Сельские нивы
+8 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
26 Июня , 10:05

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.16 бүлек. Рамис үзен аңлауга өметләнеп, Неллига күтәрелеп карады. Аның чырае күзгә күренеп үзгәргән иде.– Миннән ни телисең? – диде сөеклесе коры гына.– Әнине карашырсың бит? Миңа эшкә йөрергә кирәк, аннан, малай да ни хәлдә бит әле, билгесез. Мин барысына да җитешә алмыйм, синең ярдәмең кирәк.– Мин бит синең законлы хатының түгел, аларны карарга.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Рамис үзен аңлауга өметләнеп, Неллига күтәрелеп карады. Аның чырае күзгә күренеп үзгәргән иде.
– Миннән ни телисең? – диде сөеклесе коры гына.
– Әнине карашырсың бит? Миңа эшкә йөрергә кирәк, аннан, малай да ни хәлдә бит әле, билгесез. Мин барысына да җитешә алмыйм, синең ярдәмең кирәк.
– Мин бит синең законлы хатының түгел, аларны карарга. Мин сиңа акча белән генә ярдәм итә алам. Сиделка яллыйбыз да акча түлибез. Ә синең ул бандит алкоголигыңны ишетәсем дә килми, кеше төсле яши белми икән – шул кирәк. Ник минем Алешкам эчми дә, тартмый да, укуын да калдырмый? Хатының дөрес тәрбияләмәгән, җитмәсә, ташлап качкан. Мине ул проблемаларыңа катыштырма. Вакытсыз картаясым килми.Миңа проблемалы ир дә кирәкми.
– Син бит әле генә яратам диден, аннан, мин синең ата-анаң алдында тузан булырга да әзер бит, ничек телисең - шулай биетәсең...
— Мин бит синең законлы хатының түгел, шулай булгач, гафу ит...
– Кызык, паспорттагы пичәт кенә эшләтә ала микән ни моны?

Сөйләшү барып чыкмады. Арадан бик тиз ниндидер салкынлык йөгереп узды. Рамис мондый салкынлыкны көтмәгән иде, ул тагын да югалып калды. Беренче тапкыр күргәндәй, Неллига текәлеп катты. Ә ул берни булмагандай кулындагы алтын беләзекләренә сокланып утыра. Рамис үзенең бу чаклы кимсетелгәнен хәтерләми. Йөрәк турысын нидер тырмап куйды. Моңынчы ул бер ни турында борчылмыйча яшәде. Гаиләгә ашап яшәрлек кенә акчасын кайтарып бирде дә шуның белән вазыйфасы үтәлгән дип санады. Гаиләнең эчке халәте турында әллә ни борчылып баш ватмады. Ә хәзер бөтен проблема үзенә генә өелеп калды. Ул үзе әллә нинди акчалар түләр иде, бу дөнья мәшәкатьләрен берәрсе алып барса. Ул акрын гына урыныннан күтәрелде, ни эйтергә белмича, ары карады, бире карады. Аннан бераз уйланып торгач, кызы булмәсенең ишеген шакыды. Ул да урында иркәләнеп ята. Кызы бар яклап Неллига охшарга тырыша иде. Хәтта эчке киемнәре белән дә.
– Кызым, җыен, әбиеңә торырга барасың. Кызы, ялгыш ишеттәмме әллә дип, кузгалмыйча астан өскә карап ятты. — Әбиең чирли, аны карарга кирәк.
– Әни кая, ул карасын, мин аны карый алмыйм.
– Кызым, сиңа әйтәсем килмәгән иде, әниең югалды бит, абыең да авыр хәлдә.
Рамис аптырап кулларын уды. Кызы кызганыр, жəлләү сүзләре әйтер, әнисе югалган дигән хәбәр аны тетрәндерер, кайгырыр, ярдәм итәр дип уйлады.
– Ничек югалды, кая киткән?
– Менә шулай, югалды. Белсәм, өстерәп алып кайтыр идем дә...
— Әбигә ни булган? — диде кызы торып утырып.
– Акылына зәгыйфьлек килгән бугай.
– Син нәрсә, әти, хәзер сумасшедший әбине ничек
карыйм ди мин?! Әнине табарга кирәк, бәлки авылга кайтып киткәндер.
– Мин эзләдем инде, кайтмаган. Йә өйгә, йә әбиең янына кайтырга туры килер.
– Син нәрсә, әти, шул алкаш абый янынамы? Мин хәзер ул тормышка үлсәм дә кайтмыйм.

Рамиснең кычкырасы, кызын урыннан сөйрәп торгызып селкетәсе килде. Кычкырмады, көчкә тыелып калды. Ул беренче тапкыр үзенең кеше өендә икәнен тойды, бу бит аның йорты түгел, аның монда кычкырырга да хакы юк. Бу Неллига бер дә ошамаячак. Бу йортта бар нәрсә ул куйганча, ул әйткәнчә булырга тиеш. Рамис нәрсә эшләргә белмичә, бөтенләй югалып калды. Нигә, бөтен килеп туган проблемалар белән берүзе калды мени? Кая бу Дилә? Ул табылса, боларның барысы да аның җилкәсеннән төшәчәк. Эшләмәсә эшләмәс, әйдә, утырсың иде улын да, әнисен дә карап. Әнисенең авыруына Дилә генә гаепле, әнисе аны эзли бит һаман. Рамис бераз бер ноктага карап торды. Кызы бөтенләй артын куеп яткан, сөйләшәсе дә килми. Рамисне бу чаклы кимсеткәннәре юк иде әле. Хатын-кыз һәрвакыт аның алдында тузан булып җәелә, шуңа ул күзенә генә карап торганга күнеккән. Дилә турында әйтәсе дә юк, бер күз карашы җитә иде тезенә чүктерергә. Бүген иртә таңнан Ходай каргаган нинди көн булды соң? Рамис үзенең көчсезләнеп калуын күрсәтмәс өчен тиз-тиз киенде дә өйдән чыгып китте. Урамга чыккач та кая барып төртелергә белмичә аптырап калды. Башында бер сорау: ничек болай була соң инде, мин ялгыз калдыммыни, миңа беркем дә ярдәм итмәс мени? Ох, Дилә, тапсаммы, үзеңне эт итеп кисәм. Гомерлеккә муенга таш булып бәйләндең, хәзер кая юкка чыктың? Урамда болай басып тору килешмәс, булмаса, өйгә кайтып утырып уйлыйм... Рамиснең яныннан үткән һәркем аны үтәли күрәдер, бөтен уйларын укыйдыр кебек тоелды. Шуңа тизрәк машинасына утырды да ишек алдыннан кузгалып китте. Үзе кайчандыр тир түгеп эшләп алган фатирга кайтты. Монда нишләсә дә була, үз йорты. Тик Неллиның өе белән чагыштырган да, ул инде эт оясына әйләнгән. Кайчандыр чиста, тәмле исле йортның коты да, җаны да калмаган иде. Кая карама — җимерек җиһаз, ватык ишек пыяласы; кайчандыр көчкә алган стенканың ишекләре асылынып төшкән. Кая гына караса да Дилә исенә төште. Кая булыр? Кайтсын гына... «Исән булсан, барыбер кайтырсың, кемгә кирәгең бар синең, йолкыш...» Үзе эчтән аны сукте, шул ук чакта үзенең дә мескен хәлдә кала баруын тойды. Дилә кайтмаса, Нелли белән кызы ярдәм итмәсә, ике авыру белән нишләр соң ул? Рамис күбрәк үзен уйлады, әлегә улы ни хәлдә дип тә, әнисе турында да уйлый алмады, тик үзе өчен генә борчылды. Өйрәнгән иркен рәхәт тормышын югалтудан курыкты. Моның шулай икәнен ачыктан ачык үз-үзенә таныйсы килмәде. Тик ниндидер авырлык килгәне сизелә. Рамис кабат тирә-ягына каранды, үзләренең йокы бүлмәсенә үтте, монда да урын-жирләрнең асты-өскә килгән. Бүген иртәдән чабулап бик арыганын тойды, сузылып ятып йоклыйсы килде, тик тапталган урын-жиргә ятарга шикләнеп, катып тора бирде. Стена дагы каннарны теге чакта юып ташласа да, кан эзе ямьсез кара булып тора. Урын-җирләрне җыеп алып атса да, кан мендәргә, матраска сенгән, хәзер монда ничек ятмак кирәк? Үзaлдына нидер уйлап, бүлмәләр буйлап йөрде. Кызының бүлмәсенә кереп ятты да йокыга да китте.

Тормыш нинди генә сынаулар китереп куймый кеше алдына! Куймас димә, килә ул сынаулар, йә юлның башында, йә ахырында... Рамис тә үзен ни көткәнне белми иде. Ул моның турында уйлап та карамады, ничек теләсә – шулай яшәде. Аның хыялында һәрвакыт матур хатыннар, матур тормыш булды. Бөтен матурлык та, яхшылык та башкаларда гына кебек тоелды, шуңа ул аны һәрвакыт читтән эзләде. Ямьсез хатын, тәртипсез балалар....Ник соң башкаларныкы алай түгел, аның гына эчкече улы, җен төсле хатыны? Уф Алла, шул хатыны исенә төштеме, каны кайный башлый, башта бер сорау: кайда икән? Рамисне әле полициягә чакырып тинтерәттеләр, әле больницага чапты. Бер яктан әнисе чыгып китеп, югалып, аны көчкә тапты; улы бер атна дигәндә генә аңына килде. Аңына килүен килде... Олы яшьтәге пеләш башлы табиб каршысына утыртып хәлне аңлатты.
– Улыгызның арка миенә зыян килгән, башына да бик каты типкәннәр. Сез ир кеше, сабыр булыгыз. – Доктор нәрсәнедер әйтеп бетерә алмый, өстәлдәге кәгазьләрне әле бер җиргә, әле икенче якка күчерде, никтер ул
күтәрелеп карарга читенсенгән кебек тоелды, аннан тирән сулады. – Бер нәрсәгә дә өметләндерә алмыйм, йөрмәскә мөмкин, шулай да берәр ай көрәшеп карыйбыз, кем белә, бәлки берәр могҗиза килеп чыгар. Аңлыйм, авыр чагыгыз, сезнең әниегез дә монда ята диләр, бер килсә килә шул адәм баласына. Әниегезне дә монда тота алмыйбыз, аны өйгә алып кайтып карарга туры киләчәк. Аның чире монда дәвалый торган түгел, аны психбольницага салырга кирәк, бәлки алар ярдәм итәрләр...
Рамисның чырае агарганнан агара барды, ишеткәнәрдән үзенең дә башы ычкына язды. Хәзер нишләргә? Әйтерсең, ике иңенә күтәрә алмас ике йөк салдылар. Ни торып чыгып китә алмый, ни бер сүз әйтә алмыйча тик утыра. Урында яткан улын да, башы киткән әнисен дә ничек карар соң? Ә эшкә кем йөрер, Нелли ни дияр? Ни дисәң дә соңгы өч елны бергә яшәделәр, аңа чаклы ике елны килә - китә йөрде, барысы биш ел бергә аерылмас пар булып яшәп яталар, күпме уртак дуслар барлыкка килде. Неллиның үз сәүдә нокталары бар, акчага кытлык юк. Рамиснең акчасына да исе китми. Шуңа Рамис аңа кыйммәтле бүләкләр алып бирде, яңа яхшы машина алды. Ул үзе дә беркайчан да акчасыз булмады. Шофер гына булып эшләсә дә , акчаны яхшы эшләде. Нелли янында барганда оят булмасын дип, үзенә дә яхшы - яхшы киемнәр алды. Ә гаиләгә шуннан калганы да тама килде. Неллига ошарга тырышып, киенеп, яхшы машина алып, җыйган акча запасы да юк иде. Менә кайда икән ул язмышы, тормышы сынавы...Ак халатлы доктор әле тагын әллә ниләр сөйләде, ә ул ишетмәде дә. Торып басты, кире утырды, тагын торып басты, кая барырга белмичә бер урында таптанды. Аның хәлен аңлаган доктор да торып басты.
– Әйдәгез, палатага озатам, улыгызны реанимациядән күтәрделәр инде, – дип алдан атлады.
Озын коридор буйлап бардылар да бер палатага керделәр. Ишек төбендәге койкада каткан таяк кебек яткан улы янына килеп баскач, башта танымыйча торды. Озын буйлы улы тагын да озынаеп киткәндәй тоелды. Ябык чырае ап-ак мәрмәр ташны хәтерләтте. Тамагына төер килеп тыгылды, кайчандыр матур күпереп торган иреннәр күгәреп кысылган. Доктор бераз эндәшми торды.
– Хәзер аны сезгә карарга туры киләчәк, чөнки болай бер килеш кенә яткырырга ярамый, янбашлар тишелергә мөмкин, шуңа күрә ике сәгать саен бер яктан икенче якка әйләндереп, аркасын спирт белән ышкып торырга кирәк. Әлегә берәр ай бездә булыр, аннан инде өйгә алып кайтырга туры киләчәк.
Докторга да мондый хәбәр җиткерү җиңел түгел иде бугай. Таш кебек катып калган Рамиснең йөзенә карамаска тырышты. Бераз торды да, кемнедер җибәрергә кирәк, дип чыгып китте. Рамис ни тын алалмады, ни селкенә алмыйча тора бирде. Улы хәлсез генә күзләрен ачты, бераз ак түшәмгә карап ятканнан соң карашын әтисенә күчерде, беренче тапкыр күргәндәй бик озак кына карап ятты. Аннан янак буйлап күз яше тәгәрәп төште, тик бер суз дә чыкмады. Рамиснең бу чаклы да тормыш авырлыгы каршысында ялгыз калганы юк иде әле. Башка сыешлы тугел, әйтерсең дә бу аның белән түгел, ниндидер куркыныч төш иде. Ул берсүзсез башын аска иеп палатадан чыгып китте. Кая да булса төртелеп елыйсы килде, ул бу авырлыклар алдында көчсез иде. Ир уртасы булганчы диярлек әти канаты астында яшәде, ни булса да, авырлыклар килсә, ярдәмгә килергә әтисе булды, әнисе булды, яратмаса да, авырлыкны күтәрергә хатыны булды. Менә хәзер дә Дилә булса, монда боларның бөтенесен аңа этеп, әмер генә биреп чыгып китәр иде дә, чукынды, юкка чыкты. Рамискә кире улы янына керергә, ни дә булса эшләргә кирәк иде дә бит, аяклары беркая да атламый, тәрәзә төбендә шулай катып тора бирде. Арттан кемдер килеп эндәшкәнгә сискәнеп китте.
– Ишек төбендә яткан егетнең әтисе сез буласызмы? — Рамис ни «әйе», ни «юк» дия алмады. Бүреген кулына кысып тоткан килеш селкенмичә тора бирде. Урта яшьләрдәге хатын җитез генә борылды да: – Әйдәгез, ничек әйләндерергә икәнен өйрәтәм, — дип алдан атлады. Рамис ашыкмый гына аңа иярде. — Өстегезне салыгыз да әнә тегендә элегез.
Рамиснең өстендә яхшы бүрек белән яхшы тун, матур җылы йон кофта. Болай карап торуга бер яхшы гына урында утырган түрәгә йә булмаса хәлле генә эшкуарга охшаган ирне палатада ятучылар да, шулай ук аны өйрәтергә кергән ак халатлы ханым да кызыксынып күзәттеләр, ә ул дөньяга бүген генә килгән кеше кебек нәрсә эшләргә, нәрсәгә барып тотынырга белмәде, хәтта өс киемен кая эләргә белмичә бер урында боргаланды.
Ак халатлы ханымның сабырлыгы бетте.
– Әй бу ирләр, бигрәк йомшаксыз инде, әйдәгез, тизрәк булыгыз, минем вакытым юк сезнең белән сәгать буена кайнашырга.
Ул улының өстендәге простыняны ачып җибәрде. Улы шәрә иде, тәне урыны-урыны белән күгәреп тора.
– Килегез, менә шулай итеп простыняны тотыгыз, акрын гына икәү тигез итеп тартабыз. Менә шулай, хәзер ул кырын ятты, хәзер менә аркасын ышкырга кирәк. Карап кына торыгыз, менә бу җирләре тишелә күрмәсен, харап тиз аза, шуның өчен дә инде ике сәгать саен әйләндереп торырга кирәк.
Улын әйләндергәндә аның өстә калган кулы сынган канат кебек артта асылынды. Муенындагы ак кыршавы бер кырыйга шуды. Улы авыртуга түзә алмыйча куркыныч итеп кычкырып җибәрде. Рамис куркып простыняны ычкындырды. Тик теге хатын бик оста гына итеп башын жайлап салды.
– Әй балакай, күрәселәрең алда әле, ничек чыдарсың, белмим, – дип куйды. – Кеше булмастыр инде бу бала, – дип баш селкеде дә чыгып китте. Рамис нишләргә белмичә аптырап басып калды. Тотынырга куркыныч иде, аның кычкыруыннан курыкты.
Бу – яңа тормышның башы гына. Күпмегә сузыла беркем дә белми иде.

Рамис ике арада өзгәләнде. Улын карарга кирәк иде, ичмасам, тотып ашый да алмый, ике кул тагып куйган кебек хәрәкәтсез ята. Үзе дә йончыды, һич карау җаен таба алмады. Башта санитаркаларга акча биреп астын чистарттырды, акча су урынына акты. Хәзер эшли алмасын да аңлый, озакламый бу иллелекләргә үзе дә мохтаҗ булачак. Акчасызлык аны куркыта башлады. Әнисен психбольницага салырга булыштылар, анысы да вакытлыча гына бит. Кызы аны бөтенләй аптырашта калдырды. Ярдәм итү түгел, килеп тә карамады. Рамис эт булып арып, Нелли янына өстен алыштырырга гына кайта, ятып бер-ике сәгать ял итә дә тагын чыгып китә. Неллиның үзенә дигән җылылыкны башкалар белән бүлешәсе килмәде. Аның бар нәрсәсе дә бар, аңа наз, игътибар гына кирәк. Рамиснең болай улы янында көн-төн кунып ятулары бер дә ошамый башлады. Үз каналлары аркылы малайның хәлен белеште, тик бер тапкыр да килеп хәлен белмәде. Малаеның инвалид калуын белгәч, Нелли аның үзеннән дә котылу юлын эзләде. Бу чаклы проблемалы ир кирәкми иде аңа.
Бер ай вакыт үтеп тә китте, тик үзгәрешләр генә күренмәде. Улы ничек хәрәкәтсез ятса – шулай ята бирде. Гәүдәсе йөрмәсә дә, тел исән иде: үзенең көчсезлегеннән җенләнеп акырды, каты итеп сүгенде, гел көйсезләнде. Рамиснең олы егетне түгел, бәләкәй чагында да балаларны карашканы булмады, ә монда көйләргә, жайларга кирәк.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: