Сельские нивы
+5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
25 Июня , 21:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.15 бүлек. Дилә югалганның дүртенче көненә Рамис өйгә кайтты. Кайтмас иде – карт әнисе шалтыратты. «Дилә телефонны алмый, ни булды икән, үзем чирләп торам, бара алмыйм», – диде. Рамис кайтып кергәндә, өйдә балта эләрлек, өч егет эчеп, тәмәке тартып утыралар.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Дилә югалганның дүртенче көненә Рамис өйгә кайтты. Кайтмас иде – карт әнисе шалтыратты. «Дилә телефонны алмый, ни булды икән, үзем чирләп торам, бара алмыйм», – диде. Рамис кайтып кергәндә, өйдә балта эләрлек, өч егет эчеп, тәмәке тартып утыралар. Фатирның эче эт оясына әйләнгән, пычрак, үзе сасы. Дилә өй эчен һәрвакыт чиста тотты, шуңа бу күренеш аяктан егарлык иде. Рамис аяк киемен салмый гына аш бүлмәсенә, егетләр янына узды. Улының исерек кыяфәтен күреп шартлар хәлгә җитте. Аңлашыла, тагын эшкә йөрми, эчүгә салышкан.
– Йә үзегез чыгып китәсез, йә үзем болгап атам икенче каттан.
Егетләр акрын гына киенделәр дә чыгып киттеләр, карышып тормадылар. Улы да чыгып китмәкче иде дә, әтисе җилкәсенә басып кире урынына утыртты.
– Ник эштә түгелсең, әниең кая?
Үзе йокы бүлмәсенә үтте. Ишекне ачты да катып калды. Урын-җир жыелмаган, карават башында стенада канлы бармак эзләре, ак мендәрдә, урын-җирдә кипкән кан. Рамис беразга куркып калды, аннан тиз генә улына ташланды. Изүеннән эләктереп алды да өстерәп йокы
бүлмәсенә алып керде.
— Бу ни бу, анаң кая?
Улы калайланган күзләрен канлы урын-җиргә текәп торды да җилкәсен җыерып:
– Белмим,– диде исе китмичә генә.
Диләнең яраткан яраннары идәндә чәчелеп тапталганнар. Башына килгән уйдан Рамиснен коты алынды.
– Анаңны нишләттең, кая куйдың, үтереп тыктыгызмы?
– Син нәрсә, мин берни дә белмим, нишләп үтерим ди. Эштəдер. Хәзер эзләп алып керәм.
Улы чайкала-чайкала ишеккә юнәлде. Тик чыгып китсә, тиз генә әйләнеп кайтмасы билгеле. Рамис:
— Кая эле, үзем чыгып эзләп кeрим. — Чыгып китмә сен дип ишекне бикләде дә йөгерә-атлый Диләнең эшли торган биләмәләрен әйләнеп чыкты, тик беркайда да хатыны күренмәде. Сорар кеше дә юк. Кире өйгә кайтты, тагын малаен селкетә башлады, анысы инде ятып йоклаган. Күпме генә селкетмәсен, уята алмады. Кабат урын-җирләрне, киемнәрен карап чыкты. Юньле киеме дә юк инде, булганы урынында. Рамис әнисенә ни дияр соң хәзер? Тукта, бәлки анда киткәндер.
– Әни, Дилә синдә түгелме, монда өйдә юк, – диде йомшаграк булырга тырышып.
– Юк, ничә көн шалтыратам, алучы юк. Малаең өйдәме, аннан сора, харап итеп куймасын, ул бит исерек чагында ни кыланганын белми.
Шул көннән башлап тынгылык бетте. Рамиснең әнисе дә хафаланып иртән иртүк килеп җитте. Рамис тә беркая да китмәде, өйдә кунып калды. Иртәнге якта мастер килеп керде. «Дилә кая, ник атна буена эшкә чыкмый?» – диде. Моннан соң Рамис белән әнисе тагын да куркуга калдылар. Рөстәмне күпме генә йолыккаламасыннар, берни белә алмадылар. Ахрысы, аңа да курку керде. Айныгач, башына ябышып утыра бирде.
– Син аңлыйсыңмы, хәзер полициягә эзләтергә, гариза язарга кирәк! Кая куйдың анаңны? – дип, атасы кабат-кабат жилтерәтте. – Утырталар бит сине, син шуны аңлыйсыңмы?

Улы эндәшмәде, башын асылындырып тик утыр бит. Үзе эчтән генә: "Кайтыр эле, теге вакыт кайтты бит"– дип уйлады.
Рамис урын-җирләрне җыеп алды да каядыр алып чыгып китте. Тикшерә калсалар дип, эз калдырмаска тырышты. Тик кан матраска, мендәр сүрүләренә үтеп сеңгән. Стенадагы канны күпме генә юмасын, пычрак эзе калды.
Рамиснең әнисе тагын да картаеп китте, иңбашлары асылынып төште, югары кан басымына да карамыйча, урам буйлап киленен эзләде. Теге чакта больницада ятканы исенә төште, шунда гынадыр дип, бөтен больницаларны йөреп, аяклары калмады. Ябык, бәләкәй генә хатын-кыз күрсә, йөгерә-атлый артыннан иярде. Үткәннең теrесе дә, монысы да шул булып күренде күзенә. Инде беркайдан да тапмагач, оныгы анасын берәр җиргә үтереп тыккандыр дигән уй күңеленә көннән-көн ныклап урнашты. Өйдән ерак түгел агач төпләрен таягы белән төртеп төртеп карады. «Кайдадыр женазасыз, ясинсыз ятадыр», дип уйлый-уйлый, ялгыша да башлады бугай. Утыра да килене белән сөйләшә, әйтерсең, каршысында басып тора. Әле өенә кайта, йә төн уртасында килеп керә. Рамис башта моны аңламады, ә аңлаганда инде соң иде...
Кар явып җирне каплады, аның артыннан салкыннар килеп, җир дә туңды. Дилә генә һаман кайтмады. Үзе өчен генә яшәп өйрәнгән кырык яшьлек Рамиска бөтен проблемалар килеп өелде. Ни улын ташлап чыгып китә алмый, ни акылдан яза башлаган анасын карый алмый. Җитмәсә, яшь хатын көтә, аңа тегендә дә, монда да барырга, кунакка йөрергә кирәк. Баштарак булган хәлне Рамис яшерде, берни дә сөйләмәде. Тик яшь хатын тәртәгә тибеп көйсезләнә башлады, «акча да алып кайтмыйсың, мин синең кызыңны aшaтaм-киендерәм»
дигән сүзләр чыга башлады. Рамис бу хатынны ярата иде, ул да аны ярата. Икесе дә чибәрләр, бер - берсенә бик тә пар килеп торалар, кеше арасына чыксалар, борылып карыйлар. Башта ук шундый хатын кирәк иде да бит... Рамис аны бер дә югалтырга теләмәде. Тик менә сизеп тора: аның әнисе белән балаларына карашы бик югарыдан түгел. Үз улына җирдә юкны табып бирергә әзер, үз ата-аналарына кайтсалар да Рамисне биетә. Ул да ярарга тырышып, хатынының авызына гына карап тора. Бигрәк тә кызы алар белән тора башлагач, хатының бөтенләй фәрештә итеп күрә башлады. Рамис ике гаилә дә ике төрле кеше иде. Үз гаиләсендә ул Диләне биетсә монда үзе биергә әзер.
Дилә кайтыр да барысы да урынына басар кебек тоелды. Тагын азрак көтәргә, сузалганчы сузарга, өйдәге хәлләрне сөйләмәскә тырышты. Бер айдан соң да Дилә кайтмагач, полициягә барып, хатын югалды дип гариза язды. Эзли башладылар. Бөтен-тирә яктан сораша торгач, шәүлә Рамиснең үзенә төшә башлады. Күршеләрдән кемдер, улы кыйный торган иде, дигәч, улын алып киттеләр. Бераз тоттылар да чыгардылар.
....Чыккан көнне үк Рөстәм кибет төбендә сыра чөмереп торган дуслары янында туктады. Алар инде хәйран гына булганнар. Араларындагы ярты ел элек кенә утырып чыккан Колян да бар иде.
– Нихәл, сынок? – дип каршы алды.– Кайдан кайтыш? Мә, тот, бүген мин сыйлыйм.
– Нишләп мин сиңа сынок булыйм ди, акылдан яздыңмы әллә?
– Ник, әниеңне үзең миңа бирдең бит! Әниең әле ничава, әтиең бер дә кулланмаган ахрысы, кызлардан бер дә ким түгел.
Егетләр шаркылдашып көләргә тотындылар. Әллә безгә дә татып карарга бирәсеңме әниеңне Колянга ошаган безгә дә ошар.
Рөстәмнең эчәргә дип күтәргән шешәсе кулыннан төшеп китә язды.
– Нәрсә дидең? – Рөстәмнең башы әйләнеп китте. Ул һәркайсына күз йөртеп чыкты.
– Нәрсә аңламамыш буласың, теге көнне үзең мине алып кайттын бит. О-о, егетләр, сез аның анасын ничек кыйнаганын күрсәгез! Әнисе бәләкәй генә, бу сугу белән стенага барып сыланды. Юк, мин утырып кайтсам да әнигә алай итеп кул күтәрә алмыйм. Төрмәдә дә анасын рәнҗеткәннәрне рәнҗетәләр, алар анда да почетта түгел.
– Үзең тотып баскансың бит.
– Соң, карыйм – ул шәрә, Рөстәм аның күлмәкләрен ертып бетерде бит, ята иссез... Мин аны җəллəдем генә, ипләп кенә караватка күтәреп салдым, ипләп кенә иркәләдем. Ул белмәде дә, иссез иде бит. Ул бит Рөстәмгә генә әни, ә миңа хатын-кыз.

Рөстәмнең ишеткәннәрдән башы әйләнде, акылы томаланды. Үз гомерендә болай гарьләнгәне юк иде әле. Аның әнисен мыскыл итеп көлеп торган Коляга кизәнде. Калганы картинадагы кебек. Коля акырып җибәрде, Рөстәмнең да арт чүмеченә кемдер шешә белән китереп тартты. Аягында басып кала алмады, гөрселдәп барып төште. Ул егылуга, кая туры килсә шулай типкәли дә башладылар. Әле генә колач җәеп каршы алган шешәдәш дуслар истән язганчы типкәләделәр. Сыра, хәмер кушылган кан кайнады. Салкын ак карлы җиргә җәелеп кызыл кан акты. Диләнең күз карасыдай сөеп үстергән улы салкын җирдә аунап ятып калды.

Рамис улын эзләп полициягә килде, аннан инде кичә үк чыгарганнар икән. Өйгә кайтты– өйдә дә юк. Чукындылар бөтенесе бергә, ни анасы юк, ни малае. Бүген кунакка барасылары бар, аны эзләргә дә вакыт юк. Хәзер тагын эчеп йөри инде. Андый компания җыелган җиргә кызын да кайтарырга курка. Әнисенә килде, ул да әллә кая юкка чыккан. Күршеләренә шалтыртты. Тик күрше әби күңелгә шом гына салып чыгарды:
– Анаң ялгыша башлаган, чыга да китә, килен көтә, ди. Берәр җирдә катып үлмәгәс, янына берәрсе килеп торсын.

Рамис чын-чынлап башына ябышты. Нишләргә, каян табарга бу Диләне? Бөтен бәланең башын аңардан гына күрде. Моңынчы әнисен дә, балаларын да карый иде бит әле. Ух, табылсамы, иманын укытыр идем! Хәзер бу әнине кем карый инде? Ярый, кызны монда торырга күчерергә кирәк. Бүген үк сөйләшәм... Рамис кире үз йортларына әйләнеп кайтты, ишек төбендә бөкшәеп утырган әнисен күреп, ни сөенергә, ни көенергә белмәде.
– Әни, нишләп утырасың монда, салкын бит?!
— Килен хәзер ишек алдын себереп кенә бетерә дә кереп чәй эчәбез.
Әллә чынлап та кайтканмы дигән өмет белән Рамис тирә-ягына әйләнеп карады. Тик анда таныш кеше күренмәде.
– Әни, ялгышасың, анда беркем дә юк бит. — Нишләп булмасын, әнә йөри бит, күзең кая?
Рамисне тагын курку биләп алды. - Әйдә, әни, өйгә керик, чәй куеп эчик.
– Ярый, керик. Килен, керерсең, без чәй куябыз, - дип кычкырды.
Өйгә керделәр. Беркем юк, улы да кайтмаган.
— Килен булмагач, өйнең яме юк, чәй дә тәмле булмас, кайтам, иртәгә килермен, – дип әнисе урыныннан торды.
– Йә Ходай!.. Әни, нишләвең бу, әйдә, илтеп куям. Рамис әнисен үз фатирына кайтарып куйды, шым гына ишекне тыштан бикләде дә яшь хатын фатирына кайтып китте. Кич кунакка барасы бар. Хатынының дуслары ресторанга юбилейга чакырдылар. Ашыгып кайтып керде, тиз - тиз киенделәр дә ресторанга киттеләр. Соңгы айларда килеп туган бәладардан Рамис күзгә күренеп йончыды. Кайда гына булса да үз хәсрәтен уйлады, чыгу юлын һич тә таба алмады. Аның бу халәте башкаларга да сизелмичә калмады. Нелли да:
– Син әллә нинди соңгы вакытларда. Кайдадыр очасың, эндәшкәнне дә ишетмисең, – ди. – Әйдә, өйгә кайтыйк, мин арыдым, – диде Рамис.
– Син нәрсә, шундый күңелле утырган компанияне ташлап кайтып китәргәме? Уйлама да!– дип, Нелли арты белән борылды. Ул тирә-ягындагылар белән чытлыкланды, ике элмәктә генә торган ялтыр күлмәге үзенә бик тә килешә иде. Андый күлмәк берәүдә дә юк, сизелеп тора, бу моның белән бик тә горурлана.
– Ярый, утырыйк соң, — дип куйды Рамис. Үзе монда булса, күңеле әнисе янында булды. Ялгышып әллә ни эшләп куймасын... Нелли ярата ич аны, шулай булгач, ярдәм итәр, сөйләргә кирәк дөресен. Гауга да бетәр. Бүген кайту белән дөресен әйтеп бирер.
Кунактан бик соң кайттылар, сөйләшер хәл калмады. Иртәгә ял көне, иркенләп сөйләшерләр. Төнлә арып йоклап китүе булды, әтисе төшенә керде. «Нишләдең син, улым, анаңны, хатыныңны харап иттең, бербөртек улыңны да саклап кала алмадың. Озакламый бөтенләй ялгыз калырсың!» Рамис куркып күзләрен ачты, әтисе әйткәннәрне башында әйләндерде. Тукта, әнисенә ни булды икән? Тиз генә торып киенде дә машинасына чыгып утырды. Тышта кыш, салкын, машинасы да тиз генә кабынмый. Көчкө кабынды, Рамис әнисенең өенә ашыкты. Әтисе ник алай диде соң? Улы, хатыны, әнисе... Ни булды бу дөньяга? Ул әнисенең ишеген курка-курка гына ачты. Өйдә газ исе килә иде, ул кухняга ташланды. Чәйнек кайнап газны сүндергән, ә газ үзе чыгып утыра, Әнисе диванда йоклап киткән. Рамис тиз-тиз генә бөтен тәрәзә-балкон ишекләрен ачып ташлады. Әнисен селкетә торгач уянды, тик газ исенә исергән иде бугай. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Әнисен больницага озатты, үзе дә артыннан барып, урнаштырып, өйгә кайтты. Бәлки Рөстәм дә кайткандыр, монысы да исереп, өйне яндыра күрмәсен тагын... Тик улы кайтмаган. Ишектә записка, тагын полициягә чакыртканнар. «Бу малай актыгы төрмәгә керми туктамас», — дип җенләнә-женләнә дежурный янына килеп керде. Тик ишеткәннәрдән башы әйләнеп китте.
– Улыгызны бик каты кыйнаганнар, ул хәзер больницада, хәле бик авыр. Өч егет кыйнаганнарын күргәннәр, бәлки аралашкан иптәшләрен сез беләсездер? Үзара чыккан низаг булырга мөмкин, алар бит бергә эчеп торганнар. Сез бит әти кеше, беләсездер дип уйлыйм.
Рамис баш кына селкеде, улының кайда йөргәнен дә, нишләгәнен дә белми иде. Соңгы айда әнисе югалганнан соң эчми иде әле. Рамис туры больницага чапты. Кирәк бит, әнисе дә, улы да больницада.
– Улыгыз әле һаман реанимациядә, хәле авыр, әлегә берни дә әйтә алмыйбыз, — диделәр. Бу авыр йөкне берүзе генә җиңеп чыга алмасын аңлады, аңа кемгә дә булса сөйләргә, кайгысын уртаклашырга кеше кирәк. Сөеклесе бар, аның хәлен аңлар, ярдәм итәр, кызы да тыңлар.
Рамис әйләнеп кайтканда, өйдәгеләр йокыдан уянып, жылы урында иркәләнеп яталар. Рамис матур атлас эчке күлмәктән яткан сөяркәсенә сокланып карап торды. Башка вакыт булса, ул аңа җанвардай ташланыр иде, Нелли бит аны бигрәк тә шуның өчен ярата. Рамис гомер буе шундый хатын эзләде. Үз хатынында чистартучы белән пешерүче генә күрде, һәрвакыт тәртип таләп итте, ә монда башка иде. Ул Неллига тик назлы, ир-ат яратыр өчен генә туган җан итеп карады.
Нелли да Рамиснең йомшак ягын яхшы белгәнгә, урынында назланып киерелде-сузылды, карашлары белән үзенә чакырды. Иртә таңнан пошаманга баткан ирнең гыйшык уйнарга хәле дә, теләге дә юк иде шул. Ул үрелеп хатынның матур ботларыннан, шуып торган атыр атлас эчке күлмәгеннән сыйпады. Нелли чытлыкланып:
– Мин Барби курчакка охшаганмынмы, җаным? – диде.
– Син аннан да матур, чөнки син тере, — диде сөяркәсен сыйпый- сыйпый.
– Синең миңа күптән инде яратам дигәнең дә юк, әйт, яратасыңмы?
– Яратам, бик-бик яратам, ә син мине яратасыңмы?
– О-о, əле ничек кенә, мин сине хәтта теге йолкыш хатыныңнан да көнлим, синең иң шәп чагың аңа эләккән. Менә хәзер мин сине беркемгә дә бирмим. Кайчан развод аласың инде, аннан болай иртә таңнан кайда йөрисең? Кер куеныма, җылытам. — Нелли матур, алтын мәрҗән беләзекле куллары белән Рамиснең муенына сарылды.
– Нелли, – диде Рамис ничек сүз башларга белмичә, — миңа синең ярдәмең кирәк. Мин башка сөйләмичә түзә алмыйм.
Нелли сагаеп тынып калды, өскәрәк күтәрелеп утырды да карашы белән сөеклесенә текәлде.
– Беләсең бит, жаным, минем синнән дә якын беркемем юк, синнән башка ярдәм итәр кеше дә юк. Кыскасы, минем теге гаиләдә бик авыр хәлләр килеп чыкты. Әни чирләп китте, аны бүген больницага салдым. Рөстәмне бик каты кыйнаганнар, реанимациядә ята. Дилә каядыр югалган, аны эзлиләр, таба алмыйлар. Менә шул, барысы бергә килеп өелде, мин нишләргә дә белмим. Әнине карар кеше кирәк, ул хәзер ялгышып чирли, чыга да китә, карап кына торырга кирәк.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: