Сельские нивы
+8 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
25 Июня , 12:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.12 бүлек. Моның шулай тәмамланасы билгеле иде инде, - дип куйды Серый.Дилә, куркып, аның артына сыена төште. Аларны таптап китәрләр төсле нде. Серый бу кәмиткә карап туйды булса кирәк, каяндыр полиция сыбызгысы чыгарып, сызгыртып җибәрде.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Моның шулай тәмамланасы билгеле иде инде, - дип куйды Серый.
Дилә, куркып, аның артына сыена төште. Аларны таптап китәрләр төсле нде. Серый бу кәмиткә карап туйды булса кирәк, каяндыр полиция сыбызгысы чыгарып, сызгыртып җибәрде. Сугышкан сукбайлар шып туктап, кайсы-кая таралып, шым булдылар. Серый үзенә төбәлгән сораулы карашны сизеп, үзенчә аңлатма кертте:
– Шуннан гына куркалар алар. Эләктерсәләр, полиция халкы безнең ишеләрне аяп тормый, дубинка белән кыйнап куа, Ә моннан куып чыгарсалар, кая барасың? Урамда кыш, катып үләсе генә кала. Исерек булсалар да шуны аңлыйлар бит. Хәзер тынычланалар алар. Курыкма, мин бар бит янында, – дигән булды, Диләнең иңнәреннән кочаклап.
– Син булганда курыкмыйм мин, синең белән рәхәт, – дип, Дилә дә тырнаклары коелып беткән учы белән Серыйның кулларыннан сыйпап алды.
Чынлап та рәхәт иде аның янында. «Серый мәрхәмәтсез кеше түгел. Кеше турында кайгыртучан. Менә ул үзе гомер буе ире, улы, кызы өчен «биеде» — шуларның кайсының да берсенең аны кайгыртканын хәтерләми. Нинди кеше соң бу Серый? Эчкече түгел, җүләр түгел, нәрсәдер бар монда, ә нәрсә? Шушы сукбай очрамаган булса, бәлки, Дилә дә монда килмәгән булыр иде. Килсә дә язмышын каргап, исереп аунап ятар иде».
Яңа ел кичәсе дә үтте, ахрысы, халыкның тора алганы торды, тора алмаганы бөгәрләнеп ята бирде. Өч-дүрт ир кое авызы яныннан әйләнеп килделәр. Өстә йомшак кар яуган. Капкачны күтәреп караган арада тынчу hаваны ярып саф кар исе керде.
– Әйдәгез, торыйк, чыгыйк шәһәргә. Бүген тәмле тәмле салатлар, пилмәннәр ыргыталар, арада эчеп бетелмәгән шампаннар да очрап куймасмы... Бәйрәм дәвам итә бит әле, ашап-эчеп калыйк, - диештеләр.

Диләнең хәтере инде онытыла барган элекке Яңа ел кичәләренә әйләнеп кайтты. Биатай исән чакта гына бәйрмнәр күңелле үткән икән. Ул үзе янына күпме кеше җыя белә, күңелле итеп җырлашып утыралар, уен-көлке, өстәлдә юк нәрсә үзе юк иде. Үзеннән соң аның урнаштырган кагыйдәләре бер елга гына барды. Икенче Яңа ел төнендә Рамис кунарга кайтмады, кунаклар да килмәде. Башка елларны да шулай: ире ачыктан-ачык киенә-ясана да каядыр чыгып югала, өчәр көн кунарга кайтмый иде. Дилә балалар белән көтә-көтә дә арып ятып йоклый. Ә Иртәгәсен инде ашалмыйча өстәлдә изрәгән яшелчә яисә ит салатлары, пилмәннәр чүп савытына салына.
Улы һәрвакыт әтисенә үпкәләп елый иде. Малайлар әтиләре белән чаңгы шуарга, чыршы карарга баралар, ә аларның әтисе әллә кайда йөри. «Әтиегез эштә, балалар, эштә», диеп юата иде. Балаларны ун яшькә чаклы гына алдарга була шул. Хәзерге балалар бөтен нәрсәне белеп туа, диләр, хактыр, күрәсең. Абыйсы сеңлесенә: «Безнең әни шыр җүләр инде, әти эштә дип ышанып утыра. Ёлка каршылаганда кем эшләсен ди инде, теге матур тунын киеп чыгып китте, тагын өйгә кайтмас», - ди. Әле ул вакытта улына унике генә яшь иде. Дилә шым гына тыңлап торды балалар сөйләшкәнне. «Безнең әти чибәр, әни ямьсез, шуңа күрә чибәр әни эзләп чыгып китә ул», – диде ун яшьлек кызы. Дилә гарьлегеннән әй елап та куйды соң, тик балаларына күз яшен күрсәтмәде. Кешегә туксан тугыз тапкыр «син җүләр» дисәң, йөзенчесендә чынлап торып җүләргә әйләнә, ди. Беркөн, үзенчә матураерга тырышып, бит алмаларына, ирененә иннек алып сөртте. Дөресен әйткәндә, буяна да белми иде шул, Иренә дә, балаларына да матур күренәсе килгән иде ул көнне. Тик ире кайтып күрү белән: «Нәрсә урам фахишәләредәй авызыңны кызартып утырасың? Юын бар, күзем күрмәсен!» — дип кычкырды. Шуннан соң бизәнү әйберләренә кагылмады ул. Тора-бара үзенең сөйкемсез, мәхәббәтсез икәнлегенә бөтенләй күнегеп бетте, Кызык, менә быел, ансыз ничек каршылыйлар икән Яңа елны? Ə аның урыны монда, шушы җир астында... Берәү дә кимсетми, ул - аларга тиң, алар – миңа тиң. Аның да йөзе аларныкы кебек кап-кара булыр. Юынмыйча да яшәп була икән ич. Дилә монда, шушы сукбайлар мәгарәсендә, үзен үз урынында итеп хис итә башлады.


Kүпме үтсә дә үтте, Дилә вакытны санамады, саный да алмый иде. Сукбайлар тагын бәйрәмгә әзерләнә башладылар. «Иртәгә Корбан бәйрәме, мәчеткә ит ашарга барабыз», диештеләр. «Битеrезне юып барыгыз түлке, алайса пычрак килеш кертмәсләр, кяферләр дип куарлар үзегезне».
Корбан бәйрәменә Диләнең үз карашы бар. Бер вакыйга аның хәтерен бораулап тора. Әле яшь чагында биатасы Корбан бәйрәме көнне мәчеткә алып барды. Бөтен өй эче белән бардылар. Корбан итеп чалырга дип әзерләп куелган яшь сарыклар, бозаулар... киртәләп алган утарда тезелешеп торалар. Киртә арасыннан кулларын сузып, балалар матур бәрәннәрнең маңгайларыннан сыйпап карадылар. Мулла укыганнан соң, шул малларны егып суйдылар да, колгаларга асып, үткен пычаклар белән тунап кискәләделәр, аннан соң олы казанга пешерергә салдылар. Моны карап, күреп торган Рөстәм кычкырып еларга тотынды. «Ник суйдылар?» «Йоласы шул инде, улым, йоласы шул», – диде бабасы. Тик үзенең дә йөзендә әллә нинди ризасызлык иде: «Без кем соң - шулчаклы малларның гомерен кыеп ашамасак... Кара инде, күпме халык җыелган». Чынлап та, халыкның чуты юк иде. Ике сарык белән ике үгезгә бәбәкләрен төбәгәннәр. Аш пешеп җитеп, өлешләргә бүлә башлагач, китте ызгыш, китте этеш-төртеш, талашу." Биатасы бераз карап торгач: «Куегыз, балалар, корбан итен караусыз калган карт-кортка белән ятимнәр, хәерчеләр ашарга тиеш,– дип, ит бүлүче яныннан читкәрәк тартты.– Ә монда бөтен шәһәр җыелган диярсен, күрче, узләре яхшыдан-яхшы киенгәннәр. Әйдә, Рамис улым, килен, син дә. Безнең гөнаһларны корбан ите ашап кына юып бетереп булмас. Безгә хәрәм мондый корбан итләре aшаpга, без бит эле эшләп ашарлык кешеләр. Кирәкмәс, балалар, кемнәр мохтаж, шулар ашасын». Бианасы ике арада өзгәләнде. Аның моннан китәсе килмәде, бөтен халык авыз иткән корбан итен авыз итәсе килде.
– Әйдә, анасы, үзем корбан чалдырам, әнә сигез балалы Мәмдүнәләргә өләшербез, беркемсез калып җан асраучы Саймәттәйгә, балалары гарип Гомәрләргә өләшербез.
– Әйе, атасы, әйе, шулай итəрбез, – дип, ире ниятләгән эштән бик канәгать булып, бианасы да гаиләсе артыннан иярде. — Шулай булмыйча соң, кеше сөендерү - үзе сөенеч. Ачның, мохтаҗның тамагын туйдыру – үзе бер савап. Бик дөрес, атасы, бик хуп. Без хәерче түгел лә, бер сарык кына корбан чалмаска.
Шулай булды да. Сүзендә тора торган кеше иде мәрхүм. Бөтен гаиләне бер учта тота торган кеше булды. Ул исән чакта көчле, дөньялары җитеш, кеше арасында абруйлы гаилә булып яшәделәр. Ник соң Рамис андый ата булалмады? Әллә соң ул көчле ата кулы астында үскән «әти малае» гынамы? Әтисе үлгәч, бөтен кысалардан бушанды. Гаиләне таркатты лабаса. Ни искесен ташламый, ни яңасын башлый алмый, җил куып йөри.
Диләне вакыт-вакыт авыр уйлар баса. «Җир астына төшеп качып кына үз-үзеңнән котылып булмый икән шул. Серый кебек хәтереңне юарга да тынычлап яшәр гә иде».
Ходай кешегә туганчы ук язмышын язып куйган, ди, шулай булгач, җиргә туган җан яши икән. Эт тормышындамы, тормыш эте булыпмы — яши. Әйе, яши. Дилә дә бу яна «тормыш»ка яраклашырга тырышты. Үлеп булмый, үләсе дә килми, ә җан асрарга кирәк. Җир өстендә яшәгәндә дөнья куа-куа уйланырга вакыт булмаган. Юк, уйлангандыр: «Бүген ни пешерим, кызы тегене ярата, улы моны ярата, ире көйсезләнеп, ни пешерсәң дә йөзен сытып кына ашый; һәркайсының өсте чиста булсын; иң матуры аларга, үзенә инде алардан артса гына». Берчак кызы: «Әни, бигрәк арзанлы кофта алып кигәнсең, моны бомжлар гына кия хәзер», — дигәч, ире кычкырып көлгән иде: «Дворник хатынга ярамаган тагын, ул анагызга ни кидерсәгез дә шул җен карчыгы булыр». Кимсетүләргә күнегеп барган Дилә каршы бер сүз дә дәшмәде бит шул чакта да.
Уйларының очын өзеп, берәүнең сак кына «сәлам бирдек!» дип эндәшкәненә сискәнеп китте, юксаң монда бертуктаусыз арлы-бирле, бәрелеп-сугылып йөреп кенә торалар, беркемнең дә анда эше юк. Үзенә эндәшкән ир кешене танырга теләп, астан өскә карап тора башлады. Монда бөтенесенең дә йөзләре бертөсле, бер-берсеннән аерылырлык та түгел.
– Ялгышмасам, мин сине беләм кебек, менә ничә көн инде карап йөрим. — Ул кеше акрынлап аның каршысына чүгәләп утырды. — Мин сине беләм бит, исемә генә төшерә алмыйм. Кайдан беләм соң?
«Татарча сөйләшкәч, чынлап та белә, таный булыр. «Сез» дип тә түгел, «син» ди бит. Әллә аны эзләп төшкәнме?» Дилә чын-чынлап курыкты, битен яшерә биреп кырын борылып утырды. Йөрәге дөп-дөп типте. Ул кеше янадан бер сүз катмады, карап-карап утырды да торып китеп барды.
Серый шәһәрдән бөтен кеше йоклап беткәч кенә диярлек әйләнеп кайтты.
– Серый, әйт әле, көнме хәзер, төнме?
– Таң ата озакламый. Ашыйсың киләме? Тышта чатнама салкын, кыш усал килде быел. Менә суны монда куям, алып эчәрсең. Синең теге ишегеңне дә биклиләр хәзер. Ачык ишекләр юк диярлек, булса да бөтен нәрсә, ашарга яраклылары да бер-берсенә укмашып каткан.
Дилә, тагын нәрсәдер ишетергә теләп, аннан күзен алмый тыңлый. Серый аны инде күптән сүзсез аңлый.
– Юк, Диля. Беркем күренми дә, ишетелми дә, ут та янмый, — дип куйды. Тышта чатнама салкын булса да, җир астында бөркү, кызу иде. Олы шәһәрне җылыта торган юан торбалар кабынып китәрдәй булып кызалар. Бөркү булгач, күбесе йокыга китә алмый азаплана, аннан исәңгерәп йоклыйлар да, киресенчә, уяна алмый азапланалар. Ярый әле теrе вакыт Серый аны стена буена күчерде, алайса торба астында янып үләрлек. Исерекләрнең күбесе шунда бәрелеп пешәләр, аннары яралары озак төзәлмичә чиләнәләр. Тик әлеге тамак дигәнен кая куясың, ашыйсылары килгәч, җир өстенә чыгалар, ә анда салкын.
Дилә баягы уйларыннан арына алмады: «Кем булды соң теге аны таныган кеше? Аның да аны кайдадыр күргəне бар кебек».
– Диля, сиңа ни булды соң? Яраларың сызлыймы тагын?– дип сорады Серый. Менә, ипи ашап кара. Тукта, башта җылытыйк.– Салкынга каткан чирек ипине торбага куйды, бераз торгач, күгәргән җирләрен кисеп алды, аз гына чылатып, кабат җылытырга куйды. Сасы һаваны ярып ипи исе таралды. Алар аны ашыкмыйча гына, суга мана-мана тәмләп ашадылар. Диләнең күзләреннән ике бөртек яшь бәреп чыкты.
– Ник елыйсың? – диде Серый.
— Бала чаклар искә төште. Әни ипи пешерсә, бөтен тирә-якка хуш ис тарала иде. Без шул ипине урамга алып чыгып ашарга ярата идек. Кемнең ипие тәмлерәк дип, бер-беребезнекен кабып карый идек. Һәркемнең үз әнисе пешергән ипие тәмлерәк була торган иде.
Алар тын гына утырдылар. Серый алып кайткан һәр ризыкны Дилә бик тәмләп ашый. Колбаса да табып алып кайткан көннәре була. Аны да торбага салып кыздырып ашыйлар. Серый бай фатирлы подъезд чүплегендә күбрәк казына, ахрысы. «Байлар ризыкның кадерен белмиләр, бөтен-бөтен ипиләрне табып була аннан. Ит ишесен этләре ашыйдыр, колбасаны һәрхәлдә этләренә ашатмыйлар, күбесе ташлыйлар. Этләренең эче бозылыр дип куркалар бугай». Дилә аңлавынча, Серый җир астыннан төнлә генә чыга, көндез җир өстенә борынын да күрсәтми. Сукбайларның бертөрлесе көннәр буена йоклый. Ә кайберләре, аркаларын стенага терәп, үз эченә бикләнеп уйланып утыра.
Дилә дә үзенә-үзе сораулар бирә-бирә уйланды. «Кызык соң, тик үткәннәрне генә уйлап уфтанабыз, киләчәк турында берәрсе хыялланамы икән?Берерсенең киләчәккә якты хыялы, өмете бармы икән? И, нәрсә турында хыялланырга була соң җир астында утырып... Менә берзаман балалары аны эзләп табып: «Кайт, әни, синсез өйдә ямь юк, син безгә кирәк, рәнҗетмәбез, кайт!» дисәләр? Нишләр иде икән шулчак? Юк, кайтыр юллар мәңгегә ябылган. Кимсетелү белән мыскыллануның аермасы зур. Иренең кимсетүенә түзде, тик улының мыскыллатуына..."Дилә өендәге соңгы төннең мәхшәрен онытыр өчен әллә ниләр бирер иде. Йөрәк түреннән чыккан рәнҗү утлы ялкын булып тышка чыга. Күпчак ул башын бетон стенага орырдай була. Ачка түзеп була, җан талавына чыдавы авыр. Ялгыз калганда ул арлы-бирле йөрүче сукбайларга арты белән борылып утыра да үз эчендә кайный башлый. Күз яшьләренә буыла-буыла тавышсыз гына елый. Кем дә булса дәшсә, ул һәрчак китә. Менә бу юлы да аның җилкәсенә кемдер кагылды. Ул тиз-тез күз яшьләрен сөртте дә артына борылды. Серый кайткандыр дип уйлады, аңа күз яшьләрен күрсәтергә курка, «бар, өеңә кайтып кит» диеп куар кебек. "Монда елакларга урын юк" диде ул бервакыт аңа. Тик бу Серый тугел, ә теге вакыт килгән татар адәме текәлеп карап тора иде. «Ни кирәк аңа миннән, ник тагын килгән?» Алар бераз берсүзсез бер - берсенә карашып тордылар.

– Mин исемә төшердем бит тәки. Син бит Рамис хатыны. Мин синe Бакый абзыйның юбилеенда күрдем, аннан ул үлгәч жирләргә килгәндә. Син ничек монда килеп эләктең? Бу бит башка сыя торган хәл түгел. Курыкма син миннән.– Дилә тагын арты белән борылып утырды. Йөрәге читлегеннән чыга язып типте. Ә ул адәм бу юлы ашыкмады. Аның артына жайлабрак урнашты. — Бакый абзый каберендә әйләнеп яткандыр, башка сыя торган тал түгел, ул бит сине бик ярата иде. Үзең беләсең, кай бердә гаражда салып утыргаларга туры килә, минем килен кебек килен җир йөзендә юк, дия иде ул шул чакларда. Рамисне бик яратты. Шулай да каты тотты ул аны. Кызык, ни китерде икән сине монда? Эндәшмисең. Серый өчен генә килмәгәнсеңдер бит инде. Хәер, сез хатын-кызларны кем белә... Ә мине менә монда малайлар китереп тыкты. Эх, дөнья...
Дилә акрын гына аңа таба борылды, елап шешенгән күзләрен тутырып аның күзләренә карады. Бу ирнең дә күзләре яшьле иде. Куркуы бетте һәм ул аннан чак ишетелерлек итеп:
– Ничек? - дип сорады.
Тегеcе бик озак сүз башлый алмый торды. Бугазына утырган төерне йота алмый газапланганын күреп торды, ул аны ашыктырмады. Бу әле әллә ни карт та түгел, ир уртасы адәм иде. Дилә аннан күзен алмады. «Ничек? Ул бит әти кеше, уллары аны нишләткәннәр?»
Ир кеше авыр итеп сулыш алды. Аннан, хәсрәтеннән берьюлы арынырга теләгәндәй, бик озак күңелен бушатты:
– Мин хәзер бу дөньяда бернигә дә аптырамыйм кебек.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: