Сельские нивы
+5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
24 Июня , 21:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.10 бүлек. Үзен мәсхәрәләгән теге адәмне дә, аны алып кайткан малаен да ул бәреп үтерә ала иде, тик аның башы берни уйларлык түгел, ул тиле кеше кебек анда-санда бәрелгәләп, өй буйлап йөренде. Кабат килеп көзгегә күз салды. Пыялада таныш та, таныш түгел дә кеше сыны...

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

Үзен мәсхәрәләгән теге адәмне дә, аны алып кайткан малаен да ул бәреп үтерә ала иде, тик аның башы берни уйларлык түгел, ул тиле кеше кебек анда-санда бәрелгәләп, өй буйлап йөренде. Кабат килеп көзгегә күз салды. Пыялада таныш та, таныш түгел дә кеше сыны... Аннан, кинәт бер карарга килеп, өстенә тиз-тиз киенмәкче булды, тик бер кулы никтер тыңламады, ни күтәрелми, ни бөгелми. Шулай да, ничек итсә итте, ни тапса, шуны өстенә элеп, урамга чыгып җитәрак, исенә төшеп кире борылды һәм яшереп куйган җирдән сумкасын алып чыкты. Стена буйлап тотына-тотына баскычтан төште, башта авыртуы сизелмәгән кулының əрите көчәйде. Башы салып төйгәндәй авырта, әйләнә...
Салкын. Өстән коеп карлы яңгыр ява. Дилә, әйтерсең, кая барасын белә, шәһәр читенә чыгып, аның тайгак сукмагыннан туктамый бара. Аягы таеп китеп, ниндидер чокырга егылып барып төште һәм ул аңын югалтты. Салкын яңгыр шундук аңына китерде. Тагын торып алады. Караңгыда туктап, тирә-ягына каранды, чамалап алга атлады. Асылынып торган кул ныклап атларга бирми, тайганда тотынып калалмый кабат егыла. Аның инде бер коры җире дә юк, киемнәре күптән лыч су. Егылган җиреннән көчкә торып утырды да үзенең көчсезлегеннән нишләргә белмичә еларга тотынды:
– Йә Аллам, үзең коткар. Йә бер Аллам, ник мине мыскыл иттердең? Ничек яшим бу җирдә, ояты ни тора... Серый, Серый... – дип, ачыргаланып бар көченә кычкырды. Ул инде килеп җиткән. Аз гына калкулыкта караеп торган кое капкачына таба атлады. Чуен капкачны йодрыгы белән төя-төя кычкырды. Ишетүче булмагач, ул ярсыганнан ярсыды, аягындагы итек үкчәсе белән капкачны тея башлады:
– Серый, ач! Ал мине шунда.
Бераз торганнан соң кемдер чуен капкачны күтәргән сыман итте һәм ярыктан гына: «Кем кирәк?» — дип сорады. Дилә, «Серый, Серый...» дип, исән белән кое читенә ябышты, шул арада капкач кире ябылды. Диләнең бармаклары кысылды, бар көченә кычкырып җибәрде. Капкачны ялгыш төшереп җибәргән адәм, эшнең нидә икәнен аңлагач, каты итеп сүгенеп җибәрде, «Мать-чесна-а-а, изелде кулы...» Дилә авыртуга чыдый алмый кулын күкрәгенә кысып җирдә тәгәрәде. Калганы төш кебек: кемнәрдер астан чыктылар, берәүләре этте, берәүләре күтәреп алды. Тар кое авызына ике кеше бергә сыймый, Дилә сыдырылып бетеп, коеның таш идәненә төшеп егылды. Чираттагы бичараны уратып алдылар, пышылдашып гөрләштеләр: «Нинди җилләр каһәрләгән? Жир өстендә урын тармы? Мондый көндә яхшы хуҗа этен дә урамга чыгармый». Култык астыннан күтәреп, аягына бастырдылар. Торбалар буйлап җәелгән сыек яктылыкта кешеләрнең шәүләсен генә чамаларга була. Дилә үзен күтәрергә булышкан сукбайның йөзен танырга тырышты, тик бу Серый түгел иде.
– Серый кая? — дип сорады, күз яшьләре катыш яңгыр тамчыларын сөртеп. Күз кабаклары шешеп асылынып төшкән, юньләп берни күрми.
– Сиңа Серый кирәкме? Теге башта ул. Менә шушыннан туп-туры бар.
Дилә абына-сөртенә алга атлады. Кулсыз калу – аяксыз калу белән бер икән. Кысылган бармаклар үзәгенә үтеп авырта. Хәзер иң мөһиме Серыйны — сакаллы сукбайны табу. Ярый әле сумкасын муенына асып куйган, алайса, бу куллар берни тотарлык түгел. Торба астына, стена буйларына тезелешеп яткан кешеләрне таптамаска тырышып, таныш урынны эзләде. Үзе: «Серый, Серый!» — дип дәшә барды.
– Диля, бу синме? – дигәнгә башын күтәреп карады. Каршысында торган сакаллы адәмне күргәч, Дилә яралы кулы белән битен каплады һәм елап җибәрде. Серый аны акрын гына читкә тартып үз почмагына утыртты.
– Чү-чү, тынычлан, өстең юеш, курткаңны сал, киптерергә элик, - дия-дия, бала көйләгәндәй аны елавыннан туктатырга тырышты. Кулын, бармакларын әйләндереп карады. — Ни булды сиңа?
Ул Диләне баштанаяк карап чыкты. Карарга куркыныч. Бит-куллары кап-кара кан, кысылган бармаклары канап, калтырап торалар. Капкачка кысылды, сындылар бугай, бик каты сызлыйлар. Мин сине эзләдем, мин моннан беркая да
китмим. Кума син мине, Серый. Үз янында калырга рөхсәт ит миңа, мине... — дип әйтеп бетермәде, тагын елап җибәрде. – Ярый, әйдә менә шушы торбага якынрак ят, кипшенерсен, тик кайнарга пешә күрмә. Сал киемнәреңне. Минем бу кулым да йөрми, анысы да сынган бугай, – диде Дилә.
Серый аның киемнәрен сак кына салдырып, торба өсләренә элә барды. Дилә бер кат өй халатыннан гына калды. «Ал бу сумканы, минем бөтен булган байлыгым шунда», — диде. Серый Диләне үз «байлыгы»нда булган арурак чүпрәк-чапракларга төреп җылы ятакка яткырды, сумкасын аның баш астына кыстырды, йөзенә сыланган юеш чәчләрен сыпырып куйды. Ун бармагын да куе сакалына батырып, бик озак аның йөзенә текәлеп карап утырды. Дилә йокламый иде, Серый аның янында, ул бераз тынычлана төште. Әнә бит, бөтенләй чит адәм аның турында аталарча кайгырта:
– Ник больницага китмәдең, кулларыңны ничек тө зәтербез соң?
— Миңа оят. Әле табиблар караганчы полиция чакырталар, гариза яздырталар, беркетмә тутыралар... Кешеләргә ни дип әйтим? Кайсы ананың үз баласын үзе төрмәгә утыртканы бар? Серый, мин монда гына калыр идем.
– Да-а, тормыш-ш-ш... – диде Серый сузып. Ярый, син ял ит, йоклый алсан, йокларга тырыш, иртәгә күз күрер. Тик менә кулларың сынган булса, нишләрбез микән?
Дилә ыңгырашып куйды. «Ул шифаханәләргә бармаячак, ул җир йөзендә беркемгә дә кирәкми».
– Мин бүтән моннан чыкмыйм, – дип белдерде Дилә. — Минем киноларда күргәнем бар: сынган җирне таяк белән кысып урыйлар, төзәлә шулай.
Ахрысы, аларның сөйләшкәнен тыңлап яткан – бер шәүлә алар ягына аваз салды һәм яннарына ук килеп утырды, ничек тә ярдәм итәсе килеп, әйтә куйды:
– Теге Михей картны чакырырга кирәк. Доктор кеше ул. Ризалашса, бер «ярты» куярга кирәк булыр, эчмичә эшли алмый, куллары калтырый. Бер дигән доктор!
– Бар, алып кил. — Ярты булырмы соң?
– Булыр-булыр, бар, тиз бул! — дип ашыктырды Серый.
Бик тиз юкка чыккан бу адәм бик тиз әйләнеп тә килде. Аңа ап-ак сакаллы чатан адәм ияргән. Серый торып урын бирде. Ак сакал авыруны карарга ашыкмады. Хатын ятагы ягына өстән аска карап торганнан сон, кабул итү бүлмәсендәге кебек:
– Нәрсә борчый, ни булды, егылдыңмы, кыйнадылармы? – дип сораштыра башлады.
– Егылдым, – дигән булды Дилә тонык кына тавыш белән.
Шулчак Серый артык төпченмәслек итеп аңлатып
бирергә ашыкты:
– Юк, доктор, башта кыйнаганнар, аннан соң егылган, тышта, җир өстендә, үзең күрәсен, аяк тая... Кулларын кара, сынган бугай.
– Ярый, карыйк. Кай жирең авырта дип сорамыйм, бөтен жирең дә авырта. – Кабыргаларына басып карады, кулларын капшап чыкты. Ак сакалның калтырап торган
салкын куллары кай төшенә кагылса да, Дилә «ой-ой.» дип кычкырды.
Доктор дигәннәре авыру яныннан читкәрәк тайпылды һәм фәкать Серый колагы гына ишетерлек итеп сөйли башлады:
– Гипс кирәк, аптекада бар инде ул. Кабыргаларын қысып бәйләсе булыр. Ике кабыргасы, бер кулы терсәктән түбән сынган. Бармаклары исән, тик тырнаклары барысы да кубып төшәчәк. Бер ярты белән гипс тапсагыз, рәтлим. – Аннан авыру хатын ягына борылып: — Аңа да кирәк берәр стакан аракы эчерергә, — дип өстәде.
– Юк-юк, мин эчмим, — дип торырга талпынып куйды Дилә.
– Эчәрсең, кулыңны боргалаганда түзә алмассың.
– Эчмәсәң, миңа бирерсең... Түзәсең, аңа гына түзмәскә, – дип сикереп торды докторны ияртеп килгән кеше. Серыйның ачулы карашын күреп, кире урынына чүкте.
– Жә-җә, шаярттым гына, син миңа болай да бурычлы, үзең салып бирәм дигәнгә генә, — дип сөйләнеп алды.
Серый, яшерелгән сумканы алып, жылы сәләмәләрен кул очына элеп, кое авызына юнәлде.
Диләнең тирә-ягына әллә күпме кеше җыелды. Һәр кайсы киңәш биреп калырга ашыкты. Хәзер аракы кайтасын белгәч, һәркем нәрсәгәдер өметләнде. Диләнең күз кабаклары тагын да ныграк шештеләр. Күзләр урынына сызык кына калды. Янында Серый булмагач, үзен сырып алган адәмнәрдән ул курка калды, чатнап авырткан ба шы төрле уйларга бирелде. «Бу ярымкарачкылар хәзер аның яңа гаиләсе була түгелме соң? Ә бу җир асты кое сы? Йорты да, түбәсе дә шул булырмы? Өйдә аны болай итеп кайгыртучы юк».
Җыелган халык пышылдаша башлады: «Серый килә, Серый».
– Тышта кар ява башлаган, беренче кар. Нәрсә җыелдыгыз? – диде Серый кесәләрен бушата-бушата.
Боларны куудан файда юк, һәркайсы берәр тамчы булса да хәмер таммасмы дип утыра. Шешә күренүгә, берәү голт итеп төкреген йотып куйды. Барысы да ярдәм итәргә әзер, тик кумасыннар гына. Серый кружкага аракы салып докторга тоттырды. Анысы кружканы Диләгә сузды.
– Әйдә, башыннан күтәр, эчеп бетер! Түзалмыйча йолкышып ятсаң, дөрес ялгый алмам. — Серый Диләнең башын күтәрүгә, Михей карт аның борынын кысып авызын ачтырды һәм ярты кружка аракыны коеп та җибәрде. – Во-о-т, ятсын шулай әзрәк. Хәзер миңа сал тутырып.
Салган аракыны тамчысына чаклы эчеп бетерде. Аңа бер каткан ипи кисәге суздылар. Карт аны күзен йомын бик озак иснәде, аннан бер очын сындырып капкач, калганын кире бирде. «Шешәне калганнарга бир» дигәнне аңлатып, кулын болгады. Серый шешәне доктор чакырткан адәмгә тоттырды, анысы үзе артыннан башкаларны ияртте, алар икенче яккарак үрмәләделәр.
Диләнең бөтен гәүдәсе камырга әйләнде, аракы аны бик тиз изрәтте. Тирә-ягындагы бар нәрсә аның өстенә ишелеп килгәндәй булды, ул томан астында калды... Ишетеп ятса да, күз кабакларын ачып карый алмады. Доктор: «Булды!» — диде. Калганын хәтерләми...
Дилә башы авыртуга чыдый алмый уянды. Кысып тотмакчы булып кулларын күтәрергә азапланганда, башына шак итеп такта кебек нәрсә килеп бәрелде. Баш мие селкенгәндәй булды. Күзләре ачарлык хәлдә түгел. Күңеле болгана. «Ни булды икән тагын? Әллә инде үтереп җир астына тыктылармы?» Ул үзенең кайда икәнлеген оныткан иде. Кинәт улы исенә төште... Аннан, акрынлап кичәге хәлләрне исенә төшерергә тырышып, селкенми дә ятты. Башы тагын зыр-зыр әйләнде дә ул кинәт укшып косып җибәрде. Куллары аны тыңламый, авыз кырларын сөртмәкче булды, тик каты әйбер битен тырмап кына үтте.

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: