Сельские нивы
+8 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
25 Июня , 16:05

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.13 бүлек. Тик без үскәндә дөнья болай түгел иде. Безнен өчен ата-ана изге җан иде, хәзер дә мин шулай дип уйлыйм. Тик нигә соң безнең балалар, без кадерләп - яратып үстергән балалар безне санламый башладылар? Кайда ялгьштык? Әти-әниләр безне иркәләп-сөеп кенә утырмадылар. Үзләре дә көн-төн эшләделәр, безне дә җиктеләр. Шулай да без аларны Алла урынына күрдек.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Тик без үскәндә дөнья болай түгел иде. Безнен өчен ата-ана изге җан иде, хәзер дә мин шулай дип уйлыйм. Тик нигә соң безнең балалар, без кадерләп - яратып үстергән балалар безне санламый башладылар? Кайда ялгьштык? Әти-әниләр безне иркәләп-сөеп кенә утырмадылар. Үзләре дә көн-төн эшләделәр, безне дә җиктеләр. Шулай да без аларны Алла урынына күрдек. Ә безнең балалар безне бернисез калдырып, урамга чыгарып бастырдылар. Бер малаебыз Чечняга эләкте. Кайткач, эшкә урнаша алмый йөрде-йөрде дә контракт белән кире шунда китте. Тик кеше булып кайтмады ул аннан. Авызына аз гына хәмер эләктеме, күзенә әллә ниләр күренә башлый. Ни тыеп, ни җиңеп булмый. Дуслары белән эчкән җирдән машинага утырып чыгып киткән, олы йөк машинасы астына барып кергән. Олы малайны шулай югалттык. «Әле ярый кечесе бар юанычка», — дип торганда, анысы да юлдан язды. Башка төшкән кайгыдан өйдән әйберләр югалганын да сизмәдек. Батареяга бәйләп тотып та карадык, кыйнаган чаклар булды. Аның нәгъләт төшкән наркотикка утырганын мин соң аңладым. Беренче тапкыр полициягә эләккәч, утыртмасыннар дип, машинамны биреп алып калдым. Икенче вакытында үз әшнәләре: «Бурычын түләмәсәгез, үтерәбез», — дигәч, дүрт бүлмәле фатирны сатып, ике бүлмәлегә калдык. Өй ташлап чыгарга куркабыз, хатын белән чиратлап саклыйбыз. Дуңгыз саз тапмый каламыни, үзеңнеке булмаса, кешенеке бар – күршедәге карт карчыкны талап чыкканнар. Беркөн әнисенең кулындагы туй балдагын салдырып, кычкыртып талап алып чыгып киткән, телсез калган иде мескенем. Газаплы күз яшьләре бүгенгедәй күз алдымда. Нинди ананың йөрәге чыдасын, йөрәге күтәрмәде... Maлайны барыбер утырттылар. Теге күгәрек йөзләр килеп эштән кайтканны саклап торалар, тагын акча таптырта башладылар. Фатирыңны сатып түлә, диләр, алайса төрмәдә үтертәбез, дип яныйлар. Башка чыдар холем калмады, бикләдем дә чыгып олактым. Ул биш ел утырыр да кайтыр, тик ул чиреннән котыла алмаячак. Утырту белән үк: «Әти, теге кирәк, әти, бу кирәк», дип соранып язган хатлары килә башлады. " Юк" – дидем, – әтиең дә, әниең дә юк, үлеп беттеләр, кем шул юлга бастырган шуннан сора». Ул юлга баскан кешегә ата белән ана да юк, Алладан да курыкмыйлар. Каһəр суксын шул афәтне саткан адәмнәрне. Кемдер шул агуны сатып байый, кемдер менә шулай, минем кебек, жир астында яшь түгә. Әкълимәмне бик сагынсам да, үлеп котылганы хәерле дим. Ул үлгәч тә күрмәгәнне әллә ничаклы күрсәтте. Ватылу -тартышулары башланса, үзеңне чыгарып сатарга әзерләр. Ходаем, андый кешеләр белән каберең да якын туры килмәсен. Йә Аллам, бу нинди замана, уз балаңны үзең таный алмый шаккатасың!
Дилә аңа карады да катты, тын да алмыйча тыңлады, аннан карашын акрын гына җиргә күчерде. «Мин генә түгел, бу балалардан ирләр дә елый икән бит, чынлап та, кая бара бу дөнья?..»

Җир астында һава җитми, тынчу һәм эссе иде. Кыш уртасына кешеләр артканнан арта барды. Ничәмә чакрымга сузылган коллекторның эче тулы йолкыш. Әйтерсең, ярты шәһәр шушында җыелып килә.
— Быел бигрәк күбәйделәр, кая бара бу дөнья? – ди де Серый аптырап.
— Ел да шулай кеше өстәлсә, бу ни була соң инде?
Шулчак бер адәм килеп алар алдында туктады: Серый, анда ике кеше жан тәслим кылган, әйдә, чыгарып куйыйк әле.
Бу табигый хәлдер инде мондый җирдә, Серый берсүзсез торып, чакырып килгән кешегә ияреп китеп барды. Дилә эсселе-суыклы булып китте, калтырана башлады. Серый берәр сәгать йөреп килде. Диләнең сораулы карашына:
– Әллә нәрсә эчкәннәр, авызларыннан күбек килгән,
кыскасы, ауланып үлгәннәр.
– Ә сез аларны кая куйдыгыз? Трамвай тукталышында калдырдык. Полиция алып китә аларны, аннан билгесезләр каберенә күмәләр. Курыкма, җир өстендә ятып калмабыз. Менә шулай, акрынлап берәүләр үлә тора, икенчеләр килә тора.
– Ник, аларның туганнары юкмыни? Ә алар кемнәр? Урыслармы, татарлармы?
– Туганнарыңнан күмдерәсең килсә, кесәңдә паспортыңны тыгып йөрисең инде, кайда үләсеңне кайдан беләсең. Кем белгән ди аларның кем икәннәрен. Мондагылар барысы да адәм балалары.
Ике арада авыр тынлык урнашты. «Менә ничек икән сукбай язмышлары. Беркемгә кирәгең юк. Бәлки кирәктер дә, гаиләсенә кирәкмәсә, ата-анасына кирәктер, алар көтəдер. Әйе, мине дә әниләр югалткандыр, көтәләрдер. Инде ничә ай ята ул монда. Кайтса да, уф Аллам, ни дип аңлатмак кирәк? Беркемгә, берничек аңлата алмаслык вәхшилекләр була икән шул бу дөньяда. Юк, мин кайтмаячакмын. Кичер мине, әти! Кичер мине, әнием!» Башын ябык тез башларына куеп, күз яшьләренә буылып елады Дилә.

Берара халык, җир ярыгына агып беткән су кебек, күзгә күренеп кими башлады һәм бик тиз юкка да чыкты. Торба асларында берән-сәрән генә кешеләр ятканы шәйләнә. Дилә аңлый алмады: кая китә бу халык? Йөрәгенә шом керде. Ялгыз калса, ул нишләр? Серый да әллә кая чыгып югалды. Берничә көн инде кайтканы юк. Дилә үз-үзен кая куярга белмичә, бушап калган рәтләр арасында арлы-бирле йөренә башлады. Серый кайтмаса? Бөтенләйгә китеп югалса? Теге татар адәме монда микән? Исемен да сорамаган. Ул алар янына тагын килгән иде дә, Диләнен курыкканын күреп, Серый аны бик тиз куып жибәрде. Шуннан бирле күренгәне юк.
Рәт буйлап хәйран гына йөреп килде. Кире килгәндә аның урынында, алар әйберсендә кемдер актарынып утыра. Дилә башта телсез калды, аннан акрын гына: "Ни эзлисез сез монда, бу минем урын, – диде.
Теге кеше күтәрелеп карамады, йөзен күрсәтмәде, берни булмагандай торып китеп барды. Туздырып ташланган урын -җирләрне рәтләштергәндә нидер житмәгән кебек тоелды. Тукта, сумка... кара сумкасы кая соң? Сумка табылмады. Аның эчендә бөтен байлык... өй ачкычлары, хәер, аларының хәзер кирәге юк, иң кирәге – ипи катылары! Паспорты халат кесәсендә, анысын үзеннән калдырмый йөртә. Диләне бөтенләй курку биләп алды. Ташлап та чыгып китә алмый. Серый кайтса, аны кайдан табар? Әйберләрен, Серый җыйган бөтен «байлык» ларны урлап ташып бетерәчәкләр. Дилә стенага аркасы белән ныграк сыенды. Башында мең төрле уй кайнады. «Күпме вакыт монда ята, әле бер тапкыр да үз тамагын туйдырыйм дип, бер сынык ипи эзләп чыкканы юк. Башкалар, әнә, ашатыр кешесе булмагач, көчкә кыймылдап булса да торып чыгып китәләр».
Хәзер нишләргә соң? Дилә тагын ике көн ачка тинтерәп ятты, тамагы кипте, су да калмады. Калган барлы-юклы кешеләр кыймылдап йөри башлагач чамалады - таң атты бугай. Ничек булса да торып, аңа да җир өстенә чыгарга, кайдан да булса ризык җыеп кайтырга кирәк. Эх, авыз тутырып, ипи белән каты итеп сөтләп чәй эчәргә! Ашау турында уйлагач, эче борып-борып авыртты. Ул да булган «байлык»ларын биленә урады да кешеләр артыннан иярде. Чыга торган тишек бик ерак тоелды. Кешеләр чиратка тезелешеп басканнар, ул да килеп шым гына басты. Озак басып торырга хәле булмагач, стенага сөялде, азрак утырып та алды. Ниһаять, күчә торгач, аңа да өстән яктылык күренде. Никтер йөрәге дулкынланып -тыпырчынып куйды: анда якты дөнья, кояш. Дилә бар көченә ябышып, өскә үрмәләде. Көчкә килеп чыкты, чыкты да аякларына басып күккә карады. Карыйсы калмаган: ничә ай яктылык күрмәгән күзләргә әллә ни булды, якты кояш күз явын алдымы, кинәт чайкалып егылып китте. Җиргә утырды да ике кулы белән күзләрен каплады. Кемдер килеп аны торгызмакчы булды.
– Әйдә тор, монда утырма, – диде бер ир заты.
– Күзләрем, күзләрем әллә нишләде!
– Ачма алайса, әйдә әнә тегендә, читтәрәк утырып тор. Озак кояш күрмәсәң шулай була шул. Бармак арасыннан гына, акрын-акрын гына яктылыкка кара.
– Әллә яз җиткәнме? – диде Дилә, комсызланып haва сулый-сулый. Җир астындагы тынчу эсседән соң саф hава башын әйләндереп җибәрде.
– Әйе, яз, бүген Пасха бәйрәме, барыбыз да чиркәүгә барабыз. Менә анда акча да, ашарга да өләшәләр инде. Бүген кич бәйрәм башлана, төн буе укыйлар, акча тараталар, ә иртән йомырка, күмәчләр өләшәләр. Шуңа күрә бүген шунда, чиркәү алдында төн чыгарга туры килер. Алдан барып, урын алып куярга кирәк.
— Мине дә үзегез белән алмассызмы, минем дә бик ашыйсым килә!
— Атлый алсаң, ияр, йә булмаса миңа тотын... Күзләрегезне чак кына ачыгыз, юл күрерлек кенә.
Дилә тагын бер белмәгән кешенең җиңенә тагылып каядыр атлады. «Миңа анда барырга ярамый ла, мин бит кяфер түгел, бианасы белсәме... Мескен, минсез ни чек яши икән?» Бер кулы белән күзен каплап атлау бик жайсыз, кинәт нәрсәгәдер абынып китте, кибеп бетмәгән җиргә барып төшеп, тезләре сазга батты. Теге адәм тагын тартып торгызды.
– Болай булмый, яулыгыңны күзеңә тешереп бәйлә. Сина кара күзлек кирәк, тик каян аласын аны?
Дилә ничек тә бер белмәгән кешега авырлыгын салмыйча жайлашырга, аннан калмаска тырышты. Бара-бара шундый арыды, тамагы кипте, атлар хәле калмады.
– Килеп життек,– диде иптәше.– Әйдә, менә шушында басыйк, кулыңны алга суз, ни салсалар, шуны ал да кесәңә сал.
Дилә эчтән белгәнен укырга тырышты. Ходаем, гөнаһ бит монда басып торулары... Тик уйларлык та хәле юк, башы әйләнеп егылып ятмаса ярар иде. Диләнең хәлсез генә сузылган кулына кемдер салкын тимер акчалар салды. Дилә курка-курка гына күзен ачып карады, бар нәрсә йөзгән кебек, шулай да алдыннан үткән хисапсыз аякларны күреп, селкенми дә шуларны күзәтте. Сузылган кулга тиенләп булса да акчалар җыела торды. Тирә-ягына күз салып алды. Чираты да озын икән. Хәер алган берсе чукынып баш иде. Тик Дилә гeнә катып торды. Биргәннәренә рәхмәт йөзеннән булса да баш иеп рәхмәт әйтте. Акрын гына янында торган кешегә күтәрелеп карады. Бу да сакаллы, олпат гәүдәле кеше булып чыкты. Дилә кабат карашын аяк астына күчерде. Күз алдыннан аяклар чиркәү эченә су булып агылды. Эх, берәрсе бер кисәк ипи салса ичмасам. Ашау турында уйлаган саен башы әйләнде. Бермәлне акрын гына бар нәрсә йөзеп киткәндәй булды, ул үзе дә ятып йөзгәндәй барып төште. Күзен ачканда, кайдадыр койма буенда ята иде. Акрын гына күтәрелеп карады, тезелешеп баскан сукбайлар чиратының арты гына күренә. Торырга маташып карады – юк шул, хәле юк, су гына эчсә дә хәл керер иде дә... Алла сакласын, урыс чиркәвендә үлеп калса...
Кич иде инде, кояш офыкка батып бара. Яз булса да, җир әле салкын икән. Шулчак аның алдына кап - карадан киенгән бер хатын - кыз иелде.
– Сезгә ни булды? – диде йомшак кына тавыш белән. – Сезгә ярдәм кирәкме? Минем эчәсем килә, мин кайчан ашаганны да хәтерләмим.
– Син болай җирдә ятма, салкын тидересең, торып утыр, – дип торырга булышты да, – мин хәзер су китерәм, – дип китеп барды.
Дилә ашыгып китеп барган кара киемле хатыннан күзен алмады, коткаручы көткән баладай, нәүмизләнеп аны көтте, хәтта хәзер авызын тутырып су эчәсен күз алдына китереп, төкреген йотмакчы булды, тик тамак шулчаклы кибеп ябышкан - төкрек тә юк. Кара киемле хатын кайдандыр чиркәү артыннан килеп чыкты, ашыга - ашыга Диләгә таба атлады. Мондый киемле кешеләрне аның кинода гына күргәне бар. Үзенә якынлашканчы Дилә керфек тә какмыйча аны күзәтте. Җитез җиңел адымнар белән кара киемле хатын аның каршысына килеп чүгәләде. Кулында ап-ак төргәк, төргәкне ачкан иде – анда ап-ак күмәч, кызылга буялган бер йомырка һәм бер әлүмин кружка су.
– Башта су эч, аннан ашыкмыйча гына аша.
Диләнең кулына су сузды, Дилә калтыранган куллары белән кружкага ябышты, комсызланып эчә башлады.
– Ашыкма, хәзер инде азрак ашап ал.
Дилә аның йөзенә текәлде, киеме кара булса да, йөзе
якты һәм нурлы тоелды.
– Сезнең исемегез ничек?
– Мин матушка Мария булам, йомышың төшсә, мине әнә тегендә, подсобкада сорарсың.
– Матушка Мария, мин бит мусульманка, миңа монда керергә дә ярамыйдыр, мин эчкече түгел, әллә ни уйлый күрмәгез.
– Ходай алдында без барыбыз да бер. Алла бер, сиңа да, миңа да. Син монда килеп егылгансың икән, сиңа мин ярдәм итәргә тиеш, кем булсаң да. Менә хәл кергәч, үзегезнең мәчетегезгә барырсың. Мин китим, эшем күп.

Дилә матушка калдырган ап-ак ипигә башта карап торды, ашказаны суырып авыртса да, тешләргә ашыкмады. Күзләрен йомып иснәп карады, яңа пешкән ипи исе күңел түрен актарып, балачагын, этисе йортын, бар узган гомерен исенә төшерде, күз яшьләре тыгылып торган буадай агып китте. Ул ипине елый-елый ашады. Ничәмә айлар жир астында калдык-постык ашап яшәсә дә, зарланмады, булганга риза булып яшәде. Тик бу хуш исле ак ипи бөтен үткән гомеренә кайтарды, Әти-әнисeнең ак күмәч ашап үскән, кадерле газиз баласы иде бит, йә Ходаем, нинди хәлгә калды. Шушы ипи исе генә дә нинди тансык, кадерле. «Әнием, эзлисеңме, көтәсеңме? Гафу итегез... – Әнисенең кайгылы йөзе күз алдына килеп басты. Дилә үз-үзен кочаклап, тагын елап жибәрде.–Гафу итегез, әти-әнием».
Төн җитте, хәер сораучылар берсе дә урыныннан кузгалырга уйламады, һәркем үзе баскан урынын югалтудан курыкты. Чиркәүне яктыртып, гөлт итеп ут кабыздылар, кеше йөрүдән туктамады. Һәркем үз төргәге белән ашыкмый гына эчкә агылды да агылды. Дилә акрынлап кыймылдап торып басты, аяклары туңган, салкын эченә дә үтте. Дилә башка чиратка басмады, матушка Мария чыккан якка таба атлады, кружкасын илтеп бирергә кирәк. Чиркәү артында шундый ук карадан киенгән хатыннар арлы-бирле йөреп кенә торалар. Беркем кычкырмый, һәркем шым гына үз эше белән шөгыльләнә. Дилә берсен туктатып:
– Матушка Мария кирәк, – диде. Теге хатын сабыр гына аны тыңлады да артыннан ияртте. — Менә шунда көтегез, – дип калдырып китте. Дилә ишек каршысында шым гына басып торуын белде. Бик озак торды, эчкә сораусыз үтәргә кыймады. Сабыр тебе сары алтын ди, ишек ачылып китте дә матушка Мария күренде. Дилә шым гына савытын сузды.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: