Сельские нивы
+5 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
24 Июня , 16:00

Бәхеткә юл кайдан

Зифа Кадырова.9 бүлек. — Юк инде! Син үз көнеңне үзең күр. Әнә ат чаклы гәүдәң белән өйдә ятасың, эшләмичә.Дилә бераз балаларына карап утырды да җан әрнүе белән кычкырып җибәрде:– Нишлисез сез? Ник һаман кеше сыртында утырырга җыенасыз? Ник үзегез кеше төсле яшик димисез?

Бәхеткә юл кайдан
Бәхеткә юл кайдан

— Юк инде! Син үз көнеңне үзең күр. Әнә ат чаклы гәүдәң белән өйдә ятасың, эшләмичә.
Дилә бераз балаларына карап утырды да җан әрнүе белән кычкырып җибәрде:
– Нишлисез сез? Ник һаман кеше сыртында утырырга җыенасыз? Ник үзегез кеше төсле яшик димисез? Мин урам себереп аттай ике бала туйдырам. Оятыгыз юк сезнең. Хәер, ана кыйнаган, ананы рәнҗеткән балаларда нинди оят булсын ди. Кемгә кирәк сез миннән башка? Кемгә? Үзегез әле ни өчендер мине күралмыйсыз!
Диләнең беркайчан да балаларына болай кычкырганы юк иде. «Кемнеңдер өенә барып, эшләмичә җилкә кимереп ятуларын күз алдына китерү кыен. Оят. Шундый булсыннар дип үстердеммени? Буй бар, көч бар, матурлык бар, дүрт саннары төгәл. Ни хәл бу?»
— Горурлык дигән нәрсә кая сездә? Эт кебек кемнең дер кулыннан ашарга әзерсез. Эшләмәгән кешене бер җирдә дә көтеп тормыйлар.
– Теләсә нәрсә диген, мин барыбер китәм, – диде кызы.
– Кит, тик кире кайтырыңны уйла. Ана фатихасы алмаган баланың беркайчан да бәхете булмый, шуны онытмагыз.
Дилә үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Авыр иде аңа. «Мин дә әниемнең фатихасын алмадым. Мин моны аңлаганда соң иде шул инде. Миңа да әнием бик рәнҗегәндер. Шулай булмаса, бу хәтле бәхетсез булыр идеммени? Әнекәем, әтекәем, кичерегез мине, кем хакына сезне рәнҗеттем...» дип, Дилә туйганчы елады. Тагын бакчага китәргә әзерләнде. Кызы җыенып чыгып киткән иде. Дилә бар көчен бер учына туплап улы янына керде.
– Улым, тыңла әле мине. Ятма болай, эшкә урнаш, оят бу гәүдәң белән өйдә ятарга. Көрәп эшләгән кеше авыз тутырып ашый. Күреп торам, үзеңә дә рәхәт түгел, кайдандыр кемдер килер дә ярдәм итәр дип уйлама. Үзең тырыш, балам. Кеше кулыннан ашарга-эчәргә өйрәнмә, син гарип кеше түгел. Аракы эчмә, аракы ул син үлгәч тә калыр. Әнә, сез «кәҗәкәй» дип көлгән Сашканы кара... Укып бетерде дә хәзер нинди машиналарда кайтып туктый, нинди чибәр-чибәр кызлар белән йөри. Ул бит, сез мыскыл иткәнгә үч итеп, аракы эчми, сезнең барыгыздан да өскәрәк үрмәли. Ул күккә карап йөри, ə сез берәрсенең бер тәңкәсе төшеп калмаганмы дип, түбән карап йөрисез. Эх, бала, бала...
Бер кылы селкендеме икән улының? Бер сүз дәшмәде, ни уйлагандыр... Дилә авыр сулап урыныннан торды да йомшак кына итеп улының киң җилкәсеннән сыйпап куйды. Бәләкәй чакта, муеныңа асылынып йөргәндә генә ана кадерле икән шул. Типсә тимер өзәрдәй улы диван кочаклап өйдә ятып калды, Дилә чыгып китте. Бианасын өеннән кереп алды, икәүләшеп акрын гына бакчага таба атладылар.
– Син, килен, җиләкне җыеп кайтара торырсың, мин сата торырмын, акчасына мунча ягарга утын алырбыз. Хәзер әзерне, ярылганын китереп саталар, шунысын алырбыз.
– Ярар, әнкәй, шулай итәрбез.
Бакча турысына килеп җитәрәк икесе берьюлы туктап калдылар. Капка төбендә яңа машина тора.
– «Кунаклар» килгән, — диде Дилә акрын гына.
Шикләнеп кенә эчкә үттеләр. җиләк түтәлләре арасында ике хатын-кыз, бер ир көлешә-көлешә җиләк җыялар иде. Ишек төбендә суган, укроп, редислар тутырылган сумкалар өелгән. Бианай белән килен телсез калдылар. Беренче булып кызы Диләрә күреп алды аларны:
— Ой, әбекәй килгән, исәнме, әбекәй! — дип бик бәхетле елмаеп кул болгады.
Аннан башкалар да билләрен турайтып торып бастылар. Тик əбинең хәлен бер Дилә генә аңлады. Ачудан буылып үләргә җиткән әби тынсыз катып калган иде. Рамис алар янына килеп:
– Исәнме, әни, менә әзрәк ярдәм итик дип килдек әле. – Үзе куз кыры белән генә Диләгә карап алды. – Җиләк бик күп икән, кая куеп бетерәсез аны? Әбигә әйтерсең җан өрделәр, һушына килде:
— Килен, китер теге олы көрәкне, бәреп үтерим бу баланы.
– Әни, тукта, ни сөйлисең? Бу бакча минеке дә бит!
– Кем эшли – шуныкы! Балаларыңны туйдырганы гына җитмәгән, инде син дә шуның эшләгәнен ашарга җыендыңмы? Ул берүзе үлә язып җир казыганда син кайда йөрдең? Хәзер җиләк кирәк булдымы? Суган кирәк булдымы? Оят кирәк бәләкәй генә...
– Әбекәй, ник кычкырасың? Бу чаклы әйберне нишләтәсез?
– Ә синең төсле, анасыннан ваз кичкән, байлыкка сатылган нәмәстәне минем күрәсем дә, ишетәсем дә килми. Хәзер үк эзегез булмасын монда. Ике аягыгызның берсен дә басучы булмагыз, – дип, әби кызганнан кыза барды.
— Минем бер генә киленем бар, башкаларны мин белмим. - Озын ботлы, кыска шортик кигән " Яшь килен"нең кулындагы чиләген тартып алды. - Әнә бара юлыгыз! – дип капкага төртеп күрсәтте.
Дилә каккан казык кебек басып тора бирде. Ул ире янында басып торган яшь хатыннан күзен ала алмады. Буянган-ясанган, үз-үзен тәрбияләгән, кеше кызыгырлык матур хатын. Үзен аның янәшәсендә ал роза чәчәге янында үскән чүп үләне, алабута кебек хис итте. Ире бер хәл, ә баласы? Күкрәк сөтен имезеп, итәгеңдә үстергән балаң чит кеше кебек сиңа карап торсын әле. Ир бирмәк - жан бирмәк, диләр, ә бала бирмәкне ни белән тиңләп була соң? Дилә карашын кызына күчерде: «Су сөлеге кебек чибәр, озын буйлы кыз... Кайчандыр аның кебек үк чибәр, таза, ә бүген инде ямьсез хәлгә китереп җиткерелгән, шушы «алама» ана тудырган бит аны». Ни тыңлап, ни карап торырлык хәле калмады, Дилә акрын гына бакча өенә кереп китте.
Капка ягыннан машина да кузгалып китте. Тавыш тынды. Тик бу очрашу эзсез үтмәде. Карт ананың җаны әрнеде, нинди усал тоелса да, ул биреште. Алар китүгә кан басымы күтәрелеп калды.
– Син, әнкәй, каты борчыласың, мондагы җиләкнең калганы да җитәрлек. Аннан сон, юлдан күтәреп чыгарга да авыр. Сатып утырырга кирәк, ярты көнең әрәм була, — дип юаткан булды килене бианасын.
– Әй килен, эш җиләктәмени, баланың сансызлыгында бит. Бер шәһәрдә яшәп, «исәнме, әни», дип кереп хәлеңне белмәсен... Менә мин үлеп китә калсам, аны кайдан табасың? Син дә белмисең, мин дә белмим. Мин, балам, бик тә рәнҗедем аңа. Яңа хатын таптым дип анаңны онытырга ярыймыни?
— Мин дә рәнҗедем, әнкәй, – диде Дилә пышылдап, үзе борылып күз яшен сөртеп алды. – Балалар безне аңламыйлар, аңларга да теләмиләр, нишләргә инде? – Бераз икесе дә тыныч кына берсүзсез утырдылар.
Икенче көнне Дилә бианасын хастаханәгә салды.
Җәйне Дилә бакчада үткәрде. Фатирына эш арасында, иртән кеше уянып йөри башлаганчы, курка-курка гына кереп караштырып чыга, тик кайтып кунарга курка иде. Яме, коты юк. Әллә нинди билгесез кешеләр кереп чыгып йөри. Улының күз карашлары тонык, күп эчүдән йөзе көл төсенә керә башлаган.
Беркөнне бианаларында икәү генә чәй эчеп утырган да Рамис килеп керде. Өстәл янына ул да килеп утырды, аңа да чәй ясап куйдылар. Бераз утыргач, Рамис үзе сүз башлады:
– Өйгә кергән идем. Анда дөньяның асты өскә килеп ята. Әллә нинди иcерек кызлар, егетләр... Син нәрсә, өйдә тормыйсыңмы әллә? Ник ул өйне карамыйсың, эт абзарына әйләндергәнсең бит. Кайда йөрисең өй ташлап?
Дилә тын гына чәен болгатуында булды. Башында уйлар бөтерелә: «Бүген ул төнне подъездның бер катын да утырып үткәрде, өйгә керергә курыкты. Анда төннең буе музыка акыртып, үзләре дә акырышып чыктылар. Өйдән күп кенә әйберләр юкка чыккан. Алда салкын көз көтеп тора, кайда ничек яшәсен дә белми. Көзге якта бакчаларга автобуслар йөрүдән туктый, вакытында эшкә кайтып җитешә алмаячак. Беркем белми аның һәр көне өчен куркып яшәвен. Эштә чакта исерек улы каршысына килеп чыкмасын дип коты алынып йөри, күршеләрдән дә оят. Эш урынын башка йортлар тирәсенә күчерүләрен сораган иде, кем сиңа үз йортыннан читкә китеп эшләсен ди, беркем дә урынын бирми».
Рамис сораулы карашын текәп җавап көтте. Өйдәге тынлыкны бозып бер тамчы күз яше чәйгә шып итеп тамды, Дилә үзе дә сискәнеп китте, сизмәстән, карашын әле бианасына, әле иренә юнәлтте.
– Тукта, балам, елама, тынычлан. Син ник дип аңа бәйләнәсең? Килен өйгә керергә курка, бөтен көне урамда үтә. Үзең барып тәртип урнаштыр, дәваларга кирәк ул исерекне, синең дә балаң бит ул. Чит гаиләгә киттең дә ташбака кебек качып ятасың. Дөньяда бербертек улың ул синең. Атаң синең өчен җан ата иде, үзеннән калдырмады, ә син яшь хатын итәгенә тагылдың да үз гаилəңне, тудырган анаңны оныттың. Нәрсә эшли алсын соң ул, шушы бер кечкенә хатын?
Рамис бераз тыңлап утырды да үзенең көчсезлеген белдерде:
– Сиңа килсәң шул булыр инде, миннән бәләкәй бала ясап, гел ачуланырга гына торасың, нишләтим мин ул бугайны?
– Дәвала, эшкә урнаштыр. Син бит атаң белән эшләп үстең, ул нишләр иде соң бу хәлдә? Оныттыңмыни, атаң нинди көчле кеше иде. Гади шоферлар бригадиры гына иде бит, ә күпме яшь шоферларга аякка басарга ярдәм итте, юлдан читкә тайпылганнарын да саклап калды. Ә син бер улыңның юлдан язганын күрмәс өчен өйдән чыгып качтың.
Әллә анасының сүзләре аңына үтеп керде, әллә эшләрнең чынлап та харап икәнен аңлый башлады, Рамис улын каядыр алып барып айнытып алып кайтты. Ишек алды себереп йөргән Диләгә кырыс кына: «Өйгә кайт, тәртипкә китер, берничә көн ятып торсын, аннан күз күрер», — дип китеп барды. Бер атнадан соң ул аны тагын килеп алып китте. Каядыр эшкә урнаштырды. Дилә кайтты. Өйләрен элеккечә чистартып тәртипкә салды. Күп җиһазлар җимерелгән, ватылган. Айныгач, улы үзе дә тегеләй -болай караңгалады. Дилә аның уйларын укыгандай:
– Ярый, улым, яңасын алырбыз, — дигән булды.
Ике метрлы улы янында бөтерчек булып бөтерелде, әтисе дә еш кына кереп тикшергәләп торды. Бер килеп ияләшкән дусларын гына ишек төбеннән биздерү авыр булды. Дилә улы эштән кайтуга тәмле ризыклар пешерде. Эчмәгәч, тәрбияле ашагач, улының йөзеннән көл төсе китеп, бит алмалары алсуланды. Бар тырышлыгын шул баласына бирергә тырышты, киләчәккә өмет чаткылары барлыкка килде. «Җан тынычлыгына ни җитә?!» дип уйлады. Тик бу тынычлык озакка бармады. Көзге карлы-яңгырлы көннәрнең берсендә улы эштән кайтмады. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп арып беткән ана ятып кына торган җиреннән йоклап киткән иде, хәтта ишек ачылганын да ишетмәде. Кинәт килгән тавышларга куркып уянып китте. Ул арада йокы бүлмәсенең ишек төбенә олы гәүдә килеп басты да утны яндырып җибәрде. Баштан аякка чаклы чыланган, өсте пычрак улы басып
тора, аның артында тагын кемдер бар... Дилә куркудан тын да алалмый торды.
– У-л-лым, – диде тотлыгып, — ни булды? Тагын эчкәнсең түгелме соң?
– Менә кара, улы ишек янында басып калган адәмгә борылды, – бу минем әни, әни түгел, җен карчыгы ул.
Дилә торып басты, янында чит кеше булгач, бәлки артыгын кыланмас дип, улын тынычландырасы итте:
– Улым, кирәкми, тынычлан, ят йокларга.
Шулчак улы козгын кебек анасының өстенә килә башлады. Почмакка китереп кысрыклады, күлмәгенең изүеннән умырып тотып алды. Диләнең күзләре шар булып ачылды, куркудан берни аңламас булды. Улы нидер кычкырды, җикерде, көрәктәй куллары белән кизәнеп, аяктан егарлык итеп сугып җибәрде. Төссез, тавышсыз кино караган кебек, башыннан «үлемем шушы икән» дигән уй ярып үтте, калганын Дилә хәтерләми.
Шул хәлендә күпме яткандыр, тын алалмыйча буылып уянды. Муены өстендә кемнеңдер кулын тоеп, бер мәлгә тынсыз калды. Бар көчен җыеп, бер-берсенә ябышып каткан күз кабакларын ача алды, торып утырды. Үз янында килбәтсез йоклап яткан ярымшәрә егет затын күреп, чайкалып куйды. Үз гәүдәсен капшап карады, ул да шәрә: бер җиңендә генә эчке күлмәк эленеп тора. Башыннан кайнар су койган кебек булды, тез буыннары йомшарып китеп, идәнгә сыгылып төште. “Акылдан язам ахрысы”, дип уйлап куйды. Ян яктагы көзгегә күзе төште, куркып артка чигенде. Чырае карарлык түгел, шешеп күгәргән, күкрәкләре канга буялып беткән. Дилә чайкала-чайкала аягына басты, коридорга чыкты, кире кереп, җәелеп йоклап яткан егеткә карап торды, урын җирләр дә канга баткан... Диләнең башына төшкән афәт чын-чынлап акылдан язарлык иде. Улының бүлмәсен ачып карады, анысы чишенмәгән килеш идәнгә тәгәрәгән.


Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: