Сельские нивы
+8 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
25 Июня , 10:05

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.11 бүлек. Иң куркынычы — күзләрнең ачылмавы, күрә алмавы. «Бу ни хәл, мин кайда? Ник шулчаклы башы әйләнә?» Дилә сизеп ята: кемдер килеп маңгаена кагылды, битен сертеп алды, акрын гына башын күтәреп авызына су салды.

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан
Иң куркынычы — күзләрнең ачылмавы, күрә алмавы. «Бу ни хәл, мин кайда? Ник шулчаклы башы әйләнә?» Дилә сизеп ята: кемдер килеп маңгаена кагылды, битен сертеп алды, акрын гына башын күтәреп авызына су салды. Ул йотлыгып суны эчеп бетерде, тик шунда ук кире косып җибәрде. Авыз-иреннәрен сөрттелләр, башын ипләп кенә кире урынга төшерделәр. «Көчсез, кулсыз, күзсез... мин кайда соң? Мин үлгәнмендер, үлгәч теге дөньяда да шулай кыен микәнни?» Ниндидер тавыш:
– Мә, тагын су эч, – диде. Дилә сагайды, алай да сорыйсы итте:
– Мин кайда, теге дөньядамы? Син кем? Әйе, син хәзер икенче дөньяда. Ә мин – Серый, синең сакчы фәрештәң.
Дилә бермәлгә тын да алмыйча ятты, әйе, бу кеше - Серый... Зиһене ачыла баруын тойды.
– Серый, мин күрмим, кулларым тыңламый, ни булган минем белән?
– Зыян юк, борчылма. Кулларыңның берсе генә сынган, ике кабырган.. Ә күзләреңне шеш булганга ача алмыйсың, шуңа күрмиләр. Миең дә селкенгәндер, косуың да шуннан.
– Серый, ник мин үлмәдем икән? Сукыр да калсам, кулсыз нишлим инде?
– Күзләреңне хәзер кар алып кереп юабыз, ачыла ул, борчылма. Тик кенә ятсаң, баш миең урынына утырыр, кулларың да төзәлер, монда бөтенесе дә шулай килә. Вакыт кирәк, вакыт барысын төзәтә, — дип тынычландырырга тырышты Серый.
Аның тавышы юата да, тибрәтә дә иде. Дилә торып утырырга маташты, ыңгырашудан ары китә алмады. Ятагы астында салкын бетон, өстенә япкан әйберләр — шәһәр чүплегеннән сукбайлар табып алып кайткан сәләмәләр. Өстән тирләтте, астан аркасы өшеде. Серый аны култык астыннан күтәреп торгызып утыртты. Кулның берсе таккан таяк кебек асылынып төште, икенчесенә бармаклары белән бергә терсәктән үк гипс салынган. Хатын-кыз йомышы белән барасы булганда, нишләр соң ул бу куллар белән? Йә Аллам, әле дә аякны саклаган, алары исән. Дилә алга бөкләнде. Сынган кабырга сөяклә ре кадап чәнечтеләр, авыртуга чыдый алмый кычкырып җибәрде, аннан тынсыз калды.
– Үләм, — дип пышылдады, — йөрәгемә кадала. Лап итеп артына ауды, каты итеп ыңгырашты.
Серый бу хатынның газабын җаны сыкрап күзәтте, тик нәрсә белән ярдәм итәргә генә белми иде. Дилә бөтен гәүдәсе авыртудан, баш мие селкенүдән аңгыраеп ята бирде. Битенә салкын нәрсә кагылуга тагын сискәнде. Серый әле генә җиргә төшкән чиста кар кисәге алып кергән. Шуны йомарлап, аның битен, күзләрен чылатты. Кар эреп чәч араларына агып төште. Ул әле кайсы җирләре авыртканны да аңлап бетерә алмый, әмма чатнап ярылырга җитешкән баш һәр хәрәкәтне тоя, һәр кыймылдау әйтеп бетергесез авырту тудыра иде.
— Миңа үләсе генә иде инде, тик үтерә башлагач, үләсе килми икән, бигрәк тә үз балаң кулыннан. — Ул моны тонык тавыш белән, бары тик Серый ишетерлек итеп кенә әйтте.
Адәм баласы авырлыкка түзә, яхшыга түзми, диләр. Дилә тын гына ята бирде. Йөрәге белән генә теге кичтән аерыла алмады. Әллә күп уйлаганга, күзе эленеп китүгә, улының кизәнеп өстенә килгән гәүдәсе күз алдына килеп баса да Дилә кычкырып уяна. Бу курку аны мәңге, үлгәнче җәфалар кебек. Дилә өчен хәзер көн дә юк, төн дә юк. Эшсез ятып аркалары ката. Аның хәзер уйланудан башка эше юк, тик уйларның да юньлесе башка килми. Әйтерсең, шушы кырык елга якын яшәп, бер генә дә яхшы көн булмаган. Һаман шул кыйналган, мыскылланган соңгы төн генә күңеленә хәнҗәр булып кадалган. Һаман шул төн, шәрә егет...Исенә төшкән саен чирканып дерелдәп куя.
" Хурлыгы ни тора. Кыйнап иссезләндергән анаңны мыскыл иттердең, " балам" дияргә телем дә әйләнми, мәңге бәхил түгел! Кулың корысын". Ананың җаны әрнеп, йөрәге сукылдады. Серый каядыр чыгып китте . Дилә күзен ача алмый уйларына чумып ята бирде. " Кем каргады икән шул чаклы? – Гомере бер мизгел булып үтте, ә сагынып искә алырлык бер матур хатирәсе юк. Сөйкемсез сөяге бар диярсең. Чибәр ире, берсеннән - берсе матур балалары арасында бер шәүлә булып гомере үткән дә киткән. Аның бу чыгып югалуына, борчылса, бианасы гына борчылыр. Су сибеп үстергән чәчкәдәй кызы да аны бай, матур " әни" гә алыштырды. Юкса, кешедән ким киендермәде ул аны, ач та утырмый иде. Ә улы аның җир йөзендә йөрерлеген калдырмады, аның хәзер шушы җир астыннан мәңге чыгасы юк. Монда озак яшәмиләрдер шул, теге чактагы исерек хатыннар да күренми. Көнме, төнме икән? Эшендә дә югалтканнардыр инде. Кар ява, диделәр, эретмәсә, ишек аллары бозланып ката инде. Таеп егылучылар урам чистартучыларны эттән алып, эткә салып сүгәләрдер. Гаҗәп, ул бар нәрсәдән азат. Нәрсә ашар, ничек яшәр..аны да уйламый."
«Йомыш» белән йөрү - үлем белән бер. Ул уңай сызлана. Серый аны билгеләнгән бер почмакка алып бара да, караңгыда гына итәген күтәреп, аскы өлешен төшереп кидерә. Дилә беренче көнәрне оялудан кече йомышын да йомышлый алмый җәфаланды. Бер генә кул булса әле маташырга булыр иде, теге доктор терсәктән югары чәпелдәткән, хәзер кул бөгелми. Оятыннан күзәнә төелгән яшьне дә сөртә алмый җәфаланды. Алар яткан урын аркылы кемнәр генә үтми, ярый әле анда йөри торган почмак ерак, аның сасы исе күңелне болгата.
Дилә урамда йөргән пычрак сукбайларга карап, ник болар ичмасам бит-кулларын юмыйлар икән, дип уйлый иде. Монда юынырга түгел, эчәргә дә су тапмыйсың. Дилә көннең көне мондагы дөньяны күзәтеп ятты. Кай берәүләр көчкә кыймылдап йөриләр, ул биек баскычтан менеп-төшәрлек хәлдә түгелләр, шулай да ачлык өскә чыгарга мәҗбүр итә. Һәркемнең хәле-хәл. Җир астында бөтенесе бертесле: кара, чирле күселәрне хәтерләтәләр. Беренче көннәрне ул күп нәрсәгә игътибар итмәгән икән. Көннең кайсыдыр бер мәлендә ыгы-зыгы килеп, йә сугышып алалар, аннан кочаклашып елашалар. Кайсыдыр почмакта бәйрәм ясыйлар, кыргый тавыш белән кычкырып көләләр. Исереп биюләр, кайнар торбага пешеп кычкырып сүгенүләр көндәлек күренеш икән монда. Серый да көннең кайсыдыр бер вакытында торып чыгып китә дә азык җыеп кайта. Дилә башта аларны ашарга җирәнеп укшыды, чөнки алар чүп бакларыннан актарып алган ризык. Дилә монда ничә көн ятканын да белмәде, хәзер моны белү мөһим дә түгел. Монда көн дә төн. Беренче көннәрне ашыйсы да килмәде, башы авыртуга чыдый алмый гел күңеле болганып ятты. Тик адәм баласы эт белән бер диярсен, барысына күнегә. Ул да менә терелә башлады бугай, бөтереп-бөтереп эче бора, ашарга сорап талый. Эх, каты итеп сөтләп кайнар чәй ясап эчсәң иде аны, монда гади кар суы булса да сөенерсең.
– Серый, безнең бит аз булса да акча бар, син шуңа ипи сөт алып кайт, анысы беткәч, син җыйганны ашарбыз.
Серый бераз уйланып торгач, кулын аның баш астына тыкты, аннан Диләне борып, аның артыннан эзләп карады.
– Юк бит монда сумкаң. — Диләнең йөрәге жу итте. — Урыныңнан торган идең мәллә, кая бардың?
«Тегендә», дип ымлады Дилә. Кичә, бик кысталгач, «теге» почмакка барып килгән иде, аларның аяк очында ята торган әрсез адәм йоклый иде кебек. Әнә бүген, букчасын тутырып кайтып, исерек килеш абына-сөртенә урынына кайтып егылды. Серый аны берсүзсез сөйрәп торгызды да кесәләрен актара башлады. Аннан Диләнең паспорты белән тиен аклчалар гына коелды. Ачуы чыккан Серый ул адәмне юан кайнар торбага борып бастырды да ике кулын бергә шул кайнар торбага бар көченә басты. Тегесе кыргый тавыш белән акырырга тотынды, кулларына карап, балаларча елап җибәрде, учлары күз алдында кабарып та чыкты. Дилә, коты алынып, стенага елышты.
Ике яклап кешеләр җыелды, тик аны араларга берсенең дә йөрәге җитмәде бугай.
– Кем урлаша, барыгыз белән дә шул хәл булачак. Әйберләреңне җый да чыгып кит. Хәзер үк моннан таймасаң, маңгаең белән басам торбага, – Йөзен сакал баскан Серый каш астыннан сөзеп карады.
Бур адәм акыра-бакыра рәт буйлап китеп барды. Аның тавышы бик озак ишетелеп торды, тик аны җəлләп яклаучы булмады. Серый да бик озак тынычлана алмады. Күзен бер ноктага текәп, озак уйланып утырды, аннан, уянып киткәндәй, почмакка сеңгән Диләне тынычландырырга теләп:
– Курыкма, монда шунсыз булмый, — диде.
Үрелеп алып, теге сөйрәп кайткан сумканы ачып карады, аның эченнән башланмаган ипи белән ике кефир, ике шешә аракы килеп чыкты. Серый аракыларны төреп, картоннар астына яшереп куйды. Диләнең бая бик ашыйсы килгән иде, ләкин бу күренешләрдән соң бер кабым да ризык кабар хәле калмады. Акрын гына кире урынына сузылып ятты.
– Күч монда, — диде Серый, куылып киткән сукбайның урын-җирен рәтләштереп.
Кайнар торба астында кызу иде шул, һава да җитми. Көн саен су коенып өйрәнгән тән дә бик кычыта башлады. «Бу иске туннар, юрган аламалары, иске матраслар арасында бетләмәгәем», — дип уйлап куйды Дилә.

Kүпме көннәр үткәндер, Дилә санамады, хәер, көн белән төнне ул аера да алмас иде. Вакыт үткән саен кире кайту өмете сүнгәннән сүнә барды. Гел эшләп өйрәнгән кешегә болай тик яту да җиңел түгел, бөтен сөякләр авырта, саф һавага чыгасы килә. Юк, чыкмаячак, якты дөньяга күренеп, җир йөзендә йөрергә гарьлек. Ә шулай да кызык, кем
дә булса эзлиме икән аны?
Дилә янына бер исерек хатын килеп утырды, тонык күзләре белән Диләгә текәлеп карап торды да:
– Мин сине кайдадыр күргән кебекмен, баш юнәтергә берәр нәрсәң юкмы? Серыйның булырга тиеш, хәлемә кер, башым ярыла хәзер, – дип, янына ук килеп чүгәләде.
Аның янына тагын берсе килеп кушылды. Эчүдән шешенеп, кара янып беткән чырайларына караганда, алар игезәкләр кебек бер-берсенә нык охшаш иделәр. Бу исерек хатыннарны Диләнең урамда еш очратканы бар. Иртән машинага теягәнче бөтен бакларда актарынып чыгып, чүбен туздырып, җиргә чәчеп бетерәләр, шуның белән Диләнең җен ачуын чыгаралар иде. Танып алмагайлары дип башын читкәрәк борды.
— Юк монда бернәрсә дә. Серый кайткач сорарсыз, – дигән булды.
— Безгә әйттеләр монда барлыгын, без юкка гына килмәдек. Кеше бул, чыгар сораганны!
Икенчесе дә җанланды:
– Чыгармасаң, талап алабыз. Ә, вчүтәки, сине кайдадыр күргән бар. Эчеп миләр сыекланып беткән шул, ярый, искә төшәр әле, – диде.
Диләнең коты алынды. «Исләренә төшсә, һичшиксез мин эшләгән йортка барып әйтәчәкләр, аннан бетте баш. Серый да әллә кая чыгып югалды». Дилә озын аралыкка карап-карап алды, анда, еракта, арлы-бирле теге бур сукбай йөренә. «Бу ике исерек теләнчене шул котыртып җибәргән инде. Исерекнең иманы юк. Боларда гына түгел, эчкәч, үз баласында да иман калмый». Дилә аларга арты белән стенага табан борылып ятты. Бәйләнешмәгәнең хәерле, утырырлар-утырырлар да китәрләр. Ул теге яртыларның берсен ачып, тəнендәге күгәрекләрне, кычыткан, авырткан җирләрен ышкыштыра. Серый терсәктәге гипсны кискәч тә аракы сөртеп куйды, кулы шуннан сихәтләнә, бөгелә башлады, бармакларны кысып ураганнарын да сүтеп атып, аракы белән эшкәртте, кара көйгән тырнаклар берәм-берәм кубып төштеләр төшүен. Бетләүдән дә шушы аракы гына коткарадыр әле. Юк, аны бирергә ярамый.
Берсе аның сынган беләгеннән тартты:
– Чыгар, дим, теге аракыларны, пәри!
Дилә үзен якларга да, хатын-кыз затларының мондый вәхшилегенә дә өйрәнмәгән иде шул әле. Алар аны, башын калкытырга да ирек бирмичә, әйләндерә-тулгандыра, акыртып таладылар. Бөтен урын-җирне туздырып эзләделәр. Тапкач, шешәләрне куеннарына яшереп, ничек мыштым килсәләр, шулай китеп тә бардылар. Тик бер ир-ат тавышы колак төбендә генә: «Серыйга әйтсәң, үзеңне кайнар торбага бәйлибез», диде. Дилә ялт итеп әйләнеп карады – беркем дә юк иде. Серый «ярты»лар турында сорагач, «эчеп бетердем» дип алдашты. Ул ачуланмады.
– Эчмә, Диля, мин яратмыйм эчкән хатын-кызны, - дип кенә куйды.
– Серый, син ник монда? Эчмисең дә, үзең дөрес кешесең, сине ни китерде соң бу җәһәннәмгә?
– Диля, сине ни китерде соң? Дилә авыр сулап куйды.
– Кайда икән ул рәхәт тормыш, әллә бөтен кеше да шулай яшиме? Карап торуга гына барысы да яхшы кебен микән? Алай дисәң, безнең әти-әниләр бик тә тату яшәделәр. Серый, син ничә ел монда яшисең инде, синең кемнәрең бар?
– Мин белмим шул. Берни дә хәтерләмим. Хәтеремне югалтканмын.
– Сине бәлки эзлиләрдер, әниең, әтиең бардыр, хатының, балаларың...
– Сине дә эзләрләр, син соң ник монда килдең?
Дилә сабый бала кебек башын аска иде. Күзенә төелгән яшен күрсәтәсе килмәде. «Чынлап та, ник килде соң ул монда? Анда да тормыш түгел, мондагысын да яшәү дип атап булмый. Җир астындагы кортлар кебек калдык постык ашап, бер яктан икенче якка әйләнеп ят. Әле дә Серый табып кайта, ул булмаса ачка үләсе». Җир өстенә чыгып, чүплектә казынырга ул әле әзер түгел иде.
– Җәй җитсә, монда кеше калмый, табигать кочагына сыенып бетәләр. Анда инде бәрәңге пешереп ашарга, чәй кайнатып эчәргә була. Минем шундый матур бер урыным бар, су буенда гына, — диде Серый.
– Мине дә алырсыңмы соң?
Серый аңа текәлеп карап утырды да елмаеп куйды:
— һичшиксез алырмын, – диде аның җилкәсенә кулын салып, – кышны исән чыгыйк әле.
— Минем шундый юынасым килә!
– Әйдә, мин сине юынырга алып барам, чиркәүдә юындыралар да, ашаталар да.
– Ни сөйлисең син, миңа анда керергә ярамый!
— Алайса, әйдә, мәчеткә барабыз, анда мунча бармы соң?
– Белмим, юк бугай.
– Чынлап та, моның турында Диләнең уйлап та караганы булмаган. – Юк, юктыр... - дип, аптырашта калды.
– Син курыкма, чиркәүдә анда кемнең кемлеген бер кем тикшерми, — дип җитди генә әйтеп куйды Серый.
Диләнең бик тә юынасы килә иде, күз алдына китереп, кашынып куйды. Шулай да, җир өстенә чыга калса, мәчеткә барырга кирәк булыр, бәлки анда бәлагә юлыккан хатыннар өчен нәрсә дә булса бардыр.
Яңа ел килеп житте. Жир астында җан саклучы халыкта моңарчы күрелмәгән җанлылык барлыкка килде, алар да үзенчә бәйрәм ясарга тырышты. Барысы тапканын алып кайтып уртага өйде. Табыш белән кайтканнар горурланып аракысын, аптекада сатыла торган вак-вак шешәләрен чыгарып салдылар. Һәркайсы Яңа елга диган өлешне ничек табулары белән мактандылар, очына-очына бер -берсен макташтылар, гөрләшеп Яңа ел кичәсенә әзерләнделәр.Теге ике "игезәк" түшләренә әллә ниткән ялтыр-йолтыр әйберләр такканнар, «кар кызлары», янәсе. Үзләренчә, бүген монда алардан да матуррак хатын-кыз юк. Хәтта күкшеп беткән иреннәренә кып-кызыл итеп иннек тә сөрткәннәр. Алар да, хатын-кыз икәнлекләре исләренә төшкән, ахры, ирләр янында чытлыкланган булалар. Ир заты да майланып каткан чәчләрен төкерекләп сыйпаштырган була. Алар бер-берсен узыша-бүлдерә үзләренең элек, җир өстендә чагында, Яңа елны ничек каршылап, ничек үткәргәннәрен сөйләмәкчеләр, тик бер-берсен ишетмиләр – барысы да артык дулкынланган, барысында да шатлык ташып тора. Урам себерүче белән түрә бер өстәлгә утыра алмаган кебек, монда да үз кагыйдәләре бар икән: кемгәдер нәрсәдер ярый, кемгәдер нәрсәдер ярамый иде. Табындагылар Серыйны үтереп мактадылар. Серый да өстәлгә бер ярты куйды, алар белән бер чәркә эчкән булды да кире үз ятагына килеп утырды.
– Бүре өнендә бүре булып уларга туры килә, син аптырама, – диде ул Диләгә.
Дилә исә, ни белән бетәр икән бу «бәйрәм тамашасы », дип күзәтте.
Җир астында аерып булмый: төн булдымы, көн булдымы – күбесе исереп тәгәрәде, кем жырлады, эчәргә җитми калганнары тавыш чыгарып сугышырга тотындылар. Хaтыннарның ялтыр тәтәйләре дә коелып бетте.

Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: