар. Мин тагын тизлекне арттырдым да болардан аерылдым һәм чемоданны юл буендагы куе кычытканлыкка аттым. Тоткан хәлдә дә, чемоданны тапмасалар, җибәрерләр, кире килеп алырмын дип уйладым. Урман бетте, мин бакчалар арасына килеп чыктым. Кыскасы, мин алардан качып котылуын котылдым, тик кире килеп күпме эзләсәм дә, чемоданны тапмадым. Кире кайтып акланудан файда юк иде, башсыз каласымны яхшы беләм. Машинаны яндырдым да юкка чыктым. Хатыным бәбәйләде, улым үсә. Мин үземнең исән икәнне белдерергә куркам. Мин кайтып аларны читтән күзәтәм, хәтта яннарында утырганым да бар, алар мине танымыйлар, сукбай дип уйлыйлар. Куркам, хатыным көтәр-көтәр дә кияүгә чыгар. Ул каһəр суккан чемоданны эзли-эзли картаям. Әллә башка җирдә ташладыммы дип уйлап, бу урман буйларын актармаган җирем калмады.
— Алайса, син атналар буе югалып, һаман шул чемоданны эзлисең?
– Эзлим, шул табылса, илтеп бирер, гаиләмә кайтыр идем. Мин аларны шундый сагынам. Акча дип жан аталар, акча бәхет түгел, бәхетсезлек ул. Элек мин дә, байлар нинди бәхетле, дип уйлый идем, артык күбәйсә, бәхетсезлеккә әйләнә икән шул. Диля, мин ул акчаларны эзләп тә, гаиләм өчен борчылып та арыдым, ни булса - шул булыр, мин үз шәһәремә кайтам. Әтием дә урамга ялгыз чыга, әнием күренми. Кайгыдан картайдылар. Үлгән булсаң, үлгән диярләр, тик алар һаман көтәләрдер. Билгесезлек, бердән, өмет бирсә, икенчедән, көткәннәрне үзеңнән алда кабергә тыгу белән бер бит.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: