Сельские нивы
+8 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
25 Июня , 19:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.14 бүлек. — Рәхмәт, миңа хәл кереп китте, мөмкин булса, тагын су гына бирмәссезме? — диде Дилә рәхмәтле күзләрен мөлдерәтеп.– Әйдә, кер монда, – диде матушка Мария, ишекне ачып Диләне алга уздырды. Озын өстәл, бар нәрсә ап-ак чүпрәк белән ябылган. – Хәзер монда ашарга киләләр. Алар килгәнче җылы аш ашап ал, – дип алдына нинди дер ярмалы аш белән ипи куйды, үзе каршысына утырды. Дилә аңа бераз карап торды:– Сез өйгә кайтасыздыр?

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

— Рәхмәт, миңа хәл кереп китте, мөмкин булса, тагын су гына бирмәссезме? — диде Дилә рәхмәтле күзләрен мөлдерәтеп.
– Әйдә, кер монда, – диде матушка Мария, ишекне ачып Диләне алга уздырды. Озын өстәл, бар нәрсә ап-ак чүпрәк белән ябылган. – Хәзер монда ашарга киләләр. Алар килгәнче җылы аш ашап ал, – дип алдына нинди дер ярмалы аш белән ипи куйды, үзе каршысына утырды. Дилә аңа бераз карап торды:
– Сез өйгә кайтасыздыр?
– Юк, мин беркая да кайтмыйм, мин биш ел инде шушында яшим.
– Сезнең өегез юкмы? – Дилә, алдындагы кайнар ашын ашарга онытып, матушкага текәлде, аңа караган саен карыйсы килде, аннан ниндидер җылылык килгәндәй иде. Бар иде, ирем дә, улым да. Тик бер мизгелдә барысы да юкка чыкты. Бакчадан кайтканда кемдер икесен дә бәрдереп киткән, икесе бер көнне юк булдылар. Мин ялгыз торып калдым. Акылдан язар хәлгә җиттем, аннан бик каты эчүгә салыштым. Ирем белән тырышып җыйган бар булган мөлкәтне дә бик тиз пыран-заран итеп бетердем. Эчкәндә әллә кайдан бер белмәгән дуслар табыла, туздырырга бик тиз ярдәм итәләр. Мин да фатирымны да, калганын да югалттым. — Матушка бераз уйланып утырды. – Җиңел чакта беребез дә чиркәүгә килмибез, Алланы да искә алмыйбыз. Мин дә эчеп үлеп беткән җирдән шушында килеп егылдым, берничә кат ташлап та киттем. Мин шакшылыкның төбенә төшеп җиттем. Мин дә шушында килеп егылганмын, мине алып кереп юындырып, ашатып аякка бастырдылар, җанымны дәваладылар. Мин Алланың барлыгына инанып эчүдән туктадым. Мин Алла колы, Аллага, кешеләргә хезмәт итәм, җаным да тынычланды. Кая китим, тормышны яңадан башлап булмый. Ир да табылыр иде, тик бала табарга соң. Монда яшәүче монашкаларның һәркайсының үз язмышы. Син менә бүген ашарга өметләнеп килдең, башкалар чиркәүгә җаннарын коткарырга өметләнеп киләләр.
– Ә синең өең исән булса, кире кайтыр идеңме? – диде Дилә.
– Юк, мин ялгызлыктан куркам, ялгызлык мине шул хәлгә китереп җиткерде.
Дилә алдына куйган ашын ашады да рәхмәт әйтеп чыгып китте. Матушка юлга тагын хуш исле ипи төреп тыкты.
— Авыр булса, кил. Бу сукбайлыктан чыгу юлын эзлә, – дип озатып калды.
Дилә зур чиркәүдән ерак түгел агып яткан чишмә янына төште, кыш буена юылмаган бит - кулларын юды. Шундый сагынган икән ләбаса җир өстен, якты дөнья йөзен, кошлар сайравын, шушы челтерәп аккан су тавышын. Бар да кадерле, бар да жанга якын. Йә Ходай, ничек кире җир астына төшәрсең?.. Диләнең су буеннан китәсе килмәде. Төн салкынча булса да, бер читкә барып утырды да дәррәү килгән-киткән халыкны күзәтте. Килүчеләр кергәнче чукындылар, чыккач тагын чукына-чукына, һаман да тезелеп торган хәер сорашучыларга нидер тарата-тарата, җаннарын тынычландырып, өйләренә таралдылар. «Бәлки миңа да үзебезнең мәчеткә барыргадыр? Анда да эшчеләр кирәктер. Торыр-кунар җирләре булса, мин дә, матушка Мария кебек, шунда яшәр идем. Мин дә бит хуш исле ипи пешерә беләм» Таң атты, кояш күтәрелде. Дилә, күрәсең, шулчаклы сагынган иде шушы якты дөньяны: һәр мизгеленә сокланып, каргалар каркылдаганын, саесканнар шыгырдаганны тыңлады. Алар өчен яңа тормыш башланган талаша -кырыша оя коралар, бала чыгарырга җыеналалар.
Төнлә өшегән тәнeн яңа күтәрелгән кояшта җылытырга теләдеме, һәрхәлдә, кузгалып китәргә ашыкмады. Кичтән матушка Мария биргән ипине челтерәп аккан суга манып, шулчаклы тәмләп, ашыкмыйча гына ашады. Болай итеп, ипине суга манып, балачакта җиләккә барган да йә булмаса печән чапканда гына ашыйлар иде. Дилә балачагын исенә төшереп елмайды, аннан күзләреннән яшь төелеп акты. Калган ипиен төреп кесәсенә салды. Яңа күтәрелеп килгән кояшка таба борылып басты. Шулчак шәһәр өстеннән нәрсәдер ялтырап киткәндәй булды. Дилә карашын шунда күчерде дә күзен дә йоммыйча шул ялтыравыкны күзәтте. Бераз торгач: «Бәй, бу мәчет ае түгелме соң? Кара, яңа калыккан кояшны беренче булып мәчет ае сәламли икән бит, — дип уйлап куйды. – Әллә ни ерак та түгел икән бит, бәлки мина шунда барыргадыр?» Дилә тиз-тиз барлы-юклы әйберләрен жыйнады да күктә ялтыраган айга карый -карый шул таба атлады.

Шәһәр әле йокысыннан да уянмаган, халык йоклый, урамда тынлык. Диләнең күңелендә ниндидер шатлык уты кабынды. Аңа берни дә кирәкми... Юк, кирәкми түгел, кирәк: баш төртеп йоклар бер почмак һәм көненә өч телем ипи, сөтсез булса да чәй. Ул шунда көн-төн эшләргә әзер. Ул да бит үз диненә шунда яшәп хезмәт итә ала! Монашка Мария үзенә шөгыль дә, җан тынычлыгы да тапкан бит, ул эшләгәнне мин дә эшли алам. Караңгы җир асты түгел бит. Аннан, аны монда кем белсен – аныкылар мәчеткә йөрми... Кинәт күңелендә туган өмет аны алга ашыктырды, әйтерсең, аны гына көтеп торалар. Ул ашыга-ашыга мәчет капкасы төбенә килеп басты. Иртәнге намазга килгән бабайлар аңа карап-карап алдылар, югарыдан азан әйтә башладылар. Дилә өскә карады анда кеше күренмәде, радио булды, ахрысы. Иртәнге тынлыкта тирә-якка сихри азан моңы таралды. Дилә, тавыш килгән күктән аерыла алмый, авызын ачып шул моңны тыңлады. Күктә кояш күтәрелгән саен манарадагы ай тагын да ныграк ялтырады. Янына кемдер килеп басканын сизсә дә, күзен алмыйча:
– Күккә карагыз әле, кояш калка, аның беренче нурларын мәчет ае каршы ала! Күрегез, күр, нурлар ничек уйный! Мондый матурлыкны беркайчан күргәнем юк иде әле, – дип куйды.
Дилә шулай авызын ачып, күккә карап күпме торгандыр, ул ушына килгәндә, бабайлар инде таралыша башлаганнар иде. Баядан бирле күзәтәм үзеңне, нишләп торасын монда? – диде кемдер.
Дилә аңа борылып карады да:
– Минем шунда яшисем, эшлисем килә, керергә ярыймы, миңа эш табылырмы? – дип, каршысында торган, әле әллә ни олы яшьтә булмаган адәмгә текәлде.
Ә ул Диләнең өс киемнәрен күздән кичерде:
– Эше булыр да ул, тик торыр җир юк монда, — диде өстән аска карап. — Ник болай пычрак кием белән килдең? Бу бит Аллаһ йорты, монда тәһарәтсез, пычрак өс белән килмиләр. Кайтып юын, чистарын, башыңа ак яулык бәйлә, озын итәк ки, аннан килерсең. Тик монда торыр урын юк.
– Миңа бер кечкенә почмак та җитә, баш төртер урын булса...
– Чистарынып кил дим бит. Мөселман хатыны болай йөрергә тиеш түгел. Кара инде бу сәләмәләргә: итәгең дә юк бит, әллә нинди ирләр чалбары кигәнсең. Бар, мәчетнең котын җибәреп торма монда.
Әйтерсең, Диләнең иңбашына сугып җиргә чүктерделәр, ул кинәт коелды да төште. Соңгы көчен җыеп:
– Минем барыр җирем дә, башка киемем дә юк, мулла абзый, — диде еларга җитешеп. Үз хәлен сөйләмәкче иде дә, тик мулла абзый башын югары тотып, капканы ябып кереп тә китте. Ахрысы, мондый йолкыш хатын белән сөйләшуне кирәк тә санамады. Тыңлап киңәш тә бирмәде. Хәер, Дилә сөйли алыр идеме икән? Юк, сөйли дә, аңлата да алмас иде, муллага түгел, үз анасына да сөйли алмас иде... Аллаһ йортында аның кебек пычратылган, гөнаһлы хатыннарга урын юктыр шул. Анда бит хатыннар да киенеп-ясанып, төренеп кенә киләләр. Кем белә, бәлки аларның да озын итәк, яулык астына үз хәсрәтләре яшеренгәндер. Дилә дә алар кебек яулык ябынып төренсә, бәлки аның да оятын да, хурлыгын да берәү дә күрмәс, үткән берәү чирканып та карамас иде. Мулла абзый да болай өстән аска карап сөйләшмәс иде... Дилә мәчет коймасының бер почмагында бик озак кына уйланып утырды. Ничек кенә уйласа да, уйларының очына чыга алмады. Әйе, бу Аллаһ йорты. Ничек кенә киенеп-төренеп килсә дә, Аллаһ муллалар күрмәгәнне — аның гөнаһларын күргән шул инде. Аңа монда урын юк. Нәрсәдер өзелгәндәй булды, әле генә әллә нинди өметләр белән килгән иде бит. Ник аларның да мәчетендә, урыс чиркәвендә кебек, өч кенә көнгә булса да баш төртеп, тын алырлык урыннары юк соң? Ник менә мулла абзый чыгып аңлатмый нишләргә, ничек яшәргә икәнне? Мөселман хатынына алай да, болай да ярамый, ә мөселман ирләренә ярыймы соң эчкечелектә, хыянәттә йөрергә? Яхшы ирнең хатыны болай итеп йөрми... Дилә эченнән генә үзалдына мулла абзый белән бәхәсләште. Бөтен мәчеткә яңгыратып, «җавап бирегез» дип кычкырасы килде хәтта. Юк, намаз укылган, эш беткән. Мулла абзый чапаннарын салып чыкты да яхшы машинага утырып өенә кайтып китте. Хәзер өенә кайта да тәмләп, тирләп-пешеп чәй эчә инде. Ә миңа нишләргә?.. Дилә тирә-ягына каранды, кояш инде җитәрлек күтәрелгән, халык та арлы-бирле йөренә. Дилә кире чиркәү буена китте, анда ичмасам суы бушка ага, туйганчы тагын су булса да эчәр... Көн кыздыра. Кая булып бетте бу халык? Чиркәү бушап калды. Дилә үзе яшәгән йорт яныннан башын аска гына иеп үтте, берәрсе танып калмасын дип курыкты. Коега төшә торган җир калкурак булып тора, сукбайлар үз ояларына кайтып, кое тирә-ягына җыелышып утырганнар да ике көн жыйган ризыклары белән сыйланалар. Берсе дә аска төшәргә ашыкмый. Аларга бүген рәхәт, атналык ашарга җыйдылар. Тамаклары тук, кояш җылыта, талгын искән җил иркәли. Сукбайга тагын ни кирәк? Кайберәүләр шунда агач төбенә генә йокларга яттылар. Дилә дә бер читкә барып утырды, аның да җир астына төшәсе килмәде. Әз булса да шул кояш нурында иркәләнеп калырга теләде. Кояшта җылынып утыра торгач, күзе эленеп киткән. Алдагы төнне йокламау да сиздерде бугай. Башын асылындырып күпме утыргандыр, кемдер кагылганга сискәнеп уянып китте. Башын күтәреп карады да шатлыктан:
— Ах, Серый, кайда булдың, кая югалдың? – Диләнең шатлыгы эченә сыймады. Хәтта беләгеннән кочаклап алды. Алар бер-берсенә карап көлештеләр. Дилә ашыгып кесәсеннән бер кисәк ипи чыгарып тоттырды. — Мин чиркәүдә булдым, мине матушка Мария сыйлады, минем белән шундый матур итеп сөйләште. Серый, ул шунда яши дә...
– Рәхәт тормыштан кеше чиркәүгә китми, соңгы өмете шунда.
– Ә син Аллага ышанасыңмы?
– Ни в бога, ни в попа... Син бит анда барырга ярамый, бармыйм, дигән идең.

Дилә үзенең мәчеткә барганын әйтмәде, никтер оят тоелдымы, әллә диненә тел тидерүдән курыктымы...
– Синсез мин бөтенләй берни дә эшли алмыйм. Безнең җыйган ипиләрне дә урладылар. Син югалгач, мин шундый курыктым. Син кайда булдың? - Дилә ялварулы күзләрен Серыйга текәде.
Ул да бераз карап торды:
– Мин пасхада бәйрәм итеп йөрдем, менә, сиңа да алып кайттым.
Алдына зур гына сумка куйды, эчен ачкан иде – анда ни генә юк! Дилә тагын елмаеп җибәрде.
– Күпме байлык! – Эче тулы буялган йомырка, тәмле күмәчләр.
– Тәмле су да бар, – дип татлы сулар тартып чыгарды.
– Мин сусыз үлә яздым. Әнә теге сакаллы адәм үзенә ияртеп алып барды чиркәүгә.
– Ә, улмы, беләсеңме, кем ул? Кайчандыр зур кеше булган. Профессор бугай. Бик интелегентный кеше ул.

Дилә артына каерылып -каерылып карады. Ишетәннәргә ышанасы да килмәде.
– Ярый инде мин урам себерүче бер надан, ә алар укыган кешеләр монда нишлиләр соң? Үзе шундый таза гәүдәле!
– Алла алдында барыбыз да бертигез диләр бит, менә монда да шулай. Син ни, мин ни. Монда әллә кемнәр бар, аптырама. Кара, көн нинди матур, кышны чыктык, туңып үлмәдек, менә шуңа сөенәсең дә алга таба тагын яшисең.
– Серый, аска төшәсе килми, монда саф һава.
– Әле иртәрәк урамда кунарга, җир салкын, төшәргә туры килер шул инде.
Алар кабат җир астына төшеп чумдылар, тапканнарын туйганчы ашадылар да ятып йокладылар. Сукбай тормышы шуннан тора. Булса – ашый, булмаса — йоклый, теге кирәк, бу кирәк дип кайгырмый. Этләр тормышы. Бар нәрсәдән азат. Тик уйланмаска гына кирәк, үткәннәрне онытырга, якыннарыңны балаларыңны, а анаңны уйламаска, искә алмаска, онытырга, шул чакта гына син ирекле.


Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: